Журнал «Безнең мирас»

Мәрҗани хакында

Ошбу елның гыйнвар ае татар, төрки һәм ислам дөнясында мөһим дата– Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына – 200 ел һәм «Шура» журналының беренче саны басылып чыгуга 110 ел тулу белән әһәмиятле. Әлеге вакыйгаларның беренчесе – ХIХ гасыр, ә икенчесе ХХ йөз башы белән тоташтырса да, алар арасында тарихи бәйләнеш булуы бәхәссез.


Беренчедән, «Шура» журналының баш мөхәррире Ризаэддин Фәхреддин Шиһабетдин Мәрҗанине үзенең рухи остазы дип санаган, аның иҗаты белән шәкертлек, хәлфәлек вакытында ук танышкан. Булачак галим Түбән Шәлчәле авылында китап сәүдәгәреннән «Нәзурәтел-хак...»ны сатып ала һәм укып чыга: «Мәрҗанигә булган дошманлыкларым урынына – мәхәббәтем, нәфрәтем урынына ихлас һәм гүзәл гакыйдә урнашты. Шул көннән башлап аның һәр басылган әсәрен тикшереп бардым һәм бик күп файда алдым. Бүген дә Мәрҗанинең әсәрләреннән туйганым юк, бик күп гыйльми мәсьәләләр хакында мөрәҗәгать итәм, кабул итсәм-итмәсәм, аның фикере белән танышып үтәм», – дип, аңа чиксез ихтирамын белдерә. 1886 елда шәкерт Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән күрешә, әмма аның белән иркенләп аралаша алмый. Шиһабетдин Мәрҗани дә, Ризаэддин әфәнденең «Игътибар»ын укыгач, өмидле егет, мәсләгендә нык торса, эш эшләр, дигән.


Икенчедән, Р.Фәхреддин үзенең мәшһүр «Асар» исемле биобиблиографик хезмәтен һәм «Шура» журналында атаклы шәхесләр турында ун ел дәвамында басылып килгән «Мәшһүр адәмнәр һәм олуг хадисәләр» (вакыйгалар) сәхифәсен Ш.Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...», «Вафийәтел-әсляф...» китаплары рухында язган, биографияләрне өйрәнгәндә әлеге хезмәтләрне чыганак буларак та файдаланган. ХХ йөз башы татар зыялыларының киңәш мәйданы булган «Шура»да Муса Бигиевнең: «Мәрҗани хәзрәтләренең милләтебезгә күрсәткән хезмәтләре ни нәрсәдә? Тараткан фикерләренең тәэсирен үзе дөньяда чакта күргәнме?» – дигән сорауларына берничә авторның җавабы да басыла. Шуларның берсен – атаклы педагог, әдип, нашир һәм журналист Борһан Шәрәф (1883-1942, аның тууына да быел 135 ел) язганын сезнең хозурга да тәкъдим итәбез. Җаваплар «Шура» журналының 1911 елгы 24 нче санында дөнья күргән (757-759 битләр).


Шуны да искәртик: Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре заманында күп кенә ислам мәмләкәтләрендә танылган кебек, «Шура» журналы да бөтен төрки дөньяга таралган, аның сәхифәләрендә Көнчыгыш һәм Ауропа әдипләренең, фикер ияләренең иҗатына зур урын бирелгән.


Редакция


_________________________________________


Кай эше ул фазылның таң калмастай,


Кай сүзе ул камилнең күз салмастай?


Дәрденә дәрдмәндләр шифа тапты,


Сукырлар күзен ачты кар манмастай.


Акмулла. «Мәрҗани» мәрсиясе.


Шиһаб хәзрәтнең гыйлем вә камил­леккә ихтирамы, аңа юнәлүе вә аның алдында тез чүгүе мәрхүмнең үзен дә ирексез иткән, үз шәхси мәнфәгатьләреннән, вак дөнья мәшәкатьләреннән өстен иткән. Шул сәбәпле, гыйлем вә хакыйкать аннан, ягъни гыйлем хадименнән бер шәй таләп итсә, ул шуңа: «Ләббәйкә!» – дип, шартсыз, ык-мыксыз җавап биргән. Бу хакта гавамның яратмавы, голәмәнең вә меллаларның каршы килүләре аңа чүп булып кына күренгән.Шиһабетдин Мәрҗани хәз­­рәтләре Бохарада укып та, аннан ка­нәгать­лән­мәгән вә шуны бөтен дөнья­га игълан иткән кешеләрнең беренчесе булды. «Бохара күргән» кешеләр һәммәсе үзләренең камиллекләренә, мәдрәсә вә остазларының олуглыгына мәгърур булып йөргән һәм халык та шуларны хак­лап вә яклап торган бер заманда Шиһаб хәзрәтнең бу каһарманлыгы бик олуг бер хидмәт иде. Соңра татарларның Бохарага карашлары бөтенләй алмашынуга сәбәп булды.


Шиһаб хәзрәт белгән нәрсәләрне ул заманда белүче булмаган, димибез. Ул аңлаган мәсьәләләрне аңлаучы үзе генә булган, дип әйтсәк, хата булыр. Әмма ул әйткән сүзләрне башкалар әйтә алмаган, ул ачкан хакыйкатьләрне башкалар ябып тотканнар, бәлки хәзергәчә дә караңгы калган булырлар иде, дип әйтә алабыз. Башка белгечләрнең игътикадлары1 аныкы дәрәҗәсендә катгый була алмагандыр, дип уйларга нигез бар.


Сыйфат ваҗиб2 мәсьәләсендәге дәгъвалары, ястү намазы мәсьәләсендәге «Нәзурә»се, тәүге дүрт хәлифәне өстен күрү мәсьәләсендәге бәхәсләре, хөтбә, җомга намазыннан соң өйлә уку мәсьәләсендәге катгый бәяннәре, Бохараның мәгълүм укыту ысулларын тәнкыйтьләве, шәрех вә хашия3 исемендәге чүп-чарларны игътибардан себереп-түгеп, Коръән, хәдис вә чын голәмә әсәрләрен күтәрергә иҗтиһады, һәрбер мәсьәләдә хөкем вә тикшерүне алга чыгарып, тәкълид4 вә гадәтнең хакимлегенә һөҗүм ясавы, Тәфтазаниларның фикерләрен танытуы – олы галимнең никадәр җөрьәтле һәм хак өчен никадәр гайрәтле вә фидакяр икәнлегенә ачык дәлилләрдер. Бу мәсьәләләр халыкның тәрәккыйсенә вә дин эшенең алга китүенә күп тәэсир күрсәтмәсә дә, галимебезнең хәзинәсендәге нәрсәләргә яңа­дан бәһа куеп чыгу булганлык­тан, бездә фикер тууга вә без­нең милли вә иҗтимагый хәя­тебездәге алмашынуларга башлап зур сәбәпче булды.


Иҗтиһад гасырының тө­гәл­­лән­мәве мәсьәләсен киң су­рәт­тә мәйданга куюы үзе генә дә ни тора! Төркия, бик күп ислам мәмләкәтләре бу хакта Русиядән көнләшергә тиешләр. Бу хакта Курсави хәзрәтләренең дә хезмәтен онытмыйбыз, ләкин халыкка тәэсиребез Мәрҗанидән булды. Курсавиның «әл-Иршад» вә «Шәрхе гакаид»лары басылып мәйданга куелганда инде базарның кызуы үткән иде5. Шуңа күрә ул әсәрләрнең чыгуы аз гына да имеш-мимешкә сәбәп булмады. Шушының барысы Ташкичү каһарманы колагына яңгырап беткән иде.


Кечкенә генә ике эш: Шиһаб хәзрәт хисабы илә Казанда ике мәсҗеднең михраб урыны алмаштырылган. Чөнки бу мәсҗедләр кыйблага кыек салынган булган. Хәзерге вә элекке замандагы меллалар, гавамның «кыйбланы үзгәртте» дигән сүзен ишетмәс өчен, бу хәрәкәттән сакланырлар иде, дип уйлыйм. Риваять итүләренә күрә, Шиһаб хәзрәт урамда, мәсәлән, өеннән чыгып мәсҗедкә барганда авыз эченнән берәр дәрес тәкърарлап барып, кешеләрнең сәламен дә алмый торган булган, мәсҗедтә намаз көткәндә Коръән йә башка китапны уку илә мәшгуль булган. Бу эшләр зур камиллек түгел, әмма моның өчен гавамнан өстен тору кирәклегендә шөбһә юк. Хәзерге вә элекке заманда «сәясәтле» голәмәләр мәсҗедтән кергәндә вә чыкканда, берничә кешеләр илә исәнләшеп-сөйләшеп аларның хәтерләрен табуны камиллектән саныйлар түгелме?


Татарлардан галим сыйфаты илә чит мәмләкәтләрдә танылган кешеләрнең беренчесе Шиһабетдин әл-Мәрҗани булды. Мәдрәсәдә һинд басма китабының һамиштәге6 кыек язуларын ихлас илә укыганым заманда, шул китапта бер мәсьәләгә дәлил өчен «әл-фәзыйлү Шиһабетдин әл-Мәрҗани»нең фикере аерым язылганын күрү миңа шулчаклы шатлык булды, татарлык өчен шулкадәр горурландым ки, тизрәк кычкырып, иптәшләремне җыеп, китапның шул урынын күрсәтмичә чыдый алмадым. Ул китапта татар галимен искә төшерүченең кем идеген белергә телисезме? Рәхим итегез: Мәрҗанинең сүзе илә дәлил итүче кеше Һиндның иң зур вә иң мәшһүр галимнәреннән имам Габделхәй әл-Лүкнәви иде.


Мәрҗанинең Истанбулда бастырылган «Мелла Җәлал хашия»сен актарганда, мәшһүр тарихчы Нәҗип Гасыймның «Төрек тарихы» әсәрендә Мәрҗанидән күчерелгән сәхифәләрне укыганда шулай ук милли горур хис ителәдер. 1874 нче елларда Лондонда бер китап фирмасы «Камусе гомуми»дә (энциклопедиядә) бастырылган мәшһүр кешеләр арасына Шиһаб хәзрәтнең тәрҗемәи хәлен тәкъдим итәр өчен хат илә аның үзенә мөрәҗәгать иткән, үзе хакында материал сораган. Бу хат хәзергәчә мәрхүмнең варислары кулында сакланадыр.


Шиһаб хәзрәт заманында бик таралган бер фикер – әһлеисламның Русиядә тәрәккый итүенннән өмид өзеп, Төркиягә һиҗрәт кылу кирәклеге булган. Казанның иң мәшһүр мөдәррисләреннән Кәрим хәзрәт вә гайре күп кешеләр шул фикер нигезендә һиҗрәт иткәннәр. Ләкин Шиһаб хәзрәт Русиядә татарларның тәрәккый итүләре мөмкин икәнлеге фикерендә булып, шуның юлларын күрсәткән. Бу мәсьәләдә хаклык кай тарафта булганы ул заманда караңгы булса да, дөреслек аның тарафында булдыгы хәзердә көн кеби ачыктыр.



Шиһаб хәзрәттән элек гыйлем эше мелла вә мәдрәсәләргә генә хас кеби булган. Элек заманда христиан гыйлемен монастырьга япкан кеби. Ул исә гыйлемне мәдрәсә почмагыннан чыгарган. Казанда сәүдәгәр, мирза вә гавам сыйныфы арасыннан Мәрҗани хозурында укыган кешеләр күп булган. Гыйлемнең мәдрәсә хөҗрәләреннән7 вә чаршауларыннан читкә чыгуы, ягъни гыйлемнең гавамлашуы берничә ун еллар элек мәйданга куелу сәбәпле, хәзерге заманда указсыз вә вазыйфасыз кешеләр арасында да шундаен галимнәр табыла ки, бу хәл илә милләтебез өчен горурланмаска мөмкин түгелдер.


Аның милләтебез эчендә тарихка хезмәте беренче булганлыгы никадәр әйтелсә дә урынындадыр, ләкин мәрхүмнең бу юлдагы хезмәтләренең бер өлеше генә мәйданга чыгып, бик күп хезмәт вә мәшәкатьләреннән һаман да файдаланылмаган көе торыла. Әһле варислары, сәләтсез халыклар, эшкә килгәндә суына торган китап төзүчеләр дә аның әсәрләрен мәйданга чыгаруны булдыра алмый торалар .


Сүз чыкканда шуны искә төшерик әле: «Шиһаб ахун»ның кабер ташы берничә заманнар Казан зиратында иң гүзәл таш булып торган иде. Инде таш өстендәге тулы айның алтыны бетеп, бөтенләй кызганыч хәлдә калган. Бер бәдәлченең каберенә чардуган ясаган Казан халкы Шиһаб ахун каберенә тиешенчә хатирә ясый алмый. Аның ташын да төзәттермиләр. Мәрхүм үзе кабер ташларының кадерен бик белүче, аларны эзләп сәфәр чыгучы, һәммәсен дикъкатьләп өйрәнүче булган.


Шиһаб хәзрәт галим, гыйлемне гавам фикереннән югары тота ала һәм шулай тота торган, гыйлемгә иҗтиһадлы вә аның өчен гайрәтле кеше булган. Үзеннән соңгыларның күз алдында гыйлемнең дәрәҗәсен күтәргән. Чит мәмләкәттә татар исемен гыйлем белән бәйләп телгә алуларына сәбәпче булган. Бик күп гыйльми мәсьәләләрне мәйданга куеп, кадере беленә башлауга иске хәзинәбездәге нәрсәләрне актарып, бәһаләрен тикшерүгә сәбәпче вә кузгатучы булган. Болар аз хезмәт түгел. Боларның әсәрләре дә күз алдында.


Без – Мәрҗани хәзрәтләрен күрмәгән, аның янында булучылардан гына әсәрләнгән кешеләр «олуг абыз»ны шулай таныйбыз.


________________________________

  1. Игътикад – ышану, инану.


2. Сыйфат ваҗиб –Аллаһның сыйфатлары.


3. Шәрех вә хашия – текст читендә яки башка китапка коментарий һәм өстәмәләр.


4. Тәкълид – иярү.


5. Габденнасыйр Курсавиның китаплары үзе исән вакытта кулъязма хәлдә тарала, Ш.Мәрҗани китапларыннан соң гына басылып чыга.
6. Һамиш – китапка өстәмә текст, аңлатма.
7. Хөҗрә – мәдрәсәдә яшәп укый торган бүлмә.
PS. Мөгаен, Шиһабетдин Мәрҗанинең кабер ташына ХХ йөз башында һәм совет дәверендә игътибар булгандыр, әмма аны соңгы елларда яңарту-төзекләндерү эшен Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин җитәкчелегендәге «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ егетләре башкарды.

Теги: Борһан Шәрәф Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру