Ләбиб Лерон медаль белән бүләкләнде
29 июнь көнне "Европа-Азия" Халыкара гуманитар академиясенең утырышы узды. Биредә ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алга куелган планнар турында фикер алышу булды һәм кунакларның яңа китаплары тәкъдим ителде.
Утырышка кунак буларак Самара шәһәреннән “Болгар Мирасы” фонды Иганәчеләр советы рәисе Гомәр Мулланур улы Батршин, Болгариянең Фән һәм мәдәният буенча халыкара үзәге директоры Альбина Газизулла кызы Вәлиева чакырылган иде. Анда шулай ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Назир улы Нуруллин, “Логос” нәшрият йортының генераль директоры Максим Валентинович Андреев, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Сәет улы Гобәев һәм татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән башка шәхесләр дә катнашты.
Чараның иң мавыктыргыч өлеше – академия составына яңа әгъзалар кабул итү һәм бүләкләр тапшыру булды. “Роза Мира” дип аталган дәрәҗәле медаль белән “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире, әдип Ләбиб Лерон да бүләкләнде. Аны әлеге олы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА