Миләш
Миләш сүзен галимнәр фин-угыр телендәге пәлэз, пәлеш сүзләреннән кергән диләр. Ничек кенә булса да, без бу сүзне үзебезнеке дип исәплибез, әле аның башка сөйләшләрдәге вариантларын да яратып кабул итәбез. Мәсәлән, себер татарларының бер өлеше аны мыцыр дип атый, ә ләмберә мишәрләре аны йомшак итеп мәләш диләр.
Мәгълүм булганча, миләш ботагын яңа туган балаларның башлыкларына тагалар, кулларының беләзек өлешендә дә еш кына миләш ботагы кисәген күргәлибез. Бу миләш сабыйны күз тиюдән саклый дигән ышануга бәйле.
Татар авылларында йорт каршына утыртылган миләшләрне еш күрергә була. Монысы да йортка күз тимәсен, җәй башында хуш исле чәчәкләре, көзгә кергәч, менә шушы кып-кызыл фонарьларны хәтерләткән тәлгәшләре белән хөсетле кешеләрнең күз явын үзләренә тартып торсын, дип эшләнә.
Ул гына да түгел әле, беренче баланы бишеккә салгач, бишек кыршавына куакланып үсүче миләш ботагын элгәннәр. Миләш ботагының да тармаклысын эзләргә тырышканнар. Бу әлеге гаиләдә бишектәге бала артыннан шушы миләш тармаклары санынча башка сабыйлар да тусын дигән теләк белән башкарылган.
Кайбер якларда җаны урын тапмый якыннары күзенә өрәк булып күренеп йөргән кешенең каберенә дә, догалар укып, җиде чатта үсүче миләшнең ботагын күмү гадәтен дә ишеткәнебез бар. Бу миләшнең мәңгелек дөнья белән фани дөньяны тоташтырып тору сәләте бар дип ышануга бәйле.
Безнең халык миләшне табышмакларында да, җырларында да зурлый.
Мисалга менә мондый табышмакны китерик әле:
Җиде юлның чатында
Тулган айтирәк утыра.
Канатыннан кан тамып,
Каргый-тирги утыра.
Миләш кенә димик бу агачны, дуслар! Хикмәтле ул, үзенә күрә бер сере бар аның!
Сәхифә «Татар халкы традицияләрен саклау һәм үстерү «Татар ядкярләре» шәхси учреждениесе
(җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова)
белән берлектә әзерләнде.
"Безнең мирас". - 2022. - №7. - 108 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА