Журнал «Безнең мирас»

Мөхәммәдия. Беренче өлеш

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең элекке күренеше
Казан шәһәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бар иде. Бинасы әле дә таза. Русиядәге төрек-татар халыкларының XIX гасырның ахырында-ХХ гасырның башында булган мәдәни хәрәкәтендә «Мөхәммәдия» тоткан урынны Олуг Британиянең Кембриджы белән чагыштырырга мөмкин. Татар культурасы өчен әһәмияте шулкадәр зур иде. Бу мәдрәсә тарихын бик тәфсилле рәвештә язарга кирәк иде. Ләкин кем язар?! Хәзер «Мөхәммәдия» шәкертләреннән берничә кеше генә сау, аларның да саулыгы шундый гына; язарлык хәлдә булганнарын
табып булмады. Габделхәй Богдан «Мөхәммәдия»нең бөтен курсын тәмамлады. Хәзер дөм сукыр, чукрак, урында ята. Хәтере яхшы һәм мәдрәсәнең хәлен яхшы белә. «Мөхәммәдия»не ул хәтме көтеб кылды1 һәм хәлфә (мөгаллим) дә булды. Ләкин үзе яза алмый. Мәхмүт Галиев2 – Баруди нәселеннән, «Мөхәммәдия»не яхшы белә, ләкин сырхау, яза алмый, күзе күрми диярлек, авыру. Ленинградта Гәбделәхәд Госманов3 – профессор-геолог. Бик хөрмәтле кеше, аның«Мөхәммәдия»не никадәр белүе чамалы. Абайлый алмыйм. Тагын кемнәр? Юк. Шулай итеп, миңа тотынырга туры килә.
Мәдрәсәи «Мөхәммәдия» хакында язсаң, әлбәттә, аны булдыручы, программын төзүче, нигез салып, биналарын торгызучы Галимҗан Барудины искә алмыйчан булмый.
Биш яшеннән иске ысул (ысулы кадим) белән укудан гаҗиз булган Баруди Бохарада булынган чагында ул ысулның кимчелекләрен ачык сизә һәм Казанга кайтканда инде яңача, үзе
тугры диеп төшенгән ысул белән белем өйрәтә башларга бил баглап кайта. Бу ысул соңыннан «ысулы җәдид» диеп шөһрәт алып, төрк-татар халкы культурасында шанлы бер дәвер
ясады. Берничә ел «Мөхәммәдия»дә мөгаллимлек кылган мәшһүр Йосыф Акчура угылы «Дамелла Галимҗан әлБаруди тәрҗемәи хәле»4 дигән китабында мондый сүзләрне яза: «Остаз! Сез ибтидаи, вә гали тәдрисәтендәге бер мәсләк яки бер ысул иҗад итдегез». «Һәр тарафтан юлыңыза санечкеле агачлар ыргыттылар; барча мөҗәррәдләр5
иза вә җәфадан, табигый, сез дә котыла алмадыгыз». «Хәзрәтнең хәяте исә укып, укытмактан гыйбарәт дияргә мөмкиндер». Шушы өч җөмлә-сүздә дамелла Галимҗан Барудиның гомер кыяфәте бик чичән рәвештә сурәтләнгән.
Ул вакытта Бишенче мәсҗедтә6 Казанның ахуны Йосыф хәзрәт баш имам. Баруди аның янында икенче имам булып, 1882 елда Казанда урнашкач ук, укыту эшләренә керешеп, мәдрәсә корырга кереште. Мәдрәсәнең урыны бар, ләкин урам буенда ук кечкенә бер катлы йортта Йосыф хәзрәт үзе дәрес бирә. Баруди мәдрәсәне зур итеп берләштерүне һәм фасадын урамга чыгарып салырга тәкъдим итсә дә, Йосыф хәзрәт күнми. Ул вакытта бу мәхәлләдә Садыйк Галикәев7 , Әҗемнәр8 , Сафа Мусиннар9 кебек, вакытында Мәрҗани дәресләрендә
булып, яңа фикерле байлар, мәхәллә байлары Галимҗан Барудиның теләкләрен җөпләп, мәдрәсә салу өчен кырык мең акча туплыйлар. Шул ук вакыт Казанда яшәгән мәшһүр Әхмәд бай Хөсәенов10 та, бу мәсьәләгә әһәмият биреп, дамелладан: «Мәхәллә байларың күпме сумма тупладылар? – диеп сорады. Дамелла кырык мең туплаганнарын әйткәч: «Алай булгач, мин дә алтмыш мең кушармын, яхшы, зур мәдрәсә салыгыз», – ди. Шул ук 1882дә Галимҗан Мәчкәрәдә зур бай Үтәмешевләрнең11 Бибимаһруй атлы кызы белән өйләнешәләр. Маһруй
ханым12 атасыннан кырык мең мирасын да шул ук мәдрәсә файдасына багышлый. Маһруй абыстай да дамелланың беренче хатыны, бик яхшы укыган, хәтта фарсыча да укый ала торган булган. «Сөбател-гаҗизин»не бик ярата торган булган. Дамелланың байлыгына катнашмаган, абыстай үз капиталын үз ирке берлән идарә иткән. «Мөхәммәдия» файдасына вакыф итәр өчен өйләр сатып алган. Яхшы укыган «Мөхәммәдия» шәкертләрен башка илләргә җибәреп укытыр өчен фонд ясаган. Мәсәлән, Таһир Ильясны13 Мисырга җибәрер өчен сигез йөз сум бирәләр. Шулай ук Борһан Хәбиб14 Бәйрутта, Хикмәт Биккинә15 Мисырда шул фондтан стипендия алалар.
Ак мәсҗеднең түбән катында фәкыйрь кыз балалар өчен мәктәп ача, аларны ашата. Шулар арасыннан килеп чыга мәшһүр Ләбибә ханым16. Иң әүвәл ул Маһруй абыстайга ярдәмче була.
Маһруй ханым, гомумән, ярлы шәкертләргә ярдәм итеп тора торган булган. Дамелла үзенең хатирәләрендә Маһруй ханымны һаман яхшылык белән сагынып сөйли. Шулай ук мәдрәсәнең шәкертләре вафат абыстайны һаман мактапмактап искә алалар иде. Мин мәдрәсәгә 1907 елның көзендә килдем. 1882дә Баруди шәкерт тәрбия итүен башласа да, әле мәдрәсә бинасы корылмаган. Әүвәл дәрес мәсҗед эчендә үтәлә торган булган. Ул заман өчен бик зур булган өч катлы таш бина, кура эчендәге ике катлы рөшдия корпусы кайчан корылып беткәндер, ләкин инде 1907 елда мәдрәсәнең биналары хәзер булып, ибтидаи, рөшди, игътидади, галия бүлекләре – һәммәсе эшли иде. Бер үк сыйныфларның төзелеше, җиһазы төгәлләнгән булса да, ятак-торак бүлмәләре тәмам тәртипкә китерелмәгән иде әле. Аларны төзек хәлгә китерер өчен янә бер-ике ел узды. Дамелла нәкышбәндия тарикатендә иде. Ләкин ишанлык кылмады. Мәсҗедтә мөридләре белән җыелышлары була иде. Борһан Шәрәфкә иҗазәтнамәсен17 дә күрдем. Шулай ук Шәһер Шәрәф18 тә андан иҗазәт алган булса кирәк. Болгар илендә, ягъни хәзерге Русиядә, нәкышьбәндиләрнең шәйхе булган Яманкаладагы (Троицк) Зәйнулла19, нәкышьбәнди мәдрәсәгә нигез салган вакытта Казанга килеп, шул мәракәне куәтләп20 дога кыла (моны сабикъ21 Малмыж имамы Мозаффар Камал22 (?) Уфада күрешкәнемдә әйтте).

Дәвамы бар




1Хәтме көтеб кылды – укып бетерде, тәмамлады.

2Мәхмүт Галиев – физик, РСФСРның атказанган укытучысы. Яшәгән еллары хакында әлегә мәгълүмат юк.

3Габделәхәд Госманов – Габделәхәд Шаһи улы Госманов (1896-1996), Ленинград (СанктПетербург) тау эшләре институтында яңа оештырылган геофизика белгечлеге буенча беренче белгечләрнең берсе. Берничә елдан кандидатлык диссертациясе яклый, геологик тикшеренүләр факультетының деканы була. Докторлык диссертациясе яклавы турында мәгълүмат юк. Б.Урманче «профессор» дигәндә аның факультет деканы булуын искә ала кебек.Ул чынлыкта доцент дәрәҗәсендә кала. Илдәшләр (Гражданнар) һәм Ватан сугышында катнашкан. Б.Урманче белән бер чорда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган.   шәхси архивында аның хакында кыска гына истәлек тә сакланган: «Ленинградта яши. Профессор. Хатыны – Зинаида Ивановна. Таулы, Атабай авылы мулласы Шаһиәхмәд хәзрәт угылы». Икенче истәлектә Ә.Госмановның тәрҗемәи хәле шактый тулы ачыла: «1976 [ел], май, 22. Бүген Габделәхәд мелла Шаһиәхмәт улы Госманов килеп утырды. Күп хатирәләр белән бүлештек. Габделәхәд минем якташ. Элекке Казан губернасы, Тәтеш өязе, Атабай авылында туган. Атасы Шаһиәхмәд хәзрәт алдынгы муллалардан. Ахунд һәм мөхтәсиб иде. Туган елы – 1901, 16 май. 1911 елда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга килеп, ибтидаи бүлекнең дүртенче сыйныфында укый башлый. Мин дә 1907 елда шул ук башлангыч бүлекнең дүртенче сыйныфында укый башлаган идем. 1914 елда рөшдиянең өченче сыйныфыннан мәдрәсәне калдырып китә. Сәбәп: фәкыйрьлек. Атабай авылы күп балалы хәзрәтне тәрбия итә алмый. Балалар укуны бетерер-бетермәс акча эшләргә, көнкүреш чараларын күрергә мәҗбүр була. Габделәхәд Әчтерханга китеп, Таҗетдинов атлы балык сәүдәгәренә эшкә керә. Революциягә кадәр шунда. Революциядә катнашып, 1918 елдан башлап 1922 елга кадәр Кызыл Армиядә сугышта була.  1922-1925 – рабфак, Казан университеты каршында. 1925-1930га кадәр Ленинград тау эшләре институтында укый. Шул ук институтта профессор, кафедра мөдире. Хәзер ул миңа күп кенә этнографик рәсемле карталар китерде. Миннән кайберәүләрнең портретларын алды». Рәхим Теляшевнең «Татары на берегах Невы» исемле китабында Ә.Госманов хакында мондый юллар бар: «...Наш земляк, участник двух войн – Гражданской и Великой Отечественной, доцент Горного института, проживающий сто лет, Усманов Ахат Шагеевич (1896-1996). В годы Великой Отечественной войны ему как опытному горному инженеру-взрывнику было поручено возглавлять на Ленинградском фронте партизанский отряд особого назначения. Он находился в числе руководителей крупных партизанских отрядов в Лужском районе Ленинградской области. Подвиги отрядов, возглавляемых А.Ш.Усмановым были увековечены в послевоенных книгах «Горят костры партизанские» и «Бойцы особого фронта». Китап белән танышырга мөмкинчелек биргәне өчен Марс Тукаевка рәхмәтлемен. Кызганыч, китап Казан китапханәләрендә юк.

4Йосыф Акчура угылы «Дамелла Галимҗан әл-Баруди тәрҗемәи хәле» – монда җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Йосыф Хәсән улы Акчуринның (1876-1935) «Дамелла Галимҗан әл-Баруди: тәрҗемәи хәле» (1 нче кисәк, Казан, 1907) исемле китабы күздә тотыла. Бу китап Г.Тукай төзеп бастырган «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дәреслек- хрестоматиясенең беренче басмасына «Мелла Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләренең сабыйлык вакытындан» исеме белән кертелгән. 1918 һәм 1919 елгы басмаларда төзүчеләр тарафыннан төшереп калдырылган. 1997 елда кирилл хәрефләрендә дә басыла.

5Мөҗәррәдләр – ялгызлар, ялгызлыкта калганнар.

6Бишенче мәсҗед – монда хәзерге Галиев мәчете күздә тотыла. «Баруди мәчете» дип тә йөртелгән. Элек Печән базары, Муса бай мәчете дип тә аталган. Татар дини архитектурасы
истәлеге. 1798-1801 нче елларда Печән базары янында Муса Мәмәш иганәсенә 18 нче йөз ахырындагы классицизм стилендә төзелә.

7 Садыйк Галикәев – Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтсафа улы Галикәев (1847-1919), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, Ш.Мәрҗанинең шәкерте.

8 Әҗемнәр – монда нәсел башы Казан сәүдәгәре һәм эшмәкәре, нәселдән күчмә шәрәфле граждан Мортаза Мостафа улы Әҗемов (1819-1887) күздә тотыла.

9 Сафа Мусин – Казан сәүдәгәре. Б.Урманче С.Мусин хакында кыска гына хатирәсен язып калдырган: «Баруди мәхәлләсенең зур байларыннан. «Мөхәммәдия»не асраучы прогрессив
байларның берсе. «Мөхәммәдия»нең парлак яшәве шул байларның кесәсеннән булды. Белемле, мәдрәсәдә укыган кеше иде. Татар мәгариф эшләренә күп хезмәт иткән кешеләрнең берсе. Һаман яхшылык белән искә алырга бурычлыбыз. Бу гаҗәп бер үсеш заманы».

10 Әхмәд бай Хөсәенов – Әхмәт Гали улы Хөсәенов (1837-1906), татар миллионеры, меценат.

11 Зур бай Үтәмешевләр – монда Малмыж сәүдәгәрләре һәм кәсәбәчеләре Габдулла Габдессәлам улы (?-1832) һәм Муса Габдулла улы Үтәмешевләр (?-1835) күздә тотыла.

12 Маһруй ханым – Бибимаһруй Исхак кызы Үтәмешева (1862-1904), Г.Барудиның беренче хатыны.

13 Таһир Ильяс – Таһир Ильяси (1881-1933), гарәп теле һәм әдәбияты буенча белгеч, лексикограф-галим. Репрессияләр чоры корбаны. «Кояш» газетасының 1916 елгы 1 ноябрь санында (1037 нче сан) Т.Ильясның Оренбургка «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытырга китүе хакында хәбәр басылган. Анда болай язылган: «Кичә, 31 октябрьдә, скорый поезд белән Таһир Ильяс  Оренбургка сәфәр итте. Таһир әфәнде мәдрәсәи «Хөсәения»гә мөдир вә мөдәррис булып китте. Мәдрәсәи «Хөсәения» мәхәлләсендә ул рәсми имам вә мөдәррис. Һәр эшендә дикъкатьле, диндар яшь галимебезгә яңа ләвазимендә муаффәкыять телибез (хезмәтендә уңышлар телибез)».

14 Борһан Хәбиб – Борһан Хәбибнең язмышы хакында мәгълүматны Б.Урманче истәлекләреннән алабыз: «1915 елда Тәтештә таныштык. «Мөхәммәдия» шәкертләреннән. Бәйрутта Америка колледжасын тәмамлаганнан соң Казанга кайтып, «Мөхәммәдия»дә мөгаллим була. Февраль (1917) революциясеннән соң җәмәгать эшләрендә катнаша. Баруди һәйәте белән Төркестан сәфәрендә була һәм Ташкентта «Имперас» мәгариф институтында мөгаллим булып кала. Математика, физика фәннәре [укыта]. 1921 елда шунда, Ташкентта очраштык, кат-кат кунак булып, сохбәттә булдым. Гүзәл илтифатын казандым. Әлбәттә инде, камалды һәм шәһид. Бик өметле, кодрәтле профессор иде». Яшәгән еллары хакында әлегә мәгълүмат юк.

15 Хикмәт Биккинә – Хикмәт Мифтах улы Биккинин (1888-1929), укытучы, дипломат. 1926-1929 нчы елларда Согуд Гарәпстанында СССР илчелегендә эшли. Х.Биккинин – Б.Урманченың авылдашы. Шәхси архивта аның хакында кыска гына хатирә сакланган: «Хикмәт абый 1907 елны мине «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә Салтыктан алып килеп укырга урнаштырган кеше. Ул вакытта ул үзе дә «Мөхәммәдия»нең игътидади сыйныфларының берсендә укучы шәкерт иде. Мин ибтидаи бүлекнең 4 нче сыйныфына кердем. Бүлекнең һәм безнең сыйныфның баш мөгаллиме хәлфә Хәнәфи иде. Бу кеше әткәйнең дә танышы иде. Аның хакында яхшылыктан башка һичбер сүз әйтеп булмый. Хикмәт абыйның биографиясе бик кызык. Ул ХХ гасырның беренче һәм икенче декадалары чорында яшәгән прогрессив мәдрәсәләрнең берсендә укыган, сәләтле яшьләрнең гомере өчен үрнәк итеп алырлык бер сима иде. Мифтах абзыйны без, безнең гаилә, Шәкерт бабай диеп атый идек. Аның сәбәбе – Мифтах абзый яшь вакытта Салтык мәктәбендә мөгаллим булып, әткәй аңардан сабак укыган. Салтыкта 90 яшькә ирешеп вафат булган карт мәзин Биккинә Мифтах абзыйны мулла итүне теләп, Казанга «Кызыл мәчет» («Госмания») мәдрәсәсенә җибәреп укыткан булса да, кызу канлы, фәгалиятьле, һич тиктормас Мифтах абзый озак мөгаллим булып калмый, сәүдәгә керешә. Кибет ача, йомырка җыя, тирәюньдәге урыс авылларыннан да йомырка җыеп, Антонда да (Антоновкада) бер кечкенә кибет тота. Шуның белән бергә, авылның мәчет картларыннан берсе булып, кайвакытларны Коръән дә укып, авылның дин тотарларыннан берсе булып, мәчеттә аның урыны беренче сафта, имамның аркасында иде. Гаедләрдә сәдака җыючыларның берсе иде. Бу аның комсызлыктан түгел, мәктәптә укыган вакытларыннан калган бер гадәт кенә иде юкса. Менә шушы кеше кече угылы Хикмәт(улла)не Казанның иң прогрессив җәдид мәдрәсәсенә илтеп укырга бирә...»

16 Ләбибә ханым – монда педагог Ләбибә Һади кызы Хөсәенова (1880-1920) күздә тотыла. Ул 1896-1903 нче елларда – Маһруй Барудия мәктәбендә, 1904 елдан Казанда кыз балалар өчен үз мәктәбендә укыта.

17 Иҗазәтнамә – рөхсәт язуы, диплом.
18 Шәһер Шәрәф – бу урында җәмәгать, дин һәм матбагачылык эшлеклесе Шәһретдин Шәрәфетдин улы Шәрәф истә тотыла. Б.Урманче Ш.Шәрәфнең кешелек сыйфатлары һәм белеме хакында болай ди: «Шәһер Шәрәф «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә мөдәррис иде. Зур ислам тарихын белүче, гарәбияттән тирән белем иясе. Шул ук «Мөхәммәдия»дә хәтме көтеп кылган, соңыннан Галимҗан Баруди урынында имам булган зат. Ислам тарихыннан язган әсәрләре – билгеле, эчтәлеге, теле, иншасы белән бөтен тарафыннан җөпләп кабул ителгән әсәрләр. Мөлаем, тыныч табигатьле, сабыр, җитди фикерле зат иде. Соңгы тапкыр күрешүем Соловкиның Разноволока дигән иң яман лагеренда булды. 30 нчы елларда шәһид. Кабере
мәгълүм түгел. Чын иманлы, чын намуслы дин галиме иде».

19 Зәйнулла – бу урында 1884 елдан Троицк мәчете имамы, аның каршында яңа ысул белән эшләгән «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салган, суфыйчылык тарафдары Зәйнулла Рәсүлев
(1833-1917) истә тотыла.

20 Мәракәне куәтләп – кызыксынуны куәтләп.

21 Сабикъ – элекке.

22 Мозаффар Камал – монда Малмыж мәчете имам-хатыйбы, «Шура» журналында төрле темаларга шактый мәкаләләр бастырган Мөхәммәдкамал Мозаффаров истә тотыла. Күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе.


Теги: Бакый Урманче Яңалыклар Тарихи мирас Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру