Журнал «Безнең мирас»

Нурлы сәхнәдә иҗат нуры

«Безнең мирас» журналы редакциясеннән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нурлы (мулла кушкан исеме Фидания Нуруллина) хакында аның юбилее уңаеннан иҗади  эшчәнлегенә кагылышлы язма фикеремне сорагач, мин: «Дания турында фикер аның исем-фамилиясенә үк салынган», – дидем, алдан уйлап куйгандай.


– Сез аның белән спек­такльләрдә уйнаган ар­тист, тавышын беренче булып эфирда яңгыраткан, үзен телевизион фильм-спектакльләрдә күрсәткән режиссёр буларак, сөекле артисткабызның иҗади үзенчәлекләре турында укучыларыбызга ирештерәсе иде.


– Мин шул «Нурлы» дигән псевдонимга кушылып, «бик дөрес» дип кенә әйтә алам. Нурның яктылыктан икәнен беләбез: ул төрле төсләр көлтәсе (спектр, диләр). Дания нинди генә рольдә уйнаса да – уңай холык­лынымы, тискәре холыклы кешенеме – ул чыгуга сәхнәне нур балкыта, актрисаның рухи байлыгыннан аңкыган бу нурлар көлтәсе тамашачыны үзенә җәлеп итә. Дания спектакльдә уйнамый – ул яши. Яшәве белән һәр образын оригиналь холыклы кеше итеп тасвирлауга ирешә.


Яңгыр тамчылары аша узгач, кояш нуры «салават күпере» булып күренүен беләбез. Даниянең сәхнәдән сипкән нуры башкаларда ничек чагылса, миңа да шулай тәэсир итә: яктырта да, җылыта да.


– Бу сезнең аны яратудан гына түгелме?


– Татар Академия театры тамашачылары арасында бу артистның уенына сокланмаганы, хатын-кызларның аңа үрнәк итеп карамаганы, ир-егетләрнең гашыйк булмаганы, ымсынмаганы юктыр... Бигрәк тә, бердәнбер кызы Айсылуның фаҗигале үлемгә дучар булганчы сәхнәдән нур сипкән чакларында.


– Хәзер нур сипмиме?


– Аның хәлендә калган Анадан нур уйнатуын көтү гөнаһ булса да, әйтим: Дания, чын артист булганлыгыннан, көттерми – нурсибәр булып яшәвен дәвам итә. Моңа аның соңгы ике спектакльдәге рольләре генә дә дәлил. Иҗаттан җылылык ала ул, шул аның хәсрәтләрен каплагандай итә, яктырта, нурландыра...


Редактор белән шулай башланып киткән сөйләшү телефонның акчасы беткәнче дәвам итте.


Акча бетте, сүз бетмәде...


...Чорыбызның сәхнә йолдызы булып балкыган бу актрисаның иҗат юлы асфальт түшәлгән туры юл гына түгел.


50 елдан арткан сәхнә тормышында, 50 дән артык роль уйнап, 50 төрле образ тудырып, ул образларның һәркайсы безнең күңелләрдә яши икән – болар актрисаның иҗади үсеш баскычлары дигән сүздер. Баскыч яки күтәрмә...


Ул баскычтагы бер басманы гына куптарып алу да, аны өзекле итә. Чөнки аларның һәркайсы Даниянең осталыктан осталыкка күтәрелү шаһитлары.


Ул уйнаган рольләрнең һәркайсы хәтерләрдә калырлык һәм театр куйган таләпләрне дә, тамашачылар зәвыгын да канәгатьләндергән иҗади хезмәт җимешләре. Аларда Даниянең өмет-хыяллары, кайгы-хәсрәтләре, югалту-табышлары чагылыш тапкан.


Мин Дания башкарган рольләрнең берсен дә «әйбәт яки начар булды», «охшады-охшамады» үлчәме белән үлчәмәс идем. Эшләгән эш, тәкъдим ителеп, кире кагылмаган икән, димәк ул тамашачыга кирәкле үз урынын тапкан. «Эшеңнең кемгәдер кирәкле булуын тоеп иҗат итү – бәхетнең нигезедер», – ди Дания ханым, «Иҗатыңнан үзең канәгатьме?» – дигән сорауга җавап биреп. Мин дә шуңа кушылам.


«Бу спектакльдә Дания уены канәгатьләндермәде» дигән очракны мин хәтерләмим. Чөнки андый хәлнең булганы юк. Киресенчә, үтемсезрәк спектакль үтемле булсын өчен, җай чыгарып, анда Даниягә «роль» тапкан очракларны хәтерлим. (Әзәрбайҗанчадан тәрҗемә – «Айдын» спектаклендәге биюче кыз, «Фатыйма Сабри»дагы Кәнизәк рольләре, мәсәлән, шундыйлардан иде. Ул биегәндә аны күрер өчен сәхнә артына җыела идек.)


Дания ханымны мин аның студент елларыннан, Фидания чагыннан алып беләм.


Ширъяздан ага Сарымсаков Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен сәхнәләштергәндә, Шә­фәкъ роленә училищеның башлангыч курсында гына укып йөргән ике кызны чакыра. Бу факт үзе генә дә театр дөньясында сенсация буларак кабул ителә. Рольгә тилмергән эшсез артисткаларга чәйнәшергә азык була.


«Ничек инде без рольсез йөргәндә, студенткаларга шундый җаваплы роль?» – диләр исемле артисткалар.


Тик приказны үзгәрттерә алмыйлар. Фидания Нуруллина һәм... икенчесенең исемен хәтерләмим – ике-өч репетициядә генә утырды да, югалды ул. (Соңыннан ишетеп белүемчә, каты авырып, психбольницага эләккән, шунда үзен «мин Шәфәкъ» дип саташкан, имеш.) Ә Фидания Нуруллина – «Ай тотылган төндә» спектаклендә Шәфәкъ ролен уйнап, Г.Камал театры сәхнәсенә төшмәслек булып менде. Уйнады, танылды.


Кагыйдә буларак, театрлар традициясендә җаваплы рольләрдә уйнарга ике-өч артист билгеләнә.


Хәтерем ялгышмаса, приказда Фидания Нуруллина Шәфәкъ роленә өченче составта иде. Ә инде тамашачыларга тәкъдим ителә торган программада, фамилиясе беренче куелып, исеме «Дания» иде. Шуннан бирле ул, исеменә дан арты дан өстәп, театрыбызның чираттагы дан иясе буларак танылды. «Фидания»дән «фи» кушымчасы алынса да, фидаилыгы үзенә калды, шул фидаилык актрисаны фидакярьлеккә өндәп, иҗади мохиттә яшәтте һәм... яшәтә, яшәтер. Ул тудырган сәхнә образларына да, аерым-аерым тукталып, аларны сортларга аерып, сыйфат пичәте басарга җыенмыйм. Андый шөгыльне кирәкледән дә санамыйм. (Майга су катнашмаган кебек, сәнгать әсәренә пичәт басуның иҗатка катнашы юк.)


Теләсә кайсы сәнгать әсәрен тамашачының йотлыгып каравы, яисә тәэсирләнеп тыңлавы – үзе зур бәһа, үзе иң әһәмиятле пичәт.


Урман хуҗалыгында эшләүче «объездщик»ларга агачларның «хә­лен» билгели торган тамгалы 2 тимер чүкеч бирелә. (Хәзер ничектер). Кайсы агач үсәргә, кайсы киселергә тиеш икәнен шул чүкеч белән кәүсәгә сугылган тамга-кләймәсе хәл итә.


Кагыйдә буларак, тамгаларның «кисәргә» дигәне авыру кәүсәләргә сугыла. Өй салыр өчен бүрәнәлек агач кирәк булганда, «объездщик»ны җайлап-майлап, кләймәнең ниндие сугылырга тиешлеген килешеп кую хәерле. Каравылчы: «Нигә бу үсә торган сәламәт наратны кистегез?» – дип бәйләнә калса, кләймәсенә күрсәтәсең дә – котыласың.


Үзләрен театр белгече дип атаучыларыбыз да, күпчак, шул кләймә сугучыларны хәтерләтә кебек. Тамгалы чүкечләре әзер! Әмма алар «объездщиклар»дан «кисәргә» дигән кләймәләре бөтенләй булмау белән аерылалар. Сәхнәләребезне «вак куаклыклар», чүп агачы – «америка чаганы» басуның бер сәбәбе шунда. Карагай, нарат, имән кебек агачларны куаклыклар каплап, үсәргә ирек бирми. Конвейердан төшкән һәр драма әсәренә «үсәргә» – «куярга» кләймәсе сугылу – корыган агачлар урманын булдырды.


«Агачлар баскан килеш үләләр» дигәндәй, бик күп пьесалар, куелсалар да, тиз онытылалар, «баскан килеш корыганнар» сафын арттыралар. Әлбәттә, вак куаклыклар кирәк урыннар да бардыр. Әйтик, читән үрергә, печән өйгәндә кибән астына салырга. Сүзебезнең мәңге яшел зәйтүн, дәфнә, эвкалипт агачлары турында түгел, ә нарат, имән агачларының да бетеп баруы турында икәнен тамашачы аңлыйдыр. (Драматургларыбызның күзләре үткен, колаклары сак булса да, эчке цензуралары бик уяу).


Дания Нуруллина рухи байлыгы, иҗади тәҗрибәсе өстенә, тирән хис-тойгылар уятыр перевоплощение – үзгәрү талантына ия артистка. Ул дөнья классикасы әсәрләреннән Медеяне, Гертруданы, Катаринаны («Гамлет» һәм «Укрощение строптивой»), Вассаны уйнар иде. («Иде» дисәм дә, хәзер дә соң түгел.) Жан Ануйның Жаннасы татар иле, бүгенге татар тамашачысы өчен бик заманча яңгырар иде. Аның милли азатлык өчен үз иманыннан баш тартмый учакта януы, көрәшкә чакырган набат булыр иде. Тик корабльләр өчен сулыкларыбыз сайлыгыннан битәр, лоцманнарыбыз ярдан ерак йөзүдән куркалар шул.


Үзебезнең Сөембикә-ханбикә образы да Академия театры сәхнәсеннән милләтенә мөрәҗәгать итә алмавына гүрендә рәнҗеп ятадыр. Иң элек үзләрен «театр белгече» дип атаучы фән докторларына, ягъни «лоцман – объездщикларга» – драматургларыбызны «уятмаган» өчен, аннары авторлык тезгенен эләктергәннәргә артистларга атап әсәрләр язмаган өчен. Монысы өчен Сөембикә-ханбикә генә түгел – рәнҗер шәхесләребез күп: Батыршадан башлап, Олуг Мөхәммәт, Гази Заһитов, Карбышевларны кертеп; Тукай, Такташ, Хәсән Туфаннарны катнаштырып. Аллага шөкер, тарихи темаларны тирән сөргән авторларыбыз, үсеп, сафка бастылар.


Театрыбызның сәхнәсенә Мөхли­сә Буби «менәчәк» икән, дигән хәбәр­не ишеткәч, «ниһаять» димәгән мил­ләт­пәрвәр кеше калмагандыр. Тик, Мөхлисә ролендә Дания Нурлы уй­наячак, дигән хәбәргә шатланырга өлгермәдек, бердән-бер кызының фаҗигале үлеменнән соң артистка ул рольдән баш тарта икән дигән хәбәр таралып, театр сәнгате белән кызыксынучыларны шөбһәгә салды. Данияне алыштырыр башка артистлар юклыктан түгел, Даниядәгедәй эчке энергияле, тәҗрибәле, хәйләсез, ихлас күңелле артисткаларыбыз юклыктан.


Сүз агышымны бүлеп булса да, мин Даниядә Гөлсем апа Камскаяның чалымнары булуын хәтерләтеп узмак булам. Гөлсем апаның да шәхси тормышы драматик вакыйгаларга мул иде. Ул да авырлыкларны сабырлык белән, башкаларга салынмаска тырышып кичерә иде. Гомере буена акчага тилмереп яшәве дә сер түгел.


Бервакыт театрның сәхнә артында гәпләшеп утырганда, кемдер аннан:


– «Сәгать ничә?» – дип сорый.


Гөлсем апа сәгатенә карый да:


– «11 сум 35 тиен», – ди.


Артистлар көлгәч, хәлне аңлап, үзе дә көлә:


– «Әй-лә, каян акча табу турында баш ватып утыра идем, кибеткә макарун кайткан», – ди.


Кемдер көлгәч (Габдулла ага Фәтхуллин булырга тиеш): – «Көлмә, зәнки», – ди. Бу аның сүгенүне алыштырган фирменный сүзе иде. Абынып егылса да, әйберсен югалтса да «зәнки», диде.


Дания ханымның да үз уйларыннан, үз хәсрәтләреннән арына алмаган чак­лары еш була. Шундый вакытларда очратып, «Сәлам, Дания» дигәч: «Әйе шул, репетициягә ашыгуым!» – ди икән, бу аның «фирменный җавабы». Тапшырылган эшнең нәтиҗәсенә ирешкәнче, Даниянең уенда да, телендә дә гел шул булыр иде. (Хәзерге хәлендә ничектер – күптән очратканым юк – телефон аша гына сөйләшәбез.) Яшәү рәвешенең асты өскә килеп, күңеле урыныннан купкан, күзенә ак-кара күренмәгән вакыт булса да, Дания ханым больничный бөркәнеп постельдә ятмый, репетициягә йөри һәм Мөхлисәне «терелтә»: «Үлеп яратты» спектакле (Ркаил Зәйдулла әсәре) тамашачыга үз вакытында, афишада күрсәтелгән көнгә өлгерә. Бу – Даниянең, үзен-үзе җиңеп, батырлык кылуы буларак бәяләнергә лаек эше. Спектакльне тулаем да, аерым артистларның уенын да җылы кабул итәләр. Газета-журналларда, тамашаның теләгән эффектына ирешүендә, баш рольне башкарган Дания Нурлы адресына мәдхияләрнең иң саллысы, иң дәлиллесе урын ала.


Интервьюларда: «Елый-елый карадык», «кызгандырды» диючеләргә күбрәк урын бирелә. Чынлап та, тамашачылар арасында Мөхлисәне кызганучылар күп булды, андыйлар бүген дә күп. Әйбәт фалмы бу? Сораганым булмады: елаучыларны күреп, автор куанамы икән? Әллә уйлана микән? Мөхлисәнең тәкъдим ителгән версиясенең авторы Дания ханым ни уйлый бу хакта?


Бу мәкаләдәге «акыл сатуларым» аларга сораулар булып ирешсә, мин канәгать. Спектакльнең «миссиясе» елатып, кызгандырудамы? Үлеп яратудамы? Әллә кешеләр күңелендә ышаныч, өмет уятып, иманыңа хыянәт итми үлүдәме? Хикмәт үлемдә дә, яратуда да түгел – дөрес яшәүдә булса? Күп сораулар туа. Бусы, әлбәттә, спектакльнең көчлелегеннән...


Бик катлаулы сәяси-фәлсәфи проблемаларны автор тормышчан драма телендә җәм­гыять һәм хакимият белән ин­дивид – шәхес арасындагы фикер көрәшендә күрсәтергә тырыша.


Мөхлисәнең чын йөзе тамашачыга дин, милләт язмышы өчен зарурилыктан җаваплылыкны үз өстенә алган мизгелләрдә ачыла. Бу мизгелләр Мөхлисәнең үҗәтлегеннән дә, чаялыгыннан да, тәвәккәллегеннән дә түгел, ә мәрхүм булган милли-дини каһарманнарыбыз васыятенә тугры калудан. Мөхлисәнең яшәү мәгънәсе – дин-милләт иркендә. Шунсыз аның шәхси иреге була да алмый. Милләтнең бер канаты дин икәнлегенә шиксез инанганлыктан, ул диннең сафлыгы, саклануы өчен гомерен корбан итә.


Шушы хис-тойгыларның барысына да ышандыра Дания Нурлы. Спектакльдән соңгы алкышлар шул ышандырганы өченме? Әллә Мөхлисәгә иярүгә өндәүме? Кул чабуларга кадәр мин залда тынлык урнашып, тамашачыларның бераз вакыт өнсез утыруларын көткән идем. Кая ул!!! Тамаша залында безнең бүгенге көн милләте иде шул. Ә безнең милләт күптән инде кулына килеп эләккән секстан белән чикләвек ватучы масса... Һай, алкышларга алданабыз да, шуның белән алдыйбыз да шул. Әле шуны максатларыбызга ирешүгә саныйбыз. Чорны фаҗигагә китергән концепцияләргә оста иллюстрация күрүе белән тама­шачының канәгатьләнүе максатка ирешү була аламы? Юктыр, була алмыйдыр? Тормыш ситуацияләренә заманча иллюстрациянең сәнгати образ түгеллегенә тамашачының битарафлыгы, ә артистларны кул чаптырудан гайре башка нәрсә кызыксындырмавы – куркыныч авыруның билгеләре түгелме? Сәхнәдә бер эмоция фикер тудырырга өлгергәнче, аңа икенчесе өстәлеп, фикерләр бәрелешен «томалый» түгелме? Ә бит фикерләр бәрелешендә туган эмоцияләр генә яңа фикерләргә юл ача. Театр – тормышта очрау ихтималлы охшашлыкларда төрлелек, очрар төрлелекләрдә охшашлык табып шаккаттырырга тиеш түгелме? Минем тоемлавымча, «Үлеп яратты» спектакле мул эмоцияләр тудырудан ерак узмады. Ә Дания Нур­лының Мөхлисәсе соңгы вакытта татар сәхнәсендә туган иң эмоциональ персонаж образы буларак күңелләрдә озак сакланыр. Милләт җанлы тамашачы аңа һәрчак рәхмәтле булыр.


Заманыбыз – хакыйкать эзләүгә имитация ясау авыруына дучар заман. Моңа 70 ел буена көчләп сеңдерелгән кайбер традицияләрдән һаман арына алмавыбыз да сәбәптер. Милли-дини каһарманнарыбызны «Оптимис­тик тра­гедия» комиссарына, Зоя Космодемь­янскаяга, яисә башка партизаннарга – яшь гвардиячеләргә охшатырга тырышу – шул традицияләр махмыры ул.


Кайсы театрда караганымны хә­терләмим, студент чакта Мәскәүдә Жан Ануйның «Жаворонок» («Сабан тургае») әсәре буенча куелган спектакльне күрү насыйп булды. Бу спектакль минем өчен театр сәнгатендә ирешү мөмкин булган фикерләр көрәшенә үрнәк буларак хәтердә саклана. Диалоглары – талашу түгел, мантыйктан чыкмыйча фикерләр көрәше. Декорацияләре дә, киемнәре дә шартлы.


Жаннаның халкы-милләте өчен шәһит китәргә карары, үзе әйткәнчә, аңа гына ишетелүче тавышларга буйсынудан түгел, ә кошчыкның бары тик зәңгәр күктә очып кына яши алгандай, аңа да җирдә яшәү мөмкинлеге калмагач, күккә ашып, «котылу» ихтималына төшенүдән. Ягъни үз акылы, үз йөрәге, намусы кушкан эчке тавышларга буйсынудан. Ә безнең Мөхлисәнең фаҗигасе, Жанна Д’Арк фаҗигасе белән чагыштырганда, тирәнрәк тә, әһәмиятлерәк тә. Мөхлисәсе белән Дания Сөембикә-ханбикә образына мөмкин булганча якынаеп, шул шә­хесне җанландыруга әзер булуын күрсәтте. Кызгандыру, елату тәҗ­рибәсенә өстәмә тарихи персонажларга объектив позициядән карау иң мөһим шарт булуын да аңлавына шик юк.


Бүгенге Дания Нурлы, һичшиксез, иң бәхәсле язмышларны да сәхнәгә алып менәрдәй әзерлекле актриса. Бәхәс тудыра алу үзе дә талантлыларга хас сыйфат. Нурлы Даниянең төп мәктәбе – тормыш. Кирәк урынында ул усал да, ягымлы да, хәтерле дә, онытучан да, юк-барга игътибарсыз да, күзәтүчән дә була.


Аның катнашында Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр»е буенча радиопостановка әзерләгән чак хәтердә. Ул, төрле маҗараларга юлыгып, иленә кайтып егылган, алданып бозылган бай кызы Зөһрә ролен башкарырга тиеш иде. Училищеның 2 нче курсында гына укучы кыз баланың бозык хатын булып уйныйсы килмәве бер сәбәп булса, икенче сәбәп – тавыш белән генә андый образны күрсәтү читен булачагы Данияне рольдән баш тартуга этәрә. «Уйнамыйм булгач, уйнамыйм!» – ди ул һәм текстны кайтара. Ялынып-ялварулар да, үгетләүләр дә нәтиҗә бирмәгәч:


– Ә син аны бозык итеп күрсәтергә тырышма. Бәхетсез ул. Бәхетле булырга лаек икәнен белә торып, алдануына үзен-үзе гаепләүче, үзенә-үзе җәза бирүче, – дим.


– Бәхетсезлегендә үзен гаепләгән кешене мин белмим. Һәр гамәле өчен кеше үзен аклый, – диде Дания һаман үзсүзләнеп.


– Аклау – яклау түгел, ялгышуларына сәбәп эзләү.


– Рольнең адвокаты булыргамы?


Шушы соравы белән Дания Зөһрә күңеленә ачкыч табуын күрсәтте:


– Әйе, алданудан кыяфәте үзгәрсә дә, күңелләре чиста кала аларның. Җан җәрәхәтләрен иң якын кешегә генә белдерәләр. «Уйныйм! – диде ул, кинәт кабынып. – Бикә апа белән Шаха апайның тәмәке пыскытып, кеше ишетмәслек кенә тавыш белән сөйләшеп утырулары үрнәгендә яраса, – уйныйм».


Һәм уйнады Дания. Бүген шул радиопостановканы тыңлагач, ул, үз уенына үзе ышанмыйча: «Минме соң бу?» – дип утыра. Бу аның «кылануы» түгел. Спектакльдә үзеннән «ерак китеп», холык-фигылен нык үзгәрткән рольләре күп аның. Шундый образларның берсе – «Миркәй белән Айсылу» спектаклендәге Айсылуы, икенчесе – Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәре буенча спектакльдәге Дилфүзә. Айсылу роленә Данияне 3 нче составка билгелиләр. Спортчылар телендә әйткәндә, «запасной игрок». Миркәйне Таҗетдинов белән Әюпов алмашлап уйныйлар. Өченче составта булганлыктан, Даниягә Әюпов белән дә, Таҗетдинов белән дә парлашырга туры килә. Беренче, икенче состав Айсылулар дәрәҗәле – исемле артистлар булсалар да, һәр ике Миркәй Дания Айсылуы белән парлашырга тырыша. Тора-бара Айсылу Даниягә генә кала. Моңа, Миркәйләр теләгеннән дә бигрәк, тамашачыларның Дания Айсылуына мәхәббәте хәлиткеч роль уйнагандыр, дип беләм.


Ә инде артистканың бу рольгә мәхәббәте кызына Айсылу дип кушуында да күренә.


Шул гап-гади татар кызы роле белән тамашачыларны һәм партнерла­рын гына түгел, сәхнә эшчеләрен дә гашыйк иткәнлеген күрсәткән бер «хәл»не язып узсам, инде мәрхүм булганнар рухы рәнҗемәстер.


«Миркәй-Айсылу» спектакле ба­ра. Гашыйкларның бүләк бирешү күре­неше. Кочышу, үбешү ритуалы.


Шулчакта сәхнә артына карасалар, де­корацияләр монтажлаучы Ирек бо­ларга йодрык күрсәтә. Күзләре акай­ган, ачуы эченә сыймас хәлгә килеп, ярсыган. Тәнәфескә чыккач, йод­рык күрсәтүнең сәбәбен сорасалар, Ирек­нең җавабы катгый: «Озак кочакламасыннар, аны мин яратам».


Әюпов-Миркәй: «Син аны режиссерга әйтеп, мезансценаны үзгәрттер», – ди. Ирек режиссерга әйтергә җөрьәт итми, җыелышта сүз алып әйтә: «Кеше өлешенә кермәгез!» – ди.


Аның бу чыгышын чынга алучы булмаса да, шаяртырга җай чыгуны көтеп кенә утырган Шәүкәт абый Биктимеров: «Син, Ирек әфәнде, яратуыңны йодрык күрсәтеп исбатлама, үзең дә бүләк бир, үзең дә кочакларга җай эзлә!» – ди.


Ирек: «Миңа сәхнәгә чыгарга ярамый ич...» – дип аклана.


Шәүкәт абый: «Ә син сәхнә артында, Айсылуның ярдан суга ташланган чагында тотып ал да, шунда туйганчы коч Айсылуны!


Ирек: «Марсель абый рөхсәт итәрме соң?»


Шәүкәт: «Аны син Айсылудан сора!»


Декорация сәхнә артына таба биегәеп, елга ярына охшашлы итеп төзелгән. Айсылу шул «биек ярдан суга ташланырга» тиеш. Аска, су урынына, сикерүче имгәнмәсен өчен, йомшак матраслар, матылар түшәлгән. Спектакльнең финалы – Дания-Айсылу «суга ташлана...» Әмма Ирек кочагында булып чыга. Әдәпле, итәгатьле, сабыр кеше буларак, Дания бу «ЧП»дан тавыш-гауга чыгармый, бары тик сәхнә артында елмаеп торган Шәүкәт абыйга:


– Аны шаярткан кеше үзе дә 99лы ул, – дип, грим бүлмәсенә юнәлә. Шәүкәт абыйның җавабы икенче көн спектакленнән соң булганын беркем күрми дә, ишетми дә. Аны, бу шаяруларга ничә еллар узгач, Дания ханым үзе сагынып искә ала:


– Ул кичне спектакльдән соң грим бүлмәсенә күтәрелсәм, өстәлдә зур гына катыргы тартма белән чәчәк букеты тора. Кем кертеп куюын киендерүче Наилә апа күрмәгән. Ачып карасам, тарт­ма эчендә йөз кат газетка төрелгән сабын кисәге! Нәкъ Миркәйнең Айсылуга биргәне кебек – исле сабын. Көлсәң – көләрлек, еласаң – еларлык, юктан кызык табып шаярулар, шунда катнашкан сәхнәдәшләр сагындыра хәзер.


Бүләкләр дә, чәчәк букетлары да, котлау-алкышлар да күп булды. Аларны алу күңелле булса да, иҗатка зыян китергәннәре дә очрады, нишләргә белми аптыраган хәлләрдә калган чаклар да булды. Барысына чик куеп, гаилә корырга, кияүгә чыгарга ниятләдем. Тик сайлаганым көнчел булып чыкты. Гаилә таркалмасын өчен театрдан китеп, радиода оператор булып эшләп алдым.


Сәхнә белән сихерләнгәч, аны ташлый да, оныта да алмагач, мин дә театрга кире кайттым. Үз иткән, артист иткән коллективым белән кабат кушылдым. Бу кушылуым ирем Фәрит белән аерылышуга китерде...


Кызымны ялгыз үстердем, дип әйтү гөнаһ булыр. Ул һәрчак минем белән театрда, артистлар арасында үсте. Артист булыр, дип уйлаган идем – табиблыкка тартылды, фармацевт булды. Кызымнан калган оныгыма да «театр җене» йоктыра алмадым ахры... Гомеремнең сәхнәдә – театрга, милләтемә кирәкле булып узуы белән кешеләрнең – мине, үземнең дә кешеләрне яратуым белән бәхетлемен.


Шушы сүзләрем финал сүзләре булып яңгыраса – мин бик риза!


– Финал дигәнең белән һич тә килешә алмыйм, Дания, – «Җырланмаган әле безнең җыр!..» –  диген.


– Телевидение спектакльләрендәге рольләрем аз булу күңелне борчый- борчуын, тик борчылудан ни мәгънә?!


– «Ташкыннар»дагы Зәмзәмбануың, «Намус»тагы Мәпәң, япончадан тәрҗе­мә ителгән «Шантаж»дагы ханымның классик рольләр булуы белән горурлана аласың.


– Әйтәм ич: мин кешеләргә кирәк булуым, алар – мине, мин – аларны яратуым белән генә горурланам. Кешене эше зур итә, мәхәббәт яшәтә. Бүген Дилфүзә кабат сәхнәгә менсә, мин үземне яшьлегемә кайткан кебек тояр идем... Үзем уйнасам.


Даниянең бу сүзләреннән соң ни язсаң да артык булуын чамаласам да, яшьлек елларыннан бер хатирәне искә төшерми булмастыр...


Узган гасырның 60 нчы еллары иде ахры, яисә 70 нче еллар башыдыр. «Әни килде» спектакле белән озын-озак гастрольләрдә Әлмәт-Бөгелмә якларында йөрибез. Барасы ара ерак булганда гостиницадан иртәрәк чыгып, матуррак урыннарда туктап ял итәбез. Ир-егетләр, автобус туктауга, урманга кереп китә, хатын-кызлар, термосларын чыгарып, чәйләргә тотына. Электрик егетебез, ни өчендер, автобустан да төшми, чәй дә эчми – тып-тын утыра. Марзыя апаның моңа ачуы чыгып:


– Бар, кеше ашаганны карап утырма, төшеп мәтрүшкә җый... – димәсенме! Тынлык урнаша.


– Әллә нигә башым авыртып, күңелем болгана, бензин исе ярамады ахры, – ди егет.


Шунда Дания аңа ниндидер дару белән стаканга чәй салып бирде. Егет даруны кабып, чәй белән йота да, рәхмәт әйтеп, төшә, урманга таба атлый. Ул төшкәч, Марзыя апа:


– Кешегә салынырга осталар, – дисә, Гәүһәр апа Даниягә карап:


– Үзебез азындырабыз, – диде.


Галимә апа эндәшми генә утыра. Сүзгә катнашуымнан куркып, мин дә автобустан төштем. Ярты сәгать чамасы юандык. Габдулла абый Шамуков белән Шәүкәт абый, мәтрүшкәләр кыс­тырып, мунча себеркесе бәйләгәннәр, ә теге электрик егет бер кочак сары мәтрүшкә (зверобой) җыйган.


Иң элек өлкәннәр кереп утырышты. Ахырда сары мәтрүшкәле егет күтәрелде.


Марзыя апа: «Менә, молодец, критиканы аңладың», – дип, аннан букетны алырга кулын сузды. Егет аңа игътибар да итмәде – букетны Даниягә биреп:


– Хәлемә кергән өчен, – диде.


Көз җитеп, сезон ачылганда ул егет күренмәгәч, сорасам – бавыры авыруыннан мәрхүм булуын әйттеләр. Колагымда аның: «Хәлемә кергән өчен» – дигән сүзе һаман яңгырый кебек.


Дания Нурлының аны нурлы иткән төп сыйфатлары: кешеләрнең хәленә керә белү, ягымлылык, ихласлык.


Нурың сүнмәсен, сүрелмәсен, Дан иясе Фидания!

Теги: Әхтәм Зарипов Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру