Кыл-кубыз нәрсәгә охшаган?
Кыл-кубыз – гомум төрки, ике кыллы, сызгычлы уен коралы. Кыска гына итеп ясалган сабында лад аралыклары юк. Беренче калын кыл кече октаваның ля, икенче кыл беренче октаваның ре тавышларына, кайбер очракларда ике кыл да беренче октаваның ре-соль, ягъни кварта тавыш аралыгына көйләнә. Диапазоны ике октавага кадәр. Кыл-кубыздан чыккан музыкаль тавышның төп үзенчәлеге шунда – биредә кылга да, сызып уйный торган җәягә дә (смычок) ат кылын бөтереп тарттыралар. Ике ат кылының ышкылуы аркасында шомлы, серле авазлар хасил була. Кыл-кубыз ике өлештән тора: юка тактачыклардан җыйналган кузов һәм 40 см.лы сап өлеше. Сызгычны ясау өчен агач ботагын җәя кебек бөккәннәр һәм аңа, бөтереп, ат кылы тарттырылган. Кыл-кубызны утырган килеш, тезгә куеп, басып уйнаганда исә, корсакка терәп уйныйлар.
Төрки халыклар бер-берсенә охшамаган берничә төрле уен коралын кубыз дип йөртә. Мәсәлән, кыргызлар өч кыллы чиртеп уйный торган уен коралын – комуз, казакълар ике кыллы сызгычлы уен коралын – кылкобыз, диләр. Әле тагын авызга куеп уйный торган сөяк, агач һәм металлдан ясалганнары да бар. Мондый уен коралларының һәммәсендә дә имчеләр, камнар үзләүгә кушылып уйнаган. Шуңа да «кубыз» сүзе камлау һәм үзләү сүзләреннән килеп чыккан да. Ә инде соңрак казакълар гармунны – тел кубыз, чуашлар скрипканы – сирме купас, татарлар җәяне җәя кубыз дип тә йөртә башлыйлар.
Татар халкы бу уен коралында уйнаганмы, уйнамаганмы – тарихи истәлекләр бик аз. Шулай да татар фольклор музыкасында кыл кубыз булмаган дип, без берничек тә әйтә алмыйбыз. Бәлки, ул, уен коралы буларак, кулланудан вакытлыча төшеп кенә торгандыр. Ерак китмичә генә тарихка күз салыйк әле. 17 нче йөзләрдә беренче скрипкалар безнең якларда күренә башлагач, татар музыкантлары көчле, матур тавышлы скрипкада бик җиңел генә уйнап китәләр. Чөнки гасырлар буе кыл-кубызда уйнаган халык өчен, скрипкага күчүнең бер читенлеге дә булмый. Әле 1950-70 нче елларда да авыл агайлары скрипканы тезгә, билгә куеп уйныйлар иде. Бер кылда көй уйнаганда, икенче кылда гел төп тоник тавыш яңгырап тора. Бу да – кыл-кубызга хас сыйфатлар. Әлеге уен алымы бигрәк тә бию көйләрен уйнаганда матур яңгырый. Сызгычны да (смычок) скрипка уйнагандагы кебек түгел, ә нәкъ кыл-кубыз уйнагандагы кебек сул кул белән учлап, кыл ягын үзеңә каратып тоталар иде.
Күренекле сәяхәтче П.Паллас үзенең хезмәтендә бер күренешне тасвирлый. «Семипалатинск крепосте янында эшләүче ялланган татар казаклары арасында бер татар «орфее, уен коралында уйнап ташларны биетмәсә дә, безнең күңелләрне күтәрде», – ди ул. Аннан соң, бу татар кешесе уйнаган уен коралы турында әйтеп үтә. Ат кылы тарттырылган кыллардан сызгыч ярдәмендә аккош кычкырган тавыш чыгарган һәм ул уен коралының аккошка охшаган булуын әйтә. Сүз монда кыл-кубыз турында бара. Дөрестән дә, кыл-кубызның ясалышы аккошка охшаган, анда төрле кош кычкырулары, сыер мөгрәүләре, табигать тавышлары бик килешле яңгырый. Әгәр дә әлеге татар кешесе элек бу уен коралы белән таныш булмаса, шулай оста итеп уйный алыр идеме?!
Миңа калса, кыл-кубызның кулланылыштан төшеп калуына төп сәбәпләрнең берсе – алда әйтеп киткәнемчә, татарның ачы язмышы, ягъни аның мондый катлаулы уен коралларын ясарга мөмкинлеге булмау. Икенче сәбәп – көчле, матур тавышлы срипканың көнкүрешкә килеп керүе. Скрипка безнең якларда 17 нче йөздә күренә башлый. Өченче сәбәп – кыл-кубызның иң беренче килеп чыгышы дини максатлардан булган, дидек. Анда имчеләр уйнаган. Татар халкы исламга тирәнрәк кергән саен, бу уен коралының инде кирәге калмый башлый. Шуңа да, керәшеннәрдә, чуаш, удмурт, коми халыкларында шундый ук уен кораллары озаграк сакланган.
Татар милли музыкасында кыл-кубыз үз урынын тизрәк тапсын иде, чөнки сызып уйный торган милли уен коралларыбыз бүтән юк.
Ринат Гыйләҗев, «Сорнай» фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА