Казан патшалыгы турындагы тарих
Урыс елъязмаларының 546 биттән, 101 бүлектән торган 19 нчы томы Казан ханлыгы тарихын язуга багышланган. Чыганакларда ул тарих 1564-1566 елларда язылган, дип күрсәтелә.
Аны иске славян теленнән хәзерге урыс теленә профессор Н.В.Водовозов тәрҗемә иткән. Шуның татар теленә тәрҗемә ителгән кыска гына өзекләре Хәтер көнен искә алу уңаеннан «Безнең мирас» журналына тәкъдим ителә. Беренче тапкыр ул бераз үзгәрешләр белән 2002 елда «Мирас» журналының 10 нчы санында басылып чыккан иде. Беркадәр тарихилыкны, шул чордагы әдәби телне, шигъри үлчәмне, ритм-рифманы саклау максатында әдәби тәрҗемәдә иске татар сүзләрен, гарәп-фарсы алынмаларын да кулланырга, аларның хәзерге әдәби телгә тәрҗемәләрен дә бирергә туры килде.
"Казанны алу" Г.Медведев рәсеме
1552 елда Казан ханлыгының, Явыз Иван тарафыннан коточкыч вәхшилек, кансызлык-рәхимсезлек белән басып алынуы, җимерелүе, халкының кырылуы, талануы, канга батырылуы турында бик күп истәлекләр, язмалар, әдәби әсәрләр барлыкка килә.
Әлеге гаять зур күләмле елъязма нигездә Явыз Иванның Казан ханлыгын басып алуына, мөселман халкын кара канга батырып кырып, бар байлыгын талап алып бетерүенә, шул исәпкә урыс дәүләтен зурайтуына, христиан динен көчәйтүенә чиксез шатланып, мәдхия яудырса да, шул тарихи фактларны хәтта ул да яшереп кала алмаган. Шушы кыска гына өзекләрдә дә ул шактый чагылыш таба.
Явыз Иван явының дәүләтебезне җимерүе нәтиҗәсендә халкыбыз 4-5 гасыр дәвамында баскыннар тарафыннан кырылып, таланып, хокуксыз булып яши. Ошбу хакта 1935 елда «Казан китүгә 383 ел үтте» дигән мәкаләсендә Гаяз Исхакый: «Бу 383 ел эчендә Казанның төп халкы төрек-татарның өч кенә елы да халкыбыз үзе теләгәнчә, үзе аңлаганча рәхәт итеп тора алмагандыр. Бу 383 елның тарихын тикшерсәк, без төрек-татарның канлы яшәешенең өзелмәенчә дәвам иткәнен, вә ара-тирә шул күз яше катып китеп, милләтнең тешен кысып, куәтен җыеп шул дошман золымыннан котылырга атылганын күрәбез», – дип язган. Шуннан соң 80 ел вакыт узып китсә дә, бу сүзләр бүген язылгандай тоела.
Хәтер көне безне шул тарихи хәтерне онытмаска, дәүләтебезне торгызырга, бәйсезлек-мөстәкыйльлеккә омтылырга чакыра.
Хәнәфи Бәдигый
Казан патшалыгы турындагы тарих*
(Урыс елъязмасы битләреннән)
Казанны саклаучыларның урыс патшасына җавабы
Түземлеген төкәндереп патшаның
Тәвәккәлләр әйтеп салды аһ-зарын:
– Сабыр берлә тыңла, Мәскәү патшасы:
Казан ханы, Казан халкы изкярын [2]:
«Син белеп тор! Без кырылып бетсәк тә,
Мал-гыялдан [3] тәмам өмет өзсәк тә,
Хаклык өчен керсәк тә хәтта гүргә,
Тезләндерә алмас бәгуз [4] гомергә.
Җанны алсаң да, алалмассың Иманны,
Таптамабыз җиребезне – Ватанны,
Мирас булып калган гореф-гадәтне,
Ходай үзе бүләк иткән мәдәдне [5].
Башкалабызга мөкиббән бар җөмһүр [6] –
Безнең үскән, кендек каны тамган җир.
Мәрхәмәтле булды барча ханыбыз,
Кыйтгаларга мәгълүм безнең даныбыз.
Беләбез: байлыгың синең бихисап,
Шәһәрләрең дә күп, диләр, булыр сәдъ [7].
Бездә фәкать бер шәһәр бар – башкала,
Чирү туплап, алмакчы син изага [8].
Тик уйлама: икейөзлек, янаулар,
Буйсындырмакка халыкны – юк алар.
Беләбез синең мәкерле хәйләне:
Бирелгәннәр күрде шундый сәйеәне [9] :
Утка аттыгыз тезләнергә килгәнне,
Күрделәр синең каһкаһә көлгәнне.
Булмабыз шаһиты мондый золымның,
Тыңламабыз гол [10] – зынҗарларның чыңын.
Көч белән алынса әгәр бу шәһәр,
Башланыр монда кыямәт – чын мәхшәр.
Тапталачак шәригать кануннары,
Урыс гадәтләре керер аннары».
Чирмешләрнең батырлыгы һәм газаплы һәлакәте
Казанлылар саклаганда каланы,
Урыс явын кортты чирмеш зыяны.
Алар төнлә оста һөҗүм иттеләр,
Көндез күп атларын урлап киттеләр.
Һөҗүмгә күчкәч, ярсыган урыслар,
Гаиб булдылар [11] тиз үк черемислар [12] ,
Чытырманлык, чокыр-чакыр, текә яр –
Әһле салибларга [13] булды капкын, гарь [14].
Черемислар пәйда булалар [15] кинәт,
Салибларны дөмбәслиләр төркемләп.
Өч көн баргач урыс явы ал-ялсыз,
Төшлектә камалды чирмеш бик җайсыз.
Йорт-җир, гавам [16] ут эчендә, юк чара,
Меңләгән халкы кырылды, бичара.
Биш яу башы, биш йөз аксөякләре,
Әсир төштеләр һәммәсе – альләре [17].
***
Урыс явы кавемнәрен [18] әсир итте,
Затлыларын атка бәйләп алып китте.
Арчаның унике кенәзе төште әсир,
Чирмешнең җиде яу башы – тотык кәбир.
Өч йөз азамат йөзбашы бар арада,
Биш меңләп тоткынның күбесе ярада.
Казан ханын бирелергә өндәп-янап,
Тоткыннарны китерделәр кабат-кабат.
Тотыкларның ялварулы елаулары –
Баскыннарның хәйлә-мәкер, алдаулары.
Патша күрде – тырышлыкның буш икәнен,
Вәгъдәсенең чынга ашмас хаша [19] икәнен,
Казанлылар горурлыгы – син мәсхәрә,
Буйсынырга өндәүләрең – калды шәрә.
Ачуыннан шартлар чиккә җитте патша,
Канлы суеш белән янап, тәмам шаша.
Ярсуыннан «мәрхәмәтен» чынга ашырды –
Җиде мең чирмешне гаскәргә тапшырды.
Казыкларга утырттылар ма ягыннан [20],
Күпчелеген дарга астылар аягыннан.
Кылыч белән туракланды калганнары,
Котлары очсын һәм югалсын, дип аңнары.
Вәхшилекнең тәэсир көчен белә алар:
«Казанлылар кан коймыйча бирелерләр».
Казанны саклаучыларның батырлыклары
Казанлылар өмет өзгәч, бар ярдәмнән,
Урыс явы китермәсен дип җәһәннәм,
Алмашка дип һәлак булган ир-атларга,
Хатын-кызлар сафка басты ил сакларга.
Өйрәнделәр сөңге белән сугышырга,
Диварларда [21] корал белән орышырга.
Кыю кызлар хәрби кием киенделәр,
Шуңа алар яугир булып күренделәр.
Тик шулай да хатын-кызның күңле нечкә –
Кыргыйлар да бирелә шул курку-хискә –
Казанлылар ныгыттылар үз шәһәрен,
Сындырырга урысларның бар зәһәрен.
Балчык өеп, таш койма, капка койдылар,
Бөтен җиргә туплы кораллар куйдылар.
Тәҗрибәле яу башлары план корды,
Яугирләре дошман юлын саклап торды.
Казанлылар һөҗүмнәрне кире какты,
Җәяүлегә һәм атлыга туптан атты.
Урысларның ташкын явы килә торды,
Казанлыларның сафлары шиңә барды.
Ышыкланып диварларга сакландылар,
Туп-ядрәне бушка гына атмадылар.
Урыс явы Казанны алырга ташлангач,
Гаскәрләре каты һөҗүмен башлагач,
Казанлылар корал тотып сафка басты,
Туптан атып, урысларга нык ут ачты.
Сугыштылар ук-сөңгеләр, мылтык атып,
Дөмбәсләделәр урысны ташлар атып.
Өсләренә кайнар су, сумала койдылар,
Курку хисен гүя бер читкә куйдылар.
Казанлылар җиңүгә бик омтылдылар,
Мәскәүлеләр качарга ук тотындылар.
***
Безнең кыю урыс гаскәре шәһәргә
Унике тапкыр күтәрелде һөҗүмгә.
Көне-төне, ару-талу белми алар,
Кырык көн рәттән шәһәрне утка тоттылар.
Сугышларда сынмаган казанлыларга
Минут тынгы бирмәделәр, хәл алырга.
Осталыкка хәйлә кушып, мәскәүлеләр,
Шәһәр кулга төшсен, дип бик теләделәр.
Тик аларның хыяллары чынга ашмады,
Шәһәр бик нык каршы торды, какшамады.
Урыс явы аптырашта, чара эзли,
Казан диварын ватудан өмет өзми.
Батыр казанлыларның һәлакәте
Нибары өч мең казанлы исән кала,
Алар бар да бер урынга җыелып ала.
Кочаклашып елашалар, үбешәләр,
Һәм бераздан батырлары киңәшәләр:
Тиз арада без шәһәрдән чыгып китик,
Иркен кырда исәнлеккә өмет итик.
Үлемгәчә урысларга сугыш ачыйк,
Йә булмаса, башны алып, моннан качыйк.
Шунда алар ярсу атларга атланып,
Патша капкасы аша очалар, канатланып.
Казансу аша киң сахрага чыгалар,
Үзләренең көчләренә ышаналар.
Дошман сафын бәреп ташлап, тиз шылырга,
Нугай Урдасына барып кушылырга.
Кинәт алар ерткычлардай очып чыга,
Урысларның моны күреп, коты чыга.
Мәскәүлеләр куркып-каушап, сафтан чыга,
Гүя аларны искәрмәстән, шөпшә чага.
Хан капкасы тирәсендәге киң җирне,
Каплаган мәскәүлеләр һәр тирә-юньне.
Урыс явы батырларны чорнап ала,
Казанлылар ни булганын күрми кала.
Шунда коточкыч сугыш-суеш башлана,
Һәр казанлыга илле урыс ташлана.
Батырлар ятып кала, Казанны саклап,
Урыс йөри канга баткан кала айкап.
Җиңүчеләрнең канлы котырынуы
Канга туймас ерткычлар йөри иснәнеп,
Йортларда, мәчетләрдә канга кинәнеп.
Картмы, яшьме, табылса да берәү генә,
Шунда ук хәнҗәр кадыйлар күкрәгенә.
Яшь хатыннар, йә сылу кызлар котыла,
Йә күчәрдән дә түбән сабыйлар кала.
Бөтен җирдә өелгән мәет таулары,
Елга, чокыр, кое, урман канаулары.
Канлы үлек белән капланган йорт-нигез,
Өелгән гәүдәләр койма белән тигез.
Казансу, Болак буйлары, болынлыклар,
Гәүдә таптап ат чапмый – канлы тояклар.
Атлана урыслар ял иткән атларга,
Тагын тотыналар кан-мәет таптарга.
Урамнарда яшьле кан елгасы ага,
Яңгыр суларыдай – чокырларга таба.
Күл, елга, коелар кызыл – аккан каннан;
Исәннәр җиде көн су эчалмый аннан.
Көн дә таңнан төнгәчә барган бу суеш –
Дөньяда тиңе булмаган вәхши сугыш...
Җиңүчеләрнең талау-көчләүләре
Баскыннар, ни теләсәләр – шуны талаган,
Халкы кырылгач – шәһәрдә байлык күп булган.
Байлык өчен үзара сугышлар башлана:
Көчлерәкләр көчсезләргә эттәй ташлана.
О байлык! Көнчелек! Мал, алтынга табыну,
Җәһәннәм туктаталмас – бу шундый багыну.
Җитмәгәнме сезгә биргән байлык Ходайдан,
Кеше талап, ник җыясыз аны яңадан.
Урыслар, Казанны талап, чумды байлыкка:
Җитте ул хатын, бала, туачак оныкка.
Ашап-эчеп, уйнап-көлеп, ачтылар күңел,
Эшләп тапкан мал түгел бит, һич тә жәл түгел.
_______________________________
1. *Елъязманы хәзерге урыс теленә профессор Н.В.Водовозов күчергән.
2. Изкяр – искәртү, исенә төшерү, хәтерләтү.
3. Мал-гыял – байлык, өй җәмәгате, бала-чага.
4. Бәгузә – черки, сукыр черки.
5. Мәдәд – ярдәм, булышлык.
6. Җөмһүр – җәмәгать, халык.
7. Сәдъ – йөз (100).
8. Изага – бетерү, югалту, юкка чыгару.
9. Сәйеә – начарлык, явызлык, бозыклык.
10. Гол – муенга сала торган богау, чылбыр.
11. Гаиб булу – күз алдында булмау, юкка чыгу.
12. Черемислар – чирмешләр (мари халкының электәге исеме).
13. Әһле салиблар – тәре сугышын оештыручылар.
14. Гарь – хурлык, оят.
15. Пәйда булу – күренү, килеп чыгу.
16. Гавам – халык.
17. Аль – гаилә, өй җәмәгате.
18. Кавем – кардәш халык, нәсел.
19. Хаша – һич, беркайчан да булмаслык.
20. Ма ягыннан – шул (арт) ягыннан.
21. Дивар – стена.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА