Журнал «Безнең мирас»

Нурдәүләт хан

Нурдәүләт хан – Хаҗи Гәрәй ханның улы, Кырым
(1466-1467, 1467-1469, 1475-1476) һәм Касыйм ханы (1486-1490).


Кырым тәхете өчен көрәш


Нурдәүләтнең дөньяга килгән вакыты билгеле түгел. Ул – Кырым ханы Хаҗигәрәйнең икенче улы. Әтиләре вафат булганнан соң, 1466 елда ике бертуган – Нурдәүләт белән кече энесе Миңлегәрәй арасында хакимият өчен тарткалаш башлана. Нурдәүләт 1467 елда Кырым ханлыгының союзнигы Речь Посполитаяга, үзенең тәхеткә утыруын хәбәр итеп, илче җибәрә.Озак та үтми, нугайларның тыкшынуы нәтиҗәсендә, Миңлегәрәй Кырым ярымутравын үзенә буйсындыра. Әмма Зур Урданың ярдәме белән, Нурдәүләт яңадан Кырым тәхетенә утыра. 1469 елда, кырым татары Мамак бәй Шириннең Миңлегәрәй ханга ярдәме аркасында, Нурдәүләт яңадан тәхеттән китәргә мәҗбүр була. Нугайлы Эминек мирза 1474 елда Миңлегәрәйгә каршы фетнә оештыра. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1475 елда Нурдәүләт яңадан Кырым ханы була, ә Миңлегәрәй генуэзларның Кефе каласына барып сыена. Әмма Нурдәүләт белән нугай ханы арасында каршылык туа. Нәтиҗәдә, нугайлардан берничә кабилә бәе Госманлы империясенә, әлеге шанлы дәүләтнең Кара диңгездә хакимлек итүеннән файдаланып, Нурдәүләт ханны тәхеттән төшерүне сорап мөрәҗәгать итә. 1475 елда госманлы солтаны Мәхмәд Фатыйх хәрби җитәкче Гедик Әхмәт пашаны көчле хәрби-диңгез флоты белән Кырымга җибәрә. Аларга татар җайдаклары белән нугай морзасы Эминек бәй дә ярдәм итә. Кефе һәм яр буенда урнашкан дистәгә якын татар шәһәре яулап алына. Әсирлеккә төшкән Миңлегәрәй өч елга Истанбулга җибәрелә. Нурдәүләт исә, әсирлектән азат ителеп, тәхеткә утыртыла, әмма Кырым ханлыгында Госманлы солтаны хакимиятен танырга мәҗбүр була.


Нурдәүләт хан. П.А.Панкин коллекциясеннән. Рәсем «Касимовские ханы и султаны» исемле календарьдан (редакторы – Д.В.Мөхетдинов) алынды.

Кырым ханлыгына госманлыларның хуҗа булуы Алтын Урда мирасына дәгъва кылучы Зур Урда ханнарын хафага сала. Нәтиҗәдә, Әхмәд хан берничә мәртәбә Кырымга яу белән килә, азаккы сәфәрендә ярымутрауны яулап та ала. Нурдәүләт тәхеттән төшерелә, аның урынына Җанибәк хан була. Озак та үтми, 1477 елда Нурдәүләт хан тәхетне үзенә кайтара һәм Җанибәкне Кырымнан куып җибәрә. Әмма Эминек бәй Ширин Нурдәүләтнең хан булуы белән килешә алмый һәм Госманлы солтаны Мәхмәд Фатыйхка Миңлегәрәйне әсирлектән азат итүен сорап хат яза. 1478 елның язында Мәхмәд Фатыйх Миңлегәрәйне азат итеп, Кырым тәхетенә җибәрә. Хан буларак, Миңлегәрәй Кырымны тулысынча Госманлы империясенең вассалы буларак таный.


Ун елдан артык тарткалашып та энесе Миңлегәрәй һәм башка төрки дәүләтләр белән уртак тел таба алмаган Нурдәүләт, Кырым тәхетеннән өметен өзеп, уллары һәм энесе Айдар белән Речь Посполитаяга кача. Польша короле һәм Литваның бөек кенәзе Казимир Ягеллончик аларны Киев шәһәренә урнаштыра.


Нурдәүләт үзенең угыллары һәм энесе Айдар белән Иван IIIгә хезмәткә күчә

Нурдәүләт – Касыйм ханы


1479 елда Нурдәүләт Мәскәүнең бөек кенәзе Иван IIIгә хезмәткә күчә. Энесен исә Иван III Мәскәү дәүләтенең иң төньягына сөргенгә җибәрә. Тарихта игелекле эз калдыра алмаган Айдар 1487 елда Белоозеро каласында һәлак була.


Нурдәүләт 1480 елда, воевода Василий Иванович Ноздреват белән, Зур Урданың башкаласы Сарайга яу чаба. Бу турыда В.В.Вельяминов-Зернов менә ни дип яза: «В 1480 г....великий князь в то время, когда хан [Большой Орды Ахмед] стоял на реке Угре, послал Нур-Даулета с воеводою князем Василием Ноздроватым напасть невзначай на Большую Золотую Орду... Нур-Даулет успешно исполнил возложенное на него поручение, доплыл в ладьях до Орды и, найдя в ней одних стариков, жен и детей, разгромил ее... Удачное нападение Нур-Даулета и было, как думает составитель «Истории о Казанском царстве», причиною, почему Ахмед бежал с реки Угры». Шушы «уңыш»ын истә тотып булса кирәк, Мәскәү кенәзе Иван III 1486 елда Нурдәүләткә Касыйм тәхетен бирә.


Шул ук елны Зур Урда ханнарыннан берсе – Әхмәд ханның улы Мортаза Кырым ханы Миңлегәрәйне, Нурдәүләтнең ярдәме белән, тәхеттән мәхрүм итәргә омтыла, Нурдәүләтнең үзенә Кырым тәхетен вәгъдә итә. Мортаза хан Нурдәүләткә һәм Иван IIIгә хатлар юллый. В.В.Вельяминов-Зернов хезмәтендә хаттан юллар да китерелә: «Мы одного с тобой рода. Отцы наши воевали, но потом помирились; Менгли-Гирей же, брат твой, изменив клятве, снова возжег войну». Әмма Нурдәүләт мөстәкыйль карар кабул итәргә сәләтсез хан була, ә Иван III союздашы Миңлегәрәй белән араны өзәргә, Кырым һәм Госманлы дәүләте белән мөнәсәбәтләрне бозарга теләми.


Нурдәүләт 1487-1490 нчы елларда «Әхмәд ханның угыллары»на каршы походларда катнаша, Мәскәү дәүләте файдасына Алтын Урда мирасы өчен тарткалаша. Ул 1490 елның апрелендә Зур Урдага каршы походны соңгы тапкыр җитәкли. Монысында улы Салтаган да катнаша. Нурдәүләт, Касыйм ханлыгы белән бергә, күпмедер вакыт Мәскәү янындагы Кашир каласына да ия булган. 1490 елның ахырында Касыйм ханлыгы тәхете аның улы Салтыганга күчә.


Нурдәүләт гомеренең соңгы елларын, авырып, Касыймда уздыра. 1498 елның августында аның янына Миңлегәрәйнең илчесе Шәүвәл килә. Гомерен мәгънәсез тарткалашуда уздырып, Татар йорты өчен бер генә игелекле гамәл дә майтара алмаган хан 1503 елда вафат була. Аның үлеме турындагы хәбәр шул ук елның 22 сентябрендә Кырымга барып җитә.


***


1504 елның 16 маенда хан Салтаган, Миңлегәрәйнең үтенечен истә тотып, Мәскәү кенәзеннән Нурдәүләтнең җәсәден Кырымга җибәрүне сорый. Җәсәдне күчерү эше 1504-1505 нче еллар кышында башкарыла. Нурдәүләт Бакчасарай шәһәрендә кардәшләре янына җирләнә.

Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 39-41.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру