Милли көрәш төрләре
Молдаван көрәше (трынтэ). Күлмәк-чалбардан көрәшәләр. Билгә йомшак билбау – шарф буыла. Көндәшләр бер-берсен билләреннән яисә билбаудан эләктерәләр. Аяк ярдәмендә, аяк аша егу, аякларга кул белән кагылу тыела. Максат – көндәшне берьюлы ике калак сөягенә ташлау. Дәвамлылыгы – 10 мин.
Үзбәк көрәше (кураш). Көрәш Бохара һәм Фирганә кагыйдәләре буенча алып барыла. Йомшак билбаулы милли халаттан көрәшәләр. Көндәшләр бер-берсенең билбавын уң кул белән аркадан урап тоталар. Билбауны ычкындырырга ярамый. Сул кул белән теләсә кайсы җирдән тотарга мөмкин. Көндәшен аркасына салганы җиңә. Тик аяк аша егу тыела. Дәвамлылыгы – 10 мин.
Казакъ көрәше (курес). Йомшак билбаулы милли халаттан көрәшәләр. Билне буып, халатсыз гына да көрәшергә мөмкин. Кулларын билбаудан ычкындырмыйча, көндәшен аркасына салган көрәшче җиңә. Аяк аша егу рөхсәт ителә. Дәвамлылыгы – 15 мин.
Кыргыз көрәше (курес). Йомшак билбаулы милли халаттан көрәшәләр. Билбаудан эләктереп тотарга да, билдән өскә таба башка урыннан тотарга да, аяк аша ыргытырга да рөхсәт ителә. Көндәшен аркасына салган көрәшче җиңгән исәпләнә. Дәвамлылыгы – 15 мин.
Таҗик көрәше (гушти). Йомшак билбаулы милли халаттан көрәшәләр. Билбаудан теләсә ничек эләктерергә дә, якадан, җиңнән тотарга да рөхсәт ителә. Билдән түбән төшү тыела. Аяк аша ыргытырга мөмкин. Көндәшен аркасына салган (сыңар калак сөягенә дә ярый) көрәшче җиңә. Дәвамлылыгы — 10 мин.
Төрекмән көрәше (гөреш). Йомшак билбау белән буылган милли халаттан көрәшәләр. Билбаудан һәм халатның билдән югары теләсә кайсы урыныннан эләктереп тоталар. Көндәшенең гәүдәсен җиргә өч нокта белән кагылырлык итеп аркасына салган көрәшче җиңә. Аяк аша ыргыту рөхсәт ителә.
Грузин көрәше (чидаоба). Өс киеме – нык материалдан тегелгән кыска куртка, трусы һәм «чоха» дип аталган билбау. Куртканың итәк өлешләре артка каерылып бәйләнгән була. Шуның өстеннән билбау буалар. Чоханың теләсә кайсы җиреннән эләктерергә рөхсәт ителә. Билдән түбән тоту тыела. Аяк аша да ыргытырга мөмкин. Җиңүче көндәшен аркасы белән келәмгә төшерергә тиеш. Тик ул аны келәмгә кысмый һәм куллары белән әйләндерми. Саф җиңүгә ирешмәгән көрәшчегә «ярты җиңү» бирелә. Көрәш милли музыка аһәңнәре астында бара. Дәвамлылыгы – 5 мин.
Грузин көрәше
Әрмән көрәше (кох). Махсус әзерлекле көрәшчеләр, «чоха» дигән халат киеп, йомшак билбау бәйләп чыгалар. Көрәшкәндә билбаудан, «чоха»дан билдән югары тоталар. Аяк аша ыргыту тыелмый. Көрәшче көндәшен аркасына сала, келәмгә төшкәч, аны аркасына әйләндерү хаҗәт түгел. Дәвамлылыгы – 7 мин.
Якут көрәше (курдацан тустуу). Өс киеме – билбау һәм кыска трусы. Билбаудан гына эләктереп тотарга рөхсәт ителә. Аяк чалу тыелмый. Максат – көндәшне өч нокта белән җиргә кагылырлык итеп егылдыру. Дәвамлылыгы – 10 мин.
Тувалылар көрәше (хуреш). Өс киеме – арка һәм җиңнән генә торган махсус куртка – «содак» һәм калын материалдан тегелгән трусы. Куртка алгы яктан чи тиредән ясалган киң тасмалар белән беркетелгән. Көрәшче көндәшен куртка, трусыдан яисә тәненең теләсә кайсы җиреннән эләктерә. Аяк аша ыргытырга да рөхсәт ителә. Максат – көндәшне дүрт ноктасы белән келәмгә кагылырга мәҗбүр итү. Дәвамлылыгы – 6 мин.
Азәрбайҗан көрәше (гюлеш). Өс киеме – тездән түбәнрәк төшеп торган махсус чалбар, билдә – йомшак материалдан билбау. Көрәшче көндәшен гәүдәсеннән, аягыннан, билбавыннан, чалбардан эләктерә. Аяк чалырга да рөхсәт ителә. Партерда көрәшкәндә көндәшне аяклар белән аркасына әйләндерергә мөмкин. Максат – көндәшне аркасы белән келәмгә терәү. Дәвамлылыгы – 7 мин.
Төньяк Кавказ халыкларында киң таралган көрәш (тутуш). Өс киеме – куртка, йомшак билбау, йомшак аяк киеме. Көндәшләр, бер кул белән билбауның арка ягыннан эләктереп һәм икенче кул белән гәүдәнең билбаудан югары теләсә кайсы урыныннан тотып, аяк ярдәмендә бер-берсен тотрыклылыктан яздырырга омтылалар. Максат – үзе аяк өстендә калып, көндәшне аркасы белән келәмгә ташлау. Дәвамлылыгы – 7 мин.
Калмык көрәше. Өс киеме – кыска чалбар, билбау. Максат – көндәшне, келәмнән аерып алып, аркасына салу. Дәвамлылыгы – 8 мин.
Мәгаз Сәхәбетдинов
Безнең мирас. - 2020. - №7.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА