Литва татарлары кулъязмасы
(Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә яңа табылган хамаил)
Литва татарларында XVI гасырда гарәби язулы славян телле кулъязмалар барлыкка килү туган телне оныту сәбәпле булган. Фәнни әдәбиятта Бөек Литва кенәзлегенең мөселман кулъязмаларында дүрт әдәби тел булуы искәртелә.
Бу хәрәзем, чагатай, иске госманлы һәм кырым-татар әдәби телләре. Гарәп телен белмәү һәм тора-бара татар телен дә оныту дини әдәбиятны (иске) белорус, ә соңрак (иске) поляк теленә тәрҗемә итүгә этәргән. Шулай итеп, литва татарларында гарәп язуындагы иске славян телле кулъязма китап традициясе барлыкка килә.
Литва татарларының традицион дини әдәбияты гаять бай. Алар арасындагы XVII-ХХ гасырларга нисбәтле китаплар, китапчыклар, хамаил-догалыклар, тәҗвид һәм тәфсирләр Бөек Литва кенәзлеге мөселманнарының төп дини-әдәби әсәрләре булып тора.
Бу кулъязма мирас Литва, Белоруссия һәм шулай ук дөньяның башка китапханәләрендә саклана. Литва, Белоруссия һәм Польшаның дәүләт фондсаклагычларында һәм шәхси тупланмалардагы кулъязмалар 1997-2015 елларда басылган алты каталогта җентекләп тасвирланды. Кулъязмаларның тасвирламалары буенча, аларның палеографик үзенчәлекләрен, эчтәлеген генә түгел, ә нинди мәдәни тирәлектә иҗат ителгәнлеген, тарихын да белергә мөмкин.
Казанда исә литва татарларының кулъязма мирасы КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә һәм ТР Милли китапханәсендә саклана. Казан университетында литвалыларның гарәп язулы өч кулъязмасы бар: 1645 елгы китап һәм ике хамаил. XIX гасырга нисбәтле тагын ике хамаил Милли китапханәнең хәзинәсе. Шуларның берсен Казан шәһәрендә яшәүче Фирдәвес Арыслангали кызы Кушаева 2015 елның башында китапханәгә тапшырганлыгы турында безгә Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин хәбәр итте.
Хамаил – гарәп һәм төрки телләрдәге догалар җыентыгы, шулай ук анда мөселман дөньясына бәйле хронология, авыруларны дога белән дәвалау, өшкерү, төшләрне юрау турында да мәгълүмат бар. Әмма, хамаил эчендәге текстлар, аны яздыручының, күчереп язучының яки төзүченең мәнфәгатьләреннән чыгып тупланган. Эчтәлеге буенча хамаилләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин: 1) мулла хамаилләре – имамнар өчен язылган, эчтәлеге нигездә догалардан һәм йолаларга аңлатма бирүдән гыйбарәт; 2) фаллар, багучы, им-томчылар өчен язылган магик кагыйдәләр, йолдызнамә һәм төшлекләр; 3) катнаш типтагылар. Казан университеты китапханәсендәге Ибраһим Смольский (1775), Сәфәр Кәбиров күчергән хамаилне һәм Милли китапханәдәге XIX гасыр уртасында язылган кулъязманы беренче типка – «мулла хамаиле»нә кертергә була. Безнең тарафтан тасвирланган хамаил исә өченче типка якын, чөнки анда, догалар белән бергә, гореф-гадәт турындагы язмалар, астрологик, хронологик текстлар һәм төшлек бар. Ә хәзер бу китапка җентекләбрәк тукталыйк.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә Фирдәвес Кушаева тапшырган кулъязманың 1888 елда Адам Разецкий тарафыннан күчерелгәне (14-15, 175-183 битләрен башка кеше язган) ачыкланды. Гарәп, белорус, поляк һәм төрки телләрдә язылган китапның күләме – 189 бит, форматы – 16,1х10 см. Кулъязма, вакыт узу белән битләре саргайган булуга карамастан, яхшы сакланган, язуы да җиңел укыла. Һәр яңа тема, башка татар китапларындагы кебек үк, «баб» (бүлек) сүзе белән башланып китә. Кулъязма китап Фирдәвес ханымга әнисенең бертуган абыйсыннан мирас булып калган.
Китапның эчтәлегенә күз салыйк. Әгәр дә аның сәхифәләрен тәртип белән актарабыз икән, шушы «баб»ларны күрәбез: укылмый калган намазлар өчен өстәмә дога; зиратта кылына торган дога; кабер янында укыла торган дога; кабер яныннан узып барганда укыла торган дога; мәчеттә укыла торган догалар; ниятләр; тәкбир; госел кылу тәртибе; тәһарәт; азан нияте; сөннәтнең нияте; сөннәттән соң кылына торган дога; камәт нияте; фарызга ният; тәсбих; иртәнге намазга догалар; зикер һәм аять; сәҗдәгә ният; тәсбих; кичке намаз; «Кадех» догасы; тәүбә догасы; җәннәт ачкычын вәгъдә итә торган дога; хәреф догасы; пәйгамбәр (с.г.в.) мөһере; һәр намаздан соң кылына торган дога; бу ай, ягъни Рамазан аеның беренче һәм соңгы көннәрендә укыла торган дога; җомга догасы; иртәнге намаздан соң һәм теләсә кайсы вакытта укыла торган дога; күз тиюдән һәм бозымнардан саклану догасы; тәхлил догасы; бәйрәм намазы; Корбан бәйрәме; җомга намазына ният; календарь; ярдәм сорап дога кылу; «Йәсин» сүрәсенә ният һ.б.
Хәзерге вакытка кадәр Россия Федерациясе китапханәләрендә Бөек Литва кенәзлеге белән бәйле 11 татар кулъязмасы бар иде. Шулай итеп, Казанда сакланучы 1888 елгы кулъязманы да исәпкә алсак, литва татарларының Россиядәге язма мирасы тагын бергә артты.
Игътибарыгызга әлеге дини-мәдәни мирасның 163-169 битләреннән төш юрау турындагы «баб»ның татарчага тәрҗемәсен тәкъдим итәбез. Аның транслитерациясе, ягъни гарәп хәрефеннән поляк хәрефенә күчерелмәсе һәм урыс теленә тәрҗемәсе белән биредән таныша аласыз.
(163б) Күргән төшләрне юрау бабы. Гыйззәтле Габдулла1 әйтте, кем дә кем төшендә елый, иншаллаһ, яхшы булачак. Әгәр дә атка утырса, теләкләре чынга ашачак. Әгәр дә пошига утырса (164а), файдага булачак. Әгәр дә ишәккә утырса, кайгы-хәсрәткә төшәчәк. Әгәр дә кеше җилкәсенә утырса, хуҗа булачак. Әгәр дә кулында чукмар яки түтә булса, ир бала туачак. Әгәр дә чукмарны үзе белән йөртсә, теләге чынга ашачак. Әгәр кояш баеганны күрсә, хәерчелек бетәчәк. Әгәр дә атын кулында тотса, хөрмәткә (164б) лаек булачак. Әгәр дә корабта йөзсә яки әйләнеп капланса, кунаклары качып бетәчәк. Әгәр дә диңгезгә чыкса, фәнгә тартылачак. Әгәр төшендә очса, котылу булачак. Әгәр дә төшендә су эчсә, хуҗа булачак. Әгәр дә суны чишмәдән эчсә, яхшы булачак. Әгәр дә төшендә кыз тудырса, кайгы-хәсрәткә төшәчәк. (165а) Әгәр ир бала тудырса, шатланачак. Әгәр дә кулы имгәнсә, начар булачак. Әгәр аягы имгәнсә, гомере озын булачак. Әгәр дә төшендә теле киселсә, хөрмәткә лаек булачак. Әгәр дә киселгән бармаклар күрсә, файдага булачак. Әгәр дә намаз укыса, теләге кабул булачак. Әгәр дә кем дә кем төшендә сукса, (165б) яхшыга булачак. Әгәр дә берәү төшендә ук күрсә, хәбәр киләчәк. Әгәр дә төшендә кемдер нәрсәнедер тартып алса, Алла сакласын, зарар китерәчәк. Әгәр дә төшендә кешегә күктән нәрсәдер төшсә, Алланың рәхмәте белән, авырулар бетәчәк. Әгәр дә төшендә юл күрсә, гайбәт сүз бетәчәк. Әгәр дә төшендә хатын-кыз тырнагы күрсә, кулдан нәрсәдер төшеп китәчәк (166а). Әгәр дә төшендә улын күрсә, файдага булачак. Әгәр дә төшендә кулына яңгыр яуганны күрсә, ә кулы коры булса, авырулар китәчәк. Әгәр төшендә җир казыса, файдага булачак. Әгәр дә төшендә Кәгъбәтуллага барса, гомере озын булачак. Әгәр төшендә кишер казыса, бу улы булачагын аңлата. Әгәр дә төшендә тимер тотса, (166б) яхшы кешеләр арасында аның сүзе мөһим булачак. Әгәр дә төшендә кулына көмеш тотса, яхшы булачак. Әгәр дә төшендә яхшы кием кисә, файдага булачак. Әгәр начар кием кисә, чир киләчәк. Әгәр дә төшендә сикерсә, яхшы булачак. Әгәр дә төшендә башына калфак кисә, сәламәт булачак. Әгәр дә төшендә ияргә (167а) сикереп менсә, казый булачак. Әгәр дә төшендә ияр күреп, башканыкына утырса, файдага булачак. Әгәр дә төшендә кадаклар күрсә, файдага булачак. Әгәр дә төшендә чәчен алдырса, кайгы-хәсрәткә. Әгәр дә төшендә казый күрсә, авырулар китәчәк. Әгәр дә төшендә (167б) имам яки мөәзинне яки нинди булса галим мулланы күрсә, яхшы кешеләр арасында кадер һәм хөрмәттә булачак. Әгәр дә төшендә табиб күрсә һәм ул өйгә дә керсә, Алла сакласын, авыру булачак. Әгәр дә үзен-үзе чирле күрсә, Алла ярдәме белән савыгачак. Әгәр (168а) төшендә карт кешене күрсә, файдага булачак. Әгәр карт хатын-кызны күрсә, гомере озын булачак. Әгәр төшендә рыцарь күрсә, кайгы-хәсрәткә булачак. Әгәр кечкенә малайларны күрсә, яхшы хәбәр алачак. Әгәр төшендә музыка яки ниндидер туй күрсә, кайгырачак. Әгәр (168б) төшендә дөя яки бәрән, яисә куян күрсә, гомере озын була. Әгәр дә төшендә үзен кемнең дә булса крепостное итеп күрсә, Аллаһы Тәгалә аны бәйлелектән коткарачак. Әгәр дә төшендә үзен хәерче итеп күрсә, Аллаһы Тәгалә үзенең рәхим-шәфкате белән аны баетачак. Әгәр (169а) төштә үзен чирле итеп күрсә, сәдака бирергә кирәк, үтәчәк, тиз үләчәк. Әгәр төшендә печкән үгез яки сыер сөте, яисә сыр күрсә, бик тә бай булачак. Әгәр төшендә каләм яки язу карасы күрсә һәм ул кара түгел, ә кызыл төстә икән, яхшы булмаячак. Әгәр төшендә чәнечке күрсә, югарыга күтәреләчәк һәм яхшы (169б) хатынга өйләнәчәк. Әгәр дә хатлар һәм язма күрсә, бер яхшы хәбәргә шатланачак. Әгәр язу карасы күрсәң, эш белән бергә кулыңда мал-мөлкәт тә булачак. Бу төшләрдән соң дога укы, Аллаһы Тәгалә барысын да яхшы итәчәк.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА