Касыйм хан (1440 нчы еллар ахыры-1469)
Касыйм ибне Олуг Мөхәммәд (1440 нчы еллар ахыры-1469). П.А.Панкин коллекциясеннән. Рәсем «Касимовские ханы и султаны» исемле календарьдан (редакторы – Д.В.Мөхетдинов) алынды.
Җитез чиркәс егетләреннән гаскәр туплавы
Хан булганчы, Касыйм, әтисе Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендә, 1437 елда – Биләү (Белев) һәм 1445 елда Суздаль сугышларында катнаша. Ике сугышта да мәскәүлеләр җиңелә, кенәз Василий II (Сукыр Бәчили) әсир төшә, соңрак азат ителә. Суздаль сугышыннан соң төзелгән шартнамәнең үтәлешен күзәтү өчен, Касыйм туганы Якуб белән Мәскәү кенәзлегенә – Василий II сараена күчеп китә. Шулай итеп, аңа сарайда җайлап кына мәскәүлеләрнең «эченә үтеп керергә», аларның ышанычын яуларга мөмкинлек туа. 1446-1452 нче елларда кенәз аңа Мәскәү янындагы Звенигород шәһәрен бүләк итә. Кавказ тауларыннан, Цемес бухтасыннан анда китерелгән чиркәс казакларының станицасы турыдан-туры Касыймга буйсына башлый, аның кул астына җитез, гаярь егетләрдән генә торган хәрби көч туплана.
1449 елда Касыйм, Василий IIгә итагатен белдереп, Мәскәү тәхетенә дәгъва кылган Дмитрий Шемякка каршы сугыша. Соңрак ул Пахра елгасы буена килгән Олы Урда ханы Сәед Әхмәдне тар-мар итә һәм аның мал-мөлкәтен тартып ала. 1450 елда Галич янындагы сугышларда катнашып, Битюг елгасы буенда Руська һөҗүм белән килүче Мәүлим бирде углан гаскәрен кырып сала.
Касыймның хан булуы һәм Казан тәхетенә дәгъвасы
1452 елда Василий II аңа Рязань кенәзлеге янындагы Мишәр йортын (Мишәр шәһәрен) – хәзерге Касыйм шәһәре янындагы Городец Мещерскийны бирә. Шулай итеп, татар тарихында мәгълүм булган Касыйм ханлыгына нигез салына. Яңа сәяси берлек Мәскәү кенәзлегенең вассал дәүләте буларак яши башлый.
1467 елда Мәскәү тарафдары булган Казан кенәзләре аны яшерен генә Ибраһим хан урынына чакыралар. Чөнки Касыйм 1465 елдан соң, шул чордагы гадәт буенча, абыйсы Мәхмүднең тол калган хатынына – Казан ханы Ибраһимның әнисенә өйләнә. Кайбер казанлылар фикеренчә, аның Казан тәхетенә утырырга хакы күбрәк була.
1467 елның 14 сентябрендә Мәскәү кенәзе Иван III ярдәмендә тупланган һәм Касыйм хан җитәкләгән гаскәр Зөя елгасы тамагына килеп җитә, әмма Ибраһим ханның каршылыгына очрап, Иделне кичә алмый. Әлеге вакыйга татар халкы тарихына Беренче Казан-рус сугышының (1467-1469) башлангыч вакыйгасы буларак кереп калган. Озак та үтми, Касыйм хан вафат була. Хатыны исә Казанга – улы Ибраһим хан янына кайтып китә.
Мәшһүр тарихчы ниләр яза?
Тарихчы В.В.Вельяминов-Зерновның «Исследование о касимовских царях и царевичах» исемле китабында Касыйм ханга кагылышлы менә нинди юллар язылган: «Осенью 1445 г. сложилось царство Казанское... Об эту пору в земле Черкасской появились два брата, сыновья Улу-Мухаммеда — Касим и Якуб...
Факты за период времени от 1446 до 1452 г. ясно свидетельствуют о том, что Касим и Якуб первые шесть лет по приезде в Россию прожили с выведенными ими татарами у нас. Состояли же они, как видно, на службе у великого князя, который употреблял их в случае надобности: то брал с собою в походы, то посылал против врагов внутренних и внешних. После 1452 г. сведения о Касиме становятся весьма скудны... Между тем об эту пору совершилась в жизни Касима перемена, не только имевшая влияние на судьбу его, но даже, в некоторой степени, важная для России. Касим получил от великого князя Московского Городец (Городок Мещерский) на берегу реки Оки в Рязанской области. В действительности этого пожалования, хотя и нет на него прямых доказательств, сомневаться нельзя. В пользу его говорят: и нынешнее название Городца, переименованного (если не при самом Касиме, то, вероятно, вскоре после него) в честь царевича в Касимов; и народное предание, живо сохранившееся доселе в памяти жителей города из татар; и ... некоторые имеющиеся на то косвенные письменные указания. Пожалование же Касиму Городца положило начало образованию внутри самой земли Русской удельного Татарского ханства, которое, состоя в прямой зависимости от наших государей, поддерживалось более 200 лет...
Вся местность крутом его [города Касимова] в Рязанской области была с давних пор заселена мордвою и Мещерою (отчего и самый Городок, в отличие от других, звался Мещерским), исповедовавшими частью язычество, частью, вследствие близких сношений с мусульманами, — мухаммеданство; инородцев этих, скорее, нежели русских, можно было отдать в управление татарину и мусульманину».
Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 22-23 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА