Керәшен татарларында дәвалау ысуллары
Керәшен татарлары хастаның күбесен явыз рухлар гамәле дип саный. Алар зыян салырга кешенең ялгышканын сагалап кына тора: йә ярлылык, йә уңышсызлыкка дучарлык, йә авыру зәхмәте китерәләр. Саклану өчен уяу булырга, әби-бабайлар сүзен онытмыйча, бик сак йөрергә кирәк. Сынамышларның начары да, яхшысы да була. Аларны санап китеп, дәвалау ысулларына күчәрбез.
- Утын яисә башка йөк төялгән арба очрау тазалык, уңыш китерә.
- Юл аркылы узучы елан – тазалыкка, уңышка; каршыга килүчесе – авыруга, уңышсыз нәтиҗәләргә.
- Кыр эшләре башкарганда буразнага, ызанга ятып йокларга ярамый – чирлисең.
- Кичке якта берәү егылса, аның өстенә явыз рух утыра, ул авырый башлый, авыруны кисәтү өчен, рәттән өч мәртәбә төкерергә кирәк.
- Төнлә көзгегә карарга ярамый, сукыр калуың бар.
- Җирдәге ят кеше кисеп ташлаган тырнакларга бассаң, авырып китүең мөмкин, чөнки башкаларга яхшылык теләүче тырнак кисәкләрен идән астына җыярга тиеш.
- Кайбер кешенең балалары еш үлә. Озак яшәсен өчен, яңа туган баланы тәрәзәдән атасына бирәләр дә: «Мин бала сатам, аласыңмы?» – дип сорыйлар. Ата кеше бала сатучы әбигә 3-5 тиен акча бирә, шуннан соң баланы буучы өй иясе аларга тими башлый.
- Яшен – Алланың агачлар яисә этләр артына качарга яраткан явыз рухларга аткан уклары. Шунлыктан, яшенле яңгыр вакытында, үлемнән яки авырудан сакланыр өчен, агачлар, этләр янында торырга ярамый.
- Өй иясе еш кына бала тудыручы хатыннарның, күкрәк балаларының, өлкәннәрнең тыннарын кыса, буа. Бу хәлдән догалар гына коткара ала.
- Елга һәм таулыкларда явыз рухлар була. Алар атларны, кешеләрне куркыталар, төрле авырулар китерәләр. Шул кабахәтләрнең берәрсен күреп, куркып, юлда ат туктаса, балта яки пычак алып, чукынып, ат-арба тирәсен өч мәртәбә әйләнеп, җиргә сызык сызарга кирәк. Явыз рух, биредә эшнең җитди икәнлеген күреп, бик тиз качып китәчәк.
- Өермә эчендә явыз рух утыра, аның кеше эченә дә керүе йә авыру газаплары китерүе мөмкин. Шул хәлләрне булдырмас өчен, чиксез рәхимле Ходай Тәгалә исеменнән: «Безгә кагылма, килгән җиреңә кит!» – дип әйтергә һәм артыннан өч мәртәбә төкереп калырга кирәк.
- Терлек абзарында атларны яратып, ялларын үрүче рух яши. Мал-туарны яратмаса, ул аларны интектерә, ә хуҗага авыру зәхмәте йә борчулы сагышлар китерә. Күңелсез хәлләрдән сакланыр өчен, терлек абзарына кергәндә сызгырып, малтуар рухы телендә ым бирергә кирәк.
- Кояш баеганнан соң, Су рухы еш кына озын җирән чәчләрен тарарга ярга чыга. Бизгәк тоту, хәлсезлек, салкын тию – аның кылмышлары. Шунлыктан кичке якта елга һәм сазлыклар тирәсенә якын бармаска кирәк.
- Зур урманнарда кешене исеме белән чакырып алып, кытыклап үтерүче рух яши. Урманда зур саклык белән йөрергә, чакырган тавышларга җавап бирмәскә кирәк.
- Кызамык, чәчәк – мунчада яшәүче хәтәр рух гамәлләре. Кызамык, чәчәк авырулыларны мунчага кертмәскә кирәк. Югыйсә мунча хуҗасы булган рухның авыру кешене бөтенләй эштән чыгаруы ихтимал.
Әгәр кеше, әйтелгән очракларда саклана калса, төрле авырулардан котылып кала.
Керәшен кызларында дәва бар. Рамил Гали фотосы
Хәзер инде авыру хәлдәге керәшен татарларының ничек дәвалануларын күзәтеп китәбез.
Күбенү. Корсак күбенгәндә уклау алып тугыз тапкыр: «Юл читенә китсен!» – дип кабатларга, әйткән саен корсак ягына төкерергә кирәк. Авыруны кабат китермәс өчен, болан мөгезе сыныгы кисәген хач белән янәшә муенга тагарга кирәк.
Күз авыртуы. Күз сызлап авыртса, аңа елан кабыгы бәйлиләр, чөнки бу – еланнар патшасы эше. Елан кабыгына җиде яисә өч мәртәбә чиксез рәхимле Ходай Тәгалә исеменнән: «Түгәрәк елан, җиз елан, кит! Китмәсәң, башыңа эләгер миннән!» – дип әйтәләр. Авыру елан кабыгына күчә, күзләр төзәлә. Бу им булышмаса, юл буеннан яфрак алып, шул ук сүзләрне әйтеп, аны күзгә бәйлиләр.
Бүсер. Авырткан урынга: «Каты бүсер, нык бүсер, кит моннан! Китмәсәң кирәгеңне бирермен!» – дип, өч мәртәбә кабатлыйлар. Аннан соң шул ук сүзләрне аракы яисә тозлы суга әйтеп, авыруга эчерәләр.
Кан алдыру. Кешене борчый башласа, канын алдыралар. Иң кулай вакыт – айның кимү чоры. 40 яшьтән өлкәнрәкләргә кан алдырырга ярамый.
Кан агу. Балта, пычак белән киселгән урыннан аккан канны туктату өчен, җәрәхәткә өч мәртәбә: «Кызыл энә белән, кызыл җеп белән кызлар җөе тегәм! Бакыр энә белән, бакыр җеп белән бакыр җөй тегәм! Тимер энә белән, тимер җеп белән тимер җөй тегәм!» – дип әйтәләр. Шуннан соң кан агу туктый.
Бизгәк тоту. Су рухы кешегә һәртөрле әшәкелекләр кылганлыктан, кеше дә төрле чара эзли, аны дәвалануда куллана. Атның теш казнасыннан акыл тешен яктыга чыгармыйча алып, авыруның муенына асарга. Тагын бер ысул: авыруның муенына тере саескан телен алып асарга. Өченче ысул: авыру берәр кирәкле әйберне башы, гәүдәсе тирәсендә өч мәртәбә әйләндереп, урамга чыгарып ыргыта; бизгәк кирәкле әйбер белән урамга чыга, әйберне урамда табып алган кешегә ябыша. Дүртенче ысул: авыру, ялгызы калып, берничә тырнак, чәч очларын кисеп, таяк ярыгына яшерә, кеше күрмәгәндә урамга чыгарып ата; бизгәк урамда кала. Бишенче ысул: авыруның муенына ярканат асалар. Алтынчы ысул: бизгәк рухы елан патшасыннан курыкканлыктан, авыруның куенына кинәт көтмәгәндә яңа үтерелгән елан салалар, авыру куркып кала, кеше савыга.
Сию. Кешене еш, әмма әзләп сию интектерсә, мунча ташын табып, өстенә өч тапкыр сияргә, сигән чакта: «Бу чын дәва (им) булсын, зәхмәтем бетсен, мәңге кабатланмасын!» – дип кабатларга кирәк. Башка ысул да бар: хуҗалары күрмәгәндә пумалага 1-3 тапкыр сияргә. Өченче ысул: башка кешеләр югында сабан яисә сука өстенә сияргә. Дүртенче ысул: кеше югында тәгәрмәч тишегенә сияргә. Бишенче ысул: елга суында агымга каршы басып тугыз мәртәбә: «Тугыз ил артына китсен, җирдә бетсен! Мәңге булмасын!» – дип әйтергә. (Борынгы бабаларыбыз ышануынча, елга һәм сулыкларга сию катгый тыела. Мондый гамәл сәламәтлеккә зыян сала.)
Тырнак бозылу. Тырнак бозылуны еланнар патшасы китерә. Бозылган бармакка елан кабыгы бәйлиләр, өч мәртәбә түгәрәк бакыр еланнарны куалар. Башка ысул: бармакка юл буенда үскән яфрак бәйлиләр.
Култык астындагы шеш. Кешенең култык астына каты шеш чыкса, аны мондый сүзләрне тугыз кат кабатлап имлиләр: «Тугыз юл узып кит, җиргә уп! Сине җил алып китсен! Килгән җиреңә китеп олак! Бер айда бет, бер көндә бет!» – диләр.
Өянәк тоту. Өянәкле кешенең күлмәген авыл читендәге баганага яисә кыр капкасына элеп куярга кирәк. Авыру күлмәкне алган кешегә күчә.
Кул киселү. Кул киселгән яра кутырласа, аны өч кат: «Кутыр бетсен, бакыр җиргә упсын!» – дип әйтеп дәвалыйлар.
Бала тапканда кызышу авыруы. Бу авыруның сәбәбе – бала табучыны явыз рух басуы. Аннан котылыр өчен, бала табучыга чәшкедән 5-7 мәртәбә: «Җирән атка атланып юртырмын, канатларын кагындырып, тоякларын типтерермен! Кит, мәлгун! Кит, кабахәт! Сиңа каршы чиксез көчле Ходай Тәгаләне чакырам!» – дип әйтеп, өшкерелгән су эчерергә кирәк.
Колак арты бизе шешү, күкрәк бакасы, дифтерит. Бу өч авыру – бакалар патшасы булган рух әшәкелекләре. Аларга өч кабат: «Бака, бака, юеш бака, нык бака, кит моннан, китмәсәң, мин сине Ходай Тәгалә исеме белән кыйнармын!» – дип әйтергә кирәк. Башка чара: бәләкәй кашыкка тоз алырга, өстенә бал салырга да өч мәртәбә: «Бака – баштан, тимер таштан бетәр! Аркасы белән бозга катсын, күкрәге белән комга батсын! Бер айда, бер көндә китсен!» – дип кабатларга. Аннан соң, балны, бармак белән алып, шешенгән урыннарга сөртергә. Өченче чара: авыртулы урыннарга тозлы май сөртәләр дә өч кабат: «Бака – баштан, тимер таштан бетәр! Борыны белән бозга катсын, аркасы белән комга батсын! Кит, артыңа карамыйча, кышкы көн булса да!» – дип әйтәләр.
Күз тию. Берәрсенең күзе тиеп, кеше интегә башласа, аны имән гөмбәсе төтенендә тотарга кирәк. Башка чара: күз тиюдән интегүчене имәннең кояш чыгы шы ягыннан җыеп яндырылган әкәләләре төтенендә тотарга һәм тугыз мәртәбә: «Сине кисәтәм, кара күз, сарык күзе, соры күз! Яман күз килгән җиренә китсен!» – дип әйтәләр. Өченче чара: күз тиюне куар өчен 5-7 мәртәбә: «70 кара егет күзе бу кешегә тимәсен, иске аяк киеменә тисен, бу кеше савыксын, күз тиюе килгән җиренә китсен!» – дип әйтәләр.
Сифилис. Төкереккә манчылган бармак белән 11 дарудан – канәфер, нашатырь, ачуташ (квасцы), күкерт, купорос, ак буяу, чикләвек һ.б. төеп ясалган порошок сөртәләр дә: «Ак алмачуар ат астында – алтын өстәл, өстәлдә ризык, бал! Сине шунда чакыралар! Шунда кит, биредә сиңа пычагым калмаган!» – дип әйтәләр.
Буылу. Чәй чәшкәсенә бер чеметем тоз салып, пычак белән болгаталар: «Ходай Тәгалә биргән чараны кулланам. Алтын пич тора, пичтә алтын таба, табада алтын алма! Шул алманы алтын кул, алтын чәнечке белән алган кеше буылу зәхмәте белән авырсын, бу кеше түгел!» – дип, өч мәртәбә әйтәләр дә суны авыруга эчерәләр. Бер мәртәбә алтын, икенче мәртәбә көмеш, өченче мәртәбә бакыр дип әйтү кирәк диючеләр дә бар.
Елан чагу. Елан чагуга каршы: «Сездән үтенәм, изгеләр, еланны куарга булышыгыз! Елан кыска койрыклы, кыска кара башлы, ике башлы ата елан, сары башлы кара елан, ялтыраган бакыр, чәчтән нәзек, кылычтан үткен! Ал моннан чаккычыңны, калдыр яхшылыгыңны!» – дигән өшкерү сүзләре әйтәләр.
Эт тешләве. Эт тешләсә, аның бер учма йонын кисеп алып, яндырып көйдерәсе дә җәрәхәткә ябасы. Котырган эт таласа, ул кешегә 41 йорттан берәр кашык су җыеп эчерәләр. 41 йорттан берәр телем икмәк тә җыеп ашаталар. Суны да, икмәкне дә ишектән түгел, тәрәзәдән җыялар.
Кара хәлсезлек. Бу зәхмәтне өч мәртәбә: «Әй сез, 88 ак тау астында яшәгән 88 ак елан, зәхмәтегезне алып китегез! Бу кешене борчымагыз!» – дип әйтәләр. Аннан соң кызыл, кара, сары, зәңгәр еланнарга сүз әйтәләр.
Керәшен татарларындагы им-том (әфсен-төфсен) сүзләре башлыча күрше мөселман, башкорт, типтәр һәм мишәрләрдән алып үзләштерелгәнлектән, сүзне мөселманнар кебек: «Бисмилла...» – әйтеп башлыйлар да: «Бу минем сүзем түгел, Әйшә-Фатима сүзе», – дип тәмамлыйлар. «Әйша», «Фатима»ларның кем булуын керәшен татарлары белми. Шунлыктан алар исеменнән соң чукынып та куялар.
Русчадан Николай Петров-Текин тәрҗемәсе
«Безнең мирас». — 2022. — №7. — 6-9 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА