Колынчаковлар утарында
Темников төбәге татар халкының тарихи хәтерендә аристократия, морзалар нәселләре, феодаль җир биләүчелек белән бәйләнгән. Хәзер дә Мордовиянең көнбатышында нәсел җепләре турыдан-туры затлы фамилияләргә тоташкан бихисап гаиләләр яши: Еникеевләр, Мамлеевлар, Урусовлар, Дашкиннар, Терегуловлар, Хуҗиннар, Акчуриннар, Дивеевлар... «Темников: мәмләкәтләр кирмәне» китабын әзерләгәндә без, билгеле, таралып яткан хроникаларны һәм мөселманнарның дворянлык статусын кире кайтаруны сорап язган иксез-чиксез гозерләрен генә өйрәнеп калмадык. Аннан тыш, замандашларыбыз белән дә күрешеп сөйләштек. Очрашу урыны – үткән белән киләчәкне матур гына тоташтыра алган күркәм, җанга якын авыллар, Темниковның кунакчыл йортлары булды...
Ә менә бер нәселнең эзләрен эзләп хәтта рус дворяннары яшәгән Стрельниково утарына да барып җиттек. Анда хәзер торган йорт 1905-1910 нчы елларда корылган, искесе – агачы инкыйлаб вакытында крестьяннар тарафыннан яндырылган. Әлеге утарның хуҗасы – Алексей Николаевич, ул – статский советник Николай Алексеевич Колынчаковның улы. Бу йорт немец архитектура проекты буенча биш елга якын төзелгән. Аның ике подъезды, ике балконы һәм пыяла верандасы булган; утар үзе, җиләк-җимеш бакчасын, Наполеонны җиңүгә 100 ел тулу хөрмәтенә 1912 елда утыртылган аллеяны, елына 79 мең чиләк спирт җитештерүче заводны һәм сәүдә биналарын берләштереп, шактый мәйдан биләп торган. Биредә иген игүче, бәрәңге үстерүче, терлек һәм бал кортлары үрчетүче крестьяннарга кредитлар бирә торган банк та эшләгән. Ат абзарында армия өчен юртаклар тәрбияләнгән. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елда, биналарның берсендә яралылар өчен хастаханә ачылган. XIX гасыр ахырында ук Колынчаковлар пар машинасы ярдәмендә электр энергиясе эшләп чыгарган. Башка крестьяннар керосинка яисә чыра яндырганда Колынчаковлар утарындагы халык электр яктысыннан кинәнгән. Чит илдән кайтарылып, подвалга урнаштырылган казаннар бөтен өйгә җылылык тараткан.
Әмма, ни кызганыч, әлеге бинага озак еллар төп нигез булып торырга язмый. Колынчаковлар Стрельниковода 1919 елга кадәр яши. Аннан соң, совет хакимияте карары буенча, башка алпавытлар кебек үк, алар да Темников шәһәренә күчерелә, соңрак бөтенләй чит-ят шәһәрләргә һәм губерналарга таратыла, мал-мөлкәтләре дәүләт тарафыннан тартып алына.
Хикмәт шунда: атаклы урыс язучысы Александр Купринның нәсел җебе шушы Колынчаковларга барып тоташа. Әдипнең әнисе Любовь Алексеевна (1838-1910)
кыз чагында Колынчакова фамилиясен йөртә. Купринның «Юнкерлар» автобиографик романыннан алынган юллар безнең сәфәрнең лейтмотивы булды: «Ул (төп герой Алексей Александров. – Авт.) бу мизгелдә үзенең тамырларында әнисе ягыннан татар морзалары булган тыелгысыз һәм дуамал бабаларының котырынкы каны кайнавын белми иде әле». «Соңгы рыцарьлар» хикәясендә дә татар генеалогиясенә һәм хәтта ислам диненә дә ишарә бар: «Шуннан соң генерал папирос кабызды, Тулубеевка да тартырга тәкъдим итте һәм:
– Сезнең тамырларыгызда татар каны бармы? – дип сорады.
– Нәкъ шулай, галиҗәнап әфәнде. Без – борынгы Касыйм кенәзләре нәселеннән. Беренче булып безнең бабабыз исламнан нәсара диненә күчкән һәм урыс хатынына өйләнгән.
Л. башын селкеде:
– Татарлар – бик яхшы халык; алар барысы да намуслы, сүзгә тугры, пөхтә, кыю, матур; искиткеч оста җайдак һәм менә дигән сугышчы үзләре. Ә ислам дине шулкадәр гади. Ул шундый җайлы, авырлык китерми һәм кешене никадәр югары күтәрә».
Колынчаков фамилиясенең «колын, колынчык» сүзеннән барлыкка килүен Куприн, әлбәттә, белгән. Әнисенә юллаган соңгы хатларының берсендә ул болай дип яза: «Минем балконда яшел болында утлаган колын рәсеме төшерелгән байрак җилферди». Иван Бунинга адреслаган хатында да ул мондый аңлатма бирә: «Яшел болын җирлегендә төшкән алтын колын – морза кызы Колынчакова рухының байрагы, бу – герб». Яисә тагын «Юнкерлар»га мөрәҗәгать итик, анда Алексей Александровның әнисе: «Синең абыең, минем борадәрем булган Аркадий Алексеевич Пенза һәм Тамбов губерналарында иң дуамал татар кешесе иде, ат җене кагылган иде аңа. Йа Хода, ниләр генә майтармады ул гомерендә... Үзенә тиң кардәшләре белән бергә һаман кәеф-сафа кора торгач, ахыр чиктә, ата-бабаларыбыздан калган гаҗәеп ат заводын да харап итте», – дип сөйли.
Монысы инде Парижда сыену тапкан, әмма, күп эмигрант дусларыннан аермалы рәвештә, соңгы сулышын алыр алдыннан булса да туган иленә кайта алган чал Купринның сүзләре: «Минем атларга булган мәхәббәтем – канымда, ул миңа борынгы татар бабаларымнан күчкән. Әнием Колынчаковлар нәселеннән. Ә татар телендә бу сүз «колын» дигәнне аңлата. Мин балачактан ук атларга атланып дала буйлап җилдерергә яраттым!» (Мәскәүнең Кудрино мәйданында яшәгән Саша, гадәттә, җәй айларын Пенза губернасында уздырган.)
Иван Бунин истәлекләрендә күренгәнчә, Куприн «чын ханнар кебек җәелеп утырырга һәм андый чакта күзләрен аерата кысып төбәлергә» яраткан. Берара ул хәтта шәрык халатына төренеп, башына түбәтәй киеп йөргән. Язучының Гатчинадагы эш кабинетында төшкән фотосурәте бар, анда ул нәкъ шундый киемнән. Әлбәттә, биредә үзенә күрә образга керү, уйнау өлеше дә булгандыр (замандашы Феликс Йосыповның җәмәгать алдында әледән-әле шәркый тамырлары белән мактануын, Анна Ахматованың әдәби мифологиясен искә төшерик; җөмләдән, соңрак ул мифологияне улы Лев Гумилев та үзенә «күчереп ала»).
Бик күп дворяннар тамырланган Шәркый Россия, чикле рәвештә булса да, Петербургтагы иҗтимагый-сәнгати дөньяның бер өлешенә әверелә. Ләкин Куприн очрагында мондый калку хисләр табигый һәм нигезле кебек тоела. Колынчаковлар шәҗәрәсе XX гасыр башында урыс һәм татар зыялыларын бергә үрә.
Тымызык Стрельниковога без яз көне килдек, җир әле ташулардан соң җилләмәгән иде. Безне каеннар үзләренең ямь-яшел «кием»нәре белән каршы алды. Хәзерге Мордовиядә фин-угыр, славян һәм төрки халыклар яши, ә Стрельниково исә урыс җире буларак карала. Хәер, соңгы елларда күрше-тирәдән, шул исәптән, Пичеполонга авылыннан да (бу сүз мукшычадан «нарат койрыгы» дип тәрҗемә ителә) күп кенә мукшылар бирегә күченә башлаган.
Пичеполонга авылы Атюрьево районында урнашкан, аннан ерак түгел, Пенза өлкәсе чигендәге Зубова Поляна районында шуңа охшаш исемле Пичпанда («наратлы тау») авылы бар икән. Угыр телен бу дәрәҗәдә «өйрәнеп җитү» өчен безгә Стрельниково мәктәбенең милли сыйныфында очраган язулар ярдәм итте. Мәктәп озак еллар буе алпавыт утарында урнашкан булган. Хәзер анда укыту бармый инде, сыйныф эчендәге элмә такталарда калган мордва язучыларының шигырьләре генә узган чорларның истәлеген саклый. Безгә аларны тәрҗемәдә укып бирделәр. Бинаның кечкенә генә бер өлешендә урнашкан этнографик музей борынгы мәгърур йорттагы утны мәңгелеккә сүндерергә ирек куймый. Көнкүреш әйберләре аша да мукшы теленнән бик күп сүзләр әйләнешкә кергән монда: иләкнең төрле формалары – локстем яки парга, бияләй – варягат, кашык – куцю. Һәм, әлбәттә, бар нәрсәгә баш булып торган икмәк! Мордовиядә ул аеруча тәмле, аны кши дип атыйлар. Алпавыт утарында мордва теле татар теленең мишәр диалектына караган темников сөйләше белән үрелеп бара. Стрельниководан кул сузымында гына Югары һәм Түбән Пешли исемле борынгы татар авыллары урнашкан. Шулай итеп, нәсара диненә күчеп урыслашкан морзалар биредә исламга тугры калган «туганнары» белән бергә гомер кичергән. Олы юлдан читтә урнашкан авылларда бу турыда еш ишетергә мөмкин.
Авыл җирлеге башлыгы Сәет Заһидулла улы Кильдеев якын киләчәктә Темников белән Дивеево авылын тоташтырып торачак туристлык маршрутына зур өметләр баглый. Колынчаковларның нәсел йорты – Стрельниково – бу маршрутта лаеклы урын алыр дип ышана ул. Сәет Кильдеев, аның командасы һәм ваемлы авыл халкы ярдәмендә утар хәзергәчә сакланып тора әле. Бүген дә баскычлардан узарга, элеккеге хуҗаларның кул җылысын хәтерләгән гүзәл ишекләргә орынырга мөмкин. Инкыйлабка кадәрге чорның кыйммәтле артефактлары, этнографик табылдыклар, гөрләп торган авыллар турында сөйләшү, ниһаять, 1970-1980 нче елларга, колхозлар чорына тоташа. Провинциядә Хәтер – мөһим категория. Үткәнгә караш ташлау еш кына тотрыксыз киләчәк өчен таяну ноктасы булып тора.
Бүген Стрельниковоның агачлары, ярым кыргыйланган халәттә, хуҗаларыннан башка ятимләнеп калган бакчаларда шаулый. Колынчаковлар заманында крестьяннар өчен мондагы дүле (груша), алма, слива, чия, карлыган, кура җиләге, крыжовник, җир җиләге кебек нигъмәтләр могҗизага тиң тоелган. Бакчада һәр куак мул уңыш китергән. Хәер, Җирдә һәрнәрсә вакытлыча шул.
Утар артында – татар дөньясының табигый тереклеге: урман һәм далалар. Бу җирләрдә Еники Тенишевның улы, Темников кенәзе (1571-1577 нче елларда) Колынчак Еникеевның нәселе тармакланган, шул рәвешле Колынчаковлар нәселе барлыкка килгән. Монда алар мордва халкыннан «чиреге белән 11 сум» күләмендә ясак җыйганнар, шул рәвешле татар феодалларының куәтле бердәмлегенә кушылганнар. Бер гасырдан соң Колынчак кенәзнең кайбер оныклары чукынган: әйтик, 1689 елгы чыганакларда Федор Котлымәмәтович исемле стольник очрый. Калганнар (Болганчык еллар заманында Темников һәм Арзамаста дөнья куган Ибраһим, аның абыйсы Рәҗәп) нәсаралыкка күчмәгән, шуңа күрә алар 1713 елда һәммә җир-биләмәләреннән мәхрүм ителгән.
Мөселман исемнәре тарих чоңгылында онытыла барса да, морзалар каны үз гайрәтен җуймый, ахрысы: Александр Купринның тышкы кыяфәтендә татар бабаларының чалымнары күренеп тора.
Стрельниковода беренче булып Николай Алексеевич Колынчаков (башта – урман сагы һәм хәрби ведомство вәкиле, соңрак – Казан губерна урманчысы, Темников өязе дворяннары башлыгы, статский советник) агачтан утар салдыра. Крепостнойлык хокукы гамәлдән чыгарылганчы Казан губернасының Лаеш районында аның кул астында 65 крестьяны һәм 361 дисәтинә җире була. Әмма карт кенәз, 1895 елда вафат булганчы, хатыны Софья белән бергә Стрельниковода яши. Монда исә реформага кадәр Колынчаковларның 1300 крепостной крестьяны була, алар, ирек алганнан соң да, шушы хуҗалыкта эшләргә калалар.
Александр Купринның әнисе Любовь Колынчакова
Аңа туган туры килгән Любовь Алексеевна Колынчакова-Куприна үзенең балачак елларын Пенза губернасына караган Наровчат өязенең Зубово авылында уздыра. Александр Куприн Наровчат өязе турында болай дип яза: «Алпавытлар турында сүз кузгатсаң, аларның барысы да диярлек, татар кенәзләреннән иде». Биредә Любовь Алексеевна Наровчат өязенең җәмәгать судьясы сәркатибе Иван Иванович Куприн белән таныша, соңыннан аңа кияүгә чыга. Әмма көтеп алынган уллары Саша туып күп тә үтми, 1870 елның августында, Иван Иванович ваба чиреннән үлеп китә. «Көчле холыклы һәм миһербанлы» Любовь Алексеевна, утарны сатып, балалары белән Мәскәүгә күченергә карар кыла. Ул, вәкарьлеген һәм кытыршы холкын тыеп, бар көч-куәтен, тырышлыгын балаларына төпле белем бирү өчен сарыф итә.
Александр Иванович Куприн әнисенең образын, аның яраткан сүзләрен, гаилә тарихын, Наровчат өязе һәм татар бабалары турында хикәятләрне гомер буе хәтерендә саклый һәм әсәрләренә кертә. Одесса шәһәреннән авыру әнисенә юллаган соңгы хатында Куприн: «Мин сине (син дә минем кебек) һәрвакыт янәшәмдә хис итәм, чөнки безнең бер-беребездән якынрак кешебез юк», – дип яза.
Язучы үзенә зур йогынты ясаган әнисен «татар ханбикәсе» дип атый. Александр Ивановичның кызы Ксения Куприна (1908-1981) әтисен мондый сүзләр белән искә ала: «Әти-әнисе ягыннан татар чыгышлы булуы белән гел горурлана иде... XVII гасырның икенче яртысында Александр Ивановичның ерак бабасына Наровчат өязендә (Пенза губернасы) җирләр бирелә. Колынчаковлар нәселенең соңгы вәкиле булып Купринның әнисе – Любовь Алексеевна санала».
Наровчат авылында, Куприннар гаиләсенең элеккеге йорты урынында, хәзер 40 ел буе инде А.И.Купринның әдәби музее эшли. Мукшы һәм Шалдавыч елгалары кушылган җирдән ике чакрым ераклыкта урнашкан бу авыл соңгы елларда Купринның туган җире һәм Алтын Урда мәркәзләренең берсе буларак һаман да ешрак телгә алына. Шушы төбәктә Үзбәк хан ислам динен Евразиянең гаять зур киңлекләрендә дәүләт дине итеп таный.
Темниковка багышланган китабыбызга Наровчат турындагы мәкалә ни хронология, ни этнография җәһәтеннән керергә тиеш түгел иде. Без, Шалдавыч, Аккүл-Тараклы, Лакау, Чудовка, Щербаковка кебек татар авылларының кызыклы исемнәреннән сихерләнсәк тә, Пенза өлкәсе белән Мордовия чигендә экспедициябезгә нокта куярга мәҗбүр булдык.
Стрельниковога яңадан кайтып килергә кирәк әле. Купринның данлыклы исеменә сыенып, утар янә торгызылыр һәм Колынчаковлар нәселе хакындагы истәлекләр бик озак еллар буе киләчәк буыннарга тапшырыла барыр дип ышанасы килә.
Колынчаковлар утарындагы йорт. Стрельниково авылы (Мордовия)
Мәскәү-Мордовия-Мәскәү
(Язма «Татар дөньясы/Татарский мир» газетасыннан алынды.)
"Безнең мирас". - №6. - 80-85 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА