Журнал «Безнең мирас»

Хөсрәү би язмышы

«Костров князь» буларак, бу Казан биенең (кенәзенең) исеме рус елъязмаларында искә алына. Мәскәүнең XVI гасырда Нугай Урдасы белән мөнәсәбәтләренә бәйле, Илчелек кенәгәләрендә «Хостров князь» яисә «Хосров князь», дип тә бирелә.


Күрәсең, аның асыл исеме «Хөсрәү» булган («Хөсрәү би» – «Хөсрәү кенәз»). Бу исем фарсы телендә данлы, шөһрәтле» мәгънәсенә ия (мәсәлән, Хөсрәү атлы иң атаклы шәхесләрдән берсе – ул Шәрыкның легендар урта гасыр хакиме Хөсрәү Ширин).


Казан ханлыгы чорында Хөсрәү бинең биләмәләре («җәйге резиденциясе») Казаннан көнчыгыштарак, хәзерге Татарстан Җөмһүриятенең Питрәч муниципаль районына караган Шәехзадә авылында булган, күрәсең. Чөнки Казан өязенең 1565-1968 елларга караган җир-йортларны теркәү кенәгәсендә бу авылда «электә» (ягъни ханлык дәверендә) «Хөсрәү бинеке булган» йорт, каралты-кура теркәлгән («двор, что был Кострова князя»).


Шунысы кызык, Хөсрәү би урта гасыр елъязмаларында еш кына Казан ханлыгының икенче бер күренекле шәхесе Нургали Ширин (ул русча чыганакларда «Нур-Али Ширин» яисә «Муралей князь» дип бирелә) белән беррәттән искә алына. Соңгысы Казан алыныр алдыннан дәүләттә олы карачы (баш вәзир, дәүләт киңәшчесе) булып тора.


Бу уңайдан, күпчелек галимнәр аксөяк Шириннар ыруының көньяк-көнбатыш Җидесу өлкәсендәге Кашгар төбәгеннән чыгуын тәкрарлый. Ханлыкта тотрыклы бер традиция буларак, бу нәселдән булган аксөякләр (биләр – кенәзләр) гомер бакый ханлыкта олы карачы вазифасын үтәп килгәннәр. Әйтик, шул ук кенәз Нургали Ширинның әтисе Булат Ширин да, үз вакытында, Казан ханлыгында олы карачы (баш вәзир, дәүләт киңәшчесе) булып тора. Олы карачыдан тыш, дәүләттә башка карачылар да була (барлыгы дүртәү дип фаразлана).


Күрәсең, Хөсрәү би белән Нургали биләрнең тарихи документларда еш кына бергә телгә алынуы бер дә очраклы түгел. Беренчедән, бу Хөсрәү бинең, Нургали би белән беррәттән, дәүләттә карачы (әмир, дәүләт киңәшчесе) вазифасын башкаруы белән аңлатылса, икенчедән, аларның үзара ниндидер бер туган-тумачалык мөнәсәбәтләрендә булу ихтималы да юк түгел. Гомумән алганда, карачы (вәзир, дәүләт киңәшчесе) буларак, Хөсрәү би Казан ханлыгының соңгы дәверендә дәүләттә иң күренекле, йогынтылы аксөякләрдән (кенәзләрдән) берсе була. Шул сыйфатта, Хөсрәү би («Костров князь») 1552 елда Казанны яулап алыну алдыннан булган катлау­лы сәяси вакыйгаларда, ханлыктагы төрле феодал фиркаләрнең, идарәче ыру-төркемнәренең Казан тәхете өчен үзара көрәшендә катнаша.


Мәскәү дәүләтенең көчәюе, ханлыкны бертуктаусыз борчып, аның эчке эшләренә тыкшынып торуы шартларында, Казан аксөякләренең беришләре, вазгыятьне исәпкә алып, Мәскәү белән дустанә, протекторатлык мөнәсәбәтләре кору ягында булса, икенчеләре Кырым ханлыгына, аның артында торучы Госманлы Төркиясенә таянып, Мәскәү экспансиясенә каршы тору фикерен алга сөрә.


Мөгаен, Хөсрәү бинең дә әле Казан алыныр алдыннан ук Мәскәү дәүләтендә пәйда булуы да әнә шул сәяси көрәш, ызгыш белән аңлатыла. Күренекле тарихчы-археолог А.Х.Ха­ли­ков фаразы буенча, бу күченү 1550 елда була. Әмма чынлыкта елъязма чыганаклар аның Мәскәү дәүләтенә 1549 елның көзеннән калмый күченүен күрсәтә. Чөнки кайбер тарихи мәгълүматлар буенча, Хөсрәү би Мөдһиш (Явыз) Иванның Казанга 1549 елның көзге, шулай ук, 1550 елның язгы уңышсыз походларында катнаша.


Бу уңайдан шуны ассызыклап үтик, тарихи традиция буенча, бу чорда татар, нугай аксөякләре Алтын Урда мирасына бәйле барлык ил-җирләрне, шул исәптән Мәскәү дәүләте җирләрен дә, үз санап, бу киңлекләрдә дәүләттән-дәүләткә, хезмәттән-хезмәткә шактый иркен күченеп йөриләр. Шунлыктан, ул вакытларда Казан, нугай биләренең, мирзаларының, казакларының Мәскәү дәүләтенә хезмәткә күчүләре гайре табигый хәл булмый.


1551 елның августында Хөсрәү би («Костров князь»), Казан тәхетенә Мөдһиш (Явыз) Иван меңгергән Шаһгали, аның яраннары белән берлектә, яңадан Казанга кайта. Дәүләттә олы карачы итеп билгеләнгән Нургали, Ширин белән берлектә, карачы вазифасында тәгаенләнә.


Әмма Мәскәүнең экспансия сәясәте нәтиҗәсендә, бу вакытта инде Казан тирәсендә вакыйгалар шактый «куерган» була. Ихтыяри-мәҗбүри килешү нигезендә, 1551 елның маенда ханлыкның Тау ягындагы барлык җирләре Мәскәү кулына күчә. Шул рәвешле, Казан ханлыгы төньяктан һәм көнбатыштан Мәскәү дәүләте җирләре белән чолганып алына. Көньяк далалардагы нугай мирзаларының бер өлеше дә рус патшасы белән берлектә эш йөртә. Шунлыктан, Казан ханлыгы өчен үтә катлаулы вазгыять килеп туа.


Бу шартларда Казан аксөякләре, кискен рәвештә, Шаһгалидән Тау ягын киредән Казан ханлыгына кайтару өчен чаралар күрүне таләп итә. Әлеге юнәлештә берәр эш кылмаса, Казан тәхетендә утырып кала алмаячагын аңлаган Шаһгали шул елның көзендә Мәскәүгә махсус дәүләт илчелеген юллый. Олы карачы Нургали Ширин җитәкчелегендәге бу илчелектә хан сарае әһеле Шаһгаббас би Шамов, Галимәрдән хуҗа, Габдулла бакшы (язу-документ тутыру эшләрен алып баручы дәүләт сәркатибе) белән беррәттән, дәүләт карачысы Хөсрәү би дә була.


Мәскәүдә илчелекнең максатлары моннан гыйбарәт: 1) рус патшасыннан Тау ягын киредән ханлыкка кайтарып бирүне сорарга; 2) кайтарып бирмәсә, аннан Казан файдасына салымнар җыярга рөхсәт итсен; 3) рөхсәт итмәсә, аларның бер өлешен булса да җыярга мөмкинлек бирсен; 4) патша булачак килешүне үтәячәге турында ант итәргә тиеш.


Әмма теләкләре, үз-үзенә ышанычы арта төшеп, бу вакытта инде Казан ханлыгын шактый көчәеп киткән Мәскәү дәүләтенә кушарга ниятләгән рус патшасы бернинди ташламаларга да бармый. Сөйләшүләр өзелә, илчеләр Мәскәүдә тоткарлана. Үзе үк Казан тәхетенә меңгергән Шаһгали ханның көтелмәгән адымына ачуы чыккан Явыз Иванда, аны Казан тәхетеннән төшертеп, Мәскәүгә кайтарту планы туа. Шулвакытта Мәскәүгә Казанда Шаһгалинең үзенә оппозициядә булган 72 асыл затны (бертуган кенәз Бибарс, Җанбарс Растовларны һ.б.) массакүләм үтертүе турындагы хәбәр килеп ирешә. Ул Казан илчеләрен зур пошаманга сала. Казанга әйләнеп кайткан очракта, алар үзләренең дә Шаһгали корбанына әйләнүләреннән куркалар. Чөнки, елъязмалар хәбәр итүенчә, Нургали Ширин белән Хөсрәү би дә Казанда үтертелгән аксөякләр белән бергә эш йөрткән.


Патша Мөдһиш (Явыз) Иванның алар белән бернинди сөйләшүләргә дә бармаячагын, ә Шаһгалине Казан тәхетеннән төшерергә ниятләгәнен белгәч, Нургали Ширин белән Хөсрәү би, хатыннары һәм балалары белән Мәскәүдә калдыруларын сорап, рус патшасына гарызнамә юллыйлар. Соңыннан шунда калып, рус дәүләтенә хезмәт итә башлыйлар.


Патша Мөдһиш (Явыз) Иван 1552 елның февралендә, Шаһгалине тәхетеннән төшерү максатында Мәс­кәүдән Казанга Алексей Адашевны юл­лаганда, Нургали Ширин белән Хөсрәү бинең Казан кешесе Тереул дуван аша «бөтен Казан җиренә» хат юллаулары да мәгълүм. Әмма бу хат тексты сакланмаган.


Алга таба Казан ханлыгының язмышы мәгълүм – 1552 елның мартында Шаһгали хан Казан тәхетеннән төшертелеп, Мәскәүгә кайтартыла. Шул ук елның 2 октябрендә (яңа стиль белән 12 октябрьдә) Казан рус явы тарафыннан алына, талана-бөлдерелә. Ханлыкта яшәүче халыклар (бигрәк тә татарлар, марилар) азатлык сугышына күтәрелү сәбәпле, Урта Идел буе биш елга диярлек сугыш хәрәкәтләре кырына әйләнә. Әмма бу инде тарихның башка сәхифәсе...


Хөсрәү бинең алдагы язмышы нинди булды икән соң? Әлегә бу хакта мәгълүматлар әллә ни күп түгел. Мәсәлән, разряд кенәгәләрендә «Казан кенәзе Костров»ның, Борнаш атлы икенче бер татар аксөяге, башка «иптәшләре», рус дворяннары белән берлектә, Мөдһиш (Явыз) Иванның Балтыйк буена (Литвага) оештырган 1557 елгы явында (Ливон сугышында) катнашуы теркәлгән. Шулай ук, Хөсрәү бинең баштарак, «иптәшләре белән берлектә», Түбән Новгород шәһәре тирәсендә урнашканлыгы-яшәгәнлеге ачыкланды. Соңрак (мөгаен, XVII гасырдан да калмыйча), аның варислары Касыйм шәһәрендә пәйда була.


Тора-бара, Казан кенәзе Хөсрәү бинең варислары православие диненә түнтәрелеп, руслашкан дворян һәм дворян сословиесенә кертелмәгән татар-мөселман нәселләренә тармак­лана. Беренчеләре «Костров» фа­ми­лиясендә йөрсә (мәсәлән, алар арасында М.Җәлил ис. татар опера һәм балет театрының элекке прима-балеринасы Елена Юрьевна Кострованы атап үтәргә була), икенчеләре «Кастров» фамилиясендә мәгълүм. Соңгылары арасында да шактый танылган шәхесләр бар. Мәсәлән, XIX гасырның икенче яртысында – XX йөз башында яшәгән, кыйммәтле мехлар белән сәүдә иткән гильдияле сәүдәгәр Әхмәт Хәйрулла улы Кастров, үз вакытында, Касыйм шәһәрнең иң атаклы байларыннан, хәйриячеләреннән берсе була. Шулай ук, күпләр аның Мәскәүдә яшәгән кызын – Мирсәет Солтангалиев, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев кебек күп кенә күренекле татар шәхесләре белән аралашкан, 100 яшен тутырып, әле чагыштырмача күптән түгел генә бакый дөньяга күчкән җәмәгать эшлеклесе Рауза апа Кастрованы да хәтерлидер.


Гомумән алганда, Кастровларның нәсел тарихы үзе бер китапка лаек. Аларның бүгенге буын вәкилләреннән күбесе Мәскәү һәм Касыйм шәһәр­лә­рендә яши. Шулай итеп, Казан ханлыгы чорыннан килгән Хөсрәү би кавеме әле дә исән, буыннар чылбыры өзелми...


Әхмәт Хәйрулла улы Кастров гаиләсе белән

Теги: Рәшит Галләм Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру