Журнал «Безнең мирас»

Милли традицияләр нигезендә балаларны тәрбияләү

Татар халкының борын-борыннан формалашып килгән рухи культурасы, бай хәзинәсе бар. Бала дөньяга килүе белән халык рухының шигъри авазлары кочагында тирбәлә башлый. Халкыбызның буыннан-буынга килгән иҗаты балага гаҗәеп бай рухи азык бирә. Мәсәлән, табышмаклар баланың тапкырлыгын, шигъри сизгерлеген үстерә. Алар үзләренең шартлы серлелеге белән баланы кызыксындыра, уйларга, логик фикер йөртергә өйрәтә, баланың танып-белү сәләтен үстерә. Чөнки, әйткәнемчә, табышмакларда шигъри тел дә, эзлеклелек тә бар. Ул образлар, тасвирлаулар аша дөньяны танып-белергә өйрәтә. Баланың кызыксынучан зиһене табышмак аша әйләнә-тирәне аермачык күз алдына китерә. Табышмакларның рәсем итеп ясарлык шигъри сурәтләре баланы мавыктыра, кызыксындыра, тел байлыгын арттыра. Берничә мисал китереп үтим:


Лампа түгел − яктырта,


Мич түгел − җылыта.


(Кояш)


Тышка куйдым − таш булды,


Өйгә керттем − су булды.


Инде нихәл итәем,


Утка куйсам − бу булды.


(Боз)


Үзе шардай,


эче кандай,


тәме балдай.


(Карбыз)


Кем үз өясы өстендә йөри?


(Әкәм-төкәм)


Бәләкәй генә карчык,


Тәне тулы шырпы.


(Керпе)


Башы бар, чәче юк,


Күзе бар, кашы юк.


Авызы бар, теле юк.


Гәүдәсе бар, муены юк,


Суыкта туңмый,


Эсседә көйми,


Аягы юк, үзе йөри.


(Балык)


Татар халкының күп еллар шомартылып килгән балалар өчен шигъри уеннары, санамышлары, үртәвечләре, шигъри такмаклары, театраль уеннары балалар хыялының шигъри очышы өчен канат куя, фантазиясен үстерә. Шуларның кайберләре:


Санамышлар


Каенда - карга,


Имәндә - чыпчык,


Җирдә - елан,


Һавада - кош,


Бар син оч!


Бер, ике, өч...


Безнең кулда көч!


Бездән курка үрмәкүч!


Бер тай, ике тай,


Өч тай, дүрт тай,


Монда торма, чыгып тай.


Үртәвеч


Җылак, җылак,


Җылкы колак,


Йомарла да,


Мичкә ат.


Кайсы бала кечкенәдән: “Монда җиләк күп икән, аю, бүре юк икән”, – дип, чыркылдашып уйнамаган, “Әтәч менгән читәнгә, әлли-бәлли итәргә”, – дип җырламаган, “Җылак, җылак, җылкы колак, йомарла да мичкә ат”, – дип үртәвечләр әйтмәгән?


Халкыбызның күңел җәүһәрләрен без бары тик туган телебездә генә алдагы буынга тапшыра алабыз, бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Теле татарча ачылган, тал бишек көйләре, әбисе әкиятләрен тыңлап үскән балалар психологик яктан тыныч табигатьле, нечкә күңелле, тирән фикерле булып үсә.


Бишек җыры


Әлли-бәлли бәбкәсе,


Кая киткән әнкәсе?


Каенлыкка җиләккә,


Бәбкәсенә бүләккә.


Алма кебек тәгәрәп


Үсеп буйга җитәр бу,


Казаннарда укыгач,


Галим булып китәр бу.


Бүгенге көн педагогикасында балалар һәм олыларның үзара мөнәсәбәтләре, кешеләр белән аралашуы, тирә-як, мәдәният традицияләренә, социаль-мәдәният нормаларга, гаилә һәм җәмгыять традицияләренә якынлаштыру юлында ФГОСның таләпләре педагоглар алдында, яшь буынны тәрбияләүнең яңа чараларын эзләү бурычын куйды. Һәм бу эштә педагоглар халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныграк таяналар. Тәрбиячеләр өчен бала психологиясен, аларның уй-теләкләрен, эстетик зәвыкларын танып-белү бик зарури нәрсә, чөнки боларны белми торып, баланың күңеленә үтеп керү, аңа нинди дә булса тәэсир ясау мөмкин эш түгел. Нәкъ менә шушы табышмаклар әйтешү, төрле хәрәкәтле шигъри уеннар уйнау, халкыбызның йола бәйрәмендә кайнашу, әниләре сөйләгән әкиятләр, җырлаган бишек җырлары баланың әкиятләрне күзаллавы – менә шулар кечкенәләрнең күңел дөньясын өйрәнү, аңа тәэсир ясау өчен төп ачкыч булып тора.


Абулаезова Айсылу Фәрит кызы, педагог-психолог

Теги: Яңалыклар Тәрбияче-мөгаллим мөнбәре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру