Онытылган Барудилар
Күренекле галим, мәгърифәтче-педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, XX йөз башланган чорда милләтебезнең рухи, мәдәни, дини, дөньяви, икътисадий, матди тормышында гаять зур борылыш ясаган,шуны эстәп гамәл кылган, соңра Русия, Ауропа, гомумән, бөтен дөньяда мәшһүр мөфти сыйфатында танылган, аннары халкыбыз хәтереннән онытылырга мәҗбүр ителгән Галимҗан Баруди – эзәрлекләүләр, бар булганнарының һәммәсеннән мәхрүм итүләр, яла ягулар ачысын татыган асыл шәхесләребезнең иң күренеклеләреннән берсе.
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев 1857 елның 17 февралендә Татарстанның хәзерге Биектау районы Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1860 елда әтисе гаиләсен Казанның үзе яшәгән Дары бистәсенә күчерә.
1869 елда рәсми рәвештә сәүдәгәрләр катламына кушылып киткәч, әтисе Мөхәммәтҗан Галиев, уртакул эшмәкәрдән башлап, бай сәүдәгәр-иганәче һәм сәнәгатьче дәрәҗәсенә ирешә. Озакламыйча үз иганәсенә Иске Татар бистәсе үзәгендәге Тихвин урамында зур бер таш йорт (Тукай урамы, 38 нче йорт) һәм шуның янәшәсендәге биш гөмбәзле мәчетне (Тукай урамы, 40 нчы йорт) киңәйтеп төзетеп куя.
Гыйлемле, дәрт-дәрманы ташып торган җәмәгать эшлеклесе әвәслегенә ия булган бу эшкуар губерна үзәгендәге йогынтылы кешеләр арасында кайнаша башлый. Мөхәммәтҗан Галиев үтәп барган вазифаларны санап бетерерлек түгел: 1875 елдан башлап өч дистә ел дәвамында ул даими рәвештә Шәһәр Думасы гласные булып тора, шәһәр Управасы әгъзасы итеп сайлана (1875-1880), Казан ятимнәр мәхкәмәсе, сәүдә вәкилләре әгъзасы (1880-1890), сәүдәгәрләр старостасы... Җәмәгатьчелек аны берничә тапкыр Санкт-Петербургка – Николай IIне тәхеткә утырту, Россия императоры таҗын кидерү кебек тантаналарда катнашу өчен вәкил итеп җибәрә. Аның төрле финанс тармакларындагы эшчәнлеге аеруча сокландыра. Бу – патша Россиясендә, ихтимал, мөселман эре сәүдәгәренең барчасы биш – Идел-Кама, Казан сәүдәгәрләре, Казан шәһәр җәмәгатьчелеге, Түбән Новгород ярминкәсе банкларында һәм Дәүләт банкының Минзәлә бүлекләрендә исәп-хисап комитеты әгьзасы вазифасын башкаруы кабатланмас очрактыр. Мөхәммәтҗан Галиевнең хезмәт дәфтәренә фидакяр вазифаи һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен монарх тарафыннан өч алтын, ике көмеш, бер бронза медаль белән бүләкләнүе теркәлә.
ОЛЫ ЮЛ БАШЫ
Әлеге күренекле шәхесләрнең кылган гамәлләре, бер рәхәтле, мең михнәтле язмышлары турында сокланып та, горурланып та, ачынып та язарга туры килә. Чөнки тарихыбыз сәхифәләрен ача башлауга күңелдә ихтыярсыздан: «Татарларның шушы сыйфаттагы асыл затларының нәсел-нәсәбәсендә кемнәр булган икән дә, алар кайларда дөньяга килеп, нинди әхвәлдә шундый дан-шөһрәткә ирештеләр икән?» – дигән сорау уяна. Бу нисбәттән, әлбәттә, аларның шәҗәрәсенә илтифат итү муафыйктыр.
Галимҗанның әтисе Мөхәммәтҗан Галиев 1832 елның 13 сентябрендә Казанның Дары бистәсендә яшәгән отставкадагы солдат – гади хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Шул замандагы гореф-гадәт тәртибенчә, малай тиз арада әти-әнисе Ибнеәмин белән Хөснелхәят карамагыннан азат ителә. Берничә ел буена башлангыч мәдрәсәдә сабак алганнан соң, ул үз һәвәслеге белән көн күрергә өйрәнә башлый. Ата-анасы аны Казан тарафындагы киң танылган мәшһүр сәүдәгәр Мостафа Фәйзуллинга өйрәнчек итеп тапшыра. Тиз арада бу үсмер үзенең табигый сәләте, хезмәт сөючәнлеге белән сәүдәгәрнең алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелә.
Озак та үтмәстән, Мостафа Фәйзуллин вафат була да, һич көтмәгәндә Мөхәммәтҗан Галиев эше гөрләп торган зур бер фирманың хуҗасына әйләнә дә куя. Шуннан соңра тырышлыгы аңа зур уңышлар, дан-шөһрәт китерә: тора-бара ул уртакул эшмәкәрдән бай сәүдәгәр, Русиянең атаклы сәнәгатьчесе булып таныла.
Менә шундый гаиләдә дөньяга килгән, тәрбия алган өлкән угыл Галимҗанга нәселләренең исемен мәңгеләштерү насыйп була.
1862 елда 5 яшьлек Галимҗанны Казанның ике манаралы мәчете каршындагы абруйлы «Кәрмия» – Икенче «Апанай» мәчете мәдрәсәсенә Нургали хәлфәгә сабакка бирәләр. Монда Бохара, Кабул, Гарәбстан, Мисырда укып, дини тәгълиматны тирәнтен үзләштергән, шул заманның атаклы теологлары дәресләр биргән. Шулардан берсе – шәригать кануннары һәм көнчыгыш телләре белгече, өендә бай дини китапханәсе булган Сәлахетдин Исхаков Галимҗан Галиевнең асыл остазы булган. Галимҗан мәдрәсәдә гарәп һәм төрек телләрен, мантыйк, ислам тарихы һ.б. фәннәрне өйрәнә.
Болак артында үзенең йогынтысын ныгытуга ирешкән әтисе киләчәктә малаен биш гөмбәзле зур һәм бай мәчетнең имамы сыйфатында күрергә тели. Шуны күздә тотып, 1875 елда, энесе Газизҗан белән бергә, Галимҗанны дин гыйлеменнән югары белем алу өчен шул замандагы иң данлыклы мәдрәсәгә ия булган Бохара каласына укырга җибәрә.
Галимҗан җиде ел дәвамында атаклы Бохара мөдәррисләреннән сабак ала, көннәр буена, Әбүгалисина белән Әбелхарис шикелле, көтепханәләрдә борынгы кулъязмалар укый, шул ук вакытта шәрык мөселманнарының мәдәниятен һәм тормыш-көнкүрешен дә өйрәнә. Соңыннан ул бу чор турында: «Тормышымдагы иң бәхетле еллар булды», – дип яза.
1882 елда Казанга зур белем һәм 5-6 мең тәңкәлек китап туплап кайткан Галимҗан Барудины биш гөмбәзле мәчетнең икенче мулласы итеп билгелиләр, шуның белән ул солдат хезмәтеннән дә котылып кала. Ә үзалдына зур максатлар куйган яшь хәзрәтне кечкенә мәхәллә мәдрәсәсендә укыту гына канәгатьләндереп җиткерми. Биредә ул бөтен мөселман мәгарифенә хас бер зур кимчелек – схоластика, ягъни ятлатып укыту ысулы белән килешә алмый. Шәкертләр сәгатьләр буена шәригать кануннары хакында бәхәсләшә алсалар да, бүтән фәннәрне, шул җөмләдән арифметикадан гади исәп-хисап ясауны йомшак белгән. Мәдрәсәләрдә белем бирүнең мондый торышы әүвәл нәүбәттән милли буржуазияне борчыган. Ник дигәндә, рус эшмәкәрләре белән көндәшлектә җиңеп чыгу – яшәүнең төп шарты саналганга күрә, төрле-төрле эшкуарлыкта яхшы әзерлекле белгечләр кирәк була. Шуңа күрә яшь хәзрәтнең мәдрәсәдә хөкем сөргән тәртипләрне яхшы якка үзгәртергә омтылуын Казанның бай сәүдәгәрләре, алардан да бигрәк атасы Мөхәммәтҗан Галиев тә бар ихласы белән яклап чыккан. Ул, булдыклы, игелекле улының киләчәге турында кайгыртып, Галимҗанны тулы хокуклы хуҗага әверелдерү ниятеннән, мәхәлләдә (Сәгыйтовлар мәдрәсәсеннән кала икенче) аңа нигез салучының исеме кушылган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыра. 1883 елда аның өчен биш гөмбәзле мәчетнең ишегалдында бер катлы кирпеч йорт (Тукай урамы, 34) төзетә. Галимҗан Баруди шушында үзенең мөгаллимлек эшчәнлеген башлап җибәрә. Дини фәннәрне яңача укытырга омтылуы гына да берничә ел эчендә яшь мөдәрриснең исемен Казанда гына түгел, тиз арада бөтен губернага танытып өлгерә. Шуңа күрә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укырга теләүче шәкертләр саны арта бара. Бер катлы мәдрәсә укыту таләпләренә җавап бирмәгәнгә, 1885-1886 елларда Казанның Беренче гильдия сәүдәгәре Әхмәтҗан Яхъя улы Сәйдәшев һәм Малмыж сәнәгатьчесе – Галимҗан Барудиның кияве Габдулла Исхак улы Үтәмешев белән бергә, бинаның беренчесенә өстәп, икенче һәм өченче катларын төзиләр. Нәтиҗәдә, «Мөхәммәдия» шәһәрдәге иң бай һәм уңайлы мәдрәсәләрнең берсенә әйләнә. Бүгенге көндә безне сокландырган нәфис архитектура корылмасының төзелеше, шул ук Үтәмешев һәм Ырынбур миллионеры – танылган меценат Әхмәтгали улы Хөсәенов тырышлыгы белән, 1901 елда төгәлләнә.
Әмма яңа алым белән укыту Казанда зур кыенлыклар һәм акрынлык белән генә гамәлгә ашырыла. Барудига хәтта үз мәхәлләсендә дә комачаулыйлар. Биш манаралы мәчетнең өлкән имамы Сәгыйтов, үзенең искелек белән килешмәгән ярдәмчесе белән бергә булмас өчен, асылда, бишенче мәхәлләдәге уку йортын таркатуга йөз тота. Баруди өч катлы заманча уку йортын төзергә ниятләгәндә, ул аңа элеккеге искергән корылмаларны сүтәргә ризалык бирүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең зур корылмасы, Тихвин урамының кызыл сызыгыннан нык тайпылып, ишегалдының түрендә төзелә.
ГАЛӘМИ, ГАВАМИ УЙ-ГАМӘЛЛӘР
Галимҗан Баруди, юлда мөселман үзәкләре булган Төркия, Мисыр, Гарәбстанда туктап, исламның атаклы хокукчылары һәм фәлсәфәчеләреннән дәресләр тыңларга, Көнчыгыш мирасы һәм хәзерге рухи тормышы белән якыннанрак танышырга теләп, хаҗ кылырга ниятли. Ошбу сәфәреннән ул, мөселман гавамының тәрәккыяте «Ауропа һәм дөнья халыклары казанышларын үзләштергән сурәттә тагын да камилләшер», дигән тирән инану белән, шуңа мәсләк тоткан хәлдә әйләнеп кайта. Галимҗан Баруди милли мәгарифнең урта гасырлардан бирле дәвам итеп килгән кануннарына кыю рәвештә үзгәрешләр кертә башлый: 1891 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе аваз өйрәнү ысулы беләң яңача укытуга күчә. Галимҗан хәзрәт үзе дә 3-4 ел эчендә 30дан артык дәреслек төзи. Аның беренче китабы «Гыйльме әт-тәүхид» («Аллаһның берлеге турында гыйлем») 1890 елда дөнья күрә һәм ул 1891-1915 елларда 12 тапкыр нәшер ителә. Шул ук елда аның арифметика буенча «Нәмунәи хисаб» («Үрнәк хисап»), ислам нигезе буенча «Китаб әссалават» – «Догалар китабы», «Бәдә әл-мәгариф» («Белемнәрнең нигезе»), «Сад пәнд» («Йөз нәсыйхәт») исемле хезмәтләре басылып чыга. ( Әлеге уңайдан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: башта ул язганнарын «Г.Пороховой» имзасы белән чыгара. Ләкин шул елларда «Пороховой Фатих» дигән җиңелчәрәк җыр һәм «Пороховой Фатыйма» кушаматлы бер җилбәзәк хатын булганга, имзаны гарәпчә «Баруди»(дары) дип үзгәртә.) Соңыннаң ул китапларның күпчелеге мөселман мәктәпләре өчен үрнәк кулланмага әйләнә һәм дистәдән артык тапкыр кабаттан нәшер ителә. Шул ук вакытта, тарихта беренче мәртәбә буларак, Галимҗан хәзрәт, традицион дини фәннәрне укыту белән бергә, үз мәдрәсәсенең программасына Ауропа уку йортлары дәрәҗәсенә якынайтып төзелгән дөньяви фәннәрне укытуны да кертә. Аның мәдрәсәсендәге шәкертләр 14 ел дәвамында укып гыйлем туплаган, дини белем белән бергә, гарәп, төрек һәм рус телләрен, арифметика, физика, геометрия, психология, география, педагогика, Русия тарихы, төрки халыклар тарихы һ. б. фәннәрне үзләштергән. Укулар расписание нигезендә алып барылган.
Нәкъ менә шушы мәдрәсәдә Идел буе татарларының бөтен дини-рухани уку йортларын үзгәртеп коруны мәсләк иткән шәкертләрнең ифрат яшерен рәвештә оешкан «Берлек» дип аталган алдынгы, демократик карашларны һәм фикерләрне тормышка ашыруны максат итеп куйган иҗтимагый оешма-хәрәкәт барлыкка килгән. Татар зыялыларының иң алдынгы вәкилләре шушы мәдрәсәдә аеруча төпле, заманча белем алганнар да инде.
Галимҗан Барудиның каһарманлыгы, беренче чиратта, шуннан гыйбарәт: тарихи яктан караганда бик кыска вакыт эчендә ул мөселман мәктәбен яңарыш юлына алып чыга, аны халыкның рухи яңарышын булдыру, милли үзаң тәрбияләү чыганагына әйләндерә.
Хәзер инде хәзрәтне, дини тәгълиматка каршы киләсең, дип гаепләргә батырчылык итүчеләр бик аз кала. Киресенчә, иң абруйлы кешеләр Галимҗан мулла тарафдарына әйләнә. Баруди үз тирәсенә сәүдәгәрләрнең яңа буынын – үзләрен «программистлар» дип атаган җәдитчеләр – Мөхәммәтсадыйк Галикиев, Сөләйман Аитов, Бәдретдин Апанаев, Вафа Гайнуллин, Гайнетдин Мөэминов кебек яңалыкны кабул итәргә әзер торган абруйлы кешеләрне туплый. Хәзрәт аларның капиталын һәм йогынтысын яңача үзгәртеп коруларны тирәнәйтүгә, дәүләт ярдәменнән мәхрүм калган мәктәп һәм мәдрәсәләрнең ныклы матди нигезен булдыруга юнәлтә. Щулай итеп, Шиһабетдин Мәрҗани вафатыннан соң, Казан мөселманнарының абруе гомумруссия күләмендә танылган, әмма әлегә рәсми булмаган яңа җитәкче-лидеры барлыкка килә. Баруди үз заманының башкаларга охшамаган алдынгы фикер иясе, яңа типтагы җәмәгать эшлеклесе була.
Галимҗан Баруди Бишенче елгы революция елларында туып килүче милли-демократик хәрәкәтнең идея ягыннан рухландыручысы буларак таныла. Ул, үзенең иң якын көрәштәшләре И.Гаспринский, Р.Ибраһимов, А.Тупчыбашев, Г.Апанаев, Й.Акчуралар белән бергә, милли мәсьәләне конституцион юл белән хәл итәргә омтылган беренче мөселман сәяси фиркасе «Иттифак әл-Мөслимин»нең башында тора.
КИРТӘЛЕ ЮЛЛАР ДӘВАМЫ
1905 елның октябрь Манифестыннан соң, Г.Барудига мөселманнарның тел, мәгърифәт, мәдәният, сәясәт һәм дини мәсьәләләрдә тигез хокуклылыгын тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр ачылган кебек тоела. Әмма әлеге өметләрне гамәлгә ашырырга насыйп булмый, чөнки ул патша хөкүмәтенең кискен каршылыгына очрый. Әлеге каршылыклар сүздә генә калмыйча, гамәлдә дә бик ачык чагыла. Мәсәлән, шуның бер гыйбрәтле дәлиле сурәтендә 1907 елда җәдиди мәктәпләрдә укытучылар өчен әзерлек курслары ачарга ниятләнүләрен генә хәтергә төшерик. Аның йомгаклау өлеше сыйфатында халык мәгарифе хезмәткәрләренең Бөтенрусия съездын үткәрү күздә тотыла.
Вәләкин әлеге чараны гамәлгә ашыру өчен зур көч куеп төзелгән планнар бер көн эчендә юкка чыгарыла. «Берлек» программасының берничә данәсен очраклы рәвештә кулга төшергән губерна түрәләре андагы 12 бүлекнең икесенең Русиянең яшәп килүче җәмәгать һәм дәүләт төзелешен үзгәртеп коруга юнәлдерелүен «күреп алалар». Шундый җай чыгуны күптәннән көтеп, күзәтеп йөргән патша чиновниклары әлеге очракны шау-шулы сәяси эш кузгату өчен җитәрлек дәлил дип кабул итә. Жандарм идарәсе, моннан оста файдаланып, күптәннән шик астына алынган ышанычсыз Казан сәүдәгәрләрен һәм имамнарын аз да түгел... революцион фирка төзүдә гаепләп чыга.
1906-1908, 1913-1917 елларда Галимҗан Баруди «Әд-дин вә әл-әдәп» (дин вә әдәп) исемле дини һәм фәнни журнал нәшер итә. Шунда, панисламистик фикерләр таратуда гаепләнеп, 1908 елда җавапка тартыла.
Галимҗан Барудины гаепләрлек фактлар булмаса да, мулла Апанаевны, бертуган Галиевләрне һәм сәүдәгәр улы Казаковны полициянең ачык күзәтүе астында Архангельск губернасына сөргенгә җибәрү турында эш кузгатыла. Соңрак, беркадәр үзгәртүләр белән, җәза вакыты ике елга калдырыла, ә сөрү урынын, үзгәртеп, Вологда губернасына алыштыралар. Юктан гына башланган әлеге вакыйгаларның шул рәвешчә «чишелеше» Казанны гына түгел, Русиядә яшәүче бөтен мөселман, татар җәмәгатьчелеген тирән борчуга сала. Патша хөкүмәтенең Казан мөселман дин әһелләренә карата чыгарылган бу гаделсез карарын үзгәртү максатында, татар зыялылары берничә омтылыш ясап карый, әмма аларның барысы да уңышсыз тәмамлана.
Шулай да патша хөкүмәте кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр була: сөргенгә сөрелгәннәргә калган вакытны Русиянең төньягында түгел, чит илдә үткәрергә рөхсәт бирә. Галимҗан мулла да башта Дәмәшкъта, аннан соң тоткынлыктагы калган вакытын Бәйрутта уздыра. 1910 елда сөргенгә сөрелгәннәрнең дүртесе дә – Салихҗан Галиев, Габдулла Апанаев, Әбделхәмид Казаков, Галимҗан Баруди 1911 елда Казанга әйләнеп кайта. Ни аяныч, биредә, шатлыклы очрашу-кавышу урынына, аларны яңа бәла-казалар көтеп торган икән шул.
1911 елда патша хөкүмәте, татар халкының милли аңы үсешен тоткарларга омтылып, яңача эшләүче уку йортларына каршы хәлиткеч һөҗүмгә күчә. Аерым әйтеп үткәндә, шул ук елның гыйнварында атаклы «Буби» мәдрәсәсе тар-мар ителә, аның җитәкчеләре һем мөгаллимнәре кулга алына, шәкертләре исә, куып таратыла.
Вятка губернасыннан килгән тарихи мәгълүм шикаять нигезендә, «Буби» мәдрәсәсен ябу гына түгел, хәтта Казанда яшәүче Г.Баруди, Г.Апанаев, Һ.Максудига да «патшага каршы эш йөртүчеләр» дип яла ягалар. Әлеге хәбәр чип-чи ялган булса да, хөкүмәт, кичекмәстән, тикшерү эшләрен башлап җибәрә. Галимҗан Барудины туктаусыз эзәрлекләүләрдән һәм яла ягулардан 1917 елгы февраль революциясе генә коткарып кала. Хәер, революциядән соңгы елларны да аның барлык хыяллары һәм өметләре тормышка ашкан бәхетле еллар, дип әйтеп булмый шул.
1917 елда Мәскәүдә узган I Бөтенрусия мөселманнар съездында Галимҗан Барудины Үзәк Диния нәзарәтенең мөфтие итеп сайлыйлар һәм ул Уфа шәһәрендәге эшчәнлеген башлап җибәрә. 1920 елда ул кабат мөфти итеп сайлана. Г.Баруди шул ук елны яшь Татарстан Республикасына үзенең иң зур байлыгын – 4288 китаптан торган шәхси китапханәсен бүләк итеп тапшыра. Ул китаплар Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең нигезен хасил итә.
Галимҗан мулла соңгы сулышына кадәр Ходай Тәгаләгә тугрылыклы хезмәт итү юлында була. Ул 1921 елның 6 нчы декабрендә, Мәскәүдә – хөкүмәт Идел буеның ачлыктан интегүче халкына ярдәм итүнең гадәттән тыш юлларын тикшергән вакытта вафат була.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА