Журнал «Безнең мирас»

Мари мәдәниятендә ислам дине

Марилар ислам дине белән Идел Болгары заманында ук – X-XII гасырларда танышкан. Ислам мариларның рухи дөньясын җәннәт һәм җәһәннәм, язмыш, яшәү мәгънәсе һәм кешенең дөньяга яратылу максатлары турындагы күзаллаулар белән баеткан. Казан ханлыгы заманында (XIV-XVI гасырлар) исә Идел буенда яшәүче мөселман булмаган халыклар арасында ислам мәдәниятенең кайбер элементлары тарала, алар гаилә-көнкүреш, җирләү, мәрхүмнәрне искә алу йолаларында, җомга көнен хөрмәтләүдә чагылыш таба. XVI гасырда мариларның бер өлеше, бигрәк тә гаилә башлыклары, татарлар йогынтысында, ислам динен кабул итә. Бу процесс соңгырак чорларда да күзәтелә. Мәсәлән, 1737 елда Уржум өязендә яшәүче Симей исемле мари алпавыты ислам динен кабул итә. Ислам йогынтысында болын һәм көнчыгыш мариларының мәҗүси догаларында ислам дине белән бәйле «бисмилла» яки «Алла сакласын» кебек сүзләр барлыкка килә.


Мари карты (карт кугыза, жрец) Н.Н.Николаев һәм фин этнологы И.Лехтинен. Мөслим районының Бикмәч авылы. 2015 ел. Т.Л.Молотова фотосы

Сабан туен, Җыенны да бәйрәм иткәннәр


Төп этнографик территориядән читтә яшәүче һәм шактый үзенчәлекле этнографик төркем – көнчыгыш мариларының дине һәм мәдәниятенә ислам дине аеруча көчле йогынты ясаган. Аларның Урта Идел буеннан көнчыгышка таба миграциясе ХVI гасырның икенче яртысыннан ХVIII гасырга кадәр дәвам итә. Күчеп китүләренең бер сәбәбе көчләп христианлаштыруга каршы протест белән бәйле. ХIХ гасырның икенче яртысында исә көнчыгыш мариларының махсус этнографик төркем буларак формалашуы тәмамлана һәм алар Идел буе төркемнәреннән сизелерлек дәрәҗәдә аерылып тора башлый. Көнчыгыш марилары татар, башкорт һәм руслар белән күрше яшиләр. Кама буе һәм Урал төркемнәренең руслар белән аралашулары иртәрәк башлана, Ык-Сөн төркемнәре исә озак еллар дәвамында татар һәм башкортлар белән генә аралашып яши. Чөнки руслар Кама аръягына соңгырак чорда гына күчеп килә. Шуңа күрә Ык-Сөн һәм Агыйдел буенда яшәгән марилар мәдәниятенә татарлар аеруча зур йогынты ясый.


Көнчыгыш мариларына ислам диненең аеруча көчле йогынтысы ХIХ гасырның икенче яртысында күзәтелә. Бу чорда яшәгән мари мәгърифәтчесе П.П.Ерусланов үз мәкаләләрендә көнчыгыш мариларның бер өлешенә мөселманнарның диниәхлакый, хокукый карашлары тәэсире турында искәртә. Ул: «Если вместе с языком считать религию одним из более существенных и постоянных признаков самобытности народа, то в этом отношении Белебеевские и Мензелинские черемисы находятся на рубеже перехода в магометанство. Достаточно сказать, что во многих деревнях керемети ими совершенно забыты (например, в Чикеевой, НовоЧикеевой, Балчаклы, Буклевой, Матау-баш, Шырлыковой и Бабековой) или находятся в крайнем небрежении (Акборисово, Чупаево, Сокто и Токбердино). Так как языческая религия черемис всего полнее выражается в обрядах и праздниках, то считаю не лишним указать значительные изменения или искажения в них. Так, первый по времени весенний языческий праздник поминовения умерших (кон кече) большею частью оставлен, равно как и ага-пайрем заменился башкирским «карга-бутка». Самый главный из языческих праздников «кусьо» называется по-магометански «курбан-байрам», – дип яза.


Татарлар һәм башкортлар белән янәшә яшәп, марилар мөселманнарның дини-әхлакый карашларын, холкын, телләрен яхшы белгәннәр һәм мөселман дин әһелләре белән аралашканнар. Н.В.Никольский әйтүенчә, марилар, русларга караганда, татарларга күбрәк ышанганнар һәм алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга тырышканнар. Каты чирләп киткән мариларның татар мулласына ярдәм сорап мөрәҗәгать итү очраклары да булган. Казан, Мамадыш, Бөре һәм Көнгер өязләрендә яшәүче марилар татарлар белән шулкадәр якынайганнар ки, алар арасында аерма бөтенләй юкка чыккан. Төрки халыклар көнчыгыш мариларының рухи мәдәниятенә, аларның бәйрәмнәренә, халык иҗатына да зур йогынты ясаган. Мәсәлән, кайбер мари авылларында Сабан туе һәм Җыен бәйрәмнәре уздырылган. Моннан тыш, көнчыгыш мариларының дога текстлары да ислам дине терминнарына бай булган: алал (хәләл), амен (амин), кавыл (кабул булсын) һ.б. Гыйбадәт кылган вакытта да марилар, мөселманнар кебек үк, тәннең чисталыгына игътибар иткән. Изге аланнарда тәмәке тарту һәм русча сөйләшү дә тыелган.


П.Ерусланов: «Черемисы Уфимской губернии, вследствие долговременного совместного жительства с магометанами подверглись сильному влиянию магометанства. Ислам проникает во все стороны жизни черемис, вытесняя все самобытное, черемисско-языческое, как во внешней бытовой обстановке, так равно в религиозно-нравственных, правовых воззрениях и понятиях. Так, под влиянием ислама языческих жрецов у восточных марийцев во второй половине ХIХ века стали называть «моллами», – дип яза.


«Ислам динен кабул итәргә намусым куша»


Төрки халыкларның мари мәдәниятенә йогынтысы йорт төзелешендә, аш-суда, милли киемнәрдә дә чагылыш таба. Көнчыгыш мариларының терлекчелегендә кызыклы бер үзенчәлек бар. Мөселманнар йогынтысында алар узган гасырның 60 нчы елларына кадәр дуңгыз асрамаганнар, аның итен хәрам дип санаганнар.


XIX гасыр-XX гасыр башында көнчыгыш мариларына ислам дине христианлыкка караганда да якынрак, танышрак дин булган. Алда әйткәнебезчә, марилар борынгыдан ук мөселманнар белән янәшә яшәгән, татар һәм башкорт телләрен яхшы белгән, ә русчаны начар белгәннәр яки бөтенләй белмәгәннәр. Көнчыгыш мариларының башка халыклар белән милләтара аралашу теле татарча яки башкортча булган.


XIX гасырның икенче яртысында-XX гасыр башларында татар-мөселман гореф-гадәтләренең йогынтысы мариларның ислам диненә күчешендә дә чагыла. 1788-1917 нче еллардагы Оренбург диния нәзарәтенең архив материалларында мәҗүси мариларның ислам диненә күчерүне сорап язган документлары да саклана. Марилар Диния нәзарәтенә төрле мөрәҗәгатьләр яудырганнар: мөселман ир-ат яки хатын-кыз белән никах укытканда нишләргә яки нинди мөселман Аллаһка якын бәндәләрдән санала һ.б. Игътибарыгызны бер чыганакка юнәлтәсебез килә: 1917 елның 29 июлендә Бөре өязендә яшәүче мари хатыны Лыстанай Яшкина ислам диненә күчерүне үтенә. Ул үзенең карарын болай дип аңлата: «Проживая в Уфе среди мусульман, чувствую себя в тяжелом угнетенном состоянии, при мысли, что я есть невежественная язычница, и стало быть великая грешница…Понятие мое теперь прояснилось и совесть подсказывает, что необходимо принять религию ислама, которую я так полюбила и глубоко уверовала». Марилар ислам динен кабул иткән очракларда исем һәм фамилияләрен генә үзгәртеп калмаганнар, ә татар яки башкортка да әйләнгәннәр. Үзләренең дини карашларын рәсми рәвештә таныта алган марилар тәкъва мөселманнарга әйләнгән дип уйларга җирлек бар, нәтиҗәдә, алар үзләренең кардәшләрен дә ислам диненә өндәгәннәр. Атаклы миссионер Я.Коблов Идел буе төбәгендәге җирле халыкның татарлашуы турында болай язып калдырган: «Случается, что в инородческом селении, – чувашском, черемисском или вотском, обратятся в ислам два-три человека, а по прошествии некоторого времени можно видеть, что эти двое или трое уже привлекли на свою сторону многих других односельчан».


Әлбәттә, ислам динен кабул итү бер мизгелдә, җиңел генә булмаган. Әлеге процесс хакимият структураларының күзәтүе астында барган һәм марига мөэмин мөселман булганчы озак вакыт дәвамында төрле бюрократик киртәләрне үтәргә кирәк булган. Моннан тыш, гаризада динне кабул итүгә сәбәп булган дәлилләрне дә китерү соралган. Кайбер очракларда теге яки бу динне кабул итү шәхси мәнфәгатьләрдән чыгып эшләнгән. Шуңа күрә дә марилар арасында ислам динен кабул итү белән хәлле кешеләр, аеруча сәүдәгәрләр кызыксынган.


Исламга күчкән мари татарга әйләнгән


Кагыйдә буларак, марилар, исламга күчкән очракта, акрынлап этник үзбилгеләнүләрен дә үзгәрткәннәр. Этнограф И.А.Износков ХIХ гасыр ахырында Уфа өязенең Кара-Якуп волостена караган мари авылы Бабикны менә болай тасвирлый: «Что бабиковские черемисы, бывшие язычники, успели в короткий сравнительно промежуток времени значительно обашкириться, ...старики и старухи еще помнят свой язык…, что же касается молодежи, то она большею частью знает только один башкирский язык». Стәрлетамак өязендәге Таңсәет авылы халкы белән дә шундый ук вазгыять күзәтелгән. Н.В.Никольскийның 1911 елгы статистик мәгълүматларыннан күренгәнчә, Бабик авылында ислам диненә күчкән 79 ир-ат һәм 88 хатын-кыз яшәсә, нибары 7 ир-ат һәм 9 хатын-кыз гына мәҗүсилектә калган. Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасының Чишмә районындагы Бабик (153 кеше) һәм Кырмыскалы районындагы Таңсәет (116 кеше) авылларында татарлар белән башкортлар гына яши.


1911 елда барлыгы 433 мөселман мари теркәлгән. Шулардан 86 кеше – Вятка губернасының Яран өязендә, 158 кеше – Казан губернасының Чар өязендә һәм 189 кеше Уфа губернасының Бәләбәй, Бөре һәм Уфа өязләрендә яшәгән. Янәдән Н.В.Никольскийның статистик материалларына игътибар итсәк, тулысынча мөселман марилар гына яшәгән авыллар юк икәнен күрәбез. 1, 2, 3 мөселман мари яшәгән 8 авыл телгә алына. Мөселман марилар яшәгән дистәләп авылга бүгенге Башкортстандагы Каран-Бишенде (10 ир-ат һәм 9 хатын-кыз мөселманлыкка күчкән, 23 ир-ат һәм 18 хатын-кыз – мәҗүси), Иске Байгилде (5 ир-ат һәм 4 хатынкыз – мөселман, 4 ир-ат һәм 3 хатын-кыз – православ, 154 ир-ат һәм 131 хатынкыз – мәҗүси) һәм Бабикны (79 ир-ат һәм 88 хатын-кыз – мөселман, 7 ир-ат һәм 9 хатын-кыз – мәҗүси) кертергә мөмкин. Хәзерге вакытта Туймазы районындагы Каран-Бишенде һәм Чишмә районындагы Бабик авылларында башкортлар гына яши диярлек.


Татар беләзекләре көнчыгыш мариларында да таралган. 2006 ел. Т.Л.Молотова фотосы

«Мари ирләре түбәтәй генә кия»


Я.Коблов ХХ гасыр башында Чар өязенең көнчыгыш өлешендә, Казан, Мамадыш, Уфа, Бөре, Минзәлә һәм Малмыж өязләрендә яшәүче марилар татарларның йогынтысына аеруча дучар булуын билгеләп үтә. Ул, бу тирәдәге мариларның татарлар белән бик якын яшәүләрен һәм татар теле белән бергә аларның гореф-гадәтләрен дә үзләштергәннәрен ассызыклап: «В некоторых черемисских селениях Бирского уезда, напр., в д. Черлакь, Сахаяз, Торгемдурь и др. все мужчины поголовно носят тюбятеи. У них установился даже обычай, в силу которого, во время свадьбы, тесть, в знак уважения, дарит своему зятю парчевую тюбятейку», – дип яза. Миссионер күзәтүенчә, Казан өязенең Шурабаш авылында да шундый ук хәл икән. Анда яшәүче марилар тәмам татарлашкан һәм аларның шактый өлеше ислам динен кабул иткән. Читтән килүчеләр мариларның киемендә, тышкы кыяфәтендә, үз-үзләрен тотышында да татарлар белән охшашлыклар күргән, аларның татар телен белүенә һәм татарлашуына, хәтта мөселманлыкка күчеп бетүләренә дә игътибар иткән. Әмма көнчыгыш мариларының тышкы кыяфәте һәм татар телен яхшы белүләре аларның мөселман икәнлеге турында сөйләми. Мәсәлән, хәзерге көндә Башкортстанның Дүртөйле районындагы Чарлак авылында яшәүчеләрнең күбесен марилар тәшкил итә.


Хәзерге вакытта Татарстанның Арча районында мари һәм татарлардан торган Шурабаш авылы бар. Тарихи риваятьләр элегрәк бу авылда марилар гына яшәгәнен хәбәр итә. Моннан 300 еллар элек марилар татар егетен көтүче итеп яллаганнар һәм ул Шурабашта яшәргә калган. Шулай итеп авылда татарлар барлыкка килгән. Ике милләтнең бер авылда яшәве нәтиҗәсендә, марилар – татар телен, ә татарларның бер өлеше мари телен яхшы үзләштергән. Татар-мари никахлары да булып торган. Бу очракта яшь парларга мулла никах укыган һәм килен үз исемен татарчага үзгәрткән: мәсәлән, Марина – Мәдинә, Фая – Фәридә, Рая – Рәүфә һ.б.


Мариларның татарча сөйләшүенә катнаш никахлар да сәбәпче. Мәсәлән, Башкортстанның Шаран районындагы Нарат-Чокыр авылында яшәүчеләр киленнәрне Кыртутәл һәм Тумбагышта яшәүче милләттәшләреннән генә түгел, ә Татарстанның Биләр һәм Калтак исемле татар авылларыннан, татар телле марилар яши торган Бикмәчтән дә алганнар. Әлбәттә, мари-татар никахындагы гаиләләр көндәлек тормышта татар телендә генә аралашканнар. Марича белгән киленнәр туган телләрендә үз кардәшләре белән генә сөйләшкән. Алар балаларына, оныкларына мари телен өйрәтмәгәннәр, татарлар арасында моның кирәге дә юк дип санаганнар. Кызганыч ки, без аралашкан информантлар мари телендә бер сүз дә әйтә алмадылар.


Ахирәт дуслар – О.П.Ростова һәм С.В.Бабушкина. Менделеевск районының Карман авылы. 2015 ел. Т.Л.Молотова фотосы

Милли үзаңнарын саклап калуның төп сәбәбе – традицион дин


Тирә-якта татарлар гына яшәгәнлектән, Нарат-Чокыр авылында да татарча сөйләшкәннәр. Моңа исә күрше-тирәдәге мари авылларының ерак урнашуы да сәбәп булган. Элек Нарат-Чокыр берничә мари авылын берләштергән союзга кергән. Ул Татарстан һәм Башкортстан Республикаларындагы бер-берсеннән шактый ерак урнашкан Бикмәч, Калтак, Биләр, Туктар һәм Балчыклы авылларын берләштергән.


Нарат-Чокыр мариларының милли үзаңнарын саклап калуының төп сәбәбе – традицион дин. Аларга ислам һәм христиан диннәренең әллә ни йогынтысы булмаган диярлек. Авылдагы гореф-гадәтләр дә мәҗүсилек белән бәйле. Нарат-Чокырдан 1,5 км ераклыкта «Корбан бәйрәм»е уздыра торган имән-юкәлек аланы урнашкан. Анда ел саен җәй көне барлык авыл халкы катнашында «мәҗүси» догалар укыганнар. Корбан чалу авыл халкы тормышында бик зур әһәмияткә ия булган. Соңгы мәртәбә бу йола 1950 нче еллар башында үткәрелгән. Мондый күмәк гыйбадәтләр дини, милли һәм туганлык хисләрен яңарткан. Изге алан хәзерге көнгә кадәр саклана, биредә агач кисү, ботак сындыру һәм печән чабу катгый тыела.


Нарат-Чокыр авылындагыларның календарь йоласында «мәҗүси» катлам сакланса, мәрхүмне җирләү һәм искә алу йолаларында исә, традицион горефгадәтләр белән бергә, мөселман гадәтләрен да күзәтәбез. Мәсәлән, аларда җирләү йоласы менә болай башкарылган: табут эченә шиповник ботагын салганнар; мәрхүмнең гәүдәсе буйлап өч төстәге җеп сузганнар (бу елга аша чыгу өчен күперне символлаштырган); мәрхүмнең кулларына бияләй кидергәннәр; табутның стенасына кечкенә генә тәрәзә дә ясаганнар; кабер өстенә тастымал бәйләп куелган колгалар куйганнар (хәзерге вакытта исә вафат булучының исемфамилиясе һәм яшәгән еллары татарча язылган һәйкәл урнаштырыла, кайбер һәйкәлләрдә исә ярымай сурәтләнә); каберне ләхет алып казыйлар һәм табутны шуның эченә кертеп урнаштыралар да мәрхүмнең башын изге Мәккә тарафына юнәлтеп калдыралар.


Марилар татар телендә камил сөйләшәләр


Шундый ук этник процесслар Татарстандагы башка мари авылларында да күзәтелә. Анда яшәүчеләр дә мари телен онытканнар диярлек, татарча гына сөйләшәләр, әмма үзләренең милли үзаңнарын һәм традицион диннәрен саклап калганнар. Шундый ук хәлне Актаныш районындагы Терпеле һәм Мөслим районындагы Бикмәч авылларында да күзәттек. Элегрәк Бикмәч авылында татар һәм мари телләрендә сөйләшкәннәр. Башлангыч мәктәптә 1941 елга кадәр мари телендә укыганнар. Авыл янында леспромхоз урнашкан, анда исә руслар яшәгән булган. Әмма сугыш вакытында руслар күчеп киткән, аларның урынына татарлар килеп төпләнгән. Шулай итеп, мәктәптә татар телендә укыта башлаганнар һәм тора-бара балалар, туган телләрен онытып, татарча гына сөйләшүгә күчкәннәр. Тирә-яктагы барлык мари авылларында да диярлек татар телендә камил сөйләшәләр.


Биредәге мариларның мәдәниятенә дә ислам дине йогынты ясаган. Бу беренче чиратта җомга көнен олылауда чагылыш таба. Пәнҗешәмбе көнне алар эшләмәгәннәр, мунча якканнар һәм мәрхүм туганнарын искә алганнар. Җомга көнне дә төшкә кадәр физик эш башкармаганнар. Бикмәч марилары революциягә кадәр һәм совет хакимиятенең беренче елларында да чәчү тәмамлангач, печән өсте башланганчы, Җыен бәйрәмен уздырганнар, бер мари авылыннан икенчесенә кунакка йөрешкәннәр. Бу бәйрәмне Татарстандагы Бикмәч, Мари Бүләр, Калтак һәм Мари Суыксуы, Башкортстандагы Нарат-Чокыр, Тукбирде авылларында бик яратып уздырганнар. Шул көнне үк «әйлән-бәйлән» уены да үткәргәннәр, үзләренә насыйп ярны да сайлаганнар. Бикмәч мариларының милли үзаңнары саклануга да традицион диннәре сәбәп булып тора. Узган гасырның 80 нче елларына алар «Юмын ото» дигән аланлыкта «Корбан бәйрәме»н үткәргәннәр. Көзен исә «Киремет ото» аланына барып ыруның иминлеген саклый торган «кирәмәт»кә корбан чалганнар, татарча догалар укыганнар. Авылдагы әлеге изге урыннар хәзерге көнгә кадәр сакланган һәм киртә белән уратып алынган. Шуны да искәртергә кирәк, 2009 елдан догалар мари карты (карт кугыза, жрец) ярдәмендә мари телендә укыла башлаган. Моны исә Бикмәч марилары тормышында өр-яңа күренеш дип әйтергә була. Әйткәнемчә, нәкъ менә мәҗүси гореф-гадәтләр мариларның үз миллилекләрен саклап калуына сәбәп булган, ә инде ислам динен кабул иткән очракта алар әкренләп татарга әйләнгәннәр. Хәзерге заманда да мариларның бер өлеше ислам динен кабул итә, әмма аларның саны бик аз. Татарстанда исә мари авылларыннан тулысынча татар авылына әйләнгән авыллар бар. Бу хакта мөселман авыллары янындагы борынгы мари зиратлары һәм изге урыннар сөйли.


Хәзерге вакытта татар телен яхшы белүләре көнчыгыш мариларының үзенчәлеге булып тора. Дөрес, татар телен марилар электән үк бик җиңел үзләштергәннәр. Бу исә әлеге телләрнең агглютинативлыгы белән бәйле. Әгәр өлкән буын өчен ул гади көнкүрештә күршеләр белән аралашу чарасы булса, яшьләр аны, кагыйдә буларак, мәктәптә үзләштерә. Бәйрәмнәр һәм йолалар вакытында Татарстанның кайбер авылларындагы марилар татар җырларын да башкаралар. 2006 елдагы этнографик мәгълүматларга караганда, Актаныш районының Мари Суыксуы авылында яшәүче марилар мәрхүмнең елын уздырганда да татар җырларын башкарганнар.


***


Православие чиркәвенең тәэсирендә мариларның исламны массакүләм кабул итүләре булмый кала. Шулай ук бу процесска мариларның традицион диннәре, дини җитәкчеләренең каршылыгы, дин һәм милләтне алмаштыруга тискәре мөнәсәбәт тә йогынты ясаган. Ихтимал, Октябрь түнтәрелеше һәм аннан соңгы дингә каршы сәясәт башланмаса, көнчыгыш мариларда ислам дине киңрәк таралыр иде. Совет чорында мариларга ислам белән христиан диненең йогынтысы йомшара, дин дәүләттән аерыла һәм динле булу кешенең бары тик шәхси эшенә әверелә. Икенчедән, совет хакимиятенең беренче елларында традицион диннәр белән этнографик кызыксыну арта. Нәтиҗә буларак, көнчыгыш һәм болын марилары традицион диннәрен саклап кала.


Тамара Молотова*


"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 32-38. 




* Тамара Лаврентьевна Молотова – күренекле тарихчы-этнолог, В.М.Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм сәнгать фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Мари-Эл республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру