Кемнәр алар бәҗәнәкләр?
Кемнәр соң алар бәҗәнәкләр?
VIII–IX гасырларда Идел елгасырының уң як ярында оешкан күчмә төрки кабиләләр берләшмәсе. Димәк, күпмедер дәрәҗәдә алар татар халкның этник үсешендә роль уйнаганнар. Татар халкы тарихы турындагы барлык юньле китапларда да аларның исеме бар!
Бәҗәнәкләр – күчмә тормыш алып барганнар, терлекчелек һәм барымтачылык белән шөгыльләнгәннәр. Һәм, әлбәттә, оста яугир, мәргәннәр булганнар.
IX гасырның икенче яртысыннан алар Кара диңгезнең төньяк далаларыннан хәзерге Румыния белән Украинага чигенә чаклы, ягъни Дунай елгасы тамагына кадәрге җирләрне биләгәннәр.
Күрше дәүләтләргә, аеруча Венгрия белән Руська яу чабып, аларны еш борчып торганнар.
965 елда Киев кенәзе Святослав белән бергә Хәзәр каганлыгына һөҗүм итәләр.
1036 елда бөек кенәз Ярослав Мудрый Киев шәһәре янында бәҗәнәкләрне җиңә.
Бәҗәнәкләр XI йөзнең уртасында Карпат таулары тарафына, Дунайның урта агымына табарак күченәләр. Бу җирләрнең хуҗасы булу өчен 1040-1090 елларда аларга Византия белән көрәшергә туры килә. Әмма византиялеләр, кыпчаклар (шулай ук төрки кавем) белән солых төзеп, бәҗәнәкләрне тар-мар итә.
Нәтиҗәдә, бәҗәнәкләрнең бер өлеше янәдән Киев Русенең чик буйларына әйләнеп кайта, анда исә без тарихи чыганаклардан укып белгән «чёрные клобуки», ягъни каракалпаклар берләшмәсен төзүдә катнашалар. Русь белән башка күчмә төрки кабиләләр арасындагы буфер зонага урнашалар. Русь өчен казаклар башкарган кебек хезмәтне үтиләр, дәүләт чиген саклыйлар.
XII гасырда бәҗәнәкләр кыпчакларга һәм Дунай буйларында яшәүче башка халыкларга кушылып, аларның этник үсешендә сизелерлек роль уйныйлар. Европада төрки кан калдырып, ассимиляцияләнеп, тарихи аренадан юкка чыгалар.
Казан арты музее
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА