Керәшеннәрдә "имнәү", сихер һәм күрәзәлек
Атаклы совет этнографы С.А.Токарев фикеренчә, имнәү яки имләү – кешелек тарихының бишегеннән үк формалашып, гасырлар дәвамында бик аз гына үзгәргән сакраль, ягъни изге дип саналган гореф-гадәт. Иҗтимагый үсешнең нинди баскычында булуга да карамастан, бу әйбер дөньяның бар халкына да хас. Керәшеннәрдә имче (күрәзәче, күремче, имче, багучы, тел белүче) борынгы дини йолалар белән тыгыз бәйләнештә. Этнографик әдәбиятта аларның җәмгыятьтә шактый өстенлеккә ия булганлыгы турында язалар. Авыл халкы имче карчыкларны хөрмәт иткән, киңәшләрен тыңлаган һәм күрсәтмәләрен карусыз үтәргә тырышкан. Кеше, гадәттә, имченең хезмәтенә авырып киткәндә, бәхетсезлек очрагында яки нинди дә булса яшерен мәгълүматны белергә теләп мөрәҗәгать иткән. Һәр очрак өчен дә имченең өшкерү, әфсен сүзләре булган. Әлеге сүзләрне әйтү төрле йола һәм аерым ритмика белән башкарылган. Бу очракта имченең сөйләмендә метафора, гипербола, аллегория кебек сәнгати алымнар чагылыш тапкан.
Һәр чир, сырхау гайре табигый дөньяның ниндер бер абстракт көче дип күзалланган. Ул, кешенең тәненә үтеп кереп, сырхау-сызлану барлыкка китерә. Шулай итеп, имченең вазыйфасы – хастаның тәненнән авыру китереп чыгара торган явыз рухны куып чыгару һәм кешене дәвалау. Имчеләр, гайре табигый көчкә ия булып, рухлар белән аралаша алганнар. Башка дөнья, андагылар белән гаять серле бәйләнештә билегеле бер йолаларны башкаруы аның явыз рухларны җиңүенә сәбәпче булган.
Керәшен имчеләр тарафыннан башкарыла торган имнәү (керәшеннәрдә шулай әйтелә), әфсен уку һәм аңа бәйле йолалар этнографларда зур кызыксыну уята. Аларның бу гамәлен 1870 елда православие миссионеры һәм этнографы И.Софийский җентекләп язып калдырган. Ул имнәүнең берничә төрен аерып чыгара: очан имнәү – эч күбү белән бәйле балалар авыруын дәвалау; арпа имнәү – күзгә чыккан арпаны бетерү; кайрак имнәү – каты шешне дәвалау; бизгәк, шом имнәү – бизгәк тотудан дәвалау, сызлавык өшкерү – бетчә-үлектән дәвалау, кискәнне өшкерү – киселгән урынны дәвалау; кот өндәү – рухи көчне күндерү. Болардан тыш имчеләрнең авыру китереп чыгаручы явыз рухлар белән «эш итә» торган махсус сүзләре – «авыру теле» дә булган.
Им-том вакытында төрле предметлардан файдаланганнар. Очан имнәгәндә чабата, күн аяк киеме һәм себерке кулланылган. Имче аларны авырткан урынга билгеле бер тәртип буенча куйган да явыз көчне кууга бәйле имнәү сүзләрен укыганнан соң, бусагага ыргыткан. Инде өченче мәртәбә дә көчле авырту бетмәсә, күн аяк киеме урынына бүлмәдә тотылган тере үрмәкүч куйганнар. Башка предметлардан аермалы буларак, үрмәкүчне бусагага ташламаганнар, ә баланың кендеге өстендә сытып, бөтен тән буенча таратканнар һәм бу вакытта аерым ритмика белән: «Бу үрмәкүч сытылган һәм үтерелгән кебек, баланың да «очан»ы юкка чыксын! Бу имнәү шифа булсын, очан кайдан килгән, шунда китсен!» – дип әйткәннәр. Балага кергән явыз рух шуның белән чыгып та киткән. Арпа имнәү вакытында йоланы арпа орлыгы һәм ир-ат яки хатын-кызның эчке киеме – көнчектән алынган тукыма белән башкарганнар. Каты шешне исә үткенли торган таш – кайрак белән имнәгәннәр. Имченең бизгәкне дәвалау ысулы да гаять кызык. Моның өчен төрле төстәге тукыма кисәкләреннән курчак ясаганнар. Имче аны хастаның башы тирәли өч мәртәбә әйләндереп: «Ходай! Аны бизгәгеннән арындыр һәм бу чир курчакка күчсен!» – дигән. Моннан соң курчакны юл чатына алып барып, шунда ташлап калдырган. Юлда барганда һәм кайтканда имче беркем белән дә сөйләшергә тиеш булмаган. Күз авыруын дәвалаганда күкәй сарысына шикәр кушып махсус «дару» ясаганнар. Таң вакытында имче кояшка таба карап тиешле доганы укыган һәм алдан ясалган «дару»ны авырткан җиргә сылаган. Имнәү-өшкерү вакытында чит-ят предметларга кагылмаганнар. Имче чирне дәвалаганда, аерым сүзләр әйтүдән тыш, авырткан урынга өргән, як-ягына төкергән, төкермәгән очракта да шуңа охшаш гамәл кылган.
Имнәүнең бер төре кешедә рухи көч – кот барлыгына инануга бәйле. Кот барлык төрки халыкларның да мифологиясендә бар. Ул җан турындагы күзаллауларның бер өлеше булып тора. Нидән дә булса бик нык курыкканда яки башка төрле хәл булса, кешенең психик чире башланган. Нәтиҗәдә, ул тынычсызланган, йоклый алмаган, юк кына нәрсәдән дә курыккан, хәлсезләнгән, рухи куәтен югалтып, вафат та булган. Мондый очракта татарлар «аның коты чыкты», диләр. Авыруны савыктыру өчен, котны кире кайтырга күндергәннәр. Имчеләр, котны чакырып, махсус сүзләр әйткән һәм хастаның куенына өргән. Курку гаять көчле булган очракта, бу имнәү берничә – ике, өч, хәтта биш мәртәбә кабатланган.
«Авыру теле», чиргә бәйле махсус сүзләр дигәндә, керәшеннәрнең имнәү вакытында әйтелә торган сүзләре күз уңында тотыла. И.Софийский «зыяндаш теле» турында әйтә. Хәзерге заман керәшеннәрен өйрәнгән Ф.С.Баязитова «җил теле», «бүсер теле», «ут теле», «елан теле», «кан теле», «арпа теле» булуы турында яза.
Имнәү йоласын башкарганда барлык керәшен имчеләре өчен дә уртак булган гамәлләр бар. Эшне башлар алдыннан һәр имче Ходайга, Бер Тәңрегә яки Аллага мактау сүзләре әйткән. Уфа губернасы керәшеннәре имнәү алдыннан мөселманча «бисмилла...» укыган. Н.Ф.Катанов мәгълүматларына караганда, биредә яшәүче керәшеннәр имнәү йоласын мөселман күршеләре – татар һәм башкортлардан үзләштергән икән. Моңа аларның: «Бу минем сүзләрем түгел, ә Гайшә һәм Фатыйманыкы», – дип әйтүләре дә дәлил булып тора.
Гайре табигый көче бар дип саналган кайбер предметларны да имнәү вакытында файдаланганнар. Әйтик, артык тирән булмаган җәрәхәтләрне урманда яки басуда табылган, гасырлар дәвамында ташка әйләнгән, озын, очланып киткән агач ботагы – шүрәле бармагы белән дәвалаганнар. Шүрәле рухы бар дип саналган бу агачны тузан бөртеге халәтенә китергәнче кырып яки уып, яра өстенә сипкәннәр һәм, әлбәттә, әфсен сүзләре әйтеп өшкергәннәр. Бизгәк иясеннән котылу өчен, сырлы таякны төрле төсләр белән чуарлап, аны юл чатына куйганнар. Матур предметны күреп алган бизгәк иясе авыруның тәненнән таякка күчәргә тиеш булган. Үтеп баручыларга юлда торган мондый таякка һич кенә дә кагылырга ярамаган. Югыйсә, бизгәк иясе аңа күчеп, ул да чирли башларга мөмкин икән. Явыз рух – «җылан падишаһы» китереп чыгарган күз авыруын дәвалаганда, күзне елан тиресе белән каплап, махсус әфсен сүзләре әйткәннәр. Аннан соң явыз рух күчкән тирене алып, кеше йөрми торган урынга ташлаганнар.
Яман күздән, явыз рухлардан сакланыр өчен, керәшеннәр бөти – төрле металл предметлар, иске тәңкәләр, атның акыл теше, саескан теле, болан сөяге яки мөгез кисәге тагып йөргәннәр.
Күремчеләрнең эш гамәлләрен өйрәнгәннән соң, аларның шаманчылык белән бик зур уртаклыгы барлыгына инанасың. Бу турыда И.Софийский да: «Болар – борынгы мәҗүсилек (шаманчылык) калдыгы», – дип искәртә. Дөрестән дә, Себер һәм Алтайда яшәүче шаманнар белән керәшен имчеләренең магик һәм ритуал алымнарын чагыштырып карасак, шактый гына охшашлыклар табарга мөмкин. Керәшеннәрдә имнәү йоласы Себер җирле халыкларындагы кебек үк нык үсешкә ирешеп, формалашып бетмәсә дә, аларның традицион дини мәдәниятендә зур урын алган. Керәшен имче-күрәзәчесе эш-гамәлләре белән казакълардагы шаман культы башлыгы – бакса, чуашлардагы – йомзя, удмуртлардагы – туно, мукшылардагы содыцяга охшаш.
Керәшен сихерчесе – убырлы яки убырлы карчыгының да шаманчылык белән тыгыз бәйләнеше бар. XIX гасырда керәшеннәрдә убыр мифологик образ рәвешенә керсә дә, халык авыз иҗатында сакланып калган мәгълүматлар аларда традицион диннең борынгы формалары турында сөйли. Имчеләрдән аермалы буларак, халык сихерче-убырдан курыккан, мөмкин булганча, аңардан качарга тырышкан. Чөнки алар кешеләрдә яки табигатьтә аңлашылмый торган авырулар, психик чирләр, үләт хафасы, янгын, корылык китереп чыгара дип санаганнар. Сихерченең гайре табигый көче дә аның күзгә күренми торган дөнья белән тыгыз мөнәсәбәт нәтиҗәсе дип аңлатылган. Гайре табигый куәткә ул шайтан һәм явыз көчләр ярдәмендә ирешкән.
Сихерче махсус йолалар ярдәмендә җанвар яки кош рәвешенә керә ала дип ышанганнар. Дөрес, православие идеологиясе тәэсирендә аларның бу күзаллаулары шактый үзгәргән, риваятьтәге кара магия белән шөгыльләнүче бер образ төсмере алып, явыз рухка әйләнеп калган. Керәшеннәр арасында кара, кешеләргә зыян сала торган сихер белән шөгыльләнүчеләр турында реаль фактлар һәм мифологик сюжетка корылган хикәятләр саклана. Аларның берсен өчьеллык Казан керәшен курслары укучысы В.А.Петров үзенең этнографик иншасында язып калдырган: «Элек безнең авылда сихерче булган. Имеш, ул нәрсәгә дә булса әверелергә теләсә, һәрвакыт мунчага барган һәм сәке аша өч тапкыр сикереп, киемнәрен шунда калдырып чыккан. Хатынының сихерче булуы турында ире белгән, диләр. Хатын дуңгызга әверелгәннән соң, ире мунчадан киемнәрен алган. Берникадәр вакыттан соң хатыны кайткан һәм ире аны шундук үтергән».
Яшьләр арасында сөйдергечләр популяр булган. Мәсәлән, аерым ысул белән ясалган бөтнек төнәтмәсе эчертеп, егетнең олтан астына, үкчә турысынарак биш яфраклы тукранбаш та куйсаң, сөйгәнең сине өзелеп яратачак, имеш. Бака сөяге дә иң нәтиҗәле сөйдергечләрдән санала. Сөйдергеч белән башкарыла торган гамәлләр өчен дә махсус әфсен сүзләре бар.
Магик йолаларның берсе – күрәзә кылу яки күрәзәчелек. Гадәттә, авыру вакытта, җан сызланганда яки киләчәкне белер өчен, күрәзәчегә мөрәҗәгать иткәннәр. Күрәзәче дә үз эшендә башка дөнья, андагы рухлар белән элемтәгә кергән һәм кешеләр белми торган серне ача торган предметлар – орчык, көзге, су һәм икмәктән файдаланган. Әгәр дә имнәү вакытында хастаның сәбәбе, дөрестән дә, гайре табигый көчләрдән икәнен ачыкласа, ул сырхауга авыруның сәбәпчесенә гыйбадәт кылырга, аның урынына яки кирәмәткә барып корбан чалырга кушкан.
Күрәзәлек кылу – Нардуган бәйрәменең дә аерылгысыз өлеше. Нардуган – кояш туган көн, ягъни кышкы кояш торгынлыгы киләчәкне багу өчен иң кулай вакыт. Керәшеннәр фикеренчә, бу көндә матди һәм бакый дөнья бергә кушыла. Билгеле бер шартларда яки кинәт кенә кеше рухлар дөньясына үтеп керә алган. Гайре табигый дөньядагы затлар да, үз чиратларында, матди дөньяга җиңел генә үтеп кергән һәм хакимлек иткән. Шуңа да Нардуганны икенче төрле «Шайтан туе» дип тә атаганнар. Нәкъ менә бу бәйрәм төнендә явыз рухларның күмәк көченнән файдалану әлеге чараны шактый үтемле иткән. Гадәттә, күрәзәлек эшендә кияүгә чыкмаган кызлар һәм егетләр катнашкан. Йоланы башкарыр өчен алар иң әүвәл буш өй тапкан. Катнашырга килүчеләрдән ике кешене, гадәттә ике егет һәм ике кызны – рекрутларны сайлап алып, аларга балта, чиләк, сөлге, чыра, тәңкә, йөзек һәм себерке тоттырып, якындагы елга яки күл буена җибәргәннәр. Яшьләр тәреләрне, ә кызлар моннан тыш көмеш чулпы-тәңкәләрне дә салырга тиеш булган. Су буена киткәндә: «Без шайтанга киттек», – дип сөйләшкәннәр. Шулай итеп, яшьләр символик рәвештә үзләрен явыз көчләрнең хакимлегенә тапшырган. Бәке янына килеп җиткәч, яшьләр көнбатыштан – көнчыгышка, ягъни кояш батышыннан чыгышына таба бозга балта белән берничә эз (фәкать так санда) салганнар. Моннан соң бозны чабып, чиләкне яртылаш су белән тутырганнар. Бу вакытта багуның беренче акты башкарылган: бозны себереп, өстенә тәңкә ыргытканнар. Аның кайсы ягы белән ятуына карап, алдагы елның ничек буласын белгәннәр. Әгәр дә бөркет икән – ел яхшы, ә инде кире ягы чыкса, начарга юраганнар. Шуннан соң бу тәңкәне йөзек белән чиләктәге суга салганнар да өстен сөлге белән каплап куйганнар. Рекрутлар, төрле җырлар җырлап, кулга яндырылган чыралар тотып, авылга юнәлгән. Чиләкне кызлар фәкать чәнти бармак белән генә күтәреп алып кайткан. Йорттагы кызлар чиләкне идән уртасына куеп, аның тирәли түгәрәк ясап җыелган. Чиләкне ачып, аның төбендәге йөзекнең торышына карап, елның ничек буласын фаразлаганнар. Багу эшен дәвам итү өчен, янә бер мәртәбә кияү куенын күрмәгән чибәркәйне сайлап алганнар. Ул чиләктәге суга салынган башка йөзекләрне дә болгатырга тиеш. Бу йоланы башкарган чакта чиләк сөлге белән капланган һәм махсус җыр башкарылган. Җырга карап, күрәзә кылуда катнашучыларны алда ниләр көтә икәнлеге фаразланган. Катнашучыларның санына нисбәтле рәвештә шулай берничә мәртәбә күрәзәлек кылганнар. Әмма гомуми сан фәкать так булырга тиеш икән.
Мәлки керәшеннәре дә Нардуган бәйрәме вакытында балдак белән күрәзәлек иткән, әмма аларның йолалары берникадәр үзгә. Кияүгә чыкмаган кызлар кич белән буш өйгә җыела. Елгадан су алып менеп, аны зур тазга салып бүлмә уртасына куялар. Күмер кисәге, тукыма, икмәк һәм балавыз салынган суны кызлар чиратлашып болгата. Су тынганда бу предметларның кем каршында тукталуына карап, кызларның киләчәктә бай яки ярлы булачагы һәм ни белән шөгыльләнәчәге (игенче, сәүдәгәр, умартачы һ.б.) ачыклана.
Кайбер керәшеннәр җәйге кояш торгынлыгы вакытында да (20-21 июнь) елга буйларында яки мунчаларда күрәзәлек иткән. Этнограф Н.Одигитриевский Казан губернасы керәшеннәрендә көзге карау – көзге ярдәмендә багу; каз тыны – каз тавышын тыңлап, киләчәкне фаразлау; тәрәзә тыны – тәрәзә төбендәге тавышны тыңлап багу; тире тыны – хайваннарның тиресеннән чыккан тавыш ярдәмендә багу; бастырык тыны – ишек тери торган бастырыкның тавышыннан күрәзәлек итү булганлыгы турында яза.
Гадәттә, кызлар күрәзәлек итәргә яраткан. Ә аларның төп мотивы – кияүгә чыгу-чыкмау мәсьәләсе, ә чыга калса, булачак ярым кем булыр дигән сорауга җавап эзләү. Мәсәлән, Казан губернасының Казан өязе Апаз авылындагы яшь кызлар тавык куу йоласын бик яратып башкарган. Әгәр дә яшь тавык тота икән – яшь егеткә, ә инде картны эләктерсә, өлкән кешегә кияүгә чыгачагы фаразланган. Шундый ук йола Цивиль өязендәге Иске Корбаш авылы керәшеннәрендә дә булган, әмма алар сарык артыннан куган. Әгәр дә ак төсе күбрәк булган сарыкны тота икән, кияү – чибәр, ә кара төсе күбрәк булса, алай ук түгел, шадра йөзле, кәкре борынлы егет тә эләгергә мөмкин икән.
Башка халыклар кебек үк, керәшеннәр дә кара, ягъни кемгәдер золым сала торган сихер белән дә шөгыльләнгән. Мондый йоланы гадәттә пәнҗешәмбе көнне төнлә яки иртәнге якта кеше һәм малга бозым салу, уңышка зыян китерү максатыннан эшләгәннәр. Ананың үз баласына каһәре аеруча куркыныч. Ана кеше аяз көнне кояш чыгар алдыннан көнчыгышка карап, күктәге изгеләргә мөрәҗәгать итә: «Кояш анакай! Мин аны үз күкрәк сөтем белән имезеп үстердем, киендердем, ашаттып, назлап-иркәләп үстердем. Ә ул хәзер мине анасы дип тә санламый, мине кимсетә, хәзер мин аңа – ана, ул миңа ул түгел. Аны каһәрлим. Ул мәңге бәхет күрмәсен, йөзе сулсын, ябыксын, ким-хур булсын! Миннән аңа бәхиллек юк. Ходай, син дә аңа хәер-фатихаңны бирмә!» Аңлашыла ки, бу – ананың балага булган коточкыч явыз теләкләре. Ана каргышын алып, фаҗигале хәлләргә дучар ителгән керәшеннәр дә булган. Мондый каргыш алырга Җирдәге бер генә кешегә дә язмасын!
Шулай итеп, керәшеннәрдә «имнәү», сихер, күрәзәлек кылуның һәм башка магик йолаларның төрле формалары булган. Алар төбе-тамыры белән иң борынгы дини ышануларга тоташкан.
Чыганаклар:
1. Лукин И. Этнографический очерк о нравах и жизни татар Казанского уезда Казанской губернии // НА ЧГИГН. Отд.1. Ф. Н.В. Никольского. Д.274. Л.396-397.
2. Софийский И. Заговоры и заклинания крещенных татар Казанского края (лекция в Казанском миссионерском приюте) // Отдельный оттиск из ИКЕ за 1878 г. №2. – Казань, 1878.
3. Катанов Н.Ф. Народные способы лечения у башкир и крещенных татар Белебеевского уезда Уфимской губернии // ИОАИЭ. – Т.XVI, вып.1. – Казань, 1900.
4. Катанов Н.Ф. Отчет о поездке, совершенной летом 1898-го года по поручению историко-филологического факультета Императорского Казанского университета в Уфимскую губернию. – Казань, 1900.
5. Петров И.В. Этнографическое сочинение о сохранившихся суевериях и религиозно-мифологических представлениях кряшен (1921 г.) // НА ЧГИГН. Отд.1. Ф. Н.В. Никольского. Д.321. Л.154.
Хөрмәтле укучылар! Мәкаләдә китерелгән мисалларга тарихи, мәдәни мирас һәм кешелекнең рухи үсешендәге бер этап кына буларак каравыгызны, алар белән гамәл кылмавыгызны һәм кылырга да омтылмавыгызны үтенәбез. Сихер, күрәзәлек кебек нәрсәләрнең ислам һәм христиан динендә кичерелмәслек олы гөнаһ икәнен онытмыйк.
Безнең мирас. - 2018. - №7. - 15-19 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА