Теләкләрем тормышка ашты
Төшемдә Тукай
2015 елда «Кардәш каләмнәр» (Төркия) журналы Тукайның 130 еллыгына багышлап махсус сан әзерләде. Шулвакыт мин: «Тукайны төшендә күрүче шагыйрь, язучы, галим, мөгаллим, укучы-шәкерт, артист, журналист яисә гади халыктан берәр кеше булдымы икән? Газета-журналлар шундый сораштыру оештырып, «Төшләрдә Тукай» исемле сәхифә ачсалар, ничек кызык һәм яхшы булыр иде», – дип уйлап куйган идем. Махсус сан әзерләгәндә дә, төрек шагыйре Али Акбаш белән бергә Тукайның 130 шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткәндә дә, бөек Габдулланы төштә күрергә тилмердем. Әмма насыйп булмады.
Шуннан соң дүрт ел чамасы вакыт үтте. Ниһаять, 2020 елның 6-7 августында күрдем мин аны...
«Тукай ае» җитү уңаеннан, ул төшне сезгә дә сөйләргә булдым, хөрмәтле укучылар! Бәлки, сезгә дә андый төшләр керәдер? Бәлки, сез дә, миннән күреп, алар белән бүлешә башларсыз?..
Имеш, Тукай вафат булган көн икән. Ул җан тәслим кылганда мин янәшәсендә торганмын. Шагыйрьнең җәсәде кәфенгә төрелгән, янына халык җыелган. Мәрхүмне яратып, мактап телгә алалар. Алар арсында мин хөрмәт иткән, олылаган зыялы татар танышым, бер төрек дустымның колагына пышылдап: «Фатиһ татар әдәбиятында мөһим эз калдырды», – ди. Аның бу сүзләрне әйтүе миңа бик сәер тоела. Ахырда мин: «Тукайны, җирләгәнче, башта безнең фатирга кайтарыгыз. Янында җыелып дога кылырбыз һәм шуннан җирләргә алып китәрбез», – дим. Эчемнән генә «ул мизгелләрне камерага да төшерермен» дип уйлап куям. Тәкъдимемне кире какмыйлар. Халык шәһәрара йөри торган зур автобусларга төялеп кузгала – анда гел яшьләр генә. Үзем исә алдан ук өйгә кайтып киткән булам. Чынлыкта без бишенче катта торсак та, төшемдә сигезенче катта яшибез икән. Ләкин фатир шул ук. Капма-каршы күршенең фатир ишеге дә шыр ачык. Мин, җеназаны алып килүчеләр бутамасын дип, безнең ишекне дә киереп ачып куям, шунда ак кәфенле Тукайны көтеп калам...
Лифттан дүрт кеше (ничек сыйганнардыр!) табутсыз, җәймәсез-нисез ак кәфенле Тукайны күтәреп алып чыктылар һәм, ялгышып, каршы ишеккә юнәлделәр. Мин, атылып килеп: «Юк-юк, монда алып керегез!» – дидем. Мәетне башы белән безнең ишектән кертеп, коридорга сузып яткырдылар. Аяк очлары бусагадан бераз чыгып калды. Аны китерүчеләр шунда ук күздән югалды.
Бу мизгелдә хатыным бүлмә ишеген ачып керде һәм мин уянып киттем. Төш тәэсирендә куркудан дер калтырыйм. Кухняга кереп дару тамызасым бар, тик үзем генә анда узарга куркам, бара алмыйм – әле генә кәфенле Тукайны шул кухня ишеге янында, коридорда күрдем бит! Югыйсә чын тормышта кәфенләнгән мәеттән бер дә курыкканым юк. Үз гомеремдә моның хәтле куркып уянганымны да хәтерләмим. Ахыр чиктә, белгәннәремне укып, хатын белән бергә кухняга кердек...
Иртә белән торуга бернинди курку-мазар юк иде. Безнең төрекчә төшлектән карадым, анда бу хакта «яхшы төш» диелгән. Ләкин тик торганда нигә мондый төш кергән соң? Һич аңламадым. Теге вакытта күргән булсам, бер хәл әле... (Хәзер исә ул чактагы теләк-догам, үз вакыты җитеп, кабул булган, ахры, дип фаразлыйм.)
Шушы төшемне бер төрек танышыма сөйләп бирдем (мин аны төш юрауда белгеч саныйм). Ул миңа: «Беренчедән, ак кәфеннән булгач, шагыйрьнең шәһит киткән булуы мөмкин (туп-туры җәннәткә керә дигән сүз); икенчедән, аның фикерләре сезнең йортыгызда яши һәм яшәячәк дигән мәгънә белдерүе ихтимал», – диде.
Күптән көтелгән очрашу...
Алдагы бүлектә билгеләп үткәнемчә, 2015 елда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Кардәш каләмнәр» (Төркия) журналына махсус сан әзерләү максаты белән җиң сызганып эшкә керешкәндә килеп чыкты бу хәл. Ркаил абый Зәйдулла миңа Зәйтүнә Мәүлүдованың (шагыйрьнең сөйгәне) Тукай турында истәлекләрен1 тәрҗемә итәргә киңәш бирде.
«...Мин Зәйтүнәнең ихлас, саф мәхәббәтенә сокландым һәм күңелемдә аңа карата ихтирам хисләре урнашты. Ихтыярсыздан, мәрхүмәнең каберенә барып, рухына дога кылу теләге туды. Ләкин, ни кызганыч, күпме сорашсам да, әлегә кадәр аның каберен белүче галим-голәманы, әдип-әдибәне очратмадым...»
2016 елның апрель аенда басылып чыккан язмам шундый юллар белән башланып китә...
(Сүз уңаеннан искәртеп узыйм әле: олуг әдип Атилла Расих бастырган (үзе дә Габдулла Тукай бүләге иясе) бу истәлекләр миңа шулкадәр тәэсир итте ки, Ркаил абый биргән фотокүчермә битләрне без белән тишеп төпләп, каты тышлык белән тышладым; тышлыкка Тукай белән Зәйтүнәнең фотосын ябыштырып, төпләмгә хуш исләр сөрттем; исне яхшылап сеңдерсен дип, хуш ис тараткан әсбап белән бер тартмага тәүлек буена салып куйдым. Ркаил абыйга кире тапшырганда, ул үзенең фотокүчермәсен танымый торды. Миңа шаккатып текәлүе һаман күз алдымда.)
Зәйтүнәнең күмелгән урыны билгесез булуын хәтта башыма да китерми идем. Бу хәлгә бик нык гаҗәпләндем. Күңелемдә Зәйтүнәнең каберен табу дәрте кабынып китте, һич тынычлыкта калдырмады. Аны эзләү максатыннан 2017 елның 28 апрелендә Әхтәмов урамындагы ЗАГСка барып сораштым, хезмәткәр ханым, күпме чиләнеп актарынганнан соң:
– Таптым! – дип сөрән салды. – Дәрвишләр бистәсендә түгел, Казанда үлгән. Хәйдәр кызы Зәйтүнә Рәсүлова. 08.06.1957. Туган елы куелмаган. Молотов районы, Курск урамы. Ләкин, ни кызганыч, кайда җирләнүе турында мәгълүмат юк, – диде...
Казанда вафат булгач, монда ук җирләнгәндер дә дигән өмет туды җанда. Шәһәр зиратлары буйлап Зәйтүнәнең каберен эзләргә керештем. Яңа бистә зиратыннан башладым. Нәтиҗәсе булмады. Берәр мәгълүматка юлыкмаммы дип, Милли китапханәгә юл тоттым. Газета-журналларны актарырга тотындым. «Совет әдәбияты» журналының 1957 елгы 7-12 саннарын тәфсилләп карап чыктым. Берәр кайгынамә бастырылмадымы, мәрхүмәне соңгы юлга озатырга барган язучыларның берәрсе хис-кичерешен кәгазьгә төшермәдеме, кайда җирләнгәнен телгә алмадымы икән дип уйландым. Юк. Зәйтүнә турында бөртек хәтле мәгълүмат та юк иде...
Чү! «Совет Татарстаны» газетасының 11 июнь санында: «Татарстан Язучылар союзы правлениесе язучы А.Расих иптәшнең әнисе Зәйтүнә Хәйдәр кызы Мәүлүдованың үлгәнлеген тирән кайгы белән белдерә һәм мәрхүмәнең семьясының кайгысын уртаклаша» – дигән кош теле хәтле хәбәргә тап булдым бит! Сабый баладай сөендем шуңа. Әмма... «Бер уңайдан мәрхүмәнең кайда җирләнүе турында да искәртсәгез, ни була иде инде?» – дип уфтандым да. (Бу хәлдән сабак алып, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм әфәнде Галиуллинга: «Атаклы кешеләрнең вафаты турында журналыгызда мәгълүмат биреп барасыз, шушы игелекле эшегез өчен рәхмәт сезгә! Инде аларның кайда, кайсы зиратта күмелүе турында да өстәп язсагыз, тагын да яхшырак булыр иде», – дидем. Тәкъдимемне хуплап, гамәлгә ашырганы өчен «Казан утлары»на рәхмәт яусын!)
Шулай һаман баш ваттым. Атилла Расих 1996 елда вафат булган. Аңарчы бер язучы да Атилла абыйга: «Безне әниең каберенә алып барчы», – дип мөрәҗәгать итмәдеме икәнни? Өлкәнрәк әдипләрдән бу хакта сорашып та карадым. «Уйланылмаган, башка килмәгән», – диделәр. Зәйтүнәгә багышлап күпме әсәрләр, романнар, пьесалар язылган һәм языла тора югыйсә! Ә каберен яд итү дигәндә...
Ул көннәрдә бер дә белмәгән Атилла Расихның хатыны Зәкия Рәсүлеваны (1999 елда вафат) төшемдә күрдем. Имеш, Яңа бистә зиратында очрашканбыз. Мин, кабаланып, каенанасы Зәйтүнә Мәүлүдованың кабере хакында сорашам. «Мин сине шунда алып барып, күрсәтәм хәзер», – диде ул. Шулвакыт уянып киттем.
Башымда әллә нинди уйлар, хыяллар кайный!.. Барлык язучылар белән Яңа бистә зиратын айкап чыгуыбызны күз алдыма китерәм. Зәйтүнәнең каберен табу – без, язучыларның, Тукай алдындагы бурычы лабаса! Шагыйрь алдында оят бит!
Булмады, барып чыкмады. Тапмадым...
Аннан соң дүрт ел чамасы вакыт үтте...
2021 елның 17 февраль кичендә Ркаил абый Зәйдулла, шалтыратып:
– Фатиһ, Зәйтүнә Мәүлүдованың кабере табылырга тора, – дигәч, колакларыма ышанмадым! – Фейсбукта күрдем: Филүсә Арсланова (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка билгече. – Автор.), опера җырчысы Шәфыйка Котдусованың каберен чистартканда, каралмаган кабергә юлыккан. Шуның Зәйтүнәнеке булуы ихтимал. Мин аңа: «Фатиһ Кутлу белән кызыксына идек, телефон номерыгызны бирмәссезме?» – дип яздым. Ул номерын язып җибәрде. Син бу өлкәдә ни... үткенрәк, үзең шалтыратып белешеп бетер әле?
Вакыт соң иде. Бер дә таныш кеше булмагач, шалтыратуны иртәгәгә калдырдым.
18 февраль көнне иртүк Филүсә ханымның номерын җыйдым. Үзем белән таныштырып, моңа кадәр Зәйтүнәнең каберен янып-көеп эзләп йөрүемне бәян иттем. Филүсә ханым, үз чиратында, болай дип сөйләде:
– Опера җырчысы Шәфыйка Котдусова 1956 елда Мәскәүдә вафат була. Васыяте буенча, җәсәден Казанга алып кайтып җирлиләр. Шәфыйка апаның улы Җәвит Котдусов минем остазым иде. Мин 2018 елда Шәфыйка апаның каберен чистартырга дип барганда, сул яктагы ташландык кабергә игътибар иттем. Таштагы Зәйтүнә исеменә һәм Тукай шигыренә күзем төште. Бу безгә мәгълүм Зәйтүнәме икән әллә, дип, исем-фамилиясен язып алдым. Кайткач ныклап белешергә тотындым. Чыннан да, кабердә ятучы ханым – Тукайның мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлүдова булып чыкты!
З.Мәүлүдова каберенә тап булучы Филүсә Арсланова. 2021, 4 март
Кабаланып:
– Кайсы тирәдә соң ул? – дип сорадым.
– Шиһабетдин Мәрҗани кабереннән ерак түгел, – дип җавап бирде.
– Фотога төшердегезме?
– Узган ел төшергән идем.
– Миңа ул фоторәсемне хәзер үк җибәрә алмассызмы? – дип ялвардым.
– Әлбәттә.
Электрон почтамны ачып карауга, күз алмаларым дымланды. Валлаһи, Зәйтүнә Мәүлүдованың – Тукай илһамчысының кабере бу!.. Бүген изге Рәгаиб кичәсе бит! Догаларым кабул булдымы икәнни? Мең-мең шөкер Сиңа, Раббым!
Кабер ташындагы мәрмәргә Тукайның Зәйтүнәгә атап язылган мәшһүр шигыре уелган иде:
Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шатлана бит – чын җүләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи?
Ул Синең васфеңдә: «Ля шәркыйя, ля гарбия», – ди!
Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул хәзер алган «Сабах»тан бер Кәләмулла сатып.
Г.ТУКАЙ
Һичшиксез, әлеге шигырьне кабер ташына яздыру фикере Атилла Расихның башына килгәндер. Нинди мәгънәле, нинди соклангыч эш кылган! Урыны оҗмахта булсын!
Ркаил абыйга шалтыратып:
– Әйе, чыннан да, Зәйтүнәнең кабере икән! Фоторәсемен күрдем! – дидем.
Ул да бик сөенде бу хәбәргә.
Хәзер минем күңелдә Зәйтүнәнең каберен үз күзләрем белән күрү, Тукай шигырендә өзек итеп бирелгән «Нур» сүрәсенең 35 нче аятен тулысынча уку теләге уянды.
Сүз уңаеннан, 2017 елгы Рамазан аенда хәтем чыкканда Коръән-Кәримдә әлеге аятькә үзем юлыккач, Тукайның зирәклегенә шаклар каткан идем: «Ля шәркыйя, ля гарбия» сүзләреннән алда анда... «Зәйтүнәтен...» кәлимәсе урнашкан иде! Моны күргәч, «...гә» («Очраган юлда…») шигырендәге нокталар урынына «Зәйтүнә + гә» дип укырга кирәклегенә мең кат инандым! Димәк, Тукай Коръәннең һәр аятен бик яхшы белгән. Ихтыярсыздан, Тукай Коръәнхафиз да булмадымы икән дип уйлап куйдым. Белмәгән килеш әлеге аятьне һәм анда очраган «Зәйтүнә» сүзен алты мең алты йөз алтмыш алты аять арасыннан эзләп табу, ай-һай, авыр лабаса!
Йөрәгем Зәйтүнәнең каберенә ашкына башлады. Бу хакта Филүсә апага шалтыраттым, ул, бик теләп:
– Ярар, мартта көннәр җылына төшкәч, барырбыз, – диде.
Ниһаять, түземсезлек белән көтеп алган 4 март килеп җитте. Җылы көн. Температура -2° тирәсе. Кар ява. Камера, көрәк-мазар алдым. Алдан сөйләшенгәнчә, сәгать 10.30 тирәсендә Филүсә апа яшәгән йорт янында очраштык. Шуннан бергәләп Яңа бистәгә юнәлдек.
Безнең өчен Шиһабетдин Мәрҗани кабере маяк булачак иде. Филүсә апа бу кабернең 15 нче аллеяда икәнлеген белешеп куйган иде инде. Мәрҗани хәзрәтләренең каберен эзләп йөргәндә барган юлыбыз Тукай хозурына алып чыкмасынмы!
– Сөбханалла! – дидем мин, шаккатып. – Зәйтүнәгә Тукай аша барабыз!
Төп капкадан Тукайга килеп җиткәч, юл сул якка юнәлә. Шуннан күпмедер барганнан соң уң якка да юл кереп китә. Шунда ук тимер ук белән «15» саны язып куелган. Соңыннан адымлап махсус санап чыктым: әлеге «15» дип язылган урыннан Мәрҗани каберенә кадәр 22 адым. Мәрҗанидән соң 16 адым атлагач, сулга тар гына сукмак кереп китә. Шул сукмак башында маяк булып атаклы галим Гыйлем Камайның кара төстәге гаҗәеп зур кабер ташы тора. Шул кабер артында чардуган белән уратылган ике кабер бар, аларны үтеп, 11 адым атлагач... «Мәүлүдова Зәйтүнә Хәйдәр кызы».
Күңелләрем тулды, шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Мәрхүмәнең кабере алдында торам, аны үз күзләрем белән күрәм бит! Өнме бу?! Йа Раббым, морадыма ирештердең, мең-мең шөкер Сиңа! Кар дими, салкын дими, мине, нибары телефон аша таныш кешесен, шушы изге урынга алып килгән хөрмәтле Филүсә апага да рәхмәт яусын! Аның ярдәме белән Зәйтүнәнең еллар буе каралмаган, йөрелмәгән ятим кабере, ниһаять, ятимлектән котылачак! Саннарга да игътибар итегез әле: Зәйтүнә Мәүлүдова (1893-1957). 64 яшьтә вафат булып, кабере янә 64 ел узгач (1957-2021) табылды.
Кулларымны күтәреп, «Фатиха», «Ихлас» сүрәләрен һәм... «Нур» сүрәсенең 35 нче аятен тулысынча укып, Зәйтүнә Мәүлүдованың рухына багышладым.
Фатиһ Кутлу. 2021, 4 март
Әйе, алты ел элек әйткән һәм шушы мәкаләм башында телгә алынган: «Ихтыярсыздан, мәрхүмәнең каберенә барып, рухына дога кылу теләге туды...» – дигәннәрем тормышка ашты.
Йа Раббым! Син чиксез көч-кодрәт иясе!.. Моңа тагын бер кат ышанып, Синең алдыңда сәҗдә кылам.
Фатиһ Кутлу
Безнең мирас. - 2021. - №4. - 34-38 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА