«Казан мәгарәсе»ндә очрашу
«Мин диссертацияләр язып вакытны әрәм итеп маташмадым. Чөнки минем фәндәге һәр минутым татар халкы өчен бик кыйммәтле».
Альберт Фәтхи
Альберт Фәтхи... Ходай бирмеш гомеремә кадәр яшәп, аның кебек фидакяр кешене очратканым булмады. Миңа бу галим белән озак аралашырга туры килмәде – нибары өч мәртәбә күрештек. «Башка килеп йөрмә, эшләргә комачаулама, минем вакытым бик кадерле. Дөньяда минем кебек кешеләр дә бар икәнен белеп яшәсәң, сиңа шул бик җиткән!» – дигән иде ул бер килүемдә. Әйе, чыннан да, аның вакыты юк һәм ул аңа бик кадерле иде. Әллә инде тиздән үләсен сизгәнгәдерме, бик ашыкты, сөйләшкәндә дә ашыга иде Альберт абый. Эшенә фанатларча бирелеп, китап дигән серле дөньяда яшәде ул. Шул сәбәпле, үз-үзен тотышы белән тирәюньдәгеләрдән һәм хезмәттәшләреннән бик нык аерылып торды: курыкмады, турысын да өзеп әйтте. Дөрес, үзен өнәмәүләре, яратып бетермәүләре турында да бик әйбәт белә иде Альберт абый...
Казиле чормасындагы табыш
Фәнни институтның тәҗрибә кырында эшләгәндә, колхоз безгә лаборатория һәм Арча районындагы Казиле авылындагы иске генә бер йортны бирде. Күптәннән кеше тормаган ул йортта. Өйне җыештырып, шунда лабораторияне урнаштырдык. Ятаклар куеп, йоклап та кала башладык. Беркөнне кояш баер алдыннан әлеге өй чормасында «тикшеренүләр» алып барырга булдым. Шулай итеп, кәрниз төбеннән гарәп язулы хәйран гына калын кулъязма китап таптым. Каурый каләм белән бик пөхтә, тигез итеп язылган иде аңа. Араларында кызыл кара белән язылган юллары да, китап бите кырыена кыеклап язылган өстәмәләре дә бар. Китап нык таушалган: тышлыгы, баштагы һәм ахыргы битләре юк, күп кенә битләре аерылган, чәчелгән. Кулъязманы җыеп куйдым. «Агрономның кышын эшләре азрак, шул вакыт эчтәлеген ачыклармын әле», – дип уйладым. Көзен тәҗрибә кырындагы эшләрне төгәлләп Казанга кайтканда, әлбәттә, серле табышны үземнән калдырмадым.
Бу – үзгәртеп кору еллары алды иде. Дөнья мәшәкатьләре белән китап турында бөтенләй оныта язганмын. Берничә елдан соң гына, фатир алып, тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынгач һәм башка эшкә күчкәч, әлеге китапны яңадан искә төшердем. «Нәрсә турында икән бу? Бәлки, бик кирәкле, бик тә кыйммәтле китаптыр?!» – дигән уй күңелемә тынгы бирмәде.
Казан мулласы: «Искечә язылган, укып булмый...»
Әйткәнемчә, илдә зур үзгәрешләр башланган еллар, көз айлары. Ул вакытта да гарәп телен белүчеләр бик аз иде. Мин, китапны укыту өчен, укымышлы картлар, муллалар эзләп, Кабан арты мәчетенә киттем. Мәчет ишеге төбендә сакта утыручы бабай китапны укый алмады. Намаз беткәнен көтеп торырга, муллага күрсәтергә киңәш итте. Җомга намазы вакытына туры килгәнмен икән. Намаз бетте, түр бүлмәдән төркем-төркем олы яшьтәге абзый-аксакаллар чыга башлады. Мин, кулъязманы тотып, аларның каршына йөгердем. Мәчет картлары, шул исәптән имам да әлеге кулъязма китапны укый алмады. Әйләндереп-әйләндереп карадылар да: «Искечә язылган, укып булмый... Университет китапханәсенең иске китаплар бүлегендә Альберт Фәтхи дигән галим бар, укыса, бары тик ул гына укый ала», – диде имам.
Беренче күрешү. «Чәй кайнатканга да сүгәләр»
Салкыннар башлангач, бер иптәшем белән шул галимне эзләп киттем. Лобачевский китапханәсенә кереп, Альберт Фәтхине сорадык. Бер юан гына татар хатыны, баскычка чыгучы ишектән башын тыгып, югары каттагы ишеккә карап, бик дорфа итеп, исерек грузчикларга кычкырган кибетче сыман бугаз ярып: «Альберт, әнә, сиңа килгәннәр!» – диде. Без, югары катка менеп, тимер чылбырлар, аркылы тимерләр белән бикләнә торган, зур йозаклары асылынып торган серле ишекне ачып, эчкә уздык. Борынга тузанлы китап һәм «борынгылык исе» килеп бәрелде. Дулкынлану катыш курку хисе. Караңгы... Кайдандыр тонык кына сары яктылык шәйләнә. Килеп керешкә үк идәннән түшәмгә кадәр биеклектә рәт-рәт китап киштәләре башланды. Киштәләрдә бик зур, берәр метрга якын киңлектәге бик калын китаплар ята. Алар укучыларын көтеп, моңаеп яталар кебек... Моңсу һәм шул ук вакытта серле, гаҗәеп бер дөньяга эләктек. Кайдандыр ерактан, киштәләр арасыннан тавыш килә – кемдер безне эзли: «Әйдәгез, егетләр, монда килегез!» – ди. Тавышы бар, ә кешесе юк. Без кабаланабыз, кая барырга белмибез, китап киштәләре арасында адашып тик йөрибез. Йөри торгач, рәтләр арасыннан каршыбызга саргайган йөзле (кояш яктысы күрмичә, озак еллар мәгарәдә яткан кеше дип уйларлык), озын, ак чәчле, уртачадан кыскарак буйлы, ябык-чандыр гәүдәле, әмма бик җитез хәрәкәтле бер карт килеп чыкты. Башында – хатын-кызныкына охшаган кызгылт беретка. Салкын булгангадыр инде, костюм якаларын, күтәреп, булавка белән каптырып куйган. Без шунда мәгарәдә Әбүгалисина белән очрашкан кебек булдык. Сискәнеп киттек һәм мин борынгы картларча: «Әссәламүгаләйкү-ү-үм!» – дип, инде ничә еллар мәгарәдән чыкмыйча, изге китаплар укып яткан аксакал белән күрешергә ике кулымны суздым. Безнең сәламгә ул бик гади генә, әллә кайчангы якын танышлар кебек: «Ә-ә-ә, саумысыз, егетләр, әйдә, узыгыз, кай яклардан буласыз, ни йомыш белән килдегез?» – дип, эшкә кереште. Без тагын аптырашта калдык: карап торышка зур гыйлем туплаган, кимендә йөз яшьлек аксакал, ә үз-үзен тотышы белән яшьләрчә гади, шаян һәм бик җиңел сөйләшә.
Якыннан танышкач, аның алай ук олы түгеллеген, ә бәлки, 40-45 яшьләрдәге ир икәнлеген чамаладым. Арып-таушалган һәм саргайган йөз, озын, саргайган ак чәчләр, начар кием генә аны олы күрсәтә икән. Арча ягыннан икәнлегемне әйттем, кулъязманы бирдем. Галим китапны кулына алды да алдагы бер битен ачып укый башлады. Ниндидер Багдад хәлифәтләре турында иде бу китап. 1730-1770 нче елларда язылган диюе хәтеремдә калды. «Кирәк икән авторын да әйтеп бирергә була, тик бераз эзләнергә кирәк», – диде галим, кулъязманы миңа кире биреп. Кулъязма Альберт Фәтхине бик шатландырыр дип уйлаган идек. Әмма галимнең китапка артык исе китмәде: «Моны нишләтәсез? Биредә калдырасызмы, әллә алып китәсезме? Безгә «Букинист» кибете аша тапшырырга була, үзегезгә дә бераз акча булыр», – ди. Без, әлбәттә: «Китапны турыдан-туры бирәбез», – дидек. Ничек инде галимне артык кызыксындырмаган, димәк, безнең кара акылыбызча, әллә ни фәнни кыйммәте дә булмаган китап өчен акча аласың?!
А.Фәтхи китапның алдарак бер битен ачты, анда минем Казандагы адресымны, кайдан табылуын язып, кулъязманы киштәгә куйды. Сөйләшеп киттек: үзенең Актаныш якларыннан икәнлеген әйтте, эше турында сөйләде. Аның иске китаплар бүлеге мөдире булып эшләвен аңладым. Өстәвенә, татар халкы тарихын да өйрәнә икән галим. «XII гасырга төшеп җиттем инде», – ди. Шунда ук китапханә хуҗалары һәм хезмәткәрләре белән көн саен диярлек була торган низаглары турында сөйли башлады. Әйтүенчә, үзәгенә бик үтәләр икән алар. Галим төннәрен калып эшли, шуңа ачуланалар. Эшкә соңрак калып килсә, тагын сүгәләр, чөнки йокысы туймаган. «Бүлмәдә суык, җылыныр өчен чәй кайнатканга да сүгәләр, чәйнекне тартып алалар», – ди. Дөрес, акча һәм торак шартлары турында зарланмады галим. Сорагач кына: «Күптән түгел генә эш хакымны 110 сумга күтәрделәр, КХТИ артындагы бер бүлмәдә яшим», – диде. Иң борчылганы шул: аның тарихи тикшеренүләрен, гомумән, яратмыйлар, шуның өчен дә бәйләнәләр, комачаулыйлар, фәнни эш алып барырга рөхсәт итмиләр, мәкаләләрен матбугатта бастырмыйлар икән. Аеруча китапханә директоры (урыс исем-фамилиясен атады) аны еш эзәрлекли. Җәйге ялында, үз хисабына чит өлкәләрдәге татар авылларына чыгып, борынгы китаплар җыеп йөрүен, бу гамәле өчен бернинди дә «командировочный»лар алмавын әйтеп узды. Бераздан: «Эшләрем күп, кайтыгыз!» – дип, безне озатып җибәрде.
Икенче күрешү. «Һәр минутым татар халкы өчен бик кыйммәтле»
Бу очрашу миңа аеруча нык тәэсир итте. Нинди бәхетле кеше Альберт Фәтхи: эшенә ничек бирелгән, сихри-серле дөньяда... Балачагымнан ук китап яратканга: «Их, миңа да шулай яшисе иде», – дип кызыктым мин аңа. Үз янына эшкә алмасмы икән, мин аны әлеге усал кешеләрдән саклар идем, аларга каршы бергәләп көрәшер идек, аның кебек, дөньямны онытып, тарих өйрәнер идем дигән уйлар башымнан чыкмады. Бераз вакыттан соң мин әлеге хыяллар белән яңадан мәшһүр тарихчыга – Альберт әфәнде янына юнәлдем.
Сөйләшү шул ук бүлмәдә, китап белән тулы эш өстәле янында булды. Ялгышмасам, китапханәнең иң түрендә, тәрәзә каршында иде ул. Ниндидер хәйләләр белән «Ялкын» җурналында басылган бер язмасын күрсәтте. Хәйлә белән чыгарган бер-ике мәкаләсе турында әйтте. «Урыслар татарча белми, шуңа аңламадылар», – диде. Мин аңа: «Нинди бәхетле кеше Сез, яраткан эшегез бар!» – дидем. «Әйе, бер яктан караганда, мин бик бәхетле, яраткан эшем-шөгылем бар. Ә икенче яктан, мин өйләнмәдем, берүзем генә яшим», – диде. «Үзегез янына эшкә алмассызмы икән?» – дигән гозеремә каршы: «Башка килеп йөрмә, эшләргә комачаулама, минем вакытым бик кадерле. Чөнки минем фәндәге һәр минутым татар халкы өчен бик кыйммәтле. Син үз юлыңда бул... Дөньяда минем кебек кешеләр дә бар икәнен белеп яшәсәң, сиңа шул бик җиткән!» – диде ул.
Өченче күрешү. «Бүлмәмдә үземә дә урын калмады»
Альберт Фәтхинең фидакярлеге, аның тормыш авырлыклары минем баштан чыкмый гына бит. Яз көне тагын аның янына киттем. Бу юлы мин аннан: «Берәр ярдәм кирәк түгелме?» – дип сорадым. Исәбем җәйге ялымда машинам белән авыллар буенча йөртеп, аңа борынгы китаплар җыярга булышу иде. Сорауга каршы ул: «Ярдәм бик кирәк, чөнки мин ел саен җәйге ялымда татар авылларына чыгып, борынгы китаплар җыеп йөрим. Китаплар күп җыелды, бүлмәмдә үземә дә урын калмады, ә монда куярга рөхсәт итмиләр, шуларны сакларга берәр урын таба алмыйсыңмы?» – дип сорады. Мин, бер машина китаптыр инде бу дип уйладым да: «Урын тапкач, хәбәр итәрмен», – дидем. Ләкин урын тапмадым, дөресрәге, бер-ике урынны белештем дә, башка эзләмәдем. Югыйсә өч бүлмәле фатирымда да урын табылган булыр иде инде, ник шул турыда башка килмәгән икән дип уйлыйм хәзер. Шул күрешүдән соң без башка очрашмадык.
Берничә елдан соң мин, газетадан укып, галимнең мәрхүм булганын белдем. Фаҗигале үлем... Эссе җәй көнне бүлмәсендә үлеп яткан, кайчан үлгәнен дә белмәгәннәр аның. Соңыннан, әлеге китапларның шактые юкка чыккан икән, дигән хәбәрне дә укыдым. Ә китаплар күп булган: бер-ике машина! Кайда икән әлеге борынгы китаплар? Кемнәр кулына эләкте алар? Әрәм хезмәткә яки юкка газап чигүләргә генә кайтып калмадымы икән ул фидакярлек, кадерсез гомер? Менә шундый сораулар борчый мине.
Альберт абыйның: «Мин диссертацияләр язып вакытны әрәм итеп маташмадым», – дигән сүзләре миңа аеруча нык тәэсир итте. Үзем дә шулай эшләдем, кандидатлыктан ары диссертация язмадым – вакытымны юкка әрәм итмәдем. Ә бәлки, фән һәм халкым өчен файдалырак булган һәм шул ук вакытта үзем яраткан эш белән шөгыльләндем, китапларымны татар телендә һәм соңрак рус телендә бастыруга ирештем. Акчам булмады, дан-шөһрәт казанмадым.
Еллар узган саен, Альберт абыйны ешрак искә алам. Тормышымда күп галимнәр белән эшләргә һәм аралашырга туры килде. Кызганыч, чын хөрмәткә ия булган галимнәр бик аз. Соңгы вакытта бу өлкәдәге эшләр аеруча тискәре якка үзгәрде. Дәрәҗә артыннан куучылар яки, халыкча әйткәндә, «конфет кәгазьләре җыючылар» фәнгә, үтеп кенә түгел, бәреп керде. Фән кандидатлары белән дөнья тулды, әлеге «поплавок»ның дәрәҗәсе калмады. Шунлыктан бар «голәмә» «зуррак поплавок» – докторлык диссертациясе артыннан куа башлады. Күбесен «галим» дип әйтергә тел дә әйләнми. Юкны бар итеп яки кеше көче белән диссертация яклаучылар да байтак. Мәсәлән, әтиләре булышлыгыннан башка укырга да керергә сәләтсезләрнең кайберләре «профессор» булды, ә элеккеге намуслы галимнәр фән кандидаты дәрәҗәсеннән ары уза алмады. Дан, акча өчен намусын, фәнен сатканнар бүген дә танк кебек алдагы киртәләрне таптапсытып алга бара: аспирантлар тәрбияли, фәнни кыйммәте булмаган (ә бәлки, зыянлыдыр да) диссертацияләр әзерли, яшь галимнәрне алдарга өйрәтә. Шуның нәтиҗәсендә, илдә фәннең һәм галимнәрнең дәрәҗәләре нык төште. Ә Альберт Фәтхи кебек тугры, намуслы җаннар фән дөньясында бик сирәк калды...
Фоат Закиров
Безнең мирас. - 2021. - №1. - 97-101 б.
Закиров Фоат Дәүли улы – галим-агроном, агулы үсемлекләр, үсемлекләр физиологиясе буенча белгеч, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Хәзерге вакытта Арча районының Кәче авылында яши, төбәк тарихын өйрәнә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА