Киләчәк кешесе үрнәге
«Больницага бер авыру белән керәсең, биш авыру белән чыгасың» дигән фикергә ышанмасам да, бер елда өч хастаханәдә ятуым кеше ышанмас хәлләргә дә ышандыра башлады.Палатага урнашкач та авырулар бер-берләре белән сөйләшүдән тыелалар. «Ачылып» китүдән качалар, ахры. Ә бу кеше мин караватка ятканчы ук бүлмәдәгеләр белән таныштырырга ашыкты:
– Энекәшме, абзыймы, сине инсультчылар компаниясенә кертеп салдылар. Кабул итәбез. Персонально, һәркайсы, кирәк тапканча, үзе белән үзе таныштырыр. Ә мин? Мине инде, таныштырмасам да, таныгансыздыр: мин – дәгъватчы, ягъни өндәүче мәгънәсендә дәваланып ятучы.
– Нәрсәгә өндәүче? – дигәнемне сизми дә калдым.
– Үзеңнән үзең баш тартырга тиешлеккә өндәүче. Шунсыз терелү юк, диләр.
– Мөмкин хәлме бу?
– Менә мин үземнән үзем дә, тоткан юлларымнан да, идеяләремнән дә баш тарттым, иншаллаһ, терелүгә таба барам шикелле: аягыма баса алмасам да, кая барырга, баргач, анда нәрсә кирәген әйтә алам.
Ике кулымның берсе сынган – күрәсеңдер, гипста, икенчесе – инсульт корбаны булуга карамастан, үземә тиешлене ычкындырмый. Башкаларның да шундый ук. Ә син нинди һәм хәзер кем син?
Мин үземнең «важный» кеше булуымны күрсәтергә теләп: «Узган чакырылыш Дума депутаты, хәзергә отставкадагы журналист», – дидем. Палатадагылар, башларын борып, миңа карагандай иттеләр. Ә дәгъватчы:
– Иртидатка бармасаң, журналистлык һич үзе китми. Баш тарт. Терелүеңә бер шарт шул.
– Баш тартырлык идеяләрем юк.
– Мин дә шулай уйлап яши идем. Хаталануымны дөнья танытты. Миңа гына түгел – меңнәргә, миллионнарга танытты.
– Мәсәлән, мин әлегә Сезне танымыйм. Кем Сез?
– Чөнки син идеяле кеше. Мине тану синең өчен куркыныч.
– Мин үлемнән генә куркам, иптәш.
– Үлем куркыныч түгел, ә үз-үзең булмау куркыныч. Безнең буын – үз-үзе булудан куркып качкан буын.
– Ә мин качмадым.
– Шуңа күрә инсульт алдың да.
– Ә син нигә алдың?
– Ниһаять, танышуга якынлаштык, ахры.
Исемемне әлегә әйтмим. Заманында мин Башкортстанның Иштуган сусаклагычын яклап язган өчен хөкүмәт премиясе алган газетчы. Нәтиҗәдә, дәүләт 500 миллион сум акчалата зыян күрде. Бер файдасызга. 6000 гектар сөрүлек, шуның кадәрле үк мәйдан көтүлек-болыннарын, шул чама урманнарын югалтты. Урман белән нинди киекләр югалуын әйтәсе дә юк. Иң кызганычы – Агыйделнең югалуы. Җырлардагы Агыйдел юк хәзер. Юк! ...Мин – Агыйдел буенда пароход тавышларыннан нинди пароход килүен белеп, әйтеп үскән, Казанга укырга «Гафури»га утырып барган, «Тукай»га утырып кайткан малай.
Хәзер Агыйделдә катердан башка судно йөзә алмый. Тар да, сай да. Кем гаепле? Мин үземне һәм, гомумән, журналистларны гаеплим. Ялганны күп яудырдык. Биргән премияләреннән баш тарткач, мине «акылдан шашкан» дигән хәбәр тараттылар. Шуннан соң ни булганнарын соңрак сөйләрмен. Сизәм, кызыксындың шикелле.
– Димәк, син Башкортстаннан?
– Анда минем яшәрлегемне калдырмадылар.
– Шуннан Казанга күчеп килүеңме?
– Казанда «диваналанган» дигән хәбәр таратылган, юллар ябык иде. Мәләкәстәге апайларга күчеп киттек. Дворник булып эшләдем.
– Син бит шулчактагы сәясәтне яклап язгансың? Нигә көрәшмәдең?
– Бер башлагач әйтим инде: хатын ташлап китте. Авыру малай белән ялгызым калдым. Аны, вакытлыча, әтиләргә кайтарып калдырган идем, икенче авыруы ачылды: мыек чыкмый, малайлар белән уйнамый, ирененә кызыл сөртә... Авыл халкы телгә үткен бит: улымнан «кыз тәкә» дип көлделәр. Казанга алып барып докторларга күрсәтергә киңәш иттеләр. Бардым, алып барганымны, җай чыгарып, суздым. Мәһәр – күчтәнәч, янәсе. Докторның күзе шар булды. Улыңны ир итәсең килсә, алда расходларың булыр әле, сабыр итеп тыңла, диде. Аңлатты. Тыңладым, күндем, хатамны таныдым. Операциягә салдык. Миннән ирлек «күзәнәге» алып, улыма күчерделәр. Хәзер ул улым – Себердә нефтяник. Өченче баласы туды. Бер улы минем белән яши. Хәзер Казанда укый. Миңа килеп массажлар ясый, күрерсең әле.
Шунда безне бүлдерделәр. Процедуралар башланды. Мин бер генә сорау биреп өлгердем:
– Улыңны ир иткән ул докторның исеме кем?
– Аны белмәгән кеше юк: Галиев Ринат Харисович! – диде дәгъватчы, горурланып. Мин, әлбәттә, Ринат Харис улын үзем дә яхшы белә идем. Белә генә дә түгел, аның турында телевизион очерк күрсәтеп, газета өчен дә мәкалә язган идем. «Сөннәтчеләргә мәдхия кирәкми безгә», – дип басмадылар. Ул редактор хәзер мәрхүм инде, исемен телгә дә аласым килми. Артык ашкан идея тоткыны иде. Ә язылган мәкаләмнең күпмедер өлеше сакланган.
…Хастаханәгә кешеләр шатланып бармасалар да, гомумән, хастаханә куанычлар урыны буларак кабул ителмәсә дә, мин ул көнне биредә кешеләрнең йөзләрендә шатлык чаткылары күрдем.Табибларда һәм шәфкать туташларында гына түгел. Ул көнне хастаханәдә булган һәркемнең күңелендә яшәүгә, кеше гомерен озайтуга өмет, ихтыяҗ бермә-бер арткандыр... Һәм алар үзләрен хастаханәдә дип түгел, ә шифаханәдә итеп тойганнардыр...
…Җәйге ямьле көннәрнең берсендә, тиздән кияүгә чыгам, туй итәбез, дип йөргәндә авырып китә ул кыз. Башта участок, аннары район шифаханәсендә дәвалана. Әмма алга китеш сизелми, хәле көннән-көн начарлана гына бара. Республика клиник хастаханәсенә китергәндә аның инде бөерләре тәмам сафтан чыгып, үзе үлем хәленә җиткән була. Әлеге төр авыруларны дәвалауның ике генә ысулы бар икән: беренчесе – ясалма бөер. Бу очракта, авыру ике-өч көнгә бер хастаханәгә килеп, ясалма бөер аппаратына тоташып, канын чистартып торырга тиеш. Икенчесе – донор бөере, ягъни бөерне үлгән кешедән яки кан туганнардан күчереп утырту.
Республикабызда гына да бөер күчереп утыртуны көтеп яшәүчеләрнең саны 300дән артык булуны искә алганда, һәр ике ысулы да... бер сүз белән әйткәндә, өметсез. Күпчелек Европа илләрендә бу эш җайга салынган, имеш. Фаҗига була калса, һәлакәткә очраган кешенең бөерен операция көтүчеләргә, нинди илдә булуына карамастан, компьютерга алдан салынган мәгълүматлар буенча, вертолет белән китереп тә җиткерәләр. Бездә әле бу турыда хыяллану да... киләчәктә генә мөмкин булыр. Иң үкенечлесе шул: «Сезнең бөерләр экологик таләпләргә туры килми», – дип, Россияне хәтта «Евротрансплантант» җәмгыятенә дә алмыйлар. Заманча техниканың булмавы, үлгән кешедән исән калган бөерне биш минут эчендә алып өлгермәү – аны гамәлгә яраксыз итү ихтималы эшне нык читенләштерә.
Аннары кешене, кайчан «үлде» дип тануга карата булган әхлак, этик мәсьәләләр, кануннарның камил түгеллеге. Нишләргә? Гаиләдән, хыялларыңнан аерылып, гомерне шул «аппарат»ка буйсындырып яшәргәме? Кан туганнар ни дияр? Мисалга китергән очракта – кызның кияү булачак егете үз бөерен бирергә ризалашса да, кан группасы туры килмәү сәбәпле, тәкъдим кире кагыла. Башка туганнары юк. Әтисе үлгән, әнисе... әнисе исә... үзе авырый. Авырса да, кан группасы кызыныкы белән бер һәм иң мөһиме – ул кызы исән калсын өчен... барысына да риза. Тик табиблар гына ризалашсын да, кызын гына исән калдырсыннар! Кайсы табибның тәвәккәллеге җитәр икән? Табыла андый табиб! Ул – безнең Ринат Харис улы Галиев! Республикабызда гына түгел, бөтен Рәсәйгә мәшһүр уролог.
…Чыбыксыз телефон хастаханәдә яхшы эшли: ананы операция ясарлык дәрәҗәгә җиткереп дәвалау курслары тәмам, икесенә дә операция! Әнә нигә шатлана икән биредәге халык!
…Шундый катлаулы операцияләрне уңышлы башкарып чыгуына соклануымны һәм замандаш милләттәшем белән горурлануымны белдергәч:
– Безнең эшебез, һөнәр-кәсебебез шул, әгәр мөмкинлегем булса, балалары сәламәтлеге өчен үзләренең тән әгъзаларын бирү батырлыгы эшләгән ата-аналарга шәһәребезнең иң күркәм урынында һәйкәл куяр идем мин! – диде Ринат Харис улы, ниндидер бер эчке яктыру, тирән кичереш белән.
– Әйе, ата-аналарга һәм табибларга! – дидем мин, Ринат әфәндене төзәтеп.
Чөнки нәтиҗәләр шаккатырлык: моннан ничә ел элек бөер күчереп утырткан шул кыз, кияүгә чыгып, бала тапкан. Инде оныклары бар. Сәлам хат-хәбәрләре җибәреп ята икән. Монысын соңыннан ишетеп белдем. Ә бит медицинада бөер күчереп утыртылган кеше 5 ел яшәсә, бу иң яхшы күрсәткеч дип саналган!
Әгәр елына бер миллион кешегә 20 бөер күчереп утырту операциясе ясалырга тиеш дип алсак та, Татарстанда 4 миллион кеше яшәгәч, һәр ел саен үзебездә генә дә кимендә 70 кеше әлеге төр операцияне көтә дигән сүз. Чынбарлыкта исә күпкә артык.
Профессорның уңышларын ишетеп белгәннәр Ерак Көнчыгыштан, Әрмәнстан, Әстерхан, Мәскәү, Саратов (Сарытау) калаларыннан да өмет итеп, аның янына килүләренә, хәтта чит илләргә чыгып, уңышсызлыкка очраганнарның да аның хозурына кайтып егылуларына, ул ясаган операцияләр кебек катлаулы операцияләр вакытында элек үлем-китем 75%, хәзер исә, күп булса, 5% кына тәшкил итүенә игътибарыбызны юнәлтсәк, үзеннән-үзе «бу нинди могҗиза соң?» дигән сорауга җавап эзли башлыйсың. Могҗиза!
Ә профессор бу фаразлауны кире кага! «Үз эшеңә мәхәббәт, төгәллек, түземлек, тырышлык һәм тәвәккәллек, – ди ул, тыйнак кына елмаеп, – монда бернинди могҗиза да юк! Безнең кешеләребез могҗиза!»
Әйе, профессор Ринат Харис улы Галиевтә тырышлык та, тәвәккәллек тә, төгәллек тә, түземлек тә җитәрлек. Болардан тыш, анда тагын – тыйнаклык, тәүфыйк һәм талант!
Ул дөньяда беренчеләрдән булып нечкә эчәк кисәкләреннән яңа сидек куыгы үстерүне гамәлгә ашыра! Шул юл белән ул инде биш йөзләп кешене үлемнән алып кала! Тәвәккәллекме бу? Монда мәхәббәт тә, тәвәккәллек тә, талант та бар. Төгәллеккә, түземлеккә һәм тырышлыкка килгәндә... сөйләп бетерә торган түгел. Илдә бөер күчереп утырту үзәге белән җитәкчелек итүче һәм Бөтенрәсәй күләмендә танылган профессорның авыруларны кабул итәрлек заманча җиһазлы урыны да булмый озак еллар буена! Түзә, тырыша Ринат Харис улы!
Операцияләр күп чакта, кайда мөмкин – шунда ясала. Ә мондый үзәкләр, мәртәбәле белгечләре булмаса да, биналары Мәскәүдә, Уфада, Самарада, Түбән Новгородта һәм Чабаксарда да бар, операцияләр ясау өчен Ринат әфәнде аларда көтеп алынган, кадерле табиб.
Кая кирәк – шунда бара Ринат әфәнде Галиев. Һәм ул кирәк булмаган төбәк, шәһәр, хастаханә юк Рәсәйдә! Юк! Ул кайда да кирәк! Чөнки ул... ул бөер, сидек куыгы кебек әгъзаларны гына түгел, кешенең җенес әгъзаларын дәвалауда да беренчеләрдән булган тәвәккәл, тырыш, түзем табиб!
Сүз иярә сүз китеп, шул дәваланган кешеләрнең адресларын сорагач: «Без сенсация өчен эшләмибез, безгә кешенең бәхетле яшәве – иң зур бүләк», – дип, сүзне икенчегә бора Ринат Харисович, бусы – аның тәүфыйклылыгы һәм чын тыйнаклыгы. Ринат әфәндене эш урынында видеотасмага төшерергә дип рөхсәт сорагач, ул бернинди кыланусыз ризалашса да, нәкъ менә безнең өчен, күргәзмә өчен генә эшләргә вакыт бүлә алмады. Аның һәр көне, һәр сәгате эш графигына кертелгән, аны бозу яки аз гына үзгәртү дә кеше сәламәтлегенә бәйле, башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Ул безне сирәк була торган ял көненә, өенә чакырды, шунда йөгерүдән соң сөйләшергә мөмкин булыр, диде.
Гаиләсе белән иртәнге сәгатьләрдә йөгерү яки чаңгыда йөрү – аның өчен генә түгел, гаиләсе өчен дә профессия таләп иткән иң фарыз гамәлләрдән икән! Әгәр дә табиб гайрәтле булмаса, чыныкмаган, камыр булса, ничек итеп ул җидешәр, унар сәгать операция өстәле янында скальпель белән эш итә алсын?!
Бу юнәлештә аның союзниклары – барлык гаилә әгъзалары! Хатыны Галия ханым – медицина хезмәткәре, рентгент аппараты белән эш итүче – шулай ук иренә теләктәш һәм һәр эшендә аңа хәерхаһ. Олы улы Шамил – теләктәш кенә түгел, әтисенең профессиясен турыдан-туры дәвам итүче, доцент. Ә кече уллары Наил – сәламәт һәм көчле булырга кирәклеген өлкәннәрдән яхшы үзләштергән шәһәр администрациясе хезмәткәре, җитәкче!
Бу гаиләдә шунысы күзгә ташлана: монда бер эш тә форма өчен генә эшләнми. Биредә һәр эш кирәк вакытта, кирәккә, файдага һәм җиренә җиткезеп эшләнә. Монда вакытны мавыгуларга, кирәге булмаган шөгыльләргә әрәм итү юк. Барысы – берәү өчен, берәү – барысы өчен! Бөтенесе эш өчен! Ихтимал, болар да гаилә лозунгысыдыр.
Хәер, бу гаиләдә эшне кушып, ягъни шигарьләргә ияреп эшләмиләр. Монда һәркем үз эшен, үз урынын, киләчәген белә.
Без авыр операциядән соң ял итәргә дә ирек бирмичә, аның кадерле вакытын бүлеп, урынлы-урынсыз сорауларыбыз белән борчыган өчен гафу үтендек.
– Нигә алай дип үз эшегезне кимсетәсез? – диде Ринат Харисович, чын-чынлап гаҗәпләнеп. Бу эшегез минем өчен дә, Сезнең өчен дә түгел бит. Бәлки кемдер күреп, кемдер ишетеп, кемгәдер әйтеп, кемдәдер яшәүгә, терелүгә өмет уятыр! Кешеләрдә яшәргә, терелергә өмет уяту – зур эш ул!
Чынлап карасаң, безнең төп эшебез кешеләргә гомер өстәү ич!
***
...Язманың эчтәлеген сөйләп бетерүем булды, алдан сөйләшеп-килешеп куйгандай, палатага мәһабәт гәүдәле, мыеклы егет килеп керде дә, дәгъватчының аяк очына спортчылар сумкасы куеп: «Массажга әзерлән!» – дип чишенә башлады.
– Оныгым шушы була инде! – диде дәгъватчы һәм ничек бу баланың дөньяга килү тарихын сөйләде.
– Сөйләмәсәң дә, барысы «на лице написана», – дигән булдым, ни өчендер русчалап. Дөресен әйткәндә, мин бу уникаль операция турында ишеткәч, аның нәтиҗәсенә ышаныр-ышанмас яшәгән идем. Инде шикләрем тәмам юкка чыкты.
Онык бабасына массаж ясады. Мин аларның үзара сөйләшүләреннән үзем өчен кызыклы ачышлар ясадым.
Инсульт кына түгел, инфаркт та бәргән икән «егеткә». Шикәр авыруы да бар икән. Гаҗәпләндергәне шул: башкалар белән чагыштырганда иң авыр хәлдә ятса да, ул, аягына басып, палата эчендә кирәк урынына бара, гипслы кулы белән кашык тотып үзе ашый. Оныгы белән сөйләшкәндә шатлыгы эченә сыймый иде аның. Оныгы сорый: «Нигә шатланасың?» – ди. Ул: «Күрмисеңмени – кулым бөгелә, телем әйләнә, бармакларым теләкләремне үти. Димәк, тукталган эшемнең дәвамы озак көттермәс», – дип җавап бирә.
– Эш турында уйлама.
– Эш турында түгел, бурычымны үтәү турында уйлыйм мин, улым.
Соңыннан сөйләшеп белдем: нефтяник улы узган ел кайтуында гранит ташы алып кайткан икән. Ринат Харисовичка һәйкәл эшләргә, ди. Һәйкәл! Үз исәбенә!
– Сынчы һөнәрен беләсеңмени? – дип сорамый булмады.
– Иң мөһиме – мин бурычым барлыгын беләм. Ул минем бурыч кына түгел – күпләрнеке. Илнеке! Милләтнеке! Ринат Харисович гади табиб кына түгел. Ул – милләтебезнең мактанычы! Могҗиза иясе. Башка берәр илдә булса, мондый могҗиза иясенә алтыннан һәйкәл коеп, үз мәктәбен булдырырлар иде.
…Язу эшен ташлагач, мин, кулыма пумала тотып, сурәт ясый башлаган идем. Башлангыч белемем бар иде. Җитмәгәнен үзлегемнән өйрәндем. Ниятем ныклы!
Мине рәссамнарның идеологиягә бәйле булмаулары, үрнәкләре табигатьнең үзе булуы җәлеп итте. Уйлап кара: Саръян 92гә җитә, Пикассо да иҗатыннан 92 яшендә генә аерыла, Шагал – 98дә, Тицциан – 100дә, Микеланджело – 89да дөнья куя.
– Ә Рафаэль белән Ван Гог?
– Алар – интрига корбаннары. Мин интригалар оясыннан читтә, мәрхәмәтле кешеләр канаты астында яшим һәм чын иҗат белән шөгыльләнәм.
– Идеядән качам, дисең. Сынчы сәнгатендә дә идеясез булмый, туган.
– «Өзелмәсен өмет!» – идея була аламы?
– Була ала.
– Мин синең элек язганнарыңны укый алмам. Болай, телдән әйтсәң, төн буе тыңларга да риза. Сөйлә!
…Тормыш күзгә күренмәгән, колакка ишетелмәгән батырлыклар тезмәсеннән тора. Батырлыклар һәм фаҗигаләр тезмәсеннән. Кемдер, кайдадыр көлсә – кемдер, кайдадыр елый. Берәүнең шатлыгы, кемнеңдер хәсрәте. Берәү туа, берәү үлә... Шулай, дөнья яңара, яшәү дәвам итә... Тормыш алга тәгәри.
Вакыты җитми туу булмаса да, үлем-әҗәлнең вакытсыз килгән чаклары еш була. Моңа мисаллар бик күп... Шагыйребез Тукай үлемен генә алыйк. Нибарысы 27 яшьтә! Анасы Мәмдүдә абыстай 22 яшьтә тол кала, 30 яшендә инде ул дөнья куя.
Күз яшең дә кипмичә егълап
вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның
ник китердең ят кеше?!
– ди шагыйрь «Өзелгән өмид» шигырендә.
Иң гайрәтле чагында өметләре өзелеп, гомерләре киселә. Шагыйрьнең дә, әткәсе-әнкәсенең дә.
Бибимәмдүдә абыстай, авылда яшәгәч, өметләндерерлек табибы да, киңәшчесе дә булмагандыр, дип үзебезне ышандырырга тырышсак та, күрә торып шагыйрьләренең сүнүенә юл куйган, өметләре өзелүен үләренә 3 ел кала игълан итсә дә, аны терелтү өчен асылда берни эшләмәгән иптәшләрен ничек аңлыйк? Ул вакытта да медицина булган бит! Акчалы «дуслары» да күп булган.
Үзендә горурлык һәм яшәү өмете уяткан шагыйрен даирәсе өметсезлеккә төшерә. Хәер, нигә әллә кайчан булганнарга карарга! Бүген очрамыймы арабызда гамьсезләр һәм гамьсезлекләр?! Тулып ята!
Әмма безнең сүзебез «өмидләрне» өзүчеләр турында түгел, «өмидләрне» ялгаучылар, «өмид» чаткылары кабызучылар, өметсезләрнең ышанычлысы, дусты, киңәшчесе турында.
Игелекнең олысы, кечесе юк. Ул фәкать, онытылып, бәһасен җуймасын.
Игелекнең әҗере – бары игелек. Игелекле кеше – изге кеше!
«Вөҗдан», «намус», «гаделлек», «игелек»... дибез.
Бу сүзләр еш кабатлаудан кайчак гадәтиләнеп, тирән мәгънәләре бераз тоныкланып китә кебек. Әмма вөҗдан, намус, гаделлек, игелек – дөньяны, тормышны, кешелекне яшәтә, тота, тәрәккыяткә илтә торган төп әхлакый категорияләр. Кешенең дә, кешелекнең кешелеге дә шулар белән үлчәнә һәм бәһаләнә.
«Төп һөнәрең кем?» – дигән сорауга һич икеләнмичә: «Кешеләрне бәхетле итү!» – ди ул.
«Ә бәхет нәрсә ул?» – дигәнгә: «Тигез гомер кичерсәң, максатларыңа ирешсәң, дөньяга сокланып туймасаң – шул бәхет. Ә иң бәхетле кеше үзенең башкаларга кирәк булуын белеп яшәгән кешедер, мөгаен. Мин тоям – мин гаиләмә генә түгел, мине белгән башкаларга да кирәк», – ди Ринат Харисович.
Әйе, башкаларның да бәхетле булуы өчен яши ул. Үзен белә башлаганнан бирле шул юлда, шул хезмәттә.
– Кеше чикләнмәгән рухи көчкә ия. Ул беркайчан да «булмый» дип әйтмәскә, өметсезләнмәскә тиеш! Моның өчен ул иң кимендә гашыйк булырга тиеш! Чөнки бәхетнең бер канаты сәламәтлек булса, икенчесе – мәхәббәт!
Әй, мәхәббәт! Азмы язмышларны
Дөнья тәмугында яндырдың. –
Азмы исемнәрне күккә язып,
Мәңгелек җыр итеп калдырдың!
…Мәхәббәт ул шундый кодрәт, кешенең, гүя, бөтен барлыгын камап ала, яндыра-көйдерә, саргайта. Хәтта бөтен дөньяның тоткасы шуннан гыйбарәт кебек. Һәр җан иясе парлашудан, җенси кушылудан ярала. Хәтта үләннәр дә, чәчәкләр дә, төрле бөҗәкләр дә. Кайбер үсемлек, мәхлук җан иясе бары шуның өчен генә дөньяга ярала.
Чәчәк атып, җимеш бирә дә үлә, балык... уылдык чәчә дә үлә.
Фәкать кеше генә җаны-тәне, бөтен булганы белән сөя һәм... инстинкттан узып, рухи мәхәббәткә күтәрелә.
Шуның белән кеше барлык башка җан ияләреннән өстен, кешеләрчә олы мәхәббәте белән бөек, асыл зат.
«Мәхәббәтле кеше» дибез икән, аңа матурлык, акыллылык, игелеклелек мәгънәләрен дә салабыз. Шулай мәхәббәт әхлакый категориягә әверелә.
...Тормыш шуны раслый: ир белән хатын бар җирдә мәхәббәт бар. Мәхәббәт бар урында гаилә бар, гаилә булса – чын яшәү бар, үрчем бар – бала бар. Мәхәббәтсез тереклек юк, тереклек булмагач – яшәү дә, тормыш та юк. Баласыз тормыш – ул ясалма тормыш.
Гаиләне гаилә итеп тотып торучы, аның яшәү нигезе, яшәү кыйбласы, мәгънәсе, максаты, борчу-шатлыклары – иң беренче чиратта, әлбәттә, бала. Гаиләдә әти, әни, бала булганда гына ул тулы, чын мәгънәсендә бәхетле, мәгънәви эчтәлекле була.
Бу фикер Ринат Харисовичның иҗади яшәү платформасыннан.
«Баласызлыкның нинди фаҗига икәнен бала табудан мәхрүм ханымнар һәм аларның ирләре генә бөтен тирәнлеге белән аңлыйдыр», – ди ул.
Әмма, язмышлар төрле булган кебек, кешеләрнең фаҗигаләре дә төрле-төрле.
Берәү баласызлыктан хәсрәт эчсә, икенчеләре бала хәсрәтеннән кемгә барырга белми. Өченчеләре исә... Безнең сүзебез язмышлары ачы булса да, тормыш сукмаклары игелекле кеше белән очраштырып, яңадан туган кешеләр турында барды.
«Игелек эшлә дә – суга сал!» – дисәләр дә, без: «Игелек суда батмый, утта янмый!» – дибез.
– Кушылам! – диде дәгъватчы. – Инде сиңа бер үтенечем бар. Мин Ринат Харисовичка багышлап шигырь язган идем. Мөмкин булса, шуны катыштыр язмаңа:
Кеше кешеләргә кирәк булсын,
Беркайда да артык булмасын.
Эшләгәндә янып эшләсен дә,
Ял иткәндә көлсен, җырласын!
Сыкранмасын тормышыннан кеше,
Һаман бизәп торсын ул аны.
Куансын ул якты эзен күреп,
Акыллы һәм оста кулының.
Хыяллансын, янсын, канатлансын,
Тынгы белми алга омтылсын,
Сөйсен-көйсен, күркәм булсын кеше,
Халык гаме белән ул тулсын!
Үз кайгысын узар кайгы итеп,
Иң зур бәйрәм көтеп яшәсен.
Шундый бай, бәхетле булыр кебек
Киләчәкнең матур кешесе!
– Киләчәкнең? Бүген юкмыни андый кешеләр?
– Бар! Бар! Ул – Ринат Харисович Галиев. Безнең милләтнең горурлыгы. Мин шагыйрь түгел. Аның турында проза телендә сөйләү останы кимсетәдер кебек.
Үтә еллар, үтәр күп гасырлар
Һәм ачылыр яңа дөньялар.
Безнең тормыш, безнең әкиятләр
Тарих битләренә оялар.
Бу тарихны карап, киләчәктә,
Киләчәктә, бәлки, көлерләр?..
Ә кем белә, бәлки, безгә кире
Кайтыр өчен сагынып йөрерләр!
Сагынмасалар да, сокланырлар:
Нинди көч, дип, нинди батырлык.
Шул батырлык – безнең матурлыкта!
Ә бит кабатланмый матурлык!
Хастаханәдән чыккач, бу гаҗәеп кеше белән очрашуым, оныгын күрүем турында Ринат Харисовичка шалтыратып әйттем. Ул минем авыруым турында ишетмәгән икән. Икенче көнне өйгә килде. Озак сөйләшеп утырдык. Мин аңа журнал өчен мәкалә язарга теләгем барлыгын белдердем. Бу хәбәргә, әлбәттә, исе китмәде: хупламады да, кире дә какмады. Шулай да кайбер урыннарны ачыклау кирәклеген сиздерде, дәгъватчының исемен әйтте: «Мөслимов Хәйдәр белән бер палатада яткансыз Сез», – диде.
Ә мин, үз чиратымда, «тел очымдагы» сорауларны бирдем:
– Ринат Харисович, әйтсәгезче, нигә авырулар башлыча сезгә эләгергә омтыла? Сез, остаз буларак, һөнәрегезне шәкертләрегезгә бирәсездер, тәҗрибә уртаклашасыздыр. Нигә сез һаман тәхеттә? Гомер уза, яшь бара. Сездән соң ни булыры Сезне борчыймы? Әллә ярышыр остаз (конкурент) булмау абруегызны төшермәү өчен уңай шартмы?
– Бу соравыңда мең ботак, йөз тамыр. Тотып алган кадәренә җавабым шул: менә син – режиссер. Элегрәк куелган әсәр буенча фильм төшергәндә яисә спектакль куйганда элек күргән спектакльдән ни дә булса күчерәсеңме?
– Бу мөмкин түгел, кирәге дә юк.
– Безнең эштә дә шулай.
Хирургның эшен мин режиссер эше белән чагыштырыр идем.
«Зәңгәр шәл»не Марсель* ничә тапкыр куйды. Фәрит** ничә тапкыр. Бер үк әсәр, ә төрле спектакльләр. Әгәр әсәрне һәр куйганда үзеңчә һәм өр-яңадан ачмасаң, кемгәдер иярсәң, стереотип булып чыга. Ә стереотип – «үле туган бала» ул. Аның беркемгә дә кирәге юк. Стереотипка талант тешләре коелган, иҗади гомерләре беткән режиссерлар таяна. (Артистларның да бар стереотипчылары.) Алар, дөресен әйткәндә, алга түгел, ә артка караучылар. Тормозлар. Белемле, яхшы хирурглар күп хәзер. Зирәк, иҗади хирурглар сирәк. Хикмәт – үз һөнәреңне яратуда! Һәр пациентның авыруына өр-яңа, таныш булмаган авыру дип карауда. Кешене яратырга өйрәтеп булмый, ә менә кисәргә, ямарга, беркетергә өйрәтеп була. Ярату, күрәсең, Ходайдан.
Бүгенгә шулар җитәр. Калганнары турында син тәмам терелгәч һәм бу язмаң белән кызыксынучы табылса, шәрехләрмен...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА