Журнал «Безнең мирас»

Кем ул Гуркин?

Татар халкының сынлы сәнгатьтә беренче адымнары, нигездә, ХХ гасыр башы иҗтимагый хәрәкәтендәге үзгәрешләр тәэсирендә формалаша башлый. Татарлар арасында китап күчерүчеләр, каллиграфик язу белән шөгыльләнүчеләр һәрвакыт булган һәм алар мөселман дөньясында билгеле урын тотканнар. Бу очракта гарәп хәрефләре белән язу сәнгатенең алдынгы урында торуы сынлы сәнгатьнең формалашуы һәм үсешендә төп фактор булуына да игътибар итү кирәктер. Каллиграфия – мөселманнарда рәсем сәнгатенең башы. Аның катлаулы алымнары белән төрле сурәтләр тудыра алу шәхеснең зур таланты булуын таләп итә. Димәк, тарихи аспекттан чыгып фикер йөрткәндә, милләтнең милли сәнгате күпкә алдарак туган дип карарга мөмкин.


Г.Чорос-Гуркин (1870-1937)

Татар сынлы сәнгать тарихын өйрәнүчеләр аның юл башын ХХ гасыр башы белән чиклиләр. Татар матбугатында сынлы сәнгатькә карата язылган борчулы язмалар, татарлар арасында беренче һәвәскәр рәссамнар хакында мәгълүматлар дөнья күрә. Тукайның, Фатих Әмирханның матбугатта басылган язмаларында татар рәсем сәнгатенә мөнәсәбәтле борчылу фикерләре һәркемгә мәгълүм. Г.Ибраһимовның 1915 елда «Аң» журналы бастырып чыгарган «Альбом (сәнаигы нәфисә мәҗмугасы)» җыентыгына «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз» дигән кереш мәкаләсендә аның сынлы сәнгать тарихына уңай һәм шул ук вакытта борчулы фикерләре ачык чагыла. Б.Урманче билгеләп узганча, татар һәвәскәр рәссамнары тарафыннан 1912-1913 нче елларда татар мәдәнәнияте тарихында беренче тапкыр портретлардан торган күргәзмә дә оештырыла. Рәссам: «1912-1913 нче елларда булса кирәк, Казан «Шәрык китапханәсе»ндә бер кечкенә күргәзмә оештырылган иде. Аның экспонатлары кара (прессланган күмер булса кирәк) белән бер табак стандарттан рәсем кагәзендә ясалган татар әдипләренең (Тукай, Әмирхан һәм башкалар) унлап портреты иде. Боларның авторы Яхшыбаев, тагы берәүсе бар иде. Аның аты (исеме) исемдә калмаган», – дип яза әлеге күргәзмә турында «Казан сәнгать мәктәбе һәм ул заман» исемле мәкаләсендә.


Б.Урманченың татар сынлы сәнгать тарихына карата фикерләре турында сүз алып барабыз икән, югарыда искә алып киткәнчә, вакытлы матбугатта профессиональ һәм һәвәскәр рәссам хакында бирелгән хәбәрләрнең дә әлеге язмага кереп китүе комачау итмәс кебек. Мәсәлән, И.Бикколовның «Шура» журналында (1910 ел, 1 май, №9) нәшер ителгән «Рәссам вә мосаувир татар» исемле язмасыннан күренгәнчә, христиан динен кабул иткән Алтай татары Гуркинның Санкт-Петербург сәнгать мәктәбендә укуы әйтелә. Шулай ук аның мөстәкыйль рәвештә рәсем күргәзмәләре оештыруы да искәртелә. Соңыннан И.Бикколов аның белән татарча сөйләшүе хакында: «Рус зыялылары арасында рәссам Гуркин җәнаблары илә татарча сөйләшеп йөрдекемдә, үземне, чыннан да, милли рәссамнарның милли картина выставкасында булган кебек хис иттегемне дә яшерә алмыйм», – дип искә алып үтә. «Йолдыз» газетасының 1911 елгы 19 июль (711 нче) санында исә Ерак Көнчыгыш аша Америкага сәяхәткә чыккан Кәлимулла Сәгъдинең «Ундүрт яшьлек рәссам» исемле язмасында да сынлы сәнгать белән шөгыльләнүче бала турындагы хәбәрдә: «Казан губернасының Мамадыш өязендәге Тау Чөрулин (?) авылының Василий Панфилович Курманаевский – ундүрт яшьлек бала – Владивостокта бишенче сәнәдән (елдан) бирле тора икән. Аның атасы илә бертугма агасы үзенең книжная лавкасында хезмәт итәр өчен авылдан алып килгән икән. Ул баланы школага биреп укытучы, рәссамлыкка өйрәтүче булмаса да, үзеннән-үзе рәссамлык илә шөгыльләнеп, бик яхшы рәсемнәр төшерә башлагач, бу сәнәдә яз башыннан Владивостокта булган рәсемнәр выставкасында аның да өч кисәк рәсеме булып, халыкның дикъкатен җәлеп иткән. Шул чагында аның кабилиятен (сәләтен) Владивосток гәзитәләре мактап язганнар», – дигән юллар бар. Сәяхәтче һәвәскәр татар рәссам белән горурлануын да сиздереп куя. 1913 елда басылган «Аң» журналында Мәскәү сәнгать мәктәбендә укучы Хәдичә Акчуринаның берничә рәсемен күрергә мөмкин.


Кышкы Катын елгасы. 1909 ел. Г.Чорос-Гуркин рәсеме

Мәгълүм ки, ХХ гасыр башында татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә – Уральск, Оренбург, Казан, Троицк кебек шәһәрләрдә сатирик журналлар басыла. Алар сатирик рухтагы рәсемнәр белән бизәп чыгарылган. Мәсәлән, Казанда дөнья күргән «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын бизәүче күренекле драматург һәм публицист Галиәсгар Камал булуы билгеле. «Мәктәп» журналының 1913-1914 нче еллардагы саннарында мәгърифәтче, дин эшлеклесе Салих Камалов балаларга рәсем ясау серләрен өйрәткән язмаларын урнаштыра. Б.Урманче «Сынлы сәнгать хакында бер-ике сүз» дигән күләмле мәкаләсендә Г.Камал һәм С.Камаловның татар сынлы сәнгате формалашуындагы роле хакында: «...1905 ел революциясеннән соң бөтен мәдәни хәрәкәтебез борынгы шәрык кысаларыннан чыгып Европа ладына уңайлаша башлаган дәвердә, сынлы сәнгатьнең коры декоративбизәү кысаларыннан чыгып, сурәтләү сәнгатен ясау белән кызыксыну башлана. Беренче сурәтчеләребез Казан сәнгать мәктәбеннән ерак булган һәвәскәрләр булалар. Болар арасында иң әүвәл атаклы драматургыбыз Г.Камалны атарга кирәк. Аның «Яшен», «Ялт-йолт» сатирик журналларында чыккан карикатуралары, профессиональ кимчелекләренә карамастан, үзләренең үткенлекләре белән әле дә игътибарны җәлеп итәләр... Китап рәвешләгәндә зур хезмәт күрсәткән, озак еллар буе Оренбургта басылган күп китапларның тышларында очрый торган нәфис язучыларның һәм «Шура» журналының нәзек зәвык белән композицияләнгән һәм зур осталык белән язылган тышлыгының авторы Саләх Камал булырга тиеш. Саләх Камал соңгы елларда Казанда булды. Бу икәүнең рәсем техникасы белән танышулары Истанбул мәктәпләрендә булса кирәк», – дип яза һәм рәсем сәнгатендә карикатур, китап графикасы жанрларының остазлары нәкъ менә шул шартларда беренче адымнарын ясавына ишарәли. Болар – татар сынлы сәнгатендә беренче «буразна»ларны салучылар. Инде ХХ гасырның 10 нчы елларында һәвәскәрлектән һөнәри белем алуга да омтылышлар ясала, кайберләре сәнгать мәктәпләрендә уку бәхетенә дә ирешәләр. Б.Урманченың истәлекләрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда дусты Габделхәй Богданов белән Казанның Россиядә даны таралган Императорская художественнная школасына керергә теләп ишек шакулары һәм христианнарның «Божий закон»ын белү кирәклеге ачыклангач, укуны онытып торырга мәҗбүр булулары хакында языла. Әмма шуңа да карамастан, рәссамның мәкаләләре һәм истәлекләре раслаганча, бу елларда Санкт-Петербургта Штиглиц сәнгать училищесында диплом алып чыккан татар яшьләре булган. Мәсәлән, Б.Урманченың «Сурәтчеләр» исемле мәкаләсендә алар турында мондый мәгълүмат бар: «Берсе – XVIII гасыр вакыйгаларында чукынмый калган, шул сәбәптән фәкыйрьлеккә төшкән князь Дәүләткилдиев углы Касыйм. Бу рәссам Уфада торды һәм Башкортстан сынлы сәнгатенең нигезен салучыларның берсе булды. Икенчесе – Мирзаҗан ага Байкиев, Ленинградның җир йөзендә дан тоткан музейларыннан булган «Эрмитаж»ында скульптура бүлегенең консерваторы һәм баш реставраторы». Рәссамның сынлы сәнгатькә багышлап язылган башка мәкаләләре һәм истәлекләрендә бу ике шәхес бары уңай яктан гына искә алына.


Татар халкының сынлы сәнгате формалашуының беренче этабы шулар белән тәмамлана. Икенче этап исә 1917 елгы Октябрь революциясеннән соңгы кискен үзгәрешләргә бәйле.


Зөфәр Мөхәммәтшин


Безнең мирас. - 2021. - №11. - 4-6 б.

Теги: Зөфәр Мөхәммәтшин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру