Журнал «Безнең мирас»

Нәселдәнлек

Узган гасырның башларында татар артистлары арасында шундый гадәт барлыкка килде: алар, нәсел исемнәрен ташлап, Ауропада яшәүчеләр сыман, сәер кушаматлар ала башладылар. Әйтик: Ильская, Волжская, Болгарская, Ашказарский, Иманский, соңрак Гарский, Мушинский...


Хәй Мушинский (Габделхәй Мөхәммәтшин)

Хәй Мушинский татар артистлары арасында беренче иллюзионист-манипулятор булды. Татарлар иллюзионистларны «күз буучылар» дип атыйлар иде. Аның чын исем-фамилиясе – Габделхәй Мөхәммәтшин (1908-1984).


Хәй Хафиз улы Башкортстанның Тәтер елгасы буендагы Арслан исемле авылында туган. Үзенең кушаматын аклар өчен, Хәй ага үзенчә шаярта торган була: имеш, аны нәселе Гданьсктагы вак поляк шляхтичларының нәселеннән үк килә икән. Гомумән, Хәй аганың күңеле мистификациягә тартыла торган була. Сүз иярә сүз чыккач, шунысын да әйтим инде: күптән түгел генә аның торыны (оныгының оныгы) дөньяга килде, аңа Арслан исеме куштылар.


Туган авылындагы мәктәпне тәмамлагач, үсмер Габделхәй Оренбургка китә һәм педагогия институтының физфагына укырга керә. Шунда ул театр сәнгате белән кызыксына башлый. 1936 елда Габделхәй Казанга китә һәм театр техникумына актерлыкка укырга керә. Ул үзенең актерлык эшчәнлеген Камал театрында башлап җибәрә. Камал театрына багышланган китапта актер Хәй Мушинскийга атап язылган мәкалә дә басылып чыга.


Хәй аганың язмышында төрле хәлләр була. Кызыл Армиядә хезмәт итү, авыр контузия алу... Соңгысы Хәй абыйны яшәү белән үлем арасына куя. Аннан күп елларга сузылган тернәкләнү чоры... Ихтыяр көче, яшәргә омтылу... Холкының чарыш булуы аркасында, ул җиңеп чыга һәм 86 яшенә чаклы яши. Шөкер!


Драма театрында эшләгән чагында ук инде Хәй Мушинский иллюзия-манипуляция жанры белән мавыга башлый. Һәм дәүләт циркына эшкә алына. 1946 елдан алып ул гомере буе Татар дәүләт филармониясендә «күз буучы» булып эшли.


Хөрмәтле артистның иҗади тормышын тулысы белән ачып салырга алынмыйм, ләкин күп кенә концертларда Хәй ага Мушинский белән сәхнәдәш булып эшләдем, озын-озак гастрольләрдә аның белән бергә йөрергә туры килде, сәхнәдә дә, тормыш-көнкүреш шартларында да якыннан аралашкан идек. Бүген узганнар турында искә төшергәндә дә, мин Хәй аганы юксыну хисләре кичерәм, иптәш-сәхнәдәш буларак, әйтә алам: тәҗрибәсез егеткә ул остаз, яхшы тәрбияче булган икән.


1960 нчы елларда Филармониядә тугыз концерт бригадасы эшли иде. Һәр төркемгә концерт алып баручы (конферансье), фокусчы («күз буучы») кирәк иде. Җырчылар, биючеләр җитәрлек, әмма фокусчыларга, сөйләүчеләргә кытлык. Фокусчы белән сөйләүчеләргә, хәтта пенсиягә чыкканнарга да мохтаҗлык үзен сиздерә иде.


Хәй абый Мушинскийны һәр бригада үзенә алырга тырышты. Бервакыт 1967 елда җырчы Усман Әлмиев пенсионерлардан гына торган концерт төркеме оештырды: Динә Сираҗетдинова (җырчы), Наҗия Теркулова (җырчы), Җәваһирә Сәлахова (җырчы), Усман Әлмиев үзе (җырчы), Фәйзи Садыйков (музыкант), Николай Швецов (биюче), Гөлсем Баһманова (биюче), Хәй Мушинский (фокусчы), Рабит Батулла (сөйләүче). Буа, Чүпрәле якларына гастрольгә чыгып киттек. Карлы-буранлы кыш иде. Авылдан трактор чаналарында, җигүле атларга төялеп күченәбез. Халык өерелеп коцертка килә. Клублар салкын, ягылмаган. Тамашачы туңмый, алар җылы киенгән, артистлар исә җиңелчә концерт киемнәреннән җырлый-бии. Концертларыбыз тамашачы алдында һәрчак уңыш казана.


Мин эстрадада яңа кеше, сөйләүче буларак та тәҗрибәм юк, бу минем эстрада сәхнәсенә беренче тапкыр чыгуым иде. Дукынланам, каушыйм. Хәй абый мине юата, киңәшләр бирә. Күңелне күтәрергә тырыша һәм, әйтергә кирәк, аның киңәшләре бик урынлы була иде. Хәй абыйдан шактый нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә алдым. Ул, ян пәрдә артына посып, мин сәйләгәннәрне игътибар белән тыңлый, соңыннан киңәш бирә. Сәхнәдә мин үземне ышанычлы, иркен тотарга өйрәндем. Усман ага да, алай итмә, болай ит, дип, мине гел өйрәтә иде. Бу ике олы артистка гомерем буе рәхмәт әйттем.


Артистларны гастрольләр вакытында, гадәттә, икешәр-өчәр итеп фатирларга урнаштыралар иде. Авылда кунакханәләр юк. Без Хәй абый белән фатирга икәү бергә төшәбез. Концерттан соң, шунда кайтып, төнге чәй эчәбез. Дәресләр самавыр янында да дәвам итә. Мин – шәкерт, Хәй абый – остаз.


– Һәр авылда төрле тамашачы була! – дип башлый ул сүзен. – Син бүген сәхнәдә каушап калдың, шуңа күрә тамашачы сиңа сирәк кенә кул чапты. Ни өчен? Бу авылда тамашачы бик үзенчәлекле. Биредә мишәрләр күп яши. Мишәр халкы туры сүзле, алар артык пафосны, купшылыкны, төчелекне яратмый. Син көлке урында елмаясың, кайгылы урында җылагандай итенәсең. Күпме генә тырышсаң да, тамашачы көлми дә, җыламый да, тик кенә утыра кебек. Әгәр дә безнең концерт аларга ошамаса, бу яктагы халык йөзеңә бәреп турысын әйтер. Алар артык тыйнаклыкны да сөйми, артык кыюлыкны да яратмый. Мишәрләр табигыйлыкны ошата. Шуңа күрә алтын урталыкны тотарга кирәк. Алдагы авылда син теге көлке хикәяң белән уңыш казандың. Бүген син үзеңне артык иркен тоттың һәм уңышсызлыкка дучар булдың. Чөнки син монда да уңыш казаначагыңа артык нык ышанган идең. Уңыш артыннан ук уңышсызлык килә. Инерциягә ышанма син. Иркен тот үзеңне, ләкин әрсез булма! Үзеңә артык нык ышану белән кимсенү-каушау – бер бәланең ике башы.


Хәй Хафиз улы Мушинский хатыны Рабига Сөләйман кызы белән

Дөрес, чәй табыны янында без эстрада сәхнәсе турында гына сөйләшми, тормыш мәсьәләләре, көнкүреш мәшәкатьләре турында да гәпләшә торган идек.


– Энем! – диде ул бервакыт. – Авыл халкы күзәтүчән, гаепкә алучан була ул. Йорт хуҗалары да, башка авылдашлар да читтән килгән артистларга, командированныйларга җентекле игътибарлы була. Һичшиксез, алар синең турыда фикер туплый, син ничек ашыйсың, ашагач дога кыласыңмы, клубта халык белән аралашканда үзеңне ничек тотасың...


Гастрольләр вакытында бер артистыбыз, төнлә торып, тышка чыккан да ишек төбенә үк печ иткән. Иртән иртүк хужабикә сыер саварга чыккач, ап-ак карда сапсары бәвел эзләрен күреп: «Кайсыгызның эше бу, кяферләр?» – ди. Җир тишегенә кереп китә яздым. Ул турыда бөтен авылга хәбәр таралды: артистлар йомышларын аягүрә башкара икән. Кар белән дә күммиләр икән ул артистлар, дип сөйли халык... Хурлык, валлаһи!


Хәй абый күп нәрсәләр турында сөйләде ул вакытта. Бу тулы мәгънәсендә итагатьлелек дәресләре иде.


Әле дә хәтеремдә, Кама аръягындагы бер авылда колхоз рәисе артистларны үзенә кунакка алдырды. Төшке аш иде ул, ниндидер бәйрәм иде. Хуҗа кунаклар хөрмәтенә алкыш күтәрергә тәкъдим итте. Хәй абый стаканны тыйнак кына бер кырга этәреп әйтте:


– Рәхмәт! Бүген мәктәптә балалар каршысында көндезге концерт була! Ярамый! – диде.


Хуҗа шаркылдап көлә башлады:


– Мин үзем дә гармунчы, бер стакан дөпелдәтмичә, сәхнәгә чыкмыйм да! Әйдә, җиффәрдек!


– Юк, дустым, – диде Хәй абый. – Эш вакытында эчмим. Тәртибем шундый!


Колхоз хуҗасы никадәр кыстаса да, Хәй абый стаканга орынмады. Әгәр дә олы артист колхоз рәисе белән аракы чөмерсә, рәис үзе үк, артистлар алар эчкече, дип сөйләп йөриячәк...


Хәй абый миңа һәрчак игътибарлы булды. Мин дә аның концертка әзерләнгәнен гел күзәтә идем. Ул һәрвакыт концертка тәфсилләп әзерләнә, клубка иң беренче булып килә, реквизитларын, кечкенә чемоданыннан алып, тәртипләп тезә, бутафориясен җентекләп хәстәрли. Башкалар белән сөйләшми, үзен киләсе чыгышына әзерли яки борын эченнән генә татар халкының борынгы көйләрен көйли. Хәй абый аларны бик күп белә, пианинода бик оста уйный иде. Ул җаны белән музыкант булды. Кунакка килгән җырчыларга да Хәй абый уйный. Хатыны Рабига Сөләйман кызы Мушинская да җырчы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы иде.


Хәй абый рәсем сәнгате белән якыннан кызыксына, сәнгать әсәрләрен ярата, аларга соклана иде. Үз кулы белән эшләнгән бизәкле түшәм, диварларда – табигать манзарасы, агачларда – сайрап утыручы кошлар, арысланнар сурәте аның фатирын бизи. Хәй абыйның кулы оста, ул рәсемнәр-сурәтләр өчен үз кулы белән гүзәл әрҗәләр (ырамнар) ясый. Гүзәл сәнгатькә битараф түгел иде Хәй абый. Өе борынгы антиквар әсәрләр белән тулган, әйтерсең лә, ул фатир түгел, ә күргәзмәләр залы. Бу – аның мохите, күңел күзе, күңел таләбе, бу – аның гаиләсе, бу – аның дәүләте. Җиздән бизәкләп эшләнгән шәмдәлләре белән иске пианино, нәзек муенлы кытай кувшиннары, музыкаль шкатулка, алтын йөгертелгән керосин лампасы – кыскасы, санап бетергесез антиквариат.


***


Гастрольгә әйләнеп кайтыйк әле.


Кичке концерттан соң, күрсәтелгән адрес белән без керәсе йортны эзләп киттек. Вакыт соң булуына карамастан, хуҗалар безне мул табын әзерләп көтеп торганнар. Хәй абый гомере буе гастрольләргә йөргән, елның 236 көне авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә күчеп узган. Остаз хуҗалар белән аралашканда итагать саклап күрешә, итагать саклап саубуллаша торган иде.


Төнге аштан соң йокларга җыенабыз.


Урын-җир әзерләнгән, кунакларга аерым ятак. Хуҗалар үзләре аерым йортта йокларга ятты. Без дә ятарга җыенабыз. Хәй абый кечкенә чемоданыннан пөхтәләп төрелгән җәймә алды:


– Мин һәрвакыт үзем белән җәймә алып чыгам, – диде ул. – Беренчедән, хуҗаларда артык җәймәләр, мендәр тышлары булмавы ихтимал. Икенчедән, ничектер, чит кеше җәймәсенә ятып йоклавы уңайсыз, читен бит. Ни карап торасың, син дә җәй!


Минем җәяргә җәймәм юк иде... Хәй абый чемоданыннан икенче мендәр тышы, ак җәймә чыгарды да миңа сузды:


– Миндә һәрвакыт запас була. Озын-озак гастрольләрдә йөргәндә кирәге чыгып тора...


Иртән безне аш көтә иде: пәрәмәч, корт, бал, шаулап торган самавыр һәм хуҗаларның ачык йөзе. Хәй абый, хуҗалар күрмәгәндә генә күкрәк кесәсеннән бер сум акча чыгарып, төпсә астына кыстырды. Ишарә белән миңа да шулай эшләргә кушты. Мин дә аныңча эшләдем. Бер сум ул чакта шактый бәяле, Филармония тәүлегенә бер сум «фатирный» бирә торган иде.


Кунакчыллыклары өчен хуҗаларга рәхмәт әйтеп, китәргә кузгалдык. Алар безне озата чыкты.


Юлда барганда Хәй абый аңлатты:


– Филармония безгә фатир хакы биргән икән, ул тәңкә үз вазыйфасын үтәргә тиеш. Әгәр син хуҗаларга бер сум тәкъдим итәсең икән, алар аны алмаячак, хәтта үпкәләүләре дә бар. Иң мөһиме – синең җаның тыныч булачак, хуҗаларга бурычлы калмадың. Хуҗабикә табын җыештырганда ул ике сумны күрәчәк һәм, бәлки, эчтән генә безгә рәхмәт әйтер.


Әнә шундый холыклы иде Хәй абый, һәр гамәле алдан уйланылган булыр иде.


Альпинист Әхәт. Тянь-Шань, 1980 ел

Эстрадада тәҗрибәсез булуым өстенә, әле мин көнкүрештә дә бичара идем. Филармониянең олы артистлары-пенсионерлары, карлы-буранлы, яңгырлыдавыллы чакларда да арбада, чанада өши-туңа гастрольдә йөргәнгә, юлга нык әзерләнеп, бөтен нечкәлекләре белән җыенып чыккан. Алар толып-тун кигән, җылы шәл ябынган, җылы бүрекле, аякларында – киез итек. Хәй абый сарык тиресеннән теккән күн бияләйдән. Шулай булгач, аларга салкын, буран нипочем! Ә мин җилән-пәлтәдән. Аякта – күн каталар, сукбай эт кебек, туңдым-каттым.


Без, өч чанага төялеп, башка авылга күчәбез. Артистларга нәрсә: алар салам түшәлгән чанада туннарына төренеп утырган да рәхәтләнеп бара. Хәлемне чамалап, Хәй абый мине чанадан төртеп төшерде. Мин егылдым, аннан, торып, чана артыннан йөгерә башладым. Чананың үрәчәсеннән тоттым дигәндә генә, кучер атларны куарга тотынды, мин тагын артта калдым. Ниһаять, шулай чапканнан соң, артистлар мине чанага тартып менгезде. Бу вакытта сулышыма ут капкан иде.


– Эссеме? – дип кычырды Хәй абый.


Әйе, эссе иде миңа.


– Юкса чанада катып үлә идең! – дип, Хәй абый тезләремне толып итәге белән каплады.


Эчтән генә аңа рәхмәтләр укыдым: чанадан этеп төшереп, ул мине катып үлүдән коткарып калды.


Икенче көнне без ерак бер авылга китәргә тиеш идек. Чатнама суык. Хәй абый фатир хуҗасына:


– Салкын тидерәчәк бит бу егет! – диде һәм хуҗадан тун белән киез итек сорап алды. – Боларны олаучыгызга кире биреп җибәрербез!


Хуҗа кеше ризалашты. Мин, аның тунын, киез итекләрен киеп, чанага алпавыт кебек киерелеп утырдым. Хәй абый мине алга таба да шулай тун һәм итекләр белән тәэмин итүне үз өстенә алды. Гастроль буе Алланың кашка тәкәседәй толып бөркәндем.


Без айга якын күчеп йөрдек. Хәй абый ай буе остазым вазыйфаларын башкарды. Мин ул әңгәмәләрне «Габделхәй абый дәресләре» дип атар идем. Мин аңа мәңге рәхмәтле, бу мәкаләм аның рухына дога булып ирешсен иде. Амин!


Тора-бара артистлык вазыйфам язучылык вазыйфасына әверелде. Һәм юлымда тагын бер Мушинский пәйда булды: Әхәт Габделхәй улы Мушинский иде ул. Әхәт Мушинский «Шәех белән Йолдыз санаучы» исемле кыйссасын бастырып чыгарды. Аның татарчасы «Һаваларда ак күгәрчен» дип атала. Хәй абый ул әсәрдә «Кыям Әхмәт улы Мөхәммәтшин» исеме белән җанланган. Игътибар итегез: автор нәсел исемен үзгәртмәгән – фамилиясен Мөхәммәтшин дип калдырган. Һәм Хәй абый ул кыйссада яланаяклы, ачлыктан интеккән кеше, атаклы артист буларак өлгергән шәхес, үтәкүренмәле саф чык тамчысындагы бриллиант очкыны сыман күренә. Монда ерак Башкортстан авылында яшәүче яшүсмернең исән калу өчен җан талашуы да, атасының зәмһәрир салкында урманда катып һәлак булуы да, оригиналь жанр артистының рәхимсез гаделсезлекләр күрүе дә, рәсем сәнгате белән мавыгуы да, шигырьләр язуы да кинодагы кебек җанлы рәвештә күз алдыннан уза...


Менә каян килә ул гадәти булмаган сәләт аның улына! Оныкларда табигать биргән талант йоклый, диләр. Дөрес түгел! Каләмдәшем Әхәт Мушинский атасын нан калган сәләтне үстереп, югары һөнәрмәнд дәрәҗәсенә җиткезгән, мәшәАллаһ! Бүген Әхәт Мушинкий күп проза әсәрләре – романнар, повестьлар, хикәяләр һәм мәкаләләр авторы. Әсәрләрен һәрдаим укыйм һәм яратып кабул итәм. Аннан соң Әхәт Мушинский шәп рәссам буларак та мәгълүм: шәп график. Ул җитәкләгән журнал – «Казанский альманах»тагы рәсемнәр, иллюстрацияләр үзе тарафыннан башкарылган. Дөньяда бер шәхестә баш мөхәррир дә, автор да, иллюстратор да булган башка бер генә журнал да юк шикелле, ди Рауль Мир-Хәйдәров. Каз каурые кебек җиңел оча торган буягычы Әхәтнең чын мәгънәсендә рәссам булуын раслый.


Әхәт Казанда туган, Казанда яши. Шуңа күрә Әхәтнең иҗаты, башкалар иҗатыннан аермалы буларак, тирәнрәк, ихласрак һәм ул – гүзәл иҗат. Әхәт Казанны тәфсиллеҗентекле белә, ул Казан өчен җаната, әтисе хатирәсен кадерләп саклый.


Рәссам Әхәт Мушинский

Әхәт Мушинский – Державин бүләгенә (Казан) ия язучы, Балалар өчен язылган милли әдәби әсәрләр ярышында (Мәскәү) бүләк иясе. Ул, Халыкара ПЕН-клубның Татарстан мәркәзе башкаручы директоры буларак, инде 25 ел хезмәт итеп килә, «Казан альманахы»н, «Идел» журналының башлангычыннан алып җитәкләгән мөхәррир.


Әгәр мөхтәрәм Хәй абый Мушинский бүген исән булса, улының әһәмиятле эш-гамәлләре өчен горурланыр, үзе хыялланганнарны улы Әхәтнең башкаруына канәгать калыр иде. Киләчәктә Мушинскийларның торыннары бу эшләрне дәвам итәрме-юкмы – анысын киләчәк күрсәтер, иншәАллаһ!


Рабит Батулла


Безнең мирас. - 2021. - №5. - 68-73 б. 

Теги: Рабит Батулла Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру