Мөһаҗирләр хәле
2008-2013 елларда Красноярск краендагы Казанка, Югары Казанка, Икшермә, Яңа Тимершык, Стәрлетамак кебек 18 авылның, Иркутск өлкәсендәге Черемшанка авылының оешуына йөз тулу уңаеннан, җирле халык бу вакыйганы зурлап бәйрәм итте.
Элегрәк Идел-Урал буе татарлары Себер киңлекләренә каторгага хөкем ителеп яки йомышлы-хәрбиләр буларак күчерелсә, бер өлеше сәүдә-кәсеп эшләре белән үзләре барып төпләнсә, ХХ йөз башында исә П.А.Столыпин реформалары нәтиҗәсендә гади крестьяннар күпләп Урал аръягына, Себергә һәм Ерак Көнчыгышка максатчан күчерелгән. Күченүне гамәлгә ашыру өчен, 1906 елда «мөһаҗирләр идарәсе» (переселенческое управление) һәм «җир төзү» (землеустроительный) комитетлары төзелә. Төмән һәм Том губерналарына Казан һәм Уфа төбәгеннән күченгән татарлар җирле себер татарлары белән бер авылга урнаштырылган һәм андагы халыкның мәдәнияте, хуҗалыгы үсешенә йогынты ясаган. (Әмма 1909 елда Столыпин хөкүмәте Көнбатыш Себернең уңайлы районнарына күченүче халыкка бушлай биләмә бирүне, төрле ташламаларны, ссудаларны бетерә һәм җирне бай крестьяннарга сата башлый).
Шулай итеп, Көнбатыш Себер губерналарына күченү ярлы крестьян өчен мөмкин булганлыктан, татарлар, ачлык, җир җитмәү һәм утынга кытлык булу сәбәпле, туган авылларын ташлап, 3-4 мең чакрымдагы Енисей, Иркутск һәм Байкал арты губерналарына күченгән. Әмма руслар һәм украиннарга караганда татарлар, тормыш авырлыгына соңгы чиккә кадәр түзеп, һиҗрәткә шактый соң кузгала. Моның объектив сәбәпләре дә булган. Беренчедән, мөһаҗирләр идарәсендә, җир төзү комитетларында нигездә руслар гына булып, анда татар мәнфәгате аз якланган. Икенчедән, татарлар арасында Себергә күченүне пропагандалау шактый соң башлана. Рус телендә Себернең табигатен, анда күченү тәртипләрен тасвирлаган белешмә китаплар даими рәвештә чыгып халыкка таратылган вакытта, татар телендә шундый эчтәлектәге «Урал артына һиҗрәт» исемле бер генә китап бар. Ул да шактый соң, 1913 елда гына басылып чыга. Бу һәм башка сәбәпләрнең нәтиҗәсе буларак, татарларга начар һәм иң ерак җирләр калган. Әгәр дә без Красноярск крае һәм Иркутск өлкәсе карталарына күз салсак, татар авылларының тимер юл, зур шәһәр һәм елга буйларыннан шактый еракта, караңгы урман эчендә урнашканлыгын күрәбез.
1907-1911 елларда Енисей губернасында 52 татар авылы нигезләнә, аларның күбесе хәзерге Пировский районына туры килә (бүген дә биредәге халыкның 30 проценты татар). Иркутск губренасының Нижнеудинск һәм Балаган өязләренә мең ярымнан артык татар күчеп китә.
Әмма Себер тайгаларына күченү вакытында фәкыйрь авыл агае коточкыч зур мәшәкатьләр кичергән. Дәүләт тарафыннан һиҗрәт бик түбән дәрәҗәдә, начар оештырылган. Крестьяннар йорт-җирне сатып, үзләре өчен бөтенләй ят булган җирләргә гаилә, бала-чагасын, хуҗалык өчен кирәк-яракны да алып чыгып киткән. Алар өчен махсус тәгаенләнгән «столыпин вагоннары» айлар буе барган. Юл авыр һәм газаплы булып, «сигез ат төялә торган вагоннарга кырык кеше чебен шикелле килеп тыгылган», авыручы пассажирларны станцияләрдә төшереп калдырганнар. Күченәчәк участокларда да эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, шалаш, землянкада яшәү өстенә, һәр җирдә ришвәт, күчеп килүчеләрне җирле халык, хакимият вәкилләре тарафыннан талау һәм җәберләүләр күзәтелгән.
Татар игенчесенең Себер тайгаларына күченгән вакытта күргән михнәт-газаплары Төмән имамы С.Габдинең 1910 елда «Вакыт» газетасында басылган (№672. – 26 сент.; №673. – 28 сент.) «Мөһаҗирләр хәле» исемле мәкаләсендә чагылыш таба. Авторның мәкалә язуда максаты күченергәме, күченмәскәме, дип икеләнеп торган мөселман игенчеләренең күзен ачу, аларны чынбарлык белән таныштыру булган.
Шуны да искәртик: хәзерге әдәбиятта «мөһаҗирлек», «һиҗрәт» кебек сүзләр татарларның Госманлы дәүләтенә күчеп китүенә бәйле кулланылса, революциягә кадәрге матбугатта Себергә күченгәннәрне дә «мөһаҗирләр» дип язганнар.
Ленар Гобәйдуллин
___________________________________________________
Соңгы елларда Русия эченнән Сибирия тарафына әллә никадәр мөһаҗирләр күчеп килделәр. Фәкать бу мөһаҗирләрнең начар вә кызганыч хәлләре күп кешеләргә мәгълүм улмады. Гүя ки анлар Русиядә ватаннарында вакытта җирләренең азлыгыннан бик аптыраган, бер-бер артлы берничә сәнәләр игеннәрнең уңмавыннан тәмам ач вә мохтаҗлыкка калган иделәр дә Сибириягә килү илә әүвәлдәге начар хәлләреннән тәмам котылдылар, йирләре күп булды, тыныч кына тамакларын туйдыра башладылар. Гүя алар фәкыйрьлектән байлыкка, рәхәт дөньясына чыктылар, хәлбуки мөһаҗирләрнең күргән мәшәкатьләре вә мөһаҗирләр башына килгән бәла вә җәфалар гакылларны хәйран калдырыр дәрәҗәдәдер. Бичараларны мөһаҗәрәт тәмам эштән чыгарды. Һиҗрәт сәясендә бөтен гаиләләре илә рисвай [1] булдылар. Ошбу һиҗрәт бакчаларының иң ачы йимешләрен безнең мөселман кардәшләребез татыдылар, һиҗрәт бабындагы наданлыклары сәясендә һаман да шундай күңелсез хәлләргә төшеп тормакталардыр. Һиҗрәт ишеге ачылганнан бирле хөкүмәт кешеләре, һичбер милләт вә дин әһелен аермаксызын, халыкны Сибирия тарафына күчәргә димлиләр вә бу чиновниклар һиҗрәт итүчеләргә һәртөрле уңайлыкларны вә ярдәм итүләрне вәгъдә кылалар. Әлбәттә, алдын-артын уйламаган кешеләр күчеп китүнең кайда барып терәләчәген белмиләр. Кайда булса да ватаннарын ташлап күчеп китүне ихтыяр итәләр. Ләкин ошбуны кабул итүчеләр байлар түгел. Чөнки байлар вә бала-чагасы юк кешеләр кайда булса да көн итә, бәлки бәгъзеләре күчүчеләрнең йирләрен үзләренә калдырып, шул тора торган ватаннарында ныклабрак урынлашырга тырышалар. Әмма туган-үскән илләрен ташлап китүчеләр исә – дөньяның тормышыннан бизгән, фәкыйрьлек вә гаҗизлек илә аптырап беткән бала-чагалы, зур семьялы кешеләрдер. Менә шундый бичаралар киләчәк көннәрендә күңелсез сәгатьләр булачагын исләренә алмай: «Без инде яңа җиргә күчәмез, фәкыйрьлектән котыламыз», – дия, ата-бабадан калма йирләрен җыеп саталар яки банкага заложить итәләр. Шуннан соң туып-үскән йортларын вә йорт әсбапларын ярым бәһагә төрле тарафларга урынлаштырып, кулларына бераз акча хасил итәләр дә көтү кадәр бала-чага илә яңа йиргә «баерга» чыгып китәләр. Фәкать яңа йиргә барып йиткәнче юлда үзләрен ниләр көтә? Хәбәрләре юктыр.
Авыл киртәсеннән чыкмаган хатын-кызлар, сабыйлыктан котылмаган балалар: «Машинага утырамыз! Пароходка утырамыз!» – дия, куанышып сөйләшәләр. Чынлап та, әгәр мөһаҗирләрнең күчеп бара торган вакытлары матур җәй урталыгында булса иде, бераз күңеллерәк вә хозуррак булыр иде. Ләкин җәй көнендә күчәргә тугры килми яисә хөкүмәт, авыру-сырхаулар куәтләнер, күбәер уе илә җәй көнендә күчәргә рөхсәт бирми. Бәс, мөһаҗирләргә һиҗрәт сәфәре яз көнендә яисә көз көнендә, яхуд [2] бөтенләй кыш урталыгында тугры киләдер. Кайсы вакытта улса да, бичараларның арбаларга төялеп барган вакытларында ук өстләренә кар яки ягъмур явып кәефләрен йибәрә, кан яшьләре илә кардәш кабиләсеннән аерылган хатын-кызлар, ата-аналарының күңелсез хәлләрен күреп эчләренә агу йоткан балалар суыклыктан яки ягъмур юеше үтүдән туңа башлыйлар. Юллар начар була, атлары тарта алмый, арбалары әле бер йирдән, әле икенче йирдән бозыла вә ватыла. Шулай да көч-хәл илә ыстансә, яхуд пароход пристаненә килеп җитәләр.
Имди машинага килеп йиттек яки пароходка килеп йиттек, ат берлән килгәндәге кыенлыкларны күрәчәк түгелмез, машинада булса да, пароходта булса да рәхәтләнеп барырмыз, дия шатланышалар, фатирга кереп чәй эчәләр, елыналар, ләкин ыстансәгә килеп: «Безгә фәлән йиргә машина кайчан булыр икән?» – дип сорасалар: «Бу көн поезд юк, иртәгә, фәлән сәгатьтә!» – җавабын алалар. Пароход конторына төшсәләр дә шулай ук. Мәгәр мөһаҗирләр күбрәк поезд илә йөриләр. Бәс, әлеге һиҗрәт сәфәренә чыккан бичараларга вокзалда юеш вә туңган көе булса да поездны икенче көнгә кадәр көтәргә тугры килә. Төн суык, хафа илә йокылар качкан, балалар өстләре юешлеккә борчылалар.
Төн үтә. Иртән поезд килеп җитә. Кычкырыша-еглашына «машинага» – вагонга утырышалар, ләкин болар утырган вагоннарда адәм бер сәгать чыдаралык түгелдер, чөнки мөһаҗирләр утыра торган вагоннар япон сугышы вакытында гаскәр йөретер өчен хәзерләнгән иделәр. Бу вагоннарда ике яклап зур капкалар вә дүрт йирендә кечкенә генә тәрәзәләр була. Урта йирләрендә даими ягылып тора торган тимер мич, уртадан һәм ике яклап сәке ясалган, яисә катлау-катлау шүрлекләр корылган була. Сигез ат төялә торган вагоннарга кырык кеше чебен шикелле килеп тыгыла. Бичаралар, шул вагоннарга төялеп, ыстансәдән кузгалып китәләр. Озатырга килгән тирә-күршеләр вә дуст-ишләре, кан-яшь илә егълап, тилмерешеп катып калалар. Аһ, газиз ватан вә сөекле бабаларының тапкан йирләре! Нә чара ки, күзләрдән гаиб [3] булды! Машина үз юлында чаба, вагоннар да калмыйлар, фәкать вагоннарның эчләре күңелле түгел. Ачык ишекләреннән буранлы йилләр исеп тора. Йитмәсә, ишек төпләрендә хатыннар, вагондагы һәртөрле җенестән җыелган халыкның күбесе исерек вә бөтен вагонда тәмәке тартмаган кеше күренми, каюсы ачы тавыш берлән җырлый вә каюсы еглый, балалар шаулашалар. Шул балалар өстендә исерекләр акырып-бакырып сугыша башлыйлар. Һәр тарафтан төрле әшәке сүзләр ишетелеп тора. Азрак сулу алып йокламак түгел, тик утырмак өчен бер сәгать тыныч вакыт юк. Ашар-эчәр идек, табигатьне боза торган һәртөрле начар исләр уйнап тора. Хатыннар үзләренә зарланалар. «Башым авырта, баламызга суык тигән, артымдагы тәңкәмне кисеп алганнар», – кеби сүзләр илә колаклар шау килә, һәркем сабырсызлана. Аз гына инсанияте бар кешеләр, өйләрендә вакытта кара икмәк ашап, фәкать тынычлыкка аптырап ятканнарны исләренә алалар, ләкин эш узган, яңадан әйләнеп кайтмак имкяне [4] юк, зирә [5] йортларын вә йорт әсбапларын юк бәһагә сатып бетергәннәр, йирләре кулларыннан ычкынган. Кире кайтып иске тереклекне табарлык өмид калмамыштыр. Һәр сәгать вә һәр минут зәхмәтле уйлар башка килеп торса да, бернәрсә кылып булмый – поезд һаман бара. Бер-ике көн баргач, пересадка була, ягъни икенче вагонга күчеп утырырга туры килә. Зур ыстансәгә килеп туктыйлар. «Вагонда начар вә суык булды, вокзалда бераз елынырбыз», – дия, аңгы-миңге булып, вагоннан нәрсәләрен чыгаралар. Боларны: «Вагоннан төшкәнне көтеп тора торган «калай кылычлар»сыз таралмагыз, бергә баракка барамыз, әле сез бу көннәрдә китә алмыйсыз, бу көн китүчеләр нәүбәт-чират көтеп баракта бер атна яттылар, сезгә дә берәр көн көтәргә лязим була», – дия, вокзал эченә йибәрми, салкын йил вә буранга каршы яки йилләп яуган ягмур астында бичараларны көтү-көтү туплап, барак юлы илә алып китәләр. Каюсы күтүмкәсен күтәреп вә каюсы икешәр баласын асып, ике-өч чакрым кадәр ераклыктагы баракка җәяүләп баралар. Канаты сынган күгәрчендәй хатыннары, анасыз калган чебиләр кеби балалары «Йә Алла, йә Ходай» илә карлы-бозлы һавада былчырак юлларны сөреп, барак дигән йортларга барып керәләр.
Дөрест, баракларны хифзыссыйхәткә [6] муаффәкъ итәргә [7] дә тырышалар, фәкать телсез хайваннар бәрабәрендәге хохол җәмәгате арасында ничек нәзафәтне [8] сакларга кирәк?! Шул сәбәпле баракларда бик сасы вә бик былчырак буладыр. Әле Чиләбегә йиткәнче бик ул кадәр читенлекләр булмый, зирә Чиләбегә кадәр улган пересадкаларда мөһаҗирләр аз улганлыктан, юлда, төшкән ыстансәләрдә озак торырга тугры килми. Әмма Чиләбегә килеп йиткәч, тиз чыгып китмәк мөмкин түгел. Бердән, Чиләбедә икенче вагоннарга күчеп утырырга лязим була – һәр йирдә пересадка. Һәм дә мөһаҗирләр юл кирәгенә хөкүмәт тарафыннан бирелә торган акчаларын Чиләбедә туктап алалар.
Әгәр Чиләбедә мөһаҗирләр күп җыелган булсалар, яңа килгән мөһаҗирләр нәүбәт [9] көтеп берничә көн яки берничә атналар яталар һәм дә мөһаҗирләр күп җыелган чакларда баракларның эчләренә сыеша алмыйлар. Бичара мөһаҗирләр гаиләләре илә баракның ишеге алдында, ачык һавада, кар-ягъмур астында кичлиләр, фатирга барсалар – акча кирәк. Мәгълүм ки, мөһаҗирләрдә акча булмый. Акчалары булса да, киләчәктә кирәк урыннары күренеп торганлыктан, фатирда торып расходланасылары килми. Читен, бик читен булса да, шул баракларының ихатасында яталар, менә шул вакытларында араларында авыру сырхаулар заһир [10] була. Юлда салкын тию илә яки әүвәлдәге авырулары көчләнүе илә хатын-кызлар, бала-чагалар авырый башлыйлар.
Юлларында вакытта, ягъни һиҗрәт сәфәренә чыкмастан әүвәл сау-таза булган хатыннар, сау-сәламәт булган балалар, юл газабының йөдәтүе сәбәпле, юлда вакыт ук яисә баракларга килгәч тәмам саусызланалар. Әле ярты юлларын йитмәгән булсалар да, араларында авыру-сырхаулар күбәя. Авыруларны исә тизлектә больницага алалар һәм авыру көенчә беркая йибәрмиләр. Гаиләсе арасында сихәтлек булмаган мөһаҗирләр, йә шул авыруларын бер хәл булганчы көтеп яталар яки калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Бичаралар, ничек итсәләр дә кыен, ничек итсәләр дә ачы хәсрәт. Әгәр калдырып китсәләр, ул калган сөекле якыннарын икенче мәртәбә йә күрә алалар, йә юк. Сәламәтләнеп, арттан барып йитәрлек булсалар берхәл иде, ләкин күбрәк авырып калучылар бала-чагалар һәм аз канлы хатыннар булганлыктан, сәламәтләнүләрен өмид итәрлек тә булмыйдыр. Әгәр көтеп ятсалар, әле ул кайчан сәламәтләнә, ярты юлда туктап күп вакытларын уздырырга, бар кебек акчаларын ашап бетерергә тугры киләдер. Хәлбуки мөһаҗирләргә тизрәк барып йитеп кирәк-яракны корыштыра башларга вә юлда акчаны бетермәенчә саклый барып, барган йирдә иң кирәкле нәрсәләрне сатып алырга лязим [11] иде. Нә эшләмәк кирәк? Бәгъзе вакытта гаилә башы булган олуглар авырып китәләр. Бичара балалар кая барсыннар? Баш кешеләре берхәлгә килгәнче көтеп ятарга мәҗбүр булалар һәм дә яхшук кешеләрнең балалары ачы көннәрне татып, хәерчелеккә әйләнәләр. Шулай да мөһаҗирләр күбрәк вакытта авыруларны көтеп ятмыйлар, газиз балаларын вә сөекле җефетләрен юл буенда төрле йирләрдә калдырып китәләр. Салкын тию сәбәпле, авырый башлаган балалар вә бала имезә торган хатыннар, табигатьләре нечкәлектән һәм дә куәтле авыруны күтәрерлек хәлләре булмаганлыктан, тиз сәламәтләнә алмыйлар вә күп вакытта дөньдан үтәләр. Менә шул бичара мөһаҗирләр бара торган йирләренә барып җиткәнче, юлда вакытта ук әһлt әүләдләрен [12] төрлесен төрле йирләрдә таратып бетерәләр. Нә чара ки, гаилә арасыннан бер бөртеген дә әрәм итәсе килми, ләкин тәкъдир адәм баласының күз яшенә игътибар кылмыйдыр.
Юлда барган вакытында газиз балаларын төрле йирләрдә дәфен кылмай [13] вә төрле урыннарда калдырмай бара тоган йирләренә барып йиткән кешеләр – бик бәхетле мөһаҗирләрдер. Бичаралар Чиләбедән китсәләр һаман шул сигез ат, кырык кеше утырта торган вагоннарга төялеп китәләр. Мәгълүм ки, мондый вагоннарның тәрәзәләре бик кечкенә һәм бик югары, кар яки ягъмур яуган вакытта капкачлары ябык була, чебен кеби тыгылган халык күзләр тонардай караңгылыкта кала. Чиләбедән киткән вагоннар бигрәк тә тыгыз булалар, чөнки һәр тарафтан җыелган мөһаҗирләрнең бара торган юллары – Чиләбедән Себергә таба киткән юллардыр. Һәр вагон саен хисаптан тыш халык тула. Вагоннар тәмам сасыйлар, былчыраналар, түзә алмаслык дәрәҗәдә тавышлы булалар. Йитмәсә, мөһаҗирләр утырган поездлар һәр ыстансәдә туктап, озак торалар. Машиналар туктаган вакытта вагон капкаларының ачыклыгыннан файдаланып, хатыннар бала искеләрен юып киптерәләр. Шулвакытта ачык капкалардан карарга барган балаларның рельс өстенә егылып төшүләре дә булгалый. Кыскасы, бичара мөһаҗирләр һәр ыстансә саен туктап вә һәр йирдәге баракларда төшеп калып төрле хурлыкларны күреп, берничә атналардан соң билгеләнгән йирләренең тугрысындагы актык ыстансәгә килеп йитәләр, ләкин һаман күңелләре тынычланмый, чөнки боларның бара торган йирләре ыстансәгә якын түгел, бәлки әллә ничә чакрымнар читтә, еракта буладыр. Соңгы елларда ыстансәләргә якын участкалар юктыр. Инде нишләргә кирәк? Әшәке булса да, машина юлы ярый иде, ләкин инде машина юлы бетте вә вагоннардан төшерделәр. Пароходлар дәхи [14] булмый. Чөнки пароход берлән барырлык урыннарны мөһаҗирләр мөкаддәмрәк [15] мәшгуль иткәннәр. Бәс, чар-начар [16] атларга утырып барырга лязим була, бәгъзе вакытларда атлар да булмый, яхуд ат берлән йөрерлек юллар салынмаган булалар. Бәс, бичараларга берникадәр чакрым йирләрне җәяүләп барырга тугры киләдер. Әгәр дә участкалар ыстансәгә якынрак җирләрдә булсалар, ничек тә тиз барып йитәрләр иде, ләкин хәзер участкалар тимер юллардан берничә йөз чакрым йирләрдә генә калмыштыр. Ат берлән барырга мөмкин булган йирләрдә дә бик кыйммәт булалар. Илтеп куярга ямщикләр күп акча сорыйлар. Шунлыктан, акчалары бар кешеләр бер атны бөтенләй сатып алырга мәҗбүр булалар, ләкин ялгыз ат алып бармый, арба яки чана вә ат җигү нәрсәләре алырга тиеш була. Бунларны, зарурәт көчле булганлыктан, әлбәттә, тиешле бәһасенә алынмый, әллә никадәр артык бәһа биреп алырга тугры килә, чөнки сатучылар беләләр ки: боларга ат-арба бик кирәк. Бәс, сатучыларның инсафлары нигә йитсә, бичараларның шулкадәр акчаларын алып калалар. Менә бусы мөһаҗирләр өчен уйламаган расход һәм иң зарур акчаларын юлга ташлау кабиленнәндер.
Элегрәк, ягъни мөһаҗирләр яңа күчә башлаган вакытларда участкалар ыстансәләргә һәм иске карьяләргә якын булаганнар. Һәм дә юллар яхшы булганлыктан, ыстансәләр илә участкаларның арасын йөрү читен булмаган, карьядән карьягә туктап, кирәк-ярак ашамлык, эчемлекләр алып, фатирларга кереп хәл җыеп барырга мөмкин булган. Ләкин хәзер алай түгел: ыстансәләргә һәм иске карьяләргә якынрак җирләрдә участкалар тәмам беткәннәр. Ераклаша-ераклаша имди участкалар йә бөтенләй кеше басмаган сахраларда яисә бәдәвиләр яши торган җирләрдә, яхуд бөтенләй кеше керә алмаслык караңгы урман араларында гына калганнар. Хәтта бәгъзе учаскаларның юллары да юк, диләр. Бәс, бичара мөһаҗирләр каюсына барсалар да уңайсыз. Асылын, хакыйкатен белмәгән сахраларга барып керсә дә, адашкан хайван хөкемендә калалар, чөнки болар теләгән һичнәрсә юк. Барып йиткән сәгатьтә әүвәл кое казырга ябышалар. Мәгълүм ки, Сибирия сахраларының күбесе сусыз яки сулары булса да, эчәргә яраклысы бик тозлы була. Әгәр бәдәвиләр арасына килеп керсәләр, дәхи күңелле түгел. Телләрен аңламыйлар, бәдәвиләр исә читтән килгән халыкны ачык йөз белән каршы алмыйлар – куркалар.
Вә әгәр бер дә кеше басмаган караңгы урман арасына барып бушансалар, тәмам аптырап калалар, чөнки агачтан башка бернәрсә дә юк. Нә эшләргә? Ташлап кире кайтып китәргә хәл калмаган һәм дә килгән вакытта күргән юл газаплары күз алларында уйнап йөриләр. Землянка ясый белсәләр, землянка ясап, бала-чаганы елыга кертәләр. Әгәр землянка ясый белмәсәләр, яхуд агачсыз участкаларда булсалар, землянка ясар өчен дә күп мәшәкатькә төшәләр. Бичараларның бала-чагалары берничә кичләрне шалашта яки арба астында, яхуд бөтенләй ачык һавада кичерәләр. Агач булмаган участкаларда мөһаҗирләр берничә айларны вә хәтта берничә елларны землянкаларда уздыралар. Йорт-йир корыштырырга яраклы агачларның урыны бик ерак булганлыктан һәм дә юллар төшеп йитмәгәнлектән, кирәк кадәр агачларны тиз килтереп булмыйдыр. Шул сәбәпле, бичаралар барган йирләрендә дәхи ярты гомерләрен кыскарталар. Землянкалар исә бала-чагалар илә торыр өчен бик уңайсыз, тыгыз, юеш һәм былчырак вә караңгы булалар. Шул сәбәпле, балалар арасында тир хастасы дигән куркынычлы хасталар тарала. Бу авыру күп балаларны һәлак итмәктәдер. Бичаралар юлда вакытта нәзер итеп калдырган балаларын да заигъ итеп [17] бетерәләр. Мөкаддәмрәк мөһаҗирләр иске карьяләргә якынрак йирләргә күчкәнгә күрә, әүвәл елларны фатирларда торып уздырганнар. Әмма хәзер исә, югарыда әйттегемчә, иске карьяләргә якын участкалар калмаган. Бәс, йөз чакрымлы яки ике йөз чакрымлы йирләрдән йөреп, ничек яңа йиргә урынлашырга кирәк? Бу мөмкин түгел. Шунлыктан, хәзер яңа йиргә барган мөһаҗирләр, йә шул барган йирләрендә урынлашып калырга тырышалар яисә яңадан шул тарафтагы ерак карьяләргә кайтып, искедән тереклек кылучыларга хидмәткә керешәләр, яхуд бөтенләй соранып ризыклану юлын тоталар. Бичараларга ничек итсәләр дә читен: балалары, юл буенда татыган газапларының ачысына түзә алмай кайсы кайда төрле йирләрдә тәләф булып [18] беткәнлектән, яхуд гаилә арасында сәламәт кеше калмаганлыктан, барган җирләрендә урынлашырга да күңелләре тынычланмый. Әгәр урынлашмасалар, актык каннарына кадәр иза вә җәфа чигеп килүләре бушка чыга. Менә һиҗрәт галәмендә әсир булган адәм балаларының хәлләре вә татыган йимешләре ошбуыннан гыйбарәт. Бу безнең күз алдыбыздан үткән кадәресе һәм һиҗрәтнең читтән карап күренгән нәтиҗәләре генәдер. Әмма һиҗрәтнең эченә кереп кителсә һәм дә мөһаҗирләрнең барган йирләрендәге мәшәкатьләрен карап күрелсә, бу язып ишарә кылдыкларым бик аз булып калачактыр. Нә булса да, Җәнабе Мәүла бичара мөһаҗирләргә хәерле ярдәм бирсен.
_______________
1. Рисвай – хур, мәсхәрә.
2. Яхуд – яки.
3. Гаиб булды – күздән югалды.
4. Имкян – чара.
5. Зирә – чөнки.
6. Хифзыссыйхәт – сәламәтлекне саклау.
7. муаффәкъ итәргә – туры китерергә.
8. Нәзафәть – пакьлек-пөхтәлек.
9. Нәүбәт – чират.
10. Заһир була – барлыкка килә.
11. Лязим – тиешле.
12. Әһле әүләдләрен – балаларын.
13. Дәфен кылмай – җирләми.
14. Дәхи – тагын.
15. Мөкаддәмрәк – баштарак.
16. Чар-начар – теләр-теләмәс.
17. Заигъ итеп – югалтып.
18. Тәләф – бозылып.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА