Журнал «Безнең мирас»

Кызлар язмышы – милләт язмышы

Халкыбызның гаять бай тарихлы булуын, ни кызганыч, бары соңгы елларда гына аңлый башладык шул. Тарихыбызның, андагы шәхесләрнең, шул исәптән зыялы кызларыбызның да тормыш юлларының гаять дәрәҗәдә өйрәнелмәгән булуы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерде.


ХХ гасыр башы... Татарның зыялы ирләре Шәрыктан килгән олы гадәтне кайтарып, хатын-кызны нинди биеклеккә куя алганнар. Бу мәкаләмдә тормыш юлларын өйрәнеп, ачып һәм талантларына, тырышлыкларына сокланып, хәйран калып яшәргә мәҗбүр иткән өч бертуган кыз – Гамбәр, Шәмсекамәр һәм Суфия Коләхмәтовалар хакында язам. Үзләренең илаһи куәтләрен замандашларының сәламәтлеген саклау­га багышлаган бу кызлар.


Советлар чорында иҗатына зур бәя бирелгән, халык бәхете өчен көрәшүче дип хаклы рәвештә аталып йөргән Гафур Коләхмәтовның кыз туганнары алар. Сабын кайнату һөнәре остасы дип дан алган Юныс Коләхмәтов һәм Газизә абыстай гаиләсендә 9 бала туа. Газиз, Гафур, Каюм, Муса, Габделмәннан, Мөхәммәтәмин исемле ир балалар (әйтеп үтим, Газиздән башкалары барысы да Татарская учительская школада укыган) һәм өч кыз бала. Олысы – Гамбәр, уртанчысы – Шәмсекамәр һәм кечесе – Суфия.


Алар ХХ йөз башында Пензадан Казанга күчеп киләләр. Башта Юныс олы улы Газиз белән Үтәмишевләрнең Яңа бистәдә урнашкан кечерәк кенә сабын кайнату заводына эшкә урнаша, соңрак гаиләсе дә күченә. Пензадагы тормыш хәлләре ачык түгел, әмма олы кызы Гамбәрнең һәм өлкәнрәк ир балаларының, Казанга килгәнче үк, заманы өчен яхшы белем алулары ачык билгеле. Шунысы да мәгълүм: кызлар барысы да кул эшләренә бик оста булалар һәм күңелләреннән моның белән горурланганнар да, чөнки Казанның иң бай йортларыннан заказлар аларга килгән.


Татарстан дәүләт архивында Гамбәр апаның шәхси эше саклана. Анда аның 1874 елның 21 нче гыйнварында тууы, белемне гаиләдә алуы һәм, Казан укытучылар семинариясендә имтихан биреп укытучы дипломы алуы турында әйтелгән. Рус, татар, француз телләрендә иркен сөйләшкән кыз баланың шәхси тормышы да язмыш сынауларына шактый бай, нәкъ талантлы кешеләрнеке кебек, гыйбрәтле.


Милләте башкорт дип язылса да, гел Казанда яшәгән татар морзасы Шәйхелгаттар Гобәевның офицер улы Мәхмүт Солтан гашыйк була аңа. Гаилә башлыгы Шәйхелгаттар бу вакытта инде вафат, ә менә тол калган булачак каенана килененең «сабын кайнатучы хәерче кызы» булуын бер дә теләмәгән. Ул вакытта офицерга мещан сословиесендәгеләр белән никахлашу закон белән тыелган булган. Әмма кызының бәхетле булуын теләгән ата, өяз шәһәре Свияжскига барып, сәүдәгәрлеккә язылуга ирешкән (һичшиксез, ришвәт биреп, Россиядә башкача булмый).


Яшьләр өйләнешәләр, әмма үзләре бик бәхетле булсалар да, каенанага бу эш ошамаган. Ачуыннан ул үз баласы өстеннән Петербургка хәтта шикаять тә яздырган. Шул әләк нигезендә, Солтанны Казаннан Сембергә җибәрәләр.


20 нче елларда Казанда яшәгән Зөһрә апа Баимбетова (70-80 нче елларда Мәскәүгә баргач, аның белән еш очраша идем) Солтан белән Гамбәр хакында болай дип сөйләгән иде: «Солтан үз бәхетенә әнисенең шулай каршы төшүен бик авыр кичерә. Чиксез яраткан Гамбәре белән уртак балалары Равил туа. Ачуыннан ярсыган әнисе генә аларны тынычлыкта калдырмый. Ул язган әләкләр аркасында штабс-капитан дәрәҗәсеннән бөтенләй гади солдат итеп төшерелү куркынычы тугач, Солтан атылып үлә. Бу хәл 1903 елның 31 мартында була һәм ул Сембер зиратына күмелә. Сөекле иренең үлеменнән соң, Гамбәр бик каты авырый. Улы Равил хакына гына исән калмадымы икән?! Равиле, ялгышмасам, үскәч, Башкортстанның беренче сынаучы-очучысы булды, дип хәтеремдә калган».


Гамбәр апага кайгысын җиңәргә әтисе йортындагы җылы мөнәсәбәт тә булышкандыр, дип уйлыйм. Баласын тәрбияләргә дә әнисе, туганнары ярдәмгә килә. Үзе, кайгысын җиңеп, 1905 елда Казан университеты каршында ачылган акушерлар әзерли торган институтка керә һәм табиб дипломы ала1.


Бәхетенә очраган Солтаны белән шулай тигез, матур яшәргә язмаган Гамбәр апага. Гаиләсендә дә, дус-ишләре арасында да чиксез хөрмәт тоеп үскән кыз баланың соңгы тормышы хакында мәгълүматым юк. Әмма Уфага китеп, шунда яшәгәндер, дип уйларга нигезем бар. Чөнки аны яраткан каенсеңелләре Рокыя белән Өммегөлсем – икесе дә табибәләр, Уфада гомер иткәннәр, Равилне дә бергәләп тәрбияләгәннәрдер, дип уйлыйм. Рокыя апа Совет хакимия­те елларында фидакяр хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән, СССР Югары Советына депутат та булып сайлана алган әле.


Шәмсекамәр – кызлар арасында иң йомшак күңеллесе, аш-су әзерләгәндә дә, йорт эшләрендә дә әнисенең беренче ярдәмчесе. Энеләре дә, йомышлары булса, аңа әйткәннәр, ул һәркемгә яхшылыктан башканы теләмәгән дә, белмәгән дә.


Татарның зыялы гаиләләрендә урнашкан гадәт буенча, әти-әнигә каршы сүз әйтергә кыймаган кыз баланы кияүгә әтисе бирә. Белмим, сәүдәгәр гаиләсенә бирсәм, кызымны бәхетле итәм, дип уйладымы икән Юныс ага. Әмма аракы эчәргә бик яраткан, тупас мөгамәләле бер егеткә көчләп биргән ул кызын. Шәмсекамәрнең тормышы мәхшәргә әверелгән. Көн саен исерек иренә ничек тә ярарга белмәгән ул. Баласы тугач, бәлки арабыз төзәлер, бәлки яшәп китәрбез дип өметләнсә дә, барып чыкмый. Ире, исереп кайткач, яңа туган баласын тартып алып идәнгә ыргыта. Бәхетенә, йомшак юрганга тө­релгән балага зыян килми. Кызы Гайшә Габделхәмит кызы Шәрипова, үсеп җиткәч, күренекле тәрҗемәче, язучы булып таныла. Аның «Семья Гафура» дигән китабын, бәлки, әле өлкән буын укучылар хәтерлидер дә.


Ул вакытта хатынның ирдән аерылып китүе гаеп эш саналган. Каенана-каенаталарының елап үгетләүләренә карамастан, Шәмсекамәр ире йортыннан китә. Әмма баланы тәрбиялисе, үстерәсе бар бит. Шулвакыт аңа абыйсы Гафурның дусты, табиб Искәндәр Котлыбаев фельдшерлар курсына керергә булыша. Ходай биргән чиксез сәләте аңа бу һөнәрне дә бик тиз үзләштерергә ярдәм итә. Ул чын табибә булып җитешә. Казан хәтле Казанда хатын-кыз табибәләр бармак белән генә санарлык заман бит әле бу. Татар хатыннары табибларга хәтта ирләре белән бергә дә барып күренергә оялганнар. Шәмсекамәргә шуңа күрә эш җитәрлек була. Шулай үз көнен үзе күрә ул, кызын тәрбияли. Халык белән даими аралашу кыюлык та өсти аңа. Ул хәтта 1907 елның 11 апрелендә хатын-кызлар өчен куелган спектакльдә дә катнаша.


Бу тамашаның тарихы болай була. Учительская школаны тәмамлап, хәзерге Биектау районының Ямаширмә авылында укытучы булып эшләгән энесе Каюм ярдәм сорап килә. Ул бу елны ашлык уңмавын, күп кенә гаиләләрнең ачыга башлауларын сөйли. «Балалар бик ачыга», – дип кайгыра. Шулвакыт Габдулла Кариев хатын-кызлар өчен спектакль куярга тәкъдим итә. «Килүчеләр күп булыр, чөнки татар хатыннарының да тамаша күрәселәре килә бит, тик уйнау­чылар да хатын-кызлар гына булсын», – ди. Уйнар өчен Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» дигән әсәре алына. Казан тарихында беренче тапкыр булган бу тамашага чынлап та хатын-кызлар күп килә. Аларны ирләре озатып куя, әмма үзләрен кертмәгәнгә ачулары да килә. 1907 елның 11 апрелендә куелган әлеге спектакль зур уңыш казана. Мыеклар ябыштырып ирләр ролен уйнаган Шәмсекамәр дә, сеңлесе Суфия да үзләрен сәләтле артистка итеп таныталар. Хаклы рәвештә татар театрының атасы саналган Габдулла Кариев аларга рәхмәт әйтә. Үз вакыты өчен шактый зур акча булган 67 сумга азык-төлек алып, Ямаширмә авылына җибәрәләр.



1889 елда җиденче бала булып дөньяга килгән Суфия Коләхмәтова хакында романнар язып булыр иде. Тик язмам бик озынга китте кебек, кыскача гына язарга мәҗбүр булам.


Ул үсеп җиткәндә, әтисе һәм олы абыйлары Газиз дә үлеп китә. Гаиләдәге 5 баланы тәрбияләү Гафур өстендә кала. Белем аласы, апалары кебек табибә буласы килгән Суфияны укытырга гаиләнең матди хәле авыраю комачаулый. Яшьтән үк эшчәнлеге һәм зирәклеге белән аерылып торган кыз, гаиләгә ярдәм итү ниятеннән, Пороховой бистәсендәге абыйсы укыткан мәктәпкә каравылчы булып эшкә урнаша. Ул мичкә ягарга да, мәктәпнең идәннәрен дә юарга тиеш була. Утын яру, ишегалларын себерүгә энеләре булышкач, Суфия Гафур абыйсының дәресләренә кереп утырырга да мөмкинлек ала. Үзлегеннән укып, 3 нче ирләр гимназиясендә өлгергәнлек аттестатына бик яхшы билгеләренә имтихан да бирә.


Ә 1908 елда ул Петербургның Хатын-кызлар югары медицина курсларына кабул ителә. Әмма Суфия алдына 5 ел буе үзәк шәһәрдә түләүле уку йортында укыр өчен кирәкле акча табу мәсьәләсе килеп баса. Аллаһы Тәгалә талантлы, тырыш кызга бу юлы да ярдәм итә дими, ни дисең. Беренче курста күренекле язучыбыз Фатих Әмирхан бирә Суфияга акчаны. Икенче елны бөек шагыйребез Габдулла Тукай булыша. Шулай укыр өчен дә, фатир өчен түләргә дә, гомумән, уку һәм яшәү өчен мөмкинлек туа. Соңгы курсларда уку өчен кирәкле акчаны аңа булачак ире Фәхрелислам Агиев табып бирә. Бу вакытта Фәхрелислам үзе дә Казанда укып йөри. Әмма ул бәхетлерәк, аңа укыр өчен туганы акча кызганмый. Менә шул акчаларның бер өлешен егет Суфияга җибәрә.


1914 елда Суфия дипломлы табибә булып Казанга кайта. Бу вакытта Беренче Бөтендөнья сугышы башланып китә. Казанга бик күп яралыларны кайтара башлыйлар. Казанның могтәбәр байлары, дин әһелләре Галимҗан Баруди һәм Габдулла Апанаевлар тырышлыгы белән, мөселман яралылары өчен махсус лазарет ачалар. Менә шул лазаретка киләчәктә зур галим булып танылачак Әбүбәкер Терегулов белән Суфия Агиева табиб итеп чакырыла.


Тик кеше бәхете озакка барамыни! Күп тә үтми Ф.Агиевка «Бишек җыры» исемле әсәр язганы өчен, «бик кыска вакытта Казаннан китәргә» кушыла. Суфия белән Фәхрелислам (берсе – табибә, икенчесе – укытучы) Пенза өлкәсенең Юнә авылына китәргә мәҗбүр булалар. Әйбәт кенә яшәп китәләр. 1916 елда алар янына инде сәламәтлеге бөтенләй начарланган Гафур да килә. Никадәр тәрбияләсәләр дә, ярдәме тими. Инде мәгълүм булганча, татарның олуг затларыннан саналырга тиешле Гафур Коләхмәтов 1918 елның 1 апрелендә (иске стиль белән) сеңлесе һәм кияве кулында җан бирә.


Фәхрелисламы Сталин палачлары кулыннан корбан булгач, Суфия Алма-Атага китә һәм сеңлесе Гайшә белән соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Кайчан җир куенына кергәнен төгәл белә алмадым, тик 1971 елда, 82 яшендә истәлекләр язганлыгы мәгълүм.

Теги: Тәэминә Биктимерова Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру