Коточкыч ачлык
СӘХИФӘ ИДЕЛ БУЕНДАГЫ 1921-1922 НЧЕ ЕЛГЫ АЧЛЫКНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА ҺӘМ АЧЫГЫП ВАФАТ БУЛГАН МӘРХҮМНӘР ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА.
Ач ятимнәр
(Үткән елгы ачлык күренешләреннән)
Йөзләренә карама! Балчык белән сыланган, кансыз йөзләрдә барыбер шатлык эзе күрмәссең.
Карыйсың киләме? Җә, кара! Күрәсең? Кипкән имән чыбыкларына охшаган бармаклар бизгәк тоткан кебек калтырыйлар. Маңгаендагы җыерчыклар көннән-көн үсеп зураялар. Ә еллар буенча май кисәге күрмичә ярылган йөрәкләрендә мең төрле хыяллар челтәре тукыла.
Төпсез базның капкачындагы тишекләр кебек каралып торган күзләре каршыдагы йортның югары катындагы тәрәзәләргә текәлделәр. Анда... тук кешеләр. Җылы икмәк, кайнар чәй! Ә без такыр даладан китергән курайларны кибәк кушып ашый идек. Әле ул да юк.
Беләмсең, туган, аларны кайдан китерделәр? Алар йөзләп яталар иде монда. Картлар кебек кайгырырга өйрәнгән бу балаларның кайберәүләрен төрле кешеләр үзләренә дә алдылар. Йә тузган яулыклы карчык, йә иске камзоллы абзый җитәкләп китә. Алар, өйрәнмәгән иркәләү исенә чорналып, алып китүчеләргә ышанып баралар.
Саташу эчендә кайнаган өмидсез тормыш та табигый булып күренә.
Иртәгә иске чүпрәкләргә төренгән арык балаларны тагын да вокзалдан утын урынына ташыйлар.
Аһ... Карама күзләренә. Юкса һәрбер тамган күз яше сине каргап җиргә сеңәр.
Аталарының, туганнарының кайда икәнлеген дә сорама! Көмеш кебек чарылдаган көлү тавышлары белән алсу яңакларның нигә үзгәрүен дә сорама! Ул көннәр – ямьле-бәхетле көннәр, кояш нурларына чолганып, бәйләнешсез бер әкияткә әверелделәр. Ул тормышның чуар күренешләре дә бер якынаеп, бер ерагаеп җемелдәгән мәңгелек төш кебек күз алдында чуалдылар.
Тик әти-әниле тормышның шәүләсе генә ач ятимнәрнең артыннан куып, бушлык аркылы алҗыган күңелләренә сагыну катыш кайгы сирпи.
Ачлык, җылы мәетләр кимереп, артта калды. Айлар буенча саргаеп йөргән битләрнең күбесендә яңадан туклык каны шаяра. Туклык эченә чумган күп кешеләр ачлыкның иң зур фаҗигаләрен онытып, җылы бүлмәләр эчендә:
«Ашыйк-эчик, уйнап-көлеп
Бергә гомер уздырыйк»,
– дип җыр сузалар.
Зур шәһәрләрнең салкын урамнары буенча кар туздыручы җил дә:
«Аш-ш-ш-ыйк-эч-ч-ч-ик,
Бергә гомер уз-з-з-дырыйк!»
– дип, җыртык капчыкка төренгән ач ятимне мыскыллый...
Салкын...
Чатка сөялеп каткан яшь баланың күзләренә карама... Еллар буенча тук кешеләрнең шатлыгын каргап чатка текәлгән бу төпсез күзләрдән барыбер шатлык әсәре күрмәссең.
Алар, ярдәм сорап:
«Ашап-эчеп, уйнап, укып,
Эшләп гомер уздырыйк!»
– диләр.
Кави Нәҗми
Татарстан. – 1923. – 9 февраль.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА