Журнал «Безнең мирас»

Кулаклар кемнәр алар?

Кулаклар – Октябрь инкыйлабына кадәрге Русиядә таза тормышлы крестьяннарның атамасы. Кулак дип эре җир биләмәләренә һәм җитештерү җиһазларына хуҗа булып, яллап эшләтүчеләрне йөрткәннәр. Ягъни аларның башка кешене яллап эшләтә алулары кулак булмаган крестьяннардан аерып торган төп фактор булган. Юридик яктан караганда, үз гаиләсе көченә генә таянып, яхшы тормыш алып баручы, әмма яллап эшләтү хезмәтеннән файдаланмаучылар кулаклар катламына кертелмәгән. XX гасыр башына кадәр Русиядә кулаклар катламы халыкның якынча 20 процентын тәшкил иткән, ә ил күләмендә җитештерелә торган икмәкнең 50 процентын алар биргән.


Егерменче еллар ахырында СССРда ялгыз крестьян хуҗалыкларын берләштерү юлы белән башта коммуналар, аннары күмәк хуҗалыклар (колхозлар) оештыру кампаниясе башлана. Колхозлар оештыру белән бер үк вакытта «Кулакларны сыйныф буларак юк итү» сәясәте алып барыла башлый. Колхозлар төзү һәм «кулакларны юк итү» кампанияләре Коммунистлар Партиясе инициативасы белән башлана һәм гамәлгә ашырыла.


Үтәмештәге кулаклаштыру чорына бәйле документлар


1930 елның 30 гыйнварында ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы «Тоташ коллективлаштыру үткәрелгән районнарда кулак хуҗалыкларын юк итү буенча чаралар турында» карар чыгара. 1921 елда хөкүмәт законы белән җирне арендага алу һәм яллы хезмәттән файдалану рөхсәт ителгән булса, тугыз елдан соң кабул ителгән әлеге карар буенча җирне арендага алучыларны һәм яллап эшләтүчеләрне кулаклар итеп тану, аларның милекләрен тартып алу һәм авылдан куу кирәклеге турында әйтелә. Кулакларның җитештерү чараларын, мал-туарын, хуҗалык һәм торак корылмаларын, чәчүлек запасларын, терлек өчен әзерләнгән азыкны, финанс байлыкларын (акцияләрен һәм акчалата тупланган запасларын) конфискацияләү таләп ителә. Тартып алган җитештерү чараларын колхозларга тапшыру һәм аларны ярлылар өчен колхозга керү взносы итеп санау турында әмер бирелә. Кулакларның милекләрен барлау, ачыклау, конфискацияләү һәм гаиләләрен авылдан куу гамәлләрен башта колхозчылар һәм ярлылар җыелышларында карау кирәклеге белдерелә. Хөкем карарларын судларда карамыйча да чыгару рөхсәт ителә. Шул ук вакытта кулакларга яшәгән урыннарыннан үз теләкләре белән күченеп китү һәм милекләрен сату тыела.


Политбюро карары нигезендә кулаклар катламына кертелгәннәрне өч төркемгә бүлеп карыйлар:


- беренче төркемгә «контрреволюцион кулак активы»н, террор һәм фетнәләрне оештыручыларны керткәннәр. Аларны кичекмәстән кулга алырга, гаиләләрен илнең төньяк һәм көнчыгыш районнарына озатырга кушылган;


- икенче төркемгә «контрреволюцион кулак активы»ның калган өлешен, аеруча иң бай кулакларны һәм ярымалпавытларны керткәннәр. Аларны илнең ерак районнарына сөрергә кирәк дигән әмер бирелгән;


- өченче төркемгә «башка кулаклар» кертелгән.


«Башка кулаклар» – бу бит шикле сүзләр! Кемнәр соң алар «башка кулаклар»? Алар үз районнарында калдырылырга, әмма колхоздан читтә булган участокларга таратып утыртылырга тиеш булган. Игътибар итик: «аларны үз районнарында калдырырга» кушылган. Әмма кайбер җирлекләрдә, мәсәлән, Үтәмештә бу әмер кәгазьдә генә калган, гамәлдә ул арттырып үтәлгән. Барлык төркем кулаклар да, аерып тормыйча, гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителгән.


Кулаклар дип саналган гаиләләрдә 18-60 яшьтәге хезмәткә яраклы ирләр булмаса, шулай ук партиядә, комсомолда әгъзалыкта торган һәм революция хәрәкәтендә катнашкан гаилә әгъзалары булса, андыйларны сөргенгә дучар итәргә ярамаган. Үтәмештә бу таләпне дә үтәмәгәннәр.


***


Үтәмеш кулаклары турында язманы тулысынча "Безнең мирас" журналының июнь санында укый аласыз.

Теги: Нияз Исхаков Резеда Исхакова Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру