Ленин исемендәге колхоздан...
1968 ел. Казан университетына керер өчен имтиханнар биреп йөрибез. Егетләр бергә җыелышып сөйләшәбез, бергә әзерләнәбез, танышабыз. Кем кайсы тарафлардан килгән?
– Мин Мөслимнән, Түреш авылыннан...
– Мин Сарманнан, Дүсем авылыннан...
– Мин Илештән, Шәммәт дигән авылдан...
– Мин Башкортстаннан, Күгәрчен авылыннан...
Шунда Шамил Әхмәтшин дигән егетебез дә сүзгә кушыла, зур горурлык хисләре белән әйтеп тә ташлый:
– Ә мин Кукмарадан, Ленин исемендәге колхоздан...
Көнләшүдән барыбыз да тыптын кала. Вәт бәхетле кешеләр бар да инде бу дөньяда! Ленин исемен йөрткән данлыклы университетка Ленин исемендәге колхоздан укырга кил әле син! Шамилне болай булгач имтихансыз-нисез генә дә алырга тиешләр...
Барыбыз да студентлар булдык. Шамил мәрхүм инде. Урыны җәннәттә булсын!
Роберт Миңнуллин
Безнең мирас. - 2020. - №12. - 110 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА