Журнал «Безнең мирас»

Мирасыбыз сагында («ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)

– Лотфулла әфәнде, Сез СССР вакытында хәрби кеше булгансыз. Бер караганда, совет идеологиясенең иң көчле басымы астында яшәп, бөтенләй башка юл белән китәргә тиеш булгансыз кебек.



 Татар мәгърифәтчеләре, шәхесләре, авыллар тарихы белән кызыксынуыгыз, аларга бәйле истәлекле урыннарны яңарту кебек изге, игелекле эшкә алыну теләге кайчан уянды?


– Без берәүнең дә әмере белән эшләмибез. Күп эшләрнең идеясе үзебезнең башка килеп, аны ике-өч ел уйлап йөргәч кенә гамәлгә ашырырга күнеккәнбез. Мин озак еллар чит җирдә хәрби хезмәттә булып, республикабызга 1990 нчы елларда гына кайттым. Бу халкыбызның милли яктан уянган заманы иде. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗаниләрнең исемен белдек, әмма аларның кем икәнен берәү дә тәфсилләп аңлата алмады. Ә күпләр бу олуг шәхесләребез турында берни дә белми иде. Аларга бәйле тарихи истәлекләрне торгызу – нәкъ менә шушы бушлыкны тутыру, халыкның берникадәр булса да күзен ачу теләгеннән башкарылган гамәл.



Бер елны Иске Казанда Җәүдәт Сөләйманов «Сәләт» лагерен җыйган иде. Миңа да анда булырга туры килде. Ни күрәм: Казан исеме белән бәйле бердәнбер музей җимерек хәлдә, җылыту системасы юк, экспонатлар иске сарайга урнашкан. Хатыным шунда: «Ничек сиңа үз халкың алдында оят түгел. Шул балалар өчен берәр нәрсә эшлә инде. Монда чит җирдән күпме кеше килә, алар, туган якларына кайтып, Татарстан турында матур итеп сөйләргә тиеш», – диде. Шуннан соң «Иске Казан» музеен төзекләндерү эшенә керештек, анда затлы кирмән дә корып куйдык.


Узган ел Курса авылында булдым, анда әлеге шәхес хакында бернинди истәлек юк иде. Дөрес, XIX гасыр уртасында салынган мәчет бинасы бар, әмма ул турыдан-туры Габденнасыйр Курсави белән бәйле түгел. Без тарихи мәчет янында мемориаль һәйкәл ачтык, авылдагы чишмәне төзекләндереп, аңа «Курсави» исемен бирдек. Бу галим һәм әдипнең төп казанышы – татар халкын караңгылыктан яктылыкка чыгаруыдыр, мөгаен.


Эшкә керешер алдыннан һәрвакыт тарихи хезмәтләрне өйрәнәм, шәхесләр турында нәрсә басылган, барысын да укып чыгам. Кызганыч, күпләрнең мирасы гарәп теленнән тәрҗемә ителмәгән, аларның эчтәлеге хәзерге укучыларыбызга бик аз мәгълүм.


Ябынчы авылына без килеп төшкәндә өй нигезе билгеләнгән, анда истәлек ташы һәм тимер киртә бар иде. Шуның алдына Мәрҗаниләргә багышлап һәйкәл куйдык. Уң якка – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга – һәйкәл, түбәндәрәк «Муллалар» коесын да эшләдек. Мәрҗани туган нигез эзсез югалырга тиеш түгел. Анда барып, әлеге шәхеснең әти-әнисе, бабалары ничек яшәгәне, кайларга йөргәне турында күзалларга мөмкин.


Без, татар теле бетә, дип сөйләргә яратабыз, әмма бу проблеманың тууына без – татарлар үзебез гаепле. Борынгы мирасыбызны югалтуда да гаеп фәкать үзебездә генә. Унынчы классны бетереп Казанга килгән вакытта, шәһәр транспортында татарча сөйләшеп булмый иде. 1990 нчы елларда нинди дәрәҗәгә ирештек, ә хәзер тагын барысын да югалтып барабыз. Тарихи ядкәрләр белән дә эш шуңа охшаш. Борынгылар безгә нинди зур, бай мирас калдырып киткән, ә без шул бәһасез байлыкның кадерен белмәгәнбез. Ул безнең күз алдында елдан-ел җуела бара, архитектура ядкәрләре дә җимерелеп юкка чыга.


Мәрҗанине дә ике гасыр дәвамында халкыбыз онытып бетергән диярлек. Безнең егетләр тырышлыгы белән аның истәлегенә Ташкичү мәктәбендә музей, мәктәп ишегалдында мемориаль һәйкәл ачылды һәм авылдан ерак булмаган чишмә, төзекләндерелеп, аңа галимнең исеме бирелде. Юлчылар олы юлдан узганда Шиһабетдин Мәрҗанине искә төшерсен, чишмә суын эчеп сихәтләнсен, дидек.


Заманында Мәрҗанинең йөз еллыгына багышлап затлы китап чыгарылган. Аны укысаң, Шиһаб хәзрәтнең бөеклегенә таң каласың. Без дә быел Мәрҗанинең 200 еллыгына китап чыгардык, аны мәктәп укучыларына таратырга уйлыйбыз. Һичшиксез, балалар аның нинди бөек шәхес икәнен белеп үсәргә тиеш. Бик аяныч, бүген Мәрҗанинең кем икәнлеген белмәүчеләр арасында хәтта муллалар да бар.


Минем фикеремчә, нәкъ менә Шиһабетдин Мәрҗани тәрбиясендә, аның рухында бер төркем татар зыялылары үсеп чыккан. Хөсәен Фәезханов, Исмәгыйль Гаспринский, Гаяз Исхакый кебек бөекләребезнең татар һәм ислам дөньясына танылуында, әлбәттә, Мәрҗанинең йогынтысы, һичшиксез, зур. Һич арттырусыз әйтәм: Мәрҗани – татарның Геродоты.


Туган авылым Симетбаш белән Ташкичү авылы арасы ерак булмагач, кечкенәдән Шиһабетдин Мәрҗани исемен ишетеп үстем. Ә ул кем булган? Нинди эшләр башкарган? Монысы миңа сер булып кала иде. Хәзер мин әлеге шәхеснең бөеклегенә, аның асылына күпмедер дәрәҗәдә төшендем, дип саныйм.


Яңа Кырлай мәктәбен тәмамлагач, документларымны пединститутның тарих бүлегенә тапшырдым. 1 сентябрьдә ни күрәм: төркемдә барысы да кызлар, егетләрдән мин генә, дисәм, тагын берәү бар иде шикелле. Шунда үземә билгесез сәбәпләр аркасында татар теле һәм әдәбияты бүлегенә эләккәнемне аңладым. Бер үк вакытта документларымны хәрби училищега да тапшырган идем. Күрше Кышкар авылында туып үскән галим Рүзәл Йосыпов янына кереп хәлне аңлаттым һәм хәрби училищега укырга киттем. Шулай итеп, профессиональ тарихчы була алмый калдым. Әмма үткән тарих, борынгы бабаларыбызның язмышы, тормыш-көнкүреше белән кызыксынуым хәзергә кадәр сүрелмәде.


– Һәркемнең үз Болгары булырга тиеш, диләр. Минтимер Шәймиевнең – үз Болгары... Сезнең өчен Арча-Әтнә төбәге, Казан арты – үз Болгарыгыз. Җитәкче булган яки мал-мөлкәткә ия һәр кеше туган төбәге өчен нинди дә булса изге эш башкарырга тиеш, минемчә...


– Без торгызган объектларның бәһасе белән кызыксынучылар бар. Мин аларга: «Бу эшнең бәясе юк! Гадел бәяне тарих, киләчәк үзе бирәчәк», – дим. Дөрес, мин аны үземнең һәм кайбер дусларымның акчасына эшлим. Мәскәү яки Петербургтан килеп безнең җирдә беркем дә бернәрсә дә эшләмәячәк. Борынгыларның мирасын кайтару эшен үзебез башкарырга тиеш. Әмма һәркемнең Болгары беренче чиратта аның туган җире булсын иде.


Шулай бервакыт уяндым да башыма бер уй килде: зиратларда безнең хәлләр ничек? Борынгыларның каберләре нинди хәлдә? Иң башта әтием һәм әнием ягыннан зиратларда йөреп, каберләрне карап чыктым. Цементны катырып эшләнгән 16-17 кабер ташын мәрмәр-гранитка алыштырдым, өр-яңа тимер чардуганнар ясаттым.


Аннан тарихи зиратлар белән кызыксына башладым. 2015 елда Иске Мәңгәр авылы янында Алтын Урда чорына караган зиратны төзекләндереп, тәртипкә китердек. Кабер ташларының күбесе, авып, туфракка күмелгән иде. Аларны җир өстенә күтәрдек, чистартып, бастырып куйдык, чардуганнар белән уратып алдык. Галимнәр ярдәмендә ташларга ниләр язылганын мөмкин булганча ачыклап, истәлек тамгалары да куйдык. Заманында булачак кәләшем янына, Олы Әтнә авылына барып йөргәндә юлым гел шул зират буеннан үтә иде. Зират өстендә бала-чаганың футбол уйнавы, кабер ташларын капка итеп файдалануы шул вакытта ук йөрәгемне әрнетте. Соңгы елларда бу зиратны сыер көтүе таптап изде.


Мондый эшләрне башкарыр өчен тәҗрибә дә, әрсезлек тә, аң-зиһен һәм инде җәмгыятьтә берникадәр дәрәҗәң дә булуы кирәк. Тарихи ядкәрләрне саклау гади генә эш түгел.


– Тарихи-мәдәни истәлекләрне яңарткан вакытта нинди каршылыкларга юлыгасыз? Мин беләм: барысы да шома гына бармый бит...


 – Яшермим, Шиһабетдин Мәрҗанинең һәм Каюм Насыйриның каберләрен элегрәк, барып, үз күзем белән күргәнем юк иде. Соңгы елларда Татар бистәсендәге зиратка барып, бөек шәхесләребезнең каберләре ташландык, ташлары җимерек хәлдә икәнен күреп, гаҗәпкә калдым. Биредә татарның шундый бөек шәхесләре җирләнгән, ә аларның каберләре һәм ташларына тиешле дәрәҗәдә игътибар юк. Миңа халкым өчен бик оят булды. Аерым егетләрне билгеләп, К.Насыйри һәм Ш.Мәрҗани каберләрен төзекләндерә башладык. Шулвакыт зират администрациясеннән түрә кисәкләре килеп чыгып: «Сез нәрсә аңа кагыласыз! Тиз арада туктатыгыз! Мәдәният министрлыгының рөхсәте кирәк...» – дип, эштән бүлде. Эшне ярдәмчем, шагыйрь Рөстәм Зәкуанга тапшырып, аны көне буе кәгазь артыннан йөрттем, әмма бер ишектән икенчесенә йөгереп, барлы-юклы түрәгә ялынып-ялварып та тиешле рөхсәтне алып булмады. Икенче көнне егетләргә: «Зиратта түрә-кара килеп чыкса, син – Мәрҗанинең фәләненче буын оныгы, ә син Каюм бабаныкы буласың!» – дидем дә, тиз арада ташларны яңартып, чардуганнарны буяп, эшне тәмамладык. Дөрес, «зират ияләре» янә килеп чыкты, аларга: «Туганнары!» – дигәч, берни эшли алмадылар. Ә бит бу зиратта халкыбызның иң мәшһүр кешеләре җирләнгән, аларның кабер ташлары гына түгел, ә каберләре дә юкка чыгып бара... Әгәр дә Казандагы бердәнбер тарихи татар зиратын карап-чистартып торуга үзебез үк каршылык тудырабыз икән, без нинди халык?! Туган телебезнең бүгенге хәле дә менә шушы ташландык зират хәлендә. Аңа элек-электән һәм хәзер дә тиешле хөрмәт булмады. Татар телен кадерле мирас, борынгылар ядкәре итеп саклый белмәдек.


Үзебезнең татарлар китереп чыгарган проблеманың тагын берсен искә төшерим әле. «Ш.Мәрҗани утызлап китап язган», – дибез. Ни өчен аның хезмәтләрен хәзерге заман укучысы белми? Мин атаклы дин әһелләре белән сөйләштем: бу мирасны тәрҗемә итүче белгечләр бездә бар. Әмма Ш.Мәрҗани, Г.Курсави кебек бөекләребезнең кулъязма китап күчерелмәләрен алыр өчен университет җитәкчеләре, үзебезнең үк татар егетләре бер биткә фәлән йөз сум кадәр акча сорый. Эшлим дигән кешегә киртә кору, юлны ябу – бу бит ахмаклык!


Район үзәкләрендә һәм авылларда безнең тарафтан музейлар ачыла, әмма аны карап тору, эшне оештыру мәсьәләсен кайбер район җитәкчеләре хәл итә алмый. Гомумән, алар музей эшен, эчке туризмны оештырырга шәхес буларак җитлекмәгән. Әйтик, Кама Тамагындагы Олы Мәрәтхуҗада Туфан Миңнуллин нигезендә затлы музей оештырдык. Әмма эшне район җитәкчеләре күтәреп алырга һәм дәвам итәргә теләми. Ә бит эшлим дип теләк белдерүче кешеләр дә бар. Ә менә Арча районының Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә ачылган музейда эш яхшы оештырылган. Аеруча хәрби-патриотик чаралар әйбәт бара, әмма бина, хуҗалык чыгымнары, андагы белгечкә айлык хезмәт хакын түләү өч ел дәвамында инде безнең өстә. Без ачкан музейлар муниципаль карамакка күчеп, төп музей яки китапханәләрнең аерым бүлекчәсе буларак, аларда төрле юнәлештә эш дәвам итсен иде. Моны тиешле югарылыкта оештыру – район һәм республика җитәкчеләренең бурычы.


Мине халкыбызның битарафлыгы гаҗәпләндерә. Курсави чишмәсе, төзеклән­дергәнче, сазлык эчендә иде, хәтта авыл җитәкчеләреннән, су юк анда, саташып йөрмә­гез, дип әйтүчеләр дә булды. Хәзер төзекләндерелгән, ургылып аккан чишмәне күреп, халык шакката.


Кылган гамәлләребез аша без кешеләрнең табигатькә, аның байлыгына карата мөнәсәбәтен дә үзгәртергә тиеш. Чишмә – табигатьнең илаһи могҗизасы. Чишмә агып утырган җирдә халыкның күңеле йомшак, саф була. Чишмә – шигъри күренеш, язучы-шагыйрьләребезнең илһам чыганагы.


– Сез милләткә ярдәм итүдән ямь табасыз. Бу – Сезнең тормыш кыйблагыз. Татар теле мәктәпләрдән кысрыкланган заманда Сезнең кебек затлы шәхесләргә милләтне саклап калу өчен шәхси милли мәктәпләр ачу зарур булмасмы? Мәсәлән, элеккеге «Касыймия», «Гобәйдия», «Мөхәммәдия» мәктәп-мәдрәсәләре кебек, «Миңнехания», «Шәймия», «Шәрипия» мәктәпләре... Сез моңа ничек карыйсыз?


– Дөньяви мәктәп турында әйтә алмыйм. Элеккеге мәктәпләр тулысынча дөньяви булмаган, алар дини белем бирүне нигез итеп алган.


Мин үзем дә милли мәктәптә белем алдым. Дөрес, үзлегемнән урыс әдәбиятын күп укыдым. Һәр татар кешесе туган телен белергә тиеш. Әгәр дә син татар булып та туган телеңне белмисең икән, тулы канлы кеше түгелсең. Әмма бездә БДИлар урыс телендә. Имтиханыңны начар бирәсең икән, беркая да укырга керә алмаячаксың. Мин хәрби училищеда, белер-белмәс урысча сөйләшеп, ике ел буе интектем. «КПСС тарихы»н, «Философия»ләрнең барын да урыс телендә аңлатырга, сөйләргә кирәк иде. Һөнәреңне татар мәдәнияте, теле белән бәйләргә телисең икән, бәлки татар мәктәпләре һәм гимназияләрендә уку кирәктер. Хәзерге технологияләр заманында татарча, урысча, инглизчә һәм кытайча да камил белү зарур.


Шәхси мәктәпкә килгәндә, элек, революциягә кадәр халкыбыз мәктәп-мәдрәсәләрне үзе ачып, аның матди хәлен дә үзе тәэмин иткән. Күптән түгел туган авылым Симетбашта «Нурислам» мәчетен ачу тантанасы булды. Проект буенча, бинаның икенче өлеше тулысынча мәдрәсә итеп эшләнгән. Алга таба остазлар чакырып, аларга яшәү шартлары булдырып, шунда шәкертләр укытырга, милли һәм дини рухлы балалар тәрбияләргә хыялланам.


Патша заманында да дәүләт татар теле дип баш ватмаган, урыс булмаган халыкларның динен, телен кайгыртмаган. Туган тел, милли әдәбият, дин халыкка мәдрәсәләр аша сеңдерелгән. Күпме зыялыларыбыз татар мәктәп-мәдрәсәләрендә, Кышкар, Курса, Ташкичүләрдә тәрбияләнеп, милләтебезгә хезмәт иткән.


– Лотфулла әфәнде, әти-әниегезне, әби-бабаларыгызны искә төшереп китик әле. Аларның тормышыгызга йогынтысы ни дәрәҗәдә?


– Әти дә, әни дә гади кеше иде. Әтием Нурислам 39 ел буе тракторда эшләде, безне үз хезмәт үрнәгендә тәрбияләде. Ул гадилеге белән бөек, гаҗәеп кеше иде. Туган авылымда «Жданов» исемендәге колхозның Симетбаш бригадасы тракторчыларына багышлап махсус һәйкәл куйдырдым. Алар барлыгы 22 механизатор, араларында хатын-кызлар да бар. Икмәк өчен тир түккән шәхесләрнең, кыр батырларының да исемнәрен безнең һәм киләчәк буын, аеруча шундагы кешеләр онытырга тиеш түгел. Бу Татарстан Республикасында сабанчыларга, тракторчыларга куелган беренче һәм бердәнбер һәйкәл түгелме икән?


Әбием абыстай, изге күңелле кеше иде. Ул – Ташчишмә авылыннан. Анда, үземнең һәм хатынымның әбиләренә багышлап, «Әбиләр» чишмәсен төзекләндердем. Барлыгы – җиде әби. Мәрхүмәләрнең урыны җәннәттә булсын.


Әбиемнең Лотфулла исемле улы булып, ул 1943 елда Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган, аның исемен миңа биргәннәр. Әбием мине үз улы кебек гел янында йөртте. Ул гаять укымышлы, диндар әби иде. Аннан күпмедер дәрәҗәдә динне, догаларны, гарәби язуны өйрәнеп калдым, дип әйтә алам.


Әни ягыннан бабам урманчы булган. Без ул 1930 нчы елларда эшләгән кордонны таптык. Үзем дә бабам эшләгән җирдә булдым, әнием бит заманында шунда тәгәрәп үскән. Мари урманы чигендәге Югары Оры авылында кордончыларга багышлап гранит һәйкәл дә куйдырттым.


– Кешенең күңелендә игелек булырга тиеш. Сезнең кылган гамәлләрегез республикабыз һәм аннан читтә яшәүче башка татар җитәкчеләре өчен дә үрнәк гамәл булсын иде. Әгәр дә бер җитәкче республикабызның берәр авылына кайтып, анда мәчет, күпер яки юл сала, чишмәләрне төзекләндерә икән, мин моңа бик сөенәм, чөнки татар халкы яшәгән бер җир азмы-күпме яхшыра, анда тормыш уңай якка үзгәрә.


– Һәр кешенең үз хоббие бар. Кемдер ау белән күңеленә юаныч таба, берәүләр балыкка йөри, ә кайберәүләр хатын-кызларны кармакка каптыру турында хыяллана. Ә минем хобби – тарихи истәлекләр. Без һәр шимбә көнне үзебез төзекләндерә торган объектларга чыгып китәбез, ялларны тулысынча шунда үткәрәбез диярлек. Әле бит аларны, аеруча чишмәләрне һәр елны яз-көз айларында карап торырга да кирәк.


Бер изгелек икенчесенә сәбәп. Шиһабетдин Мәрҗанинең каберен эзләп, Татар бистәсендәге зиратка килсәм, Миркасыйм Госмановның кабере янында бер апа елап утыра. Бәлки берәр ярдәм кирәктер, дип, аның янына үземнең кешеләрне җибәрдем. Ул галимнең хатыны Салисә ханым булып чыкты.


Миркасыйм Госманов ун ел дәвамында җәйләрен Наратлык авылында яшәгән икән. Шул йорт шактый искергән булып чыкты. Безнең егетләр Наратлыкка кайтып, анда балаларга спорт мәйданчыгы ясады, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл торгызды, мәшһүр академик истәлегенә таштакта куеп, йортын тулысынча төзекләндерде. Миркасыйм ага Госманов – даһи кеше, мин аның дәрәҗәсендәге татар академигын, тарихчыны белмим. Төзекләндерелгән йортны, барып, үзем дә күрдем. Салисә апага җан кергән, ул яшәреп киткән, өйдә йөгереп кенә йөри... Аның белән чәй өстәле янында Миркасыйм ага Госмановны искә төшереп утырдык.


Без – татарлар Хотня чиркәвен дә күтәрдек, ул ташландык, янына килергә дә куркыныч, хәрабә хәлендә иде. Россиядә татарларның чиркәү төзекләндерүе беренче вакыйга. Халкының 92 проценттан артыграгы татарлардан торган Арча районында бу эшнең башкарылуы гайре табигый күренеш, дип әйтер идем. Чиркәүнең бер өлешендә музей, ә икенче ягында алтарь эшләдек. Читтән килүче урыслар, яһүдләр, безнең бу эшне күреп, шаккатып китә: татарлар моны булдыра аламыни, диләр. Хәтта килеп елау­чылар да бар... Без бу эшләребез белән урыс һәм башка халыкларда татарга карата уңай мөнәсәбәт тудырабыз, толерантлык мөнәсәбәтләрен ныгытабыз. Аннары Хотня авылының кайчандыр, урта гасырларда татар авылы булганын да онытырга ярамый. Безнең әби-бабаларыбыз аның изге чишмәсенә ел саен бара иде. Тарихи гаделлекне торгызу өчен, Хотняда часовня һәм аның янына намаз уку бүлмәсе дә салып куйдык. Хотня – мөселман кардәшләребез өчен дә изге урын. Сез анда барып карагыз: искиткеч гүзәл табигать, урманның саф һавасы...


Казан арты буенча тарихи-географик фонд оештырып җибәрдек. Аның башкарма директоры итеп Рөстәм Зәкуан тәгаенләнде. Әмма минем өчен иң мөһиме үземнең туган авылым Симетбаш булып калачак. Кызганыч, без, эшләрне иртәгәгә дип калдырып, күп әйберне югалтабыз. Ә иртәгә инде соң була... Шуңа күрә бүген, берәгәйле итеп эшләргә кирәк. Безгә Ходай Тәгалә тарафыннан чикле вакыт бирелгән, аның кадерен белсәк иде.


Бу елны «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ «Шиһабетдин Мәрҗани елы» дип игълан итте. Татары да, урысы да, хәтта республикабызга килгән чит ил кунаклары да әлеге мөхтәрәм шәхесне белергә тиеш...


Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру