Журнал «Безнең мирас»

Әбрар Кәримуллин. Корея татарлары

Кореядәге татарлар язмышы турында мин татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча күпсанлы мәкаләләр авторы, энциклопедик белемле Махмүд әфәнде Таһирның әлеге басылмаган бер хезмәтеннән укып кына әйтә алам. Ул Кытайда туып үскән, хәзер Төркиядә яши, Анкарада инженер булып эшли.


Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе, япон сугышы, Октябрь революциясе аркасында ККТЮда эшләүче татарларның байтагы эшсез кала, 1918 — 1922 еллардагы ачлык, хәерчелек һәм башка төрле сәбәпләр дә үз дигәнен итә — татарлар биредән китә башлыйлар. Шушы авыр елларда кырыктартма күтәреп, станциядән станциягә күчә-күчә вак товарлар белән сату итүче, вак-төяк сатып тамак кайгыртучы милләттәшләребез Кореягә үтеп керәләр. Ихтимал, Кореягә элегрәк килгән татар сәүдәгәрләре дә булгандыр. 1921 елда Япониядә бик нык җир тетри. Аннан күчеп киткән татарларның шактые Кореягә барып чыга. Алар төрле эшләргә ялланганнар, азрак хәл алганнары кечкенә кибетләр ачып җибәргәннәр. 30 нчы еллар ахырында бер Сеул шәһәрендә генә дә 28 татар кибете булган. Кусанда — 12, Таэгуда — 6, Тэзонда, Пхеньянда, Конанда — 2 шәр, Цин-Синдә — 3, Маккода 1 татар кибете эшләгән. Шулай итеп, Кореядә татар кибетләренең саны 60 ка якынлашкан. Аларның зурлары «Алтай», «Нур», «Казан», «Байкал», «Урал», «Самара», «Болгар» исемнәрен йөрткән. Сату өчен малны Япониядән — Токио һәм Осака шәһәреннән алдырганнар.


1926 елда Сеул шәһәрендә үткәрелгән зур намаз бәйрәмендә татарлар милли-дини җәмгыятьләрен ачу турында килешәләр. Тәүдә җәмгыять үз эшләре өчен шәһәрдә бер бинаны арендалый, бераздан шәһәр муниципалитеты янындагы ике катлы зур бинаны сатып ала. Аның беренче катында — зал, җәмгыятьнең идарә бүлмәләре, икенче катында мәчет, мәктәп, китапханә була. Мәктәптә 15 — 20 ләп татар баласы 6 еллык программа белән укытыла. Бинаның мәчет өлешендә — дини бәйрәмнәр, ә залында милли бәйрәмнәр һәм яшьләр, балалар өчен төрле кичәләр үткәрелә. Татар спектакльләре дә куелган — үзешчән татар театры эшләгән. Махсус җир сатып алып, Сеулда татар зиратын да оештыралар. Әлеге ике катлы зур бина Габделхан Ногман васыяте акчасына сатып алына. Шуңа күрә аны «Мәктәби Ногмания» дип йөрткәннәр. Сеулда дин эшләрен Габделкәрим Рәхим, аннан соң Габдулла Хәким, Габдулла Ногман, Мөхәммәтзариф Яңгураз, Гарифулла Гыйззәтулла, ә Пусан шәһәрендә Вәли Мөхәммәт Гобәйдуллин башкарган. Сеул татар мәктәбендә Зәйнәп Рәхим, Габдулла Хәким, Кәрим Сөләйман, Мөхәммәтзариф Яңгураз, Галим Сәлахетдин, Исхак Багдаш, Гыйниятулла Моратлар дәрес биргән.


Кореядә дин иреклеге хөкем сөрә. Кореялеләр татар мәчетенә, татар концертларына кызыксынып йөргәннәр. Араларында хәтта Аллага иман китерүчеләр дә булган.


1945 елны япон гаскәрләре куалап чыгарылгач, Корея икегә бүленде. Көньяк һәм Төньяк Корея арасында башланган сугыш татарларның хәлен мөшкелләндерә. Нәтиҗәдә утыз ел буе тырышып төзегән биналарын, күнегелгән тормышларын ташлап, милләттәшләребез Кореядән китәргә мәҗбүр булалар.

Теги: Әбрар Кәримуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру