Журнал «Безнең мирас»

Малмыж татарлары телендә мари атамалары

Күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәсендә туган мәкаләмнең исеме, мәгълүм әйтемдәгечә, җисеменә туры килә. Беренчедән, бу язма шәхси карашны, ягъни Малмыж татарының җирле мариларны ничек күзаллавын чагылдыра. Биредә тупланган мәгълүмат укучыга кызыклы һәм мавыктыргыч булыр дип өметләнәбез. Бәлки, бу мәкаләдәге кайбер фактлар галимнәрнең дә игътибарын җәлеп итәр һәм алар аны тарихи-этнографик чыганак буларак кулланырлар.


Яңа Смәил татарлары телендә марилар


Туган авылым Киров өлкәсенең Малмыж районындагы Яңа Смәил авылы 1917 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязендәге Сәрдекбаш волостена караган. Риваятьләргә ышансак, безнең авыл халкы моннан 300 ел чамасы элек хәзерге Балтач районында урнашкан Смәел авылыннан күченеп килә. Без ул авылны «Иске Смәел» дип атыйбыз.


Авылларның Балтач ягындагысы – «Смәел», ә Малмыж төбәгендәгесе «Смәил» дип языла. Авылда исә [э’смәйэл] диелә. Сүз башындагы тартык аваз алдына сузык аваз кушылу татар теле фонетикасына хас закончалык. Җирле марилар бу сүзне үзенчәлекле итеп, тарихи яктан караганда дөресрәк әйтәләр: [исмәил]. Башында [и], уртада [ә] чиста итеп, нәкъ безнеңчә – татарча әйтелә, ләкин [йэ] урынына басым белән [и] әйтелә. Һичшиксез, бу авыл атамасының борынгырак варианты була ала, аңлашылганча, марилар телендәге әйтелеш Исмәгыйль исеменә бик тә якын тора. Ә менә урыслар «Смаиль» дип атыйлар һәм язалар. Смәел атамасы урысча «Измаил» да, «Смаил» да булырга мөмкин. XVI гасырга караган урыс кулъязмаларында, мәсәлән, Мәскәүнең Нугай Урдасы морзалары белән алышкан хатларында, Исмәгыйль морзаның исеме Измаил, Смаил, Исмаил дип бирелә.


Бу якта яшәгән халыкның этник һәм дини составы бик чуар. Монда казан татарларының Малмыж-Чепья төркемчәсе, мөселманнар, керәшеннәр дә бар. Урыслар да бик күп, шулай ук староверлар да шактый яши. Биредә болын як марилары һәм удмуртларның көньяк төркеме дә көн күрә. Араларында борынгы диннәренә тугры калганнар – мәҗүсиләр дә бар.


Тарихи ядкярләргә дә искиткеч бай җир бу. Мәсәлән, биредә мари халкы өчен бик тә мөһим булган, аларның милли тарихларына мөнәсәбәтле авыллар һәм шәһәр бар: Акбатыр белән бәйле Зур Китәк, Балтуш кенәз белән бәйле Малмыж шәһәре, борынгы Азелино археологик культурасына тоташкан Азелино авылы (татарча – «Үҗәл»). Хәзер урыслар яши торган Азелино авылы атамасы, һичшиксез, мариларның борынгы бабалары белән бәйле була ала.


Шәхси күзәтүләрдән чыгып, биредәге марилар турында кайбер мәгълүматларны бүлешәсем килә.


Балачакта малайлар белән урам сугышларында марилар һәм удмуртлар, нигәдер, безгә, татарларга, каршы берләшә иде. Бу хәл мине нык гаҗәпләндерде, шуңа истә калгандыр да инде. Соңрак кына аңладым: алар үзара кардәш милләт – фин-угырлар икән бит! Шуннан соң җирле мариларга игътибар итә башладым һәм миндә аларга карата кызыксыну уянды. Балачактан һәр факт, хәтта иң ваклары да минем башта теркәлеп калган. Өстәвенә, безнең сыйныфның яртысын удмурт балалары алып торса, калган яртысын марилар тәшкил итте, ә татарлардан мин үзем генә идем. Шуңа күрә бу халыкларны «эчтән» өйрәнергә вакыт һәм мөмкинлек булды. Әмма аларның телләрен өйрәнә алмадым. Андый ихтыяҗ да булмады, чөнки безнең якта фин-угырлар үзләре татарча бик яхшы сөйләшә иде.


Безнең фикеребезчә, татар белән мари халкын күптәннән бик тыгыз җепләр бәйли. Этнологиядә әлеге мөнәсәбәтләрнең хәзерге көнгә кадәр өйрәнелгәне юк. Малмыж Смәиле дә, Балтач Смәеле дә – элеккеге мари җирләре.


Барлый башлагач, Яңа Смәил татарларының көнкүрешендә марилар белән бәйле терминнар шактый булуы ачыкланды. Без аларны берничә төркемгә бүлеп бирәбез.


Беренче төркем. Бу группадагы сүзләр-терминнар турыдан-туры мариларга карый һәм алар безнең авылда гына кулланыла яисә элек әйтелеп, хәзер инде онытылган.


«Чүмкә» – мари хатын-кызларының баш киеме яисә баш киеменең аерым детале. Ул яулык астыннан зур булмаган конус сыман булып күренеп тора, күбрәк кызыл җепләр белән чигелгән. Әле 1970 нче елларда аны кайбер мари хатыннары киеп йөри һәм татарлар аларны «чүмкәле әкәй» дип атыйлар иде. Марича термины «шимакш» булырга тиеш. Бу татарлар биргән атама түгелме икән? «Чүмәлә»дән, мәсәлән.


Чүмкәле мари хатыны

«Чирмеш инәсе» термины белән Яңа Смәил халкы иң зур энәне атый. Аның татар телендәге әдәби вариантта «камыт энәсе» дигән атамасы да бар. Бу сүздән соң күз алдына археологик казулар нәтиҗәсендә табылган борынгы зур энәләр килеп баса.


«Чирмеш чабатасы» дип зур һәм пөхтә булмаган әйбергә әйтәләр. Бу термин күп вакыт күчерелмә мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, балачакта язын резин итекләр белән куе балчык ерып йөри торгач, ул зур, килбәтсез кисәк булып аякка ябыша һәм без аны «чирмеш чабатасы» дип атый идек. Бу атама бездән шактый ерак – Удмурт Республикасының Балезино районындагы Кистем авылында яшәүче нократ татарларында да бар. Әлеге район марилардан читтә урнашкан, анда удмуртлар гына яши. Очраклы гына күренешкә бераз ачыклык та керде. Удмуртиядәге Кистем имамы Илмир Касыймов сүзләренчә, заманында, ә төгәлрәге, XIX гасыр ахырында алар авылының мулласы белән безнең авыл мулласы Мөхәммәдзыя Бәхтияров мәшһүр Түнтәр мәдрәсәсендә бергә укыган икән. Аларга бу атама шуннан килгәндер дип фаразлый алабыз.


Мари һәм татар халкы яратып кулланган тагын бер термин – «көмешкә». Өйдә кудырыла торган бу эчемлек, гадәттә, ашлыктан ясала. Ислам дине катгый тыйганлыктан, татарлар беркайчан да аны үзләре ясамаган, әмма ут күршеләре мариларның сый-хөрмәтеннән баш тартмаганнар. Чыгышы буенча бу термин татарча «кудыру/перегонять» сүзеннән булырга тиеш, чөнки мари телендә «шолтырмыш» атамасы бар.


Балачактан тагын бер сүзтезмә хәтергә уелган – «әкәй алкасы». Бу үзенчәлекле урман куагының кара нокталы кызыл төстәге җимешләре була. Күрәсең, ул мари хатын-кызларының ниндидер бизәнү әйберенә охшаган булгандыр. Әдәби татар телендә бу үсемлек «кабар агачы» дип аталса, русчасы – «бересклет бородовчатый».


Хәзер инде микротопонимнарга күчик. Безнең авылда һәм тирә-якларда мариларга кагылышлы урам һәм тау исемнәре бар. Мәсәлән, «Китәк базары юлы». Хәзерге рәсми исеме – Школьная урамы. Мин моны 1896 елгы бабаем Хәбибрахман Шаһимәрдән улының сөйләвеннән беләм. Күрәсең, марилар яши торган Китәк авылындагы базар Яңа Смәил татарлары тормышында бик мөһим роль уйнаган. Алар моннан көндәлек кирәк-ярак алган һәм үзләре җитештергән әйберләрне саткан. Мәсәлән, минем бабай агачтан ясаган кисмәкләр һәм көянтәләр белән сәүдә иткән.


«Китәк тавы» – Зур Китәк авылы башындагы текә тау. Бу тау белән безнең авыл татарларының бик күп риваятьләре бәйле. Минем нәселгә мөнәсәбәтлесе аеруча шомлы. Китәк базарыннан кайтканда бабаемның абыйсы Әхтәм Шаһимәрдән улын таш белән башына бәреп харап итәләр. Бу вакыйга XX гасырның уртасында була.


Иске Йөрек татарлары телендә марилар


Икенче төркемгә Малмыж районына керә торган иң зур татар авылы Иске Йөрек халкының мариларга бәйле атамаларын кертергә мөмкин. Мин биредә 1970 нче елларда берникадәр яшәдем һәм үземне күпмедер дәрәҗәдә бу авылныкы дип хис итәм. Иске Йөрек авылы барлыкка килү турындагы риваятьләргә таянсак, татарлар килеп урнашканчы (XVI гасырда, Явыз Иван заманында булырга тиеш) бу җирләрдә марилар яшәгән. Җирле тарихчы Мөнир ага Әһлиев уйлавынча, соңрак аларның Малмыжга яисә Мари Малмыжга күченгән булулары ихтимал. Шулай ук бер өлеше килгән татарларга кушылган. Кушылмаганнары да татарлар белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәгән. Шул сәбәпле, бу авылда да марилар белән бәйле терминнарны һәм риваятьләрне шактый гына табарга була.


Мәсәлән:


«Шадыр» – урам исеме. Аны авылның бер очы дисәк тә була. Риваять буенча, марилар Иске Йөрек авылының шушы җирендә яшәгән. Бу урам авылны урта җиреннән бик тирән һәм көчле чишмәле ерганак белән аерып тора.


«Мари нәселе» дигән сүзтезмә Иске Йөректә еш очрый. Һичшиксез, бу термин: «Марилар татарлар арасында ассимиляцияләнгәнме яки юкмы?» – дигән сорауга ачыклык кертә.


«Алан түре» – мариларның кичке уен үткәрә торган җирләре. Иске Йөректән чагыштырмача шактый ерак, 2-3 чакрым китеп, елга янында урнашкан урын ул. Риваятьтә сөйләнгәнчә, алар шау-шулы халык булган, ә татар-мөселманнарга, мөгаен, муллаларга бу гадәт бер дә ошамаган. Шунын өчен марилар үзләренең уеннарын Алан түрендә уздырганнар. Башка риваять буенча, Иске Йөрек авылы элегрәк шунда урнашкан була.


«Кама бабай» – Иске Йөрек авылы риваятьләрендәге легендар герой. Әйтелеше – [Къ-а(о)-ма]. «Ул менә бу чишмәләрне ерган», – дип сөйли иде аның хакында авыл халкы. Милләте буенча Кама бабай татар дип әйтелә. Татармы, әллә маримы – мәгълүм түгел. Безнең фикеребезчә, ул мари да була ала. Монда ике вариант бар, хакыйкать кайсысында – анысы безгә билгеле түгел. Камай исеме татарларда бар һәм безнең якта ул фамилия кебек сакланган. Мәсәлән, Камаевлар. Шуны да искә төшерик: тарихта нугайлардан чыккан Камай морза билгеле. Икенче фикерне алсак, монда элек марилар яшәгәнлектән, риваять, буыннан-буынга күчеп, алардан да кала ала. Шулай ук Кама елгасын да онытмаска кирәк. Ә бу исә борынгы фин-угыр топонимы дип санала. Мәсәлән, «Кама» сүзе удмуртларда Вятка елгасының борынгы атамасы. Татарларда исә «кама» дип аталучы җәнлек тә бар, русчасы – «выдра».


«Кама чишмәсе» – гаять үзенчәлекле табигать ядкяре. Беренчедән, җир астыннан ургылып чыкканлыктан, аның агымы бик көчле. Галим Марсель Әхмәтҗанов сүзләренчә, әлеге чишмә Казан арты буйлап баручы бик зур җир асты елгасы булырга тиеш. Бик тә аномаль зона дип атар идем аны. Иске Йөрек халкы сөйләвенчә, бу җирләрдә, ягъни Кама чишмәсендә һәм бигрәк тә Алан түрендә кайчак сәер хәлләр дә булгалый. Халыкта аны «Шайтанлы җир» дип тә йөртәләр. Балачактан истә калган: аның җир астында кирпеч яисә таш белән гөмбәзләп тезеп ныгытылган базы бар иде. Мондый корылма ясау кешедән күп көч һәм чыгым сорый. Ә аны эшләүче һич кенә дә гади кеше була алмый. Ул ниндидер хакимлек көченә ия булырга тиеш. Бәлки, ул берәр кенәз, бәк, морза булгандыр. Мәсәлән, рус кулъязмаларында Камай Смильнев дигән нугай кенәзе искә алына, яисә ул җирле мари кабиләсенең башлыгы була ала.


«Чирмеш малае» – Чутайдан чыккан нәселдә үксез бала мәгънәсендә кулланыла. Бу атама ишетелгәч, ятим, тәрбиядән мәхрүм малай күз алдына килеп баса. Кайвакыт татар телен оныткан, сары чәчле балаларга шулай дип әйтәләр. Безнең авылда бу сүзтезмәне ишеткәнем юк, ә менә Иске Йөректә, күрше Чутай авылыннан чыккан кешеләрдән әлеге гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Шулай ук Казан артындагы XVIII-XIX гасыр татар кулъязмаларында да бу атама очрый икән.


Илнур Газизуллин


"Безнең мирас". - 2022. - №6. - 16-19 б. 

Теги: Илнур Газизуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру