Журнал «Безнең мирас»

Коточкыч ачлык

Ачлыкка каршы көрәштә яңа юллар

Исхак Мостафа улы Казаков (1876-1939) – ТАССРда ачларга ярдәм итү комиссиясе рәисе. Танылган сәясәтче һәм әдип татар халкын, татарстанлыларны 1921-1922 нче елгы ачлыктан коткару буенча зур эшләр башкара, реаль тәкъдимнәр кертә һәм аларны гамәлгә ашыра. Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган мәкаләдә сүз шул хакта бара. Материал «Татарстан хәбәрләре» газетасының 1921 елгы 30 декабрь саныннан алынды.


«Ун тук! Көн саен өч фунт он биреп, сез бер сабанчыны ач үлүеннән коткарып калырсыз, әмма үзегезне дә киләчәктә шул ук аяныч хәлдән котылдырырсыз». Медведев һәм Сперанскийның литографик плакаты.

Ачларга ярдәм мәркәз комиссиясе алдында хәзерге көндә бөтен көчне җыеп ачлыкны җиңү, ач халыкны, бигрәк тә балаларны үлемнән коткарып калу вазыйфалары тора. Ләкин бу әсаси (төп) вазыйфага төрле яктан, төрле юллар белән якынлашырга кирәк.


Ярдәмнең формалары үзе дә бик төрлечә була. Иң башлап, билгеле инде, хөкүмәт тарафыннан ителә торган ярдәм тора, аннан соң азык, орлык материаллары, һәртөрле нәрсәләр, повестка кәгазьләре һәм кружкалар буенча акчалар җыю юллары белән хосусый кешеләрнең ярдәм итүләре, төрле спектакльләр, күңел ачу уеннары ясау, акчалата ярдәм итү һәм башкалар. Татарстанда ачлык дәһшәтләре беренче сизелгән чакларда, ачлык белән көрәшне шул югарыда күрсәтелгән рәвештә алып барырга, ачлыктан зарарланган кешегә хөкүмәт һәм хосусый кешеләрнең ярдәме рәвешендә эшләргә кирәк дип уйлана һәм шул юлда эш йөртелә дә иде.


Хәзер инде ачлык үзенең дәһшәтен арттырып, гомуми халык бәласе рәвешенә кергәч, хөкүмәтнең бөтен ачларны туйдырып тора алмаганлыгы, аерым кешеләрнең һиммәтләре (тырышлыклары) белән дә бер дә эш чыгарып булмаганлыгы ачык мәгълүм булды.


Ачлык гаять зур. Аның зурлыгын ачыграк күрсәтү өчен, ач зур кешеләрнең саннарын куеп торып, монда ач балаларның саннарын күрсәтеп китүне тиеш табабыз.


Соңгы көннәрдә Татарстанга яңа кушылган Буа һәм Алабуга кантоннарын кушкан чакта, балаларның саны мондый була: 1 декабрьгә 12 кантонда – 1 238 203 бала, Казан шәһәрендә – 66 017 бала, барысы бөтен Татарстанда 1 304 225 бала бар.


Кантоннардан 7806 бала Казанга күчерелгән. 1755 бала ялгыз рәвештә Казанга килгәннәр. Кантоннардан Татарстаннан читкә 790 бала күчерелеп, Казанның үзеннән күчерелгән 4856 баланы чигергән чакта да, беренче декабрьгә 70 722 бала бар.


Татарстанда 16 яшькә кадәр булган балалар барысы 1 289 819. Шулардан 20 800 бала бөтенләй хөкүмәт тәрбиясендә, 67 341 бала Ачларга ярдәм комиссиясе тәрбиясендә, 139 600 Рус-америка ярдәм комиссиясе тәрбиясендә торалар.


Бөтен балалар саны булган 1 289 819дан туенып тора торган 277 141 баланы, яртылаш туена торган 168 411 баланы чигерсәк (барысы 445 552 була), 844 267 бала бөтенләй ярдәмсез калалар. Димәк, без хәзерге көнгә кадәр Татар җөмһүриятендә яңадан сигез йөз мең балага ярдәм итү нәрсәләре табылмаганлыктан, ярдәм итә алмыйбыз әле. Хәзерге көнгә кадәр ашлык уңмаудан иң нык җәфа чигүчеләргә генә ярдәм бирелеп килде. Декабрь ае җитте, гыйнвар килеп җитте. Кантоннарда хәзерге көнгә кадәр үзе генә ачлыкка каршы көрәшеп килгән крестьяннар да электән үк ач булып, хөкүмәтнең ярдәменә мохтаҗ һәм ашлык уңмаудан нык җәфа күрүчеләр белән бер дәрәҗәгә килеп төштеләр.


Кантоннарда ач халыкның хәле гадәттән тыш куркыныч. Халык соң чиктә ач булганлыктан, алар арасында төрле йогышлы авырулар көннән-көн көчәя. Тимгелле, брюшной һәм кайтма тифлар көннән-көн тамыр җәя, үлүчеләрнең хисабы хәзергә кадәр һич җирдә күрелмәгән микъдарга җитә. Балаларның исә тагын да куркынычрак төс алып бара. Бу куркынычлы хәлдән котылу өчен, Советлар хакимиятенең яисә чит мәмләкәтләрнең ярдәме генә җитми. Бу куркыныч, күңелсез хәлгә каршы көрәшүдә Татар җөмһүриятенең һәм шулай ук Русия Федерациясенең бөтен хезмәт халкы чын күңел, зур энергия белән катышса гына, шуңа иштирак итсә генә, без бу куркыныч хәлдән котыла алачакбыз.


Хәзер без, әлбәттә, һәм һич кичектермичә, ачлыкка каршы көрәштә хәзергә кадәр кулланып килгән ысулларыбызны беркадәр башкартырга, ярдәм итү эшен яңа юлга куярга һәм яңа ысуллар белән хәрәкәт итәргә тиешлебез.


Татарстан мәркәз башкармасы хозурында Ачларга ярдәм итү мәркәз комитеты соңгы көннәрдә бу юлда кирәкле булган бөтен чараларга кереште.


Татарстан ачлыкка каршы көрәшүдә хөкүмәт ресурсларын арттыруны сорап мәркәзгә үтенеч җибәрде һәм чит мәмләкәт оешмаларының ачларга ярдәм итү эшләрен киңәйтүдә, зурайту юлында бик зур булышлыклар күрсәтә, Татарстанга ярдәм итәргә тиешле Петроград һәм Владимир губерналары белән бик нык мөнәсәбәт урнаштырды. Шулай ук кантоннарда шәрык аяк киемнәрен һәм баш киемнәре хәзерли торган төрле кустарный эшләрне оештырды. Төркестан, Себер белән кооперацияләр артеле мал алмашу эшенә кереште. Шуның белән бергә, Татарстан мәркәз башкармасы хозурында Ачларга ярдәм итү комиссиясе ачларга ярдәм итү эшләрен хезмәт халкы һәм гомуми гражданнар арасында оештырырга да бик нык әһәмият биреп һәм моннан да эшкә шактый зур файда килүгә ышана. Шуның белән бергә комиссия Совет органнарының ачларга ярдәм итү эшләрен көчәйтүгә дә бик нык әһәмият бирде.


Безнең бәгъзе бер халык комиссариатларыбыз һәм аларның урыннардагы органнары ачлыкка каршы көрәшүдә бик аз эш күрсәтәләр һәм бөтен урыннарда эш тиешенчә алып барылмый.


Менә шул күңелсез хәлләргә игътибар итеп, Татарстан мәркәз башкармасы, Ачларга ярдәм итү комиссиясе махсус положение эшләп чыгарды. Бу положение буенча һәрбер тәэмин ителгән гаилә, һәрбер учреждение, һәрбер фабрика, Кызыл Армия бүлекләре, кооперативный оешмалар һәм башка гомуми оешмалар, положение буенча билгеләнгән паек белән тиешле микъдар ачларны һәркөн туйдырып торырга тиешле булалар.


Һәрбер тук кеше бер ач кешене туйдыру өчен кирәк нәрсәләрне даими рәвештә биреп торырга тиеш. Хезмәт итәргә көче булган һәрбер гражданин һәр айда 3 кадак икмәк яисә 3 кадак икмәк бәһасен акчалата ачларга бирергә тиеш.


Шулай ук балаларга ярдәм итү эшләре дә, алар өчен гомуми ятакханәләр хәзерләү ысулы һәм ачларга ярдәм итү эшләренә керешли налоглар һәм башкалар гамәлгә куелгач, көчәячәк.


Ачларга ярдәм мәркәз комитетының билгеләнгән планнарын җиренә җиткерү өчен, безнең кантоннар белән галяка (бәйләнеш) аппаратларның һәммәсен мобилизовать итәргә кирәк. Ул эшләрдән киң һәм мөкәммәл рәвештә белдереп торырга, аларны урыннарда иҗтиһад белән эшкә кузгатырга кирәк. Ирекле рәвештә азык белән ярдәм итү, хәзерге көндә булган бөтен көчләрен турыдан-туры җәмәгать туйдыруларына оештыру өчен, киң рәвештә агитацияләр ясарга кирәк. Бу мөһим эшләрнең һәммәсен дә безнең партия органнарының, яшьләр союзының, хатыннар шөгъбәләренең (бүлекләренең), урыннардагы кантон комитетларының һәм башкаларның катышулары кирәк. Бу эшкә безнең матбугатыбыз да катышырга тиеш. Ул матбугат бу көннән бу тәдбирләрне халыкка киң рәвештә белдерә торырга һәм ул эшләрнең барышларын яктырта барырга, көннән-көн шул ук дәрәҗәдә фабкомнар, завкомнар, Кызыл Армия кыйсемнәрен, кооперацияләр, ширкәтләр һәм башка җәмәгать мөәссәсәләрен (оешмаларын), шулай ук сәүдә һәм сәнәгать эшләре белән мәшгуль булучыларны, ягъни фабрика, завод, магазин, кәсеп һәм башка мөәссәсәләрнең хуҗаларын, ирекле кәсептә булган кешеләрне, фән ияләрен, табибларны, әдипләрне, артистларны, рәссамнарны һәм башка хәзергә кадәр бу эшкә катыштырылмаган кешеләрне хәбәрдар итә барырга һәм тәрбиягә никадәр кешеләр алынганлыкны белдерә барырга кирәк.


Менә без үзебезнең организовать ителгән хәрәкәтләребез белән ачлыкны киметүгә һәм, бәхетсез бичара халыкларны үлемнән коткару өчен, һич тайпылмыйча барырга тиеш булган яңа юл шул.


Эшчеләр һәм аларның оешмалары һәрвакыттагы шикелле алда барырга тиешлеләр. Алар үзләренең ярдәмнәре белән башкаларга барысына да мисал булырга тиешлеләр.


Иптәшләр, Автономияле Татар Социалистик Совет Җөмһүриятенең эшчеләре һәм эшче хатыннары, хәзер сүз һәм эш нәүбәте сездә кала!


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №1. - 32-35 б. 

Теги: Исхак Казаков Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру