Малмыж татарлары һәм марилар
Малмыж музее ядкярләре ни сөйли?
Казан дәүләт университетының тарих факультетында укыганда, Малмыж музеена барып, менә мондый мәгълүматларны ачыклаган идем.
Малмыж музееннан бер күренеш
Казан ханлыгы чорында Малмыж җирендә Казанга буйсынучы һәм аның чикләрен саклаучы мари кенәзлеге бик көчле була. Марилар, татарлар белән берлектә, хәрби көч тәшкил итәләр. Җирле рус һәм мари риваятьләрендә кенәз Балтуш турында сөйләнә. Ул Явыз Иванга каршы каты сугышта туп ядрәсе белән атып үтерелә. Риваятьләрдә Балтушны атка утыртып җирләүләре турында бик тә үзенчәлекле мәгълүмат сакланган һәм бу борынгы төрки йолаларга бик тә якын.
Шуны да әйтик: археологик Азелино культурасында ат культы бар – хатын-кыз бизәнү әйберләренә ат сыны кергән. Бу кабиләләр үз вакытында Урал артыннан килә. Әлеге факт аларның күчмә төрки кабиләләр белән тыгыз элемтәдә булганлыкларына бер дәлил булып тора.
Аяк киемнәре темасын тикшерә башласак, музей экспозициясендә зур урынны чабата алып тора. Аның бик күп төрләре бар: гади чабата, күтәртмәле чабата, юкәдән үрелгән итек. Татар этнографы Наил Халиков татарларга чабата үрү марилардан күчкән булуы мөмкин дип фаразлый. Бу аңлашыла да: урман халкы дип саналган мариларга урман чималыннан, ягъни юкәдән әйберләр ясау күбрәк хас. Ә менә даладан килгән татарларга тиредән ясалган аяк киеме – читекләр кулайрак булгандыр.
Шуны да онытмаска кирәк: Смәил – татар чабатачылары авылы. Яңа Смәилдә, шулай ук минем туган авылым Иске Смәилдә Бөек Ватан сугышына хәтле чорда чабата үрү киң таралган һөнәрчелек була. Малмыж базарында чабата махсус урында сатылган. Смәил атамасын әйтү кайбер рус кешеләренә җайсыз булса, алар: «Теге, чабатачылар авылы...» – дип кенә аңлатканнар. «Престижный» булмаган әлеге һөнәрчелек Смәил татарларына революциягә кадәр салым түләргә, соңрак ачтан үлмәскә мөмкинлек биргән. Ул күпләр өчен өстәмә акча чыганагын, керем алырга мөмкин булган төп һөнәрне тәшкил иткән. Безнең якта җир алай ук уңдырышлы түгел һәм ул аз булган, һәркемгә җитмәгән. Шуңа күрә бу яктагы авыл кешеләре башка акча чыганагы эзләгән һәм аны төрле һөнәрләрдән тапкан.
Икенче материал – аучының төп коралы – җәя һәм ук. Мари этнографиясендә алар турындагы мәгълүмат бик кызыклы. Мәсәлән, агулы ук белән җирле мариларның милли каһарманы Акбатырны үтерәләр. Зур Китәк янындагы авылларның барлыкка килүе турындагы риваятьтә дә ук белән җәя зур урын алып тора. Анда болай диелә: әтиләре үзенең улларына җәя һәм уклар бирә. Уклар кая очып барып төшсә, егетләр шунда авыл нигезләргә тиеш була. Шулай итеп, Зур Китәк, Кече Китәк һәм Акбатыр авыллары барлыкка килә.
Уклар җирле археологиядә дә очрый. Мәсәлән, Азелино культурасына караган каберлекләрдә (б.э.к. I меңъеллык-б.э. башында) үзенчәлекле йола күзәтелә. Анда мәетләрне җирләгәндә кабергә ук очлары салып калдырганнар. Алар так санда – 7 яисә 9 данә булган. Археолог В.Ф.Геннинг бу культура белән эш иткәндә, үзенең эзләнүләрендә Зур Китәк базарындагы марилар этнографиясе материалларын куллана һәм, аның карашынча, Азелино кабиләләре мариларның бабалары була ала. Азелино авылы Иске Йөректән ерак түгел, тау аша гына урнашкан.
Соңрак, Казан дәүләт университетында тарих өйрәнә башлагач, татар-мари мөнәсәбәтләренә кагылган яңа кызыклы фактларга да тап булдым. Мәсәлән, безнең бөек якташыбыз, Малмыж музеена нигез салган һәм Казан ханлыгы тарихын язган галим М.Худяков үзенең әсәрләрендә безнең җирле материалларны, шулай ук мариларның риваятьләрен, каһарманнарын киң кулланган. Биредәге татар, мари, удмуртларның үзара татар телендә аралашуларын, Малмыж шәһәренең алынуы, Балтуш кенәз турында риваятьне тасвирлый ул. М.Худяков, моннан тыш, аерым мөселман суфиларының марилар арасындагы ролен дә яктырта, Адай авылының суфие Шәех бабай (марича – Шиквава, русча – Иш-Мухаммед сын Тук-Мухаммеда) хакында да яза.
Зур Китәк авылы марилары һәм татарлар
Зур Китәк авылы турында аерым әйтеп узарга кирәктер. Риваятьләр буенча, бу җирдә башта татарлар яшәгән, соңрак алар Кукмара районындагы Адай авылына күчеп киткән. Бу урынга марилар килеп утырган. Киткәндә татарлар: «Киттек», – дигәннәр, шуннан бу сүз Китәк авылына исем булып күчкән, диелә риваятьтә.
Бу ике авыл арасындагы мөнәсәбәтләр соңрак та саклангандыр, күрәсең. Риваятьтәге бер вакыйга моңа дәлил булып тора. Җирле мариларның милли каһарманы Акбатыр исемен йөрткән. Мариларда Шиквава исеме белән билгеле Адай авылы суфие Шәех баба хакында искәртеп үткән идек инде. Риваять буенча, бу кеше, Казан шәһәре 1552 елда яулап алынгач, әлеге якларга кача. Ул монда мәктәп ача һәм ислам динен таратуга, җирле халыкларны агартуга үзеннән зур өлеш кертә. Аның мари малаен уллыкка яки кучер итеп алуы турында да мәгълүматлар бар. Тарихчы М.Худяков үзенең «Очерки Казанского ханства» дип аталган китабында Шәех баба белән Акбатырны бик җентекләп тасвирлый.
Адай авылында Алыплар турында бер борынгы риваять сакланган. Алыплар үзләренең чабаталарын какканнар һәм алардан коелган туфрактан зур калкулыклар (курганнар) ясалган. Алып образы мариларда да бик популяр. Аларда «Онарлар турында риваять» бар. Галим Марсель Әхмәтҗанов алыплар турындагы риваять мариларга татарлардан керә ала, чөнки әлеге тема төрки халыклар арасында киң таралыш тапкан дип саный.
Этнонимнарга, мари-татар мөнәсәбәтләренә килик. Татарлар мариларның иратларын – «чирмеш», хатын-кызларын «әкәй» дип атый. Бу терминнарның килеп чыгышы турында берничә фикер бар. Марсель Әхмәтҗанов язуынча, «чирмеш» безгә «сармат» дигән борынгы этнонимнан калган. Ә «әкәй» төшенчәсенә килгәндә, безнең фаразыбызча, бу сүз татарча «апа»ны аңлата. Ә «чирмеш» термины марины гына түгел, ә мәҗүси, татар булмаган халыкны да белдерә. Шуңа игътибар итегез: татарлар мари һәм руслардан кала башка халыкларны җенес буенча ир-атка һәм хатын-кызга бүлеп, аерым термин белән атамыйлар. Русларга – «урыс» (ир-ат), «марҗа» («Марья» исеменнән үзгәртелгәнгә охшаган) дип әйтәләр. Бу татарларның ике халык белән бик озак еллар тыгыз элемтәдә торуына дәлил.
Этнотерминнар. Җирле марилар татарларны «сясь» дип атыйлар. Фәнни әдәбиятта бу термин «суас» дип бирелә. Әүвәл бу «чуwаш»тан үзгәртелгән термин түгелме икән дип уйлаган идек. Әмма марилар чуашларны «суасла мари» дип атыйлар икән, ягъни «татарлашкан мари» яисә «марилашкан татар» килеп чыга. Дөрестән дә, чуашлар, телләре буенча төрки саналсалар да, матди мәдәниятләре белән мариларга, фин-угырларга бик тартым. Алар, гәрчә фин-угырлар (марилар) белән бик тыгыз кушылган булсалар да, бик борынгы төрки халык була ала. «Суас» яисә «сясь» этнонимы да «чуваш»тан борынгырак термин. Аның Болгар чорында яшәгән «суасы» яисә «ас» кабиләләренә барып тоташуы мөмкин. Бу кабиләләр борынгы Болгар чорына караган чыганакларда искә алыналар.
Исем-фамилияләр. Мариларның иң борынгы исемнәре язып алынган җир Яңа Смәилдән 5-7 чакрым төньякка таба, Нократ елгасына якын урнашкан Иске Бөртек дип аталган мари авылына бәйле. Тарихчылар С.К.Кузнецов һәм М.Г.Худяковның билгеләп үтүенчә, бу бик борынгы, әле марилар аудан һәм урман җыючылыгыннан (гөмбә, җиләк, үлән җыю) аерылып, урман егып, аны яндырып, җир сөрә, иген игү белән шөгыльләнә башлаган чор булырга тиеш.
Мари кенәзләре Алтыбай, Урса һәм Ямшан батырлар хакында бер риваятьтә борынгы чорда мариларның игенчелек белән шөгыльләнер өчен җирне агачлардан арындырганда ерак арадан (риваятьтә 5 чакрым диелә) бер-берсенә балта атып уйнаулары бәян ителгән. Бу иң борынгы исемнәр мариларда татарларга хәтле булган дип, «бай» термины исә татар теленә якын дип әйтә алабыз.
Хәзерге мариларның исемнәре урысныкы белән охшаш. Аларда төрки тамырларны күрә алмыйбыз. Ә менә фамилияләрендә кайчак төрки тамырны шәйләргә мөмкин. Мәсәлән, Тилибаев. Бу татарча «тиле бай»дан түгелме икән? Хайваннар атамасыннан ясалган фамилияләр дә еш очрый. Мәсәлән, Зайцевлар. Чын мари сүзеннән ясалган фамилия берәү генә – Поткин. Үрдәкне марилар «потка» (утка) дип атыйлар.
Безгә билгеле булган борынгырак мари исемнәре турында берничә сүз әйтеп китик. Малмыж мари кенәзлегенең башлыгы Балтуш (марича әйтелеше – «Полтыш») исеме мари теленнән «алтын билбау» дип тәрҗемә ителә. Күз алдына Азелино кабиләләре ир-аты (сугышчысы) килеп баса. Аларның бизәнү элементы – бакырдан (җиз?) эретеп ясалган бик зур һәм авыр эполет сыман билбау каптырмалары бар. Чагыштырыр өчен Татарстанның Малмыж янәшәсендә урнашкан район үзәге Балтачны алыйк. «Балтач» һәм «Балтуш» сүзләре әйтелеше белән дә, арасы белән дә (40 чакрым) бик якын. Борынгы заман өчен нәкъ бер көнлек юл. «Балтач» атамасы тарихи чыганакларда сирәк очрый. Ихтимал, үз заманында рус гаскәрләренә каршылык күрсәткән өчен, Балтуш исеме тыелган булгандыр. Икенчедән, кайбер риваятьләрдә Малмыж мариларының иң соңгы гаскәри талпынышны шушы якка – Казан каласы ягына ясаулары сөйләнә. Тагын бер фикер: хәзер Балтачның район эмблемасы булып балталы аю тора, аны халыкта, шаяртып, «медведь на лесоповале» (урман егучы аю) дип атыйлар. «Балтачы» термины татарларда һәм төрки дөньяда киң таралган. Мәгънәсе дә аңлашыла – «балта остасы». Бу сүзне «балта белән эш итүче» дип карасак, эш коралын сугыш балтасына алмаштырсак, бик кызыклы образ барлыкка килә. Балтуш кенәзне сугыш балтасы (ярымай балта) яисә борынгы кельт балтасы белән бастырсаң, барысы да үз урынына урнаша.
Мариларның милли каһарманы Акбатыр исеменә игътибар итсәк, бу сүз татар теленнән үзгәрешсез алынган дип санарга була. Марилар үзләре «Ахпатыр» (мариларга авазларны саңгыраулаштырып сөйләшү хас) диләр. Русчага тәрҗемәсе «Белый богатырь» булып чыга. XX гасырның 70 нче елларында татар Сабан туйларында мариларның да батыр калганы булды. Мәсәлән, безнең якларда абыйлы-энеле Зайцевлар. «Ак» сүзе (сыйфат) төсне дә белдерә ала. Бер фараз буенча, Акбатыр ак киндер киемнән йөргән, шулай ук «ак» сүзе аксыл чәчле кешене дә аңлата ала һәм, өченче вариант, ак төс ислам динендәге кешегә хас. Шуны истә тотарга кирәк: «ак» – татар сүзе, ә мариларда «ак» «ош» дип әйтелә.
Мариларның милли герое Акбатыр
Аш-су. Мариларның аш-сулары турында мәгълүматыбыз күп түгел. Шулай да тутырма турында әйтеп китмичә булмый: аңа эчлек өчен кан белән дөге ярмасы алынган. Ислам дине канлы ризыкны катгый рәвештә тыя, ә марилар аны куллана. Ләкин кухняга бәйләнешле бер очракны әйтми китә алмыйм. Берзаман, 7 класста укыганда классташым, милләте буенча мари Сергей Бажанов: «Без Алдарда кумыс ясадык, авылдашлар исерешеп беттеләр», – диде. Кымыз төркиләрнең милли эчемлеге булганга, бу бик гаҗәпләндерде. «Кумыс» булдымы икән ул, әллә инде «кумышка»мы (көмешкә), билгесез, әмма сүз сөттән ясалган эчемлек турында барды.
Антропологик типлар. Җирле мариларның антропологик типларына да бераз тукталып үтик. Күзәтүебезчә, аларда төрле типлар очрый. Татарларга бик якын тип бар. Ә менә лопоноидлык – кысык күзләр мариларда күзгә бәрелеп тора. Татарлардагы монголоидлык күп очракта этногенез процессында эрегән җирле фин-угыр тәэсире дә була ала. Мәсәлән, кысык күзлеләргә авылда «Ябалак» дигән кушамат тагылган. Бу тип татарларга җирле фин-угырлардан да керә ала. Шулай ук монголлар яисә дала төркиләреннән килүе дә мөмкин.
Алдарак әйтүебезчә, лапоноид тип та бар. Алар эпикантус – кысык күзләр, тәннәренең пигментациясе кара-кучкыл яки бик кара. Кайвакыт татарлар арасында да шундыйлар очрый. Шулай ук европеоид, прибалт сары яисә җирән чәчле, сипкелле һәм очлы борынлы татарлар да бар.
Җирле халыклардан мариларда гына очрый торган бер үзенчәлекле типка игътибар итик. Алар – вак бөдрә чәчлеләр. Чәч төсе кара да, сары да яисә төссез дә була ала. Ә баш формалары озынча (фәнни термины – долгоцефаллар), иреннәре калын, тән пигментациясе дә каратут, негроид тип диясе килә. Археолог П.Н.Старостин бик борынгы чорда бу җирләргә Африкадан чыккан негроид расага караган кабиләләр үтеп кергән, ди, әмма чорны да, археологик культураны да атамый. Шундый гадәттән тыш теория бар, дип кенә билгеләп үтә. Икенче фикер дә бар: мондый тип якын туганнарның каны кушылудан килеп чыгарга мөмкин.
Җирле мариларның милли темпераменты турында сөйләгәндә аларның сугышка осталыклары хакында әйтми мөмкин түгел. Шул нисбәттән, рус кулъязмаларында сурәтләнгән һәм XVI гасырда үзенең төз атучы укчылары белән Мәскәү гаскәрләренә күп югалтулар китергән болын чирмешләре искә төшә. Мәсәлән, күрше удмуртларны алсак, алар марилар белән чагыштырганда бөтенләй тыныч. Сугышчан мариларны Балтуш кенәзнең Малмыжны яклап көрәшкән гаскәр калдыклары дип фаразларга була. Шулай ук җирле татарлар тәэсире булырга да мөмкин. 2015, 2016 нчы елларда Йошкар-Олада һәм Козьмодемьянскида узган фәнни конференцияләрдә катнашырга туры килде. Безнең җирле марилар белән чагыштырганда, анда яшәүче марилар тыныч холыклы, безнекеләр исә «усалрак».
Марилар урманны бик яраталар, анда үзләрен әйбәт хис итәләр. Ә безгә, татарларга – дала балаларына ачык җир кирәк. Марилар әйбәт аучылар һәм төз аталар. Кышын туңмыйлар, чаңгыда әйбәт йөриләр. Мәсәлән, безнең мәктәптә иң җитез чаңгычылар Китәк марилары иде. Аларның фольклорында шундый риваять бар: үз заманында мари илчеләре урыс патшасы янына (Мәскәүгә хәтле бит әле!) кышын чаңгы белән барып кайтканнар.
Татар-мари халкының милләтара никахлары, бик күптән якын яшәсәләр дә, күзәтелми диярлек. Монда милли үзенчәлекләр үзенең ролен уйнаган булса да, алгы планга дин чыккандыр дип уйлыйбыз: татарлар – мөселман, ә марилар, кагыйдә буларак, формаль яктан православлар, ә төптән алсаң – мәҗүсиләр.
Мәҗүсилек темасын карасак, Китәк тирәсе авылларында тарихи һәм этнографик материал бик бай һәм күп сакланган. Мәсәлән, танылган этнограф С.К.Кузнецов үзенең 1878 елда Санкт-Петербургта чыккан «Четыре дня у китякских марийцев» китабында җирле мариларның сыер чалу йоласын җентекләп сурәтләгән.
Яңа Смәил мәктәп музее материалларыннан күренгәнчә, әле ХХ гасыр уртасына хәтле күрше мари авылы Айболатта (русча – Каменный Ключ) мәҗүси марилар яшәгән, аларны «чи мари» дип атап йөрткәннәр. Татарларда да «чи татар» дип әйтү бар, ләкин мәҗүси татарны күз алдына да китерүе кыен, бездә бу сүзтезмә «чын татар» дигәнне аңлата.
Җирле марилар рәсми рәвештә христиан динендә, ләкин әле дә мәжүсилекнең калдыклары күп сакланган. Хәзерге заманда мариларның бер өлеше үзләренең мәҗүси диннәрен торгызу юнәлешен алды. Алар фикеренчә, бу юл милләтне эреп юкка чыгудан саклап калырга тиеш. Мәсәлән, югарыда әйтелгән Зур Китәк авылындагы Акбатыр кабере янында ел саен август башында мари җыеннары уза, биредә алар үзләренең мәҗүси келәүләрен үткәрәләр.
Гомумән, безнең якларда төрле ырымнарга ышану бик киң таралган. Мәсәлән, белүемчә, Татарстанның көньягындагы районнарда алай көчле түгел. Этнограф Н.А.Халиков фаразынча, бездә татарлар борынгыдан марилар белән янәшә яшәгәнгә шулайдыр. Җирле мариларда төрле сихерләү, бозым, күз тидерүләргә ышанулар көчле һәм без бу мәсьәләдә марилардан бераз шүрли дә идек. Татарларда исә дин көчлерәк. Белгәнебезчә, мөселманга ырым-шырымга ышанырга, багучыларга барырга, сихерчеләргә мөрәҗәгатъ итәргә һәм төрле «шайтаннар» белән аралашырга катгый рәвештә тыела. Шулай да мондый гөнаһлы гамәлгә керешеп киткән татарлар да шактый.
***
Бу мәкаләне әзерләгәндә, үземнең бер үк вакытта этнограф та, информатор да (этнографик чыганаклар бирүче) булуым кызык иде. Ләкин ролем ике кырлы: бер яктан мин мөһим, үземә кирәкле мәгълүматны аерып, сайлап ала алам. Икенче яктан, кайчак үзем дә искәрмичә, бу мәгълүматка йогынты да ясыйм.
Мәкаләнең ахырында бер фикеребезне язып үтик. Үз халкын өйрәнгәндә, этнографлар, тирә-юньгә карамыйча, шул даирәгә генә «чумалар», ягъни татар татарны өйрәнә. Ә кайвакыт чит кеше күзлегеннән карау файдалырактыр дип уйлыйбыз. Шул очракта берәр нинди мәсьәләнең, сорауның көтелмәгән чишелеше табылырга мөмкин. Бер халык телендә аңлашылмаган мәсьәлә – әйбер-термин икенче халык телендә, ягъни «читтә» бик җиңел чишелә. Мәсәлән, мариларның милли каһарманының исеме «Ахпатыр» – татар «Ак батыры»ннан, «сәник»ләре татар «сәнәг»еннән алынган булырга мөмкин. Татарларның «Балтач»ы мариларның «Балтушы» белән бер тамырдан була ала. Киләчәктә милләтара мөнәсәбәтләр темасы киңрәк яктыртылыр һәм күп нәрсәләргә ачыклык керер дип уйлыйм.
Мәкаләнең авторы (уңда) Адай авылындагы Изге чишмә янында
Илнур Газизуллин
"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 14-19 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА