Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге: Татар укытучылар мәктәбе

Укыту нигездә рус телендә алып барылган бу мәктәп (Татарская учительская школа) 1876 елда җирле хакимият тарафыннан, татар авылларына рус гыйлеме тарату максаты белән, Казан шәһәрендә оештырыла.Мәктәп хәзерге Тукай урамында ике катлы кирпеч йортта урнашкан була (73 нче йорт). Мәктәпне рәсми ачу җыелышында Шиһабетдин Мәрҗани дә катнаша һәм анда чыгыш ясый. Мәктәпнең дүрть еллык укыту программасында рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, математика, табигать фәннәре, җәгърәфия, тарих, педагогика, исламият, рәсем дәресләре каралган була. Исламият дәресләрен Ш.Мәрҗани, аннары Таиб Гыйльманов бирә, ә педагогик практиканы К.Насыйри алып бара. Рәсем дәресен мәгърифәтче Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһиров укытканлыгы мәгълүм. 1894 елда гимнастикага отставкадагы фельдфебель Мифтахетдин Шәмсетдинов өйрәткән. Шулай ук биредә Шәрык белгече академик В.В.Радлов, Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы В.А.Богородицкий, тарихи китаплар авторы П.В.Траубенберг, М.Н.Пинегин (рус теле), математик Н.Г.Лексин, «Шәрык клубы» идарәсе рәисе Ибраһим Терегулов эшләгән.



Мәктәпнең беренче директоры (ул инспектор дип аталган) мәгърифәтче Мөхәммәтгали Мәхмүдов (1876-81 елларда), икенчесе надворный советник Шаһбазгәрәй Әхмәров (1881-1900 елларда) була. Татар укытучылар мәктәбенә 16 яшьлек үсмерләр кабул ителгән һәм дүрт класста барлыгы 90 укучы исәпләнгән. Вафа Бәхтияровның Фатих Әмирхан турындагы истәлекләрендә бу мәктәп укучылары һәр кыш Раштуа, Пасха бәйрәмнәрендә берничә тапкыр рус телендә спектакаль куйганлыгы искә алына. Еш кына Гогольнең «Ревизор»ын уйнаганнар. Башлап йөрүчеләр арасында Чанышев, Кудашев, Әхтәриев, Юскаевлар булган. Тамашаны карарга «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре дә килә торган булган һәм, табигый, аларда шушындый спектакльләрне татарча сәхнәләштерү идеясе туган.


Мәктәптә белем алып чыккан күренекле шәхесләр байтак. Шулардан Ильяс Ашказарскийны, Гаяз Исхакыйны, Садрый Максудины, Мирсәет Солтангалиевне, Гафур Колахметовны,
Сәгыйть Сүнчәләйне, Хөсәен Ямашевны, галимнәрдән Мөхетдин Корбангалиевне, Гыйбад Алпаровны, Гыйлем Камайны, генерал-лейтенант Якуб Чанышевны, тел белгече Риза Газизовны күрсәтергә мөмкин.


Татар укытучылар мәктәбе 1917 елга тикле эшләп килгән. 41 ел эшләү дәверендә аны 396 кеше тәмамлап чыга. Экстерн тәртибендә мәктәпне 134 кеше, шул исәптән 8 хатын-кыз тәмамлаган. 1917 елда ул Татар укытучылар семинариясе итеп үзгәртелгән.


Татар укытучылар мәктәбе ачылып 20 ел үткәннән соң, Казанда рус грамотасына өйрәтә торган 9 уку йорты эшләгән.


Татар укытучылар мәктәбе урта белем бирә торган уку йорты дип исәпләнгән һәм аны тәмамлаучылар, рус-татар мәктәбендә яки мәдрәсә каршындагы рус классында 6 ел эшләгәннән соң гына, югары уку йортына керергә теләкләре уянса, башта гимназиядә белем алырга тиеш булган.


Казаннан соң, «Учительская школа»лар Сембердә (Чуаш укытучылар мәктәбе), Уфада, Бөредә, Унжада (Мари укытучылар мәктәбе) һәм Карлыганда (Удмурт укытучылар мәктәбе) ачылган.


Казандагы «Учительская школа»ны тәмамлаучылар арасында милли культура һәм фольклор белән кызыксынучылар җыйган татар халык әкиятләре мәҗмугасы 1924 елда рус телендә Казанда басылып чыккан.

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру