Милләтнең күңел җәүһәрләре
Рәссамнар берлеге турында сөйләгәндә, бу очракта сүзне аның чишмә башыннан – оешу тарихыннан башлау мәслихәт булыр. Дөрес, олыдан кубып, берлек оештырыла икән, димәк, моның өчен инде өлгергән җирлек булган дигән сүз. Бу җәһәттән күз алдына беренчеләрдән булып, дөньякүләм мәшһүр рәссамнар Николай Фешин, Павел Беньков, Фаикъ Таһиров, иҗатының колачлылыгы, шәхесенең олпатлыгы ягыннан яңарыш чоры иҗатчыларына тиң Бакый Урманче килеп баса.
Тарихка күз салсак
Татарстанда Рәссамнар берлеге оешуга беренче карашка нәкъ менә шундый шәхесләрнең күләмле иҗаты, алар булдырган Казан сәнгать мәктәбе алшарт булып торса да, боерык «өстән» төшә. ВКП(б) өлкә комитеты бюросының «Татарстан Рәссамнар берлеген оештыру турында»гы карары (1935 ел, 3 август) бу җәһәттән беренче рәсми документ санала. Оештыру бюросы (А.Камалетдинов, С.Ахун, Ф.Ильясов, Ш.Мөхәммәтҗанов, В.Родионов, М.Сокольский, К.Счастнев) җитәкчелегендә Казан сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар, клубларда шөгыльләнүче рәссамнар – җәмгысы алтмышлап кеше беренчел берләшмәнең нигезен хасил итә. Иҗади көчләрне үстерү, сынлы сәнгатьнең дәрәҗәсен күтәрү бурычы йөкләнә аларга. Әлеге берлекнең тәүге күргәзмәсе 1936 елда Яшел Үзәндә, ә чираттагысы Казанда – Октябрь революциясенең 20 еллыгына багышлап Менжинский клубында ачыла.
1936 елның 25 июнендә ТАССР Рәссамнар берлегендә составына А.Камалетдинов, С.Ахун, Ш.Мөхәммәтҗанов, В.Родионов, К.Счастнев кергән беренче идарә сайлана. Берлекнең рәисе итеп мәшһүр сәнгать белгече П. Дульский, урынбасары итеп Ф.Ильясов кандидатурасы күрсәтелә. Шушы ук елның декабрендә ТАССР Үзәк башкарма комитеты ТАССР Рәссамнар берлегенең Уставын раслау турында карар кабул итә. Берлек яңа әгъзалар бәрабәренә куәт ала бара. Алар арасында Бакый Урманченың шәкертләре – Казан сәнгать мәктәбендә укыган Х.Алмаев, Г.Мусин, Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясаган Г.Арсланов, нәкышчеләр Д.Архипов, И.Князьков, К.Максимов, Н. Прытков, С.Федотов, Е.Частихина була.
1939 елның 21 июнендә СССР Халык комиссарлары советының «Рәссамнар берлегенең оештыру комитетын булдыру турында»гы карары чыга. Июльдә аның пленумы уза. Берлек эчендә милли комиссия формалаша һәм шулай ук өлкәләр, автономияле республикалар буенча бер һәм сюздаш республикалар буенча икенче бюро оеша. Шулай итеп, ТАССР Рәссамнар берлеге локаль иҗат оешмасыннан Бөтенсоюз оешмасының бер өлеше булып китә. СССР Рәссамнар берлегенең I съездына әзерлек башлана. Әмма сугыш бөтен планнарны челпәрәмә китерә. Съезд бары тик 1957 елның февраль-март айларында гына уза. ТАССР Рәссамнар берлегенең хисаплары Мәскәүдә – СССР Рәссамнар берлегендә тыңлана, әгъзалык составы да шунда – югарыда раслана. Оештыру съездыннан соң, ТАССР Рәссамнар берлеге СССР Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе дип үзгәртелә. Һәм ул 1960 елга кадәр шул тәртиптә дәвам итә. РСФСРның оештыру съездында РСФСР Рәссамнар берлеге оеша. Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов идарә әгъзасы итеп сайлана. 1968 елда СССР Рәссамнар берлегенең III съездында әлеге берлекләрнең иҗат көчләре союздаш республикаларныкы белән тиңләштерелә. Автономияле һәм союздаш респубикаларның берлекләрендә югары җитәкче орган булып рәссамнар съездлары кала. Татарстан рәссамнар берлегенең I съезды – 1971, II – 1975, III – 1980, IV – 1983, V – 1986, VI – 1989, VII – 1991, VIII – 1996, X – 1996, XI – 1999, XII – 2002, XIII – 2005, ә XIV – 2008 елларда уза. 1968 ел ахырында РСФСР Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе ТАССР Рәссамнар берлеге дип үзгәртелә. 1991 елда СССР таркалгач, берлек Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге булып кала. Шул чорда СССР Рәссамнар берлеге әгъзалары Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары дип йөртелә башлый.
Дилбегә кем кулында?
П.Дульскийдан соң, 1938 елда берлекнең рәисе итеп Н.Фешинның укучысы, күренекле нәкышчы В.Тимофеев сайлана. Сугышка кадәр бу урында Сәнгать академиясен тәмамлаган талантлы милли рәссам, булачак академик Х.Якупов һәм РСФСРның атказанган рәссамы Л.Фәттаховларның остазы Н.Вәлиуллин да эшләп ала. Кызганыч ки, ул Бөек Ватан сугышында һәлак була. Казаннан сугышка киткән 100гә якын рәссамның, өчтән бере яу кырында ятып кала. 1941-1951 елларда иҗади көчләр «Хезмәт – дөньяның илаһы» композициясе (1930), Куйбышев мәйданындагы Г.Тукай һәйкәле (1958), шул ук вакытта гаҗәеп ыстанлы композицияләр авторы Садри Ахун тирәсендә туплана. Тарихи күләмле эшәре белән «Зур Идел» төбәгендә генә түгел, ил күләмендә дә танылу алган кылкаләм остасы Харис Якупов Рәссамнар берлеге белән иң озак идарә иткән рәисләрнең берсе буларак тарихка кереп калды (1951-1975). 70 нче еллар урталарында берлек рәисе булып сайланган Әнәс Тумашев исә берлек тормышына яңалыклар кертүчеләрнең берсе буларак таныла. Ул сынлы сәнгатьне һәрьяклап үстерүне алга сөрә. Васил Маликов, Әмир Мәҗитов, Надир Әлмиев рәислек иткән 80-90 нчы елларда сынлы сәнгатьтәге төрле агымнар, юнәлешләр үсүгә юл ачыла. 90 нчы еллар сынлы сәнгатькә гомумән дә алгарыш ритмы бирә. Бу чорда «Тамга», «Дастан», «Әлиф» кебек яңа иҗат төркемнәре калкып чыга.1993-2008 елларда монументалист, ыстанлы картиналар һәм фәлсәфи композицияләр остасы Абрек Абзгильдин иҗатчыларның әйдаманы була. Аннан соң бу җаваплы постка Зөфәр Гыймаев сайлана һәм иҗади берлекне 2013 елга кадәр җитәкли. Шактый ыгы-зыгылы, тынгысыз чор була ул. Биналар, остаханәләрне даулап-яклап, Зөфәр Гыймаевның үзенә дә, идарә әгъзаларына да мәхкәмә юлларын шактый гына таптарга туры килә. Үзгәртеп коруның шаукымы, гомумән вазгыятьтәге тотрыксызлык, билгесезлек берлекнең эчке структурасында да, рәссамнар иҗатында да чагылмый калмый. Тора-бара республикада рәссамнарның берничә иҗади оешмасы барлыкка килә: Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе (рәисе В.Аршинов), Татарстан Рәссамнары берлеге (җит. З.Гыймаев), Россия рәссамнарының Татарстандагы иҗади берлеге (И.Самакаев), Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе (Ф. Гайфетдинов) һ.б.
Иҗади дулкында
Нинди генә дәвер булмасын, иҗат көчләрен үз канаты астына алган Рәссамнар берлеге һәр чорда заман таләпләренә үз телендә, үз ысуллары белән җавап биреп килә. Үткән елларның иҗади сулышын, кайтавазын без бүген музейларның йөзен билгеләүче, тарихка кереп калган шаһ әсәрләрдә, шәһәр панорамасын тәшкил иткән сын-ансамбльләрдә, һәйкәлләрдә, сәнгать музейлары-галереяларда күрәбез. Милләтебезнең үткәнен, туган җирнең гүзәллеген, бүгенге көндә барган үзгәрешләрне эпик хикәяләр рәвешендә Идел, Россия киңлекләренә, шәрык-мәгърип тарафларына җиткерүдә Рәссамнар берлегенең әһәмияте бәхәссез. Аның әйдаманлыгы бигрәк тә узган гасырның 1930-50 нче елларында – бүгенге татар сынлы сәнгатенең нигезе формалашкан вакытта аеруча ачык чагылды. Нәкъ шул чорда ул, иҗади академик реализм юнәлешенең лидеры буларак, Идел белән Урал арасындагы этник иҗат оешмаларына өлге булып торды.
Иҗатта төрле агымнар баш калкыткан 20 нче еллар ыгы-зыгысы шартларында әлеге оешма кешелеклелек, ватанпәрвәрлек традицияләрен саклауда ышанычлы механизм һәм милли кадрларны туплау, осталыкларын үстерү мәктәбе булып тора.
Эшчәнлегенең башлангыч чорында ук Рәссаммнар берлеге хакимияткә сукырларча хезмәт итүне түгел, ә чын милли, рухи яктан камил һәм сәнгати яктан өлгергән, алдынгы идеяләрне алга сөрүне һәм зәвыклы әсәрләр тудыруны максат итеп куя. Бу чын мәгънәсендә милли рәсем сәнгате мәктәбенең нигезен кору була. Дәүләт ярдәме, төпле белем һәм югарыдан төшкән заказлар булмаса (соцзаказ), яңа сәнгать үзәкләре дә булмас, төбәкләрдән сәләтле милли рәссамнар дә үсеп чыкмас, моңарчы ислам кануннарының сурәткә табынуны тыюы аркасында йөз еллар дәвамында тоткарланып килгән сурәтчелек тә үсеш алмас иде. Хаталанган, абынган-сөртенгән чаклар булса да, рәссамнар каршылыклар аша барыбер алга омтыла. Тагын шунысы игътибарга лаек: Рәссамнар берлеге шәхеснең үзгәлеген юкка чыгаручы, тормышның караңгы якларын сурәтләүче бюрократик машинага әверелми, ә киресенчә, сәяси конформизмга бирешмичә, кешене изә торган җәмгыятьне тәнкыйтьләп, тормышның яңа әхлакый кануннарын, үсешен пропагандалаучы зур көчкә әйләнә.
Иҗат ысулы булган соцреализмны примитив аңлаудан узып, символларга һәм гомумиләштерүгә, дөнья сәнгатенең гүзәл үрнәкләрен үзләштерүгә йөз тота. Алга таба да ул, җәмгыяттәге иҗтимагый һәм иҗади әһәмиятле мәсьәләләрне чишүдә, авылларны һәм шәһәрләрне эстетик яктан үзгәртеп коруда, кешенең рухи дөньясын матурлык белән баетуда төп плацдарм һәм әйдәүче көч булып кала. 50-70нче елларда берлекнең көче совет җәмгыятенә хас булган үзгә сәнгать дөньясын – үзенең архитипларын – юлбашчылар, инкыйлаб каһарманнары, милли хәрәкәт лидерлары образлары тудыруга (В.Ленин, Г.Тукай, М.Җәлил, М.Вахитов); сугыш һәм авыл темасы, тарих һәм иҗат әһелләре, замандашлар галереясын булдыруга юнәлтелә. Бу чорда сәнгать билгеле бер идеология һәм пафос кысаларында яктыртылса да, барыбер ул шул җәмгыятнең яшәеш хроникасын сурәтли. Шунысын да әйтергә кирәк, бу заманда татар сынлы сәнгатендә тыныч тормышның кадерен белеп, глобаль үзгәрешләр яктылыгында эшләнгән иң саллы эпик әсәрләр дөнья күрә. Нәтиҗәдә, илгә җиңү яулаган, тыныч тормышка мәдхия укучы җир кешесе образы алга чыга (Харис Якупов «Һөкем алдыннан», «Көтүчеләр», «Көчле рухлылар», «Татарстанның кара алтыны»; Лотфулла Фәттахов «Сабантуй», «Яңа буралар», Исмәгыйль Хәлиуллов «Җир хуҗалары», Валерий Скобеев «Кама өстендәге акчарлаклар», «Юл», Илдар Зарипов «Өйдә», «Нефтьче Әхәт абый», Шамил Нигъмәтуллин «Чишмә буенда» һ.б.)
Татарстан сынлы сәнгатенең йөзен билгеләүче сюжетлы, тематик картиналар белән беррәттән, таләпчән күргәзмә комитеты аша узып, тамашачыга табигатьнең лирик күренешләре, замандашларның сөйкемле йөзләре, узган дәверләрнең күренер-күренмәс образлары, XX гасыр башы мәдәниятенең тамга-символларын, борынгы мифология, фольклор, ислам һәм тәңречелек пантеонын сурәтләгән әсәрләр туа. Бу чор – чыннан да, югары идеяләр хакына, «куып җитәргә һәм узып китәргә», «коммунизм төзибез» дип хыяланып йөргән, яшәгән заман. Биниһая идеаллар, рухи күтәренкелек зур әсәрләр тууга сәбәп була. Ни гаҗәп, әлеге әсәрләр бүгенге көндә дә үз кыйммәтләрен югалтмый.
XX гасыр сәнгатенең икенче яртасында, 1958 елда Казанга кайткан Бакый Урманче иҗади мохитнең формаль булмаган лидеры булып тора. Ул, Урал мәрмәреннән уеп, татарның күренекле шәхесләренең портрет галереясын булдыра. Тукайга багышланган иллюстрацияләрдән алып, гасырлар дәвамында кыйммәтен җуймаган «Сагыш», «Язгы моңнар», «Сөембикә» (агач сын) кебек әсәрләр иҗат итә. Аның әлеге эшләре Татарстан сынлы сәнгатендә яңа чор башлануын гәүдәләндерә. Милли тарих яңадан кайта. Бер чор эчендә генә кайнау инстинкты бетә, бүгенгегә үткән чорлар килеп кушыла, яңа киң тарих форматы, яңа вакыт ритмнары, киң сурәтләү географиясе, дөньяның глобальлеген тою һәм элек кагылгысыз булган темалар «казып чыгарыла». Урманченың иҗаты башка рәссамнарны да кузгатып, уятып җибәргәндәй була. Шушы дулкында кыйммәтле, зиннәтле әсәрләр туа: Илдар Зариповның «Шагыйрьнең тууы», «Кырлай моңнары», Абрек Абзгильдинның «Тукай һәм Шүрәле», «Тукай төше», Рөстәм Килдебәковның «Дүрт сеңел», Тавил Хаҗиәхмәтовның «Йосыф вә Зөләйха» әсәренә иллюстрацияләре, Васил Маликов, Рада Нигъматуллинаның сыннары дөнья күрә. Бу берлекнең иҗат дәверендә яулаган иң бөек ноктасы булып тора. Әлегә! Чаллыда КамАЗ төзелеш индустриясе үсеш алган һәм респубикадагы башка илкүләм алгарышлар сынлы сәнгатьнең үсешенә, берлекнең ныгуына китерә. КамАЗ «симфониясе» белән рухланып яшәү сәнгатьтә репортаж стиле тууга сәбәп була. Шул ук вакытта төзелештә дивар бизәмнәре, витражлар, ял итү урыннары, музейлар, иҗтимагый үзәкләр калкып чыга. Монументаль сәнгать, тарафдары Илдар Ханов белән бергә, Чаллыдан Казанга да килеп җитә. Борынгы Казанны төзекләндереп яңартуда, мәдәният сарайлары, кунакханәләр, кафе, предприятие холларында борынгы фреска, мозаика, инкаустика өслүбләрендә башкарылган заманча сәнгати мифлар туа башлый (Игорь Башмаков, Абрек Абзгильдин, Виктор Федоров, Рөстәм Килдебәков). Практика күрсәткәнчә, иҗади оешманың көче, аның төрле юнәлештә иҗат итүче рәссамнарының күмәк иҗаты (сынчылар, нәкышчеләр, графиклар, кулланма гамәли сәнгать) тирәлеккә, яшәешкә үтеп керүе бәрабәренә үсә, ныгый. Иҗаткярларны биналарның эчке-тышкы бизәлеше дә, урам дизайны, театр куелышлары, китап бизәү эше дә битараф калдырмый. Оешманың зур тәрбияви эше булып, төрле югарылыкта барган федераль һәм җирле күргәзмә сәясәте тора. Ул рәссамнарны туплау, яңаларын ачу, сәнгатьнең күптөрлелеген күрсәтү, мирсабызны торгызу, музейларда яңа тупланмалар булдыру мөмкинлеге бирә.
Декада, юбилей, шәхси, Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия күләмендә барган күргәзмәләр белән беррәттән, бөтен Идел буе цивилизациясен туплаган, профессиональлекне үстерүче, милли горурлыкны саклаучы «Зур Идел» күргәзмәсенең әһәмияте бик зур. Татарстан сәнгатен баетуда, аның борынгы этногенетик (кан багланышын) күзәнәкләрен-тамырларын барлаган, сурәтләгән Уфа, Ташкент, Нукус, Бакуда һ.б. калаларда узган күргәзмәләрнең бәһасе әйтеп бетергесез. Патриотик һәм әхлак тәрбиясе өлкәсендә Бөек Җиңүнең түгәрәк даталарына багышланган күргәзмәләрнең кайтавазы горурлык тудыра. Аларда тарихи хәтер темасы фәлсәфи, метофорик яңгыраш таба. Ниһаять, 80 нче елларда Рәссамнар иҗат берлегендә бөтен актуальлеге белән милли сәнгать тудыру проблемасы калкып чыга. Үзгәртеп кору, җәмгыятьне либеральләштерү, дөнья мәдәниятенә һәм тарихына юл ачылу, дөнья мәдәнияте эталоннарына йөз тоту – сәнгать формасы белән генә түгел, ә эчтәлеге белән дә самими, милли була ала, дигән яңа инкыйлаби фикер тудыра. Дөньяны яңача күзаллауның чагылышы аксакалыбыз Бакый Урманченың 85 еллыгына багышланган юбилей күргәзмәсендә ачык күренә. Шәрык миниатюраларына йөз тоткан, катып калган калыплар һәм күрү стереотипларын җимерүче истәлекләр эпосында автор йөзьеллыкларны бер учка җыеп-туплап, нәфис сәнгать югарылыгында ачыктан-ачык сурәтләп, ниһаять, милли омтылышларны билгеле бер чор идеологиясе кысаларыннан иркенлеккә чыгарды.
Дөньяны киң итеп күзаллау Тукайның 90, 100, 130 еллыгына багышланган күргәзмәләрдә дә чагылыш тапты. Әлеге тема өстендә эзлекле рәвештә эшләүче рәссамнарыбыз да шактый.
Мәңгелек темалар СССР Сынлы сәнгать академиясенең Казандагы нәкыш остаханәсендә академик Харис Якупов кул астында иҗат иткән шәкертләре – Станислав Слесарский, Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев, Шамил Шәйдуллин, Фиринат Халиков, Олег Сильянов, Владимир Акимов, Дания Шәймәрданова, Равил Заһидулиннарга һ.б.га да шөһрәт таҗы кидертә... Идел һәм Урал төбәгендә рәссамнарга канат куйган Казан сәнгать мәктәбе кебек, Харис Якупов остаханәсе дә (1976) бөтен төбәктә югары әзерлекле рәссамнар тәрбияләү мәктәбе була һәм югары уку йорты системасына бәрабәр булып, иҗат берлегенә ныклык һәм осталык иңдерә. Әлеге остаханәдә тәрбияләнгән яшьлек дәрте ташып торган талантлар дулкыны хисабына Рәссамнар берлеге Чаллы һәм Түбән Камада берлекнең секцияләрен оештыра.
Бүгенге көндә Сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсе белән Фиринат Халиков җитәкчелек итә.
Түбән Кама шәһәрендә үз вакытында техноген мәдәниятен татыган һәм табигый матурлыкка йөз тоткан тәңречелеккә (җир, урман, су, йорт, абзар ияләре) багышланган картиналар сериясе эшләгән Тукай премиясе лауреаты Әхсән Фәтхетдинов кебек киңкырлы фәлсәфәче рәссамнар иҗат итә (Зиннур Миңнәхмәтов, Рабис Сәлахов, Хәмзә Шәрипов). Кама аръягынының данын Владимир Акимов, Виктор Анютин, Виктор Сынков, Хәмзә Шәрипов, Факил Гайфетдинов кебек рәссамнарның иҗаты билгели.
90нчы елларда Рәссамнар берлеге өчен катлаулы чор башана. Моның сәбәбе беренче чиратта СССР таркалуга бәйле. Һәртөрле чикләүләр, тыюлар бетерелеп, берлек киң иҗат дәрьясына чыга. Шушы шартларда рәссам үзенең мөстәкыйльлеген, яшәргә сәләтлелеген, үз йөзен күрсәтергә тиеш иде. Хөррият һавасы әкренләп иҗат егәренең яңа мөмкинлекләренә юл ача. Тарихны бербөтен итеп карап эшләү, үзеңнең башкаларга охшамаганлыгыңны күрсәтү мөмкинлеге туа. Бу чорда Татарстан сәнгатендә ике юнәлеш өстенлек итә: авангард һәм реализм. Күргәзмәдән күргәзмәгә алар бер-берсен тулыландырып килә. Меңьеллык Казан, Борынгы Болгар һәм Алтын Урдага багышланган тарихи картиналар белән беррәттән, иронияле һәм төртмәле соц-арт, «этнофутуризм» яки «татавангард» һәм реализм бер-берсе белән чиратлашып килә. Агымнар киселешендә Татарстан сәнгате өчен гаҗәеп күренеш – Әлфия Ильясованың иҗатына моңа кадәр хас булмаган дини тематика (мөселман апокрифлары), Булат Гильвановның алтай-төрки һәм болгар мифлары, Фәридә Хаcьянованың сабый күңеленә турыдан-туры юл салган тылсымлы китап бизәмнәре; Канәфия Нәфыйков, Фиринат Халиков һәм Рөстәм Хуҗинның тарихи эпопеяләре, Владимир Поповның гарәби графикасы, Ирик Мусинның хисле, зур динимик көчкә ия ретролары, Альфрид Шәймәрдановның самими, халыкчан сурәтләре, Анатолий Егоров һәм Евгений Голубцовның «храм бизәмнәре», Илгизәр Хәсәновның үзенчә яңартылган модерны, Әнвәр Сәйфетдиновның үзенчәлекле техникасы (пуантилизм), Михаил Кузнецовның бизкләре, Роберт Гайсинның «эзотерик» табышлары, Мәхмүт Гасимов һәм Рөстәм Габбасовларның мәһабәт сыннары, Александр Шадрин һәм Александр Дорофеевның һәркайсы җырлап торган «шигъри кыйссалары» дөнья күрә. Бердниковлар гаиләсе дә эшләрендә кешелеклелек тойгыларының ныклыгы, Рәшит Газеев нәзәкатьлелек белән, Анна Куртева теләсә-кайсы бинага затлылык сирпүче витражлары; Владимир Акимов юморга төрелгән фәлсәфәсе; Виктор Тимофеев кабул ителгән үлчәмнәрдән тайпылышы белән иҗат мохитенә үз йогынтыларын ясый киләләр.
Кул һөнәре сәнгатен торгызуга рәссамнар шулай ук зур өлеш кертә. Нәкъ менә 90нчы елларда зәркәнчелек, каюлы күн, алтын җепләр белән чигү һәм каллиграфия-хаттатлык үткәннәр белән хәзерге заман сәнгатен тоташтыру дәверен кичерә (Наилә Кумысникова, Софья Кузьминых, Светлана Гарбузова, Илдус Гайнетдинов, Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов, Рәфкать Мөхәммәтшин, Шамил Хәялиев, Ирина Васильева, Луиза Фәсхетдинова, Земфира Бикташева, Наилә Галәвиева, Зөфәр Низаметдинов һ.б.).
Татарстан мәдәнияте тарихында күренекле чор дип ТАССР Сынлы сәнгать музее экспозициясе ачылуны санарга кирәк (1959-1967). Биредә рус һәм Көнбатыш Европа сәнгатен күрсәтү белән беррәттән, Болгар чоры һәм 1920-1930 еллардагы татар сәнгате бүлекләре, Казанның мәшһүр рәссамы Николай Фешин иҗатына багышланган зал да ачыла. Меңьеллыкка аяк басканда бөртекләп җыелган милли мирас һәм Татарстан, Россия рәссамнарының иң яхшы әсәрләреннән Милли мәдәният музее формалаша. Шул ук вакытта аның струтурасында Казанның 1000 еллыгы музее барлыкка килә. Анда соңгы дистә елларда «Нурлы Казан», «Татарстан табигатенә мәдхия», «Тарих дулкынында Болгар чоры» дигән, Россиядә һәм дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар рәссамнары иҗатына багышланган эшләр туплана.
1997 елда «Казан» милли мәдәният үзәге базасында, Рәссамнар берлеге белән берлектә, Бакый Урманче музее, 2003 елда Илдар Зарипов, 2005 елда Әмир Мәҗитов галереялары ачыла. «Казан Кремле» тыюлыгы территориясендә 2005 елдан эшли башлаган «Хәзинә» милли сәнгать галереясы җирле сәнгатьне эзлекле рәвештә мәрҗән кебек бер җепкә тезеп күрсәтә башлады. Биредә милли бизәк традицияләрен үз эченә алган кулланма гамәли сәнгать үрнәкләре белән беррәттән, классик сынлы сәнгать үрнәкләрен дә күрергә була. Бүген дә Татарстан Милли музее, Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы, Габдулла Тукай әдәби музее, Җәлил музее һ.б. бүлекләре рәссамнарның яңадан-яңа эшләре белән тулылана бара.
Рәссамнарның иҗатын респубика дәрәҗәсендә билгеләп узу традициясе дә үз җимешләрен бирә. Төрле елларда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Сергей Лывин, Виктор Куделькин, Васил Маликов, Әнәс Тумашев, Тавил Хаҗиәхмәтов, Илдар Зарипов, Әхсән Фәсхетдинов, Шамил Шәйдуллин, Зөфәр Гыймаев, Искәндәр Рәфыйков, Фиринат Халиков, Абрек Абзгильдин, Николай Индюхов, Софья Кузьминых, кызлары Изабелла Рогожина һәм Марина Нигъмәтуллина белән Рада Нигъмәтуллина, Виктор Аршинов, Илдар Ханов, Сергей Скоморохов, Асия Миңнуллина, Владимир Попов, Ирина Колмогорцева, Нәҗип Исмәгыйлев (Нәккаш), рәссамнар төркеме – Фәрит Вәлиуллин, Александр Леухин, Илья Артамонов, Рәшит Шиһабетдинов һ.б. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булдылар.
1999 елда Татарстан мәдәният министрлыгы сынлы сәнгать өлкәсендә уңыш казанучылар өчен Бакый Урманче премиясен гамәлгә куйды. Рәссамнардан Григорий Эйдинов, Анатолий Егоров, Зөфәр Гыймаев, Илдар Зарипов, Абрек Абзгильдин, Булат Гильванов, Игорь Башмаков, Наилә Кумысникова, Фәридә Хасьянова, Зөфәр Низаметдинов, Нияз Хаҗиәхмәтов, Ирина Васильева, Равил Заһидуллин, Рәшит Газеев, Рабис Сәлахов; сәнгать белгечләреннән Динә Вәлиева, Розалина Шаһиева, Роза Солтанова, Йолдыз Нигъмәтҗанова, Лилия Саттарва, Рөстәм Шәмсутов, Ольга Улемнова һ.б. төрле елларда ия булды әлеге бүләккә.
Рәссамнар еллар дәвамында иҗади дулкында яши. Сынлы сәнгать музеенда шәхси, тематик, күпжанрлы күргәзмәләр берсе үкчәсенә икенчесе басып килә. Үзебезнекеләр белән беррәттән, Бөтенроссия һәм дөнья дәрәҗәсендәге осталар да читләтеп узмый Татарстанны. Елның-елында узучы Республика һәм шәһәр көненә багышланган күргәзмәләрдә катнашу шулай ук дәрәҗә санала. Рәссамнарның эшләре чит илләрдә дә куела. Көнбатышта, Көнчыгышта, Франциядә, Голландиядә, Финляндиядә, Венгриядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Пакыстан, Төркия һәм Кувейтта уңыш белән узган күргәзмәләр аша рәссамнар татар дөньясын, милли рухыбызны чит илләргә таныта. Чит кыйтгаларда күргәзмәләр элек тә булган. Татар графикасының 1931-33 елларда Парижда, Чикагода күрсәтелүе турында үз вакытында сәнгать белгече Пётр Дульский илһамланып язган. Казанның 1000 еллыгына багышланган күргәзмәләр исә төрле мәйданнарда еллар дәвамында барды.
Шөкер, әле булса рәссамнарны рухи берләштереп торган урын булып остаханәләрне атыйбыз. Зур Кызыл урамында урнашканына 1980 елда узган «Зур Идел» төбәк күргәзмәсенә әзерлек барышында реконструкция ясалды. Иске бинага заманча күргәзмәләр залы өстәп салынды. Әлеге зал бүгенге көнгәчә сәнгатькә хезмәт итә. Хәзерге вакытта биредә Заманча сәнгать галереясы эшләп килә. Остаханәләр дә чын мәгънәсендә иҗат лабораторияләре булып кала бирә. Елдан-ел яңа проектлар гамәлгә аша бара. Әйтик, Кырымда, Болгарда, республика районнарында пленерлар уздыру, өр-яңа галереяларның нигезен тәшкил итәрлек эшләр бүләк итеп калдыру, галереялар ачу инде матур традициягә әйләнеп бара. Казанлылар күз алдында күргәзмәдән күргәзмәгә сынлы сәнгать күгендә яңа исемнәр калкып чыга. Эстафета әкренләп Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалы, Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесы аша узып, Татарстанның сынлы сәнгать ташкынына яңарыш рухы алып килүче яшьләр кулына күчә бара. Югарыда Рәссамнар берлеге тарихында иң беренче булып уздырылган күргәзмә уңаеннан Яшел Үзәнне телгә алган идек. Быелның 16 ноябрендә, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсенең яшьләр секторы (җит. Илнур Сираҗиев), моннан 80 ел элек булган прецедентны кабатлап, янә Яшел Үзәндә күргәзмә ачты. Ул көнне экспозициягә куелган барлык эшләр, җуелмас хәтер символы булып, Яшел Үзән галереясына бүләк ителде. Бер сүз белән әйткәндә, рәссамнарның иҗат эпопеясы дәвам итә.
Әнәс Тумашевның шәхси күргәзмәсе ачылышында
Бакый Урманче Флора ханым белән (уртада) Рәшит Имашевның шәхси күргәзмәсен ачуда. 1986 ел
СССР Сынлы сәнгать академиясенең иҗат остаханәсе рәссамнары (сулдан уңга): Станислав Слесарский, Олег Сильянов, Шамил Шәйдуллин, Зөфәр Гыймаев, Харис Якупов һәм Фәрит Якупов. 1978 ел
«Зур Идел» төбәк күргәзмәсен ачу. Казан, 1991 ел
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА