Кәрим Тинчуринга кагылышлы мәзәкиятләр
Марҗага өйләнгән Кәрим
1914 ел.
Кәрим Тинчуринның марҗага өйләнүе турында хәбәр аның туган авылына барып ирешә. Бу хәбәрне күрше авыл кешесе җиткерә. Беренче Бөтендөнья сугышында яраланып кайтучы бу солдат авылга Казан аша кайта да:
– Кәрим марҗага өйләнгән! – дип сөйли.
Моны ишеткәч, Кәримнең анасы әлеге солдат авылына китә.
– Әйе, әйе, Мәхмүдәттәй, – ди солдат. – Кәримең марҗага өйләнгән!
– Булмас ла! – ди ана кеше. – Бу хак сүз түгел!
– Валлаһи! – дип, яралы солдат ант итә. – Туйларында булдым. Кәрим үзе чакырды. Үз күзләрем белән күрдем. Бик олылап туйладылар. Марҗа белән туйларында кочаклаштылар, үбештеләр. Яхшы булды туйлары. Тик шунысы ошамады, Мәхмүдәттәй, туйга килгән халык үз акчаларына сатып алып ашады ризыкны. Эчемлекләрне дә үзләре сатып алып эчте. Кәримнең анасы Мәхмүдәттәй, тиз генә җыенып, Казанга чыгып китә. Театрны эзләп таба. Сораштыра торгач, Кәримнең марҗасын да күрә. Ул марҗа Гөлсем Болгарская булып чыга. Сөйләшә-сораша торгач, шул аңлашыла. Яралы солдат урыс драматургының татарчага тәрҗемә ителгән пьесасы нигезендә куелган спектакльне караган икән дә, анда Кәрим Тинчурин уйный торган егет Гөлсем Болгарская уйный торган кызга өйләнә икән. Сәхнәдә туй күренеше дә булып, тәнәфестә тамашачылар буфеттан ашарга-эчәргә алган ризыкларны солдат туй сые, дип аңлаган икән.
8 март, 1986 ел
Ялындыру
Фатыйма Ильская бер генә режиссёрны да санламаган, диләр. Бөтен театр аның ихтыярына буйсына икән. Ләкин ни холыксыз булса да, Ильская Кәрим Тинчурин белән беркайчан да телгә килмәгән. Иртәгә премьера уйналасы көнне Фатыйма ханым:
– Уф, башым авырта, иртәгә мин уйный алмам, ахрысы. Спектакльне күчерегез! – дип, артистлар күңеленә
шом сала.
Директор, администраторлар, артистлар, режиссёрлар, вахтерлар, каравылчылар Фатыйма ханым янына килеп ялына башлый:
– Харап итмә, билетлар сатылып беткән!
Юк! Фатыйма ханым уйнаудан баш тарта.
Шуннан соң Кәрим Тинчурин Фатыйма ханымның өенә китә.
– Юк-юк, Кәрим абзый, мин уйный алмыйм, кәефем юк! – дип, чат каршы тора артистка.
Кәрим дәшми, Фатыйма ханымның чәпчегәнен байтак кына тыңлап утыра да әйтеп куя:
– Ярар, Фатыйма ханым, – ди режиссёр. – Алай хәлегез бик авыр булса, уйнамассыз. Ләкин спектакльне өзәргә ярамый. Шуңа күрә башка берәр артистканы әзерләрмен. Сезнең репетицияләрне баштанаяк караучылар бар анда. Галия Булатова да рольне тиз ала...
– Ю-ук, юк! – дип кычкыра Фатыйма ханым. – Үзем уйныйм. Аларга бирәмме соң мин үз ролемне! Үзем уйныйм!
Шулай итеп, спектакль өзелмичә кала.
22 апрель, 1986 ел
Заһидә Тинчурина
Безнең мирас. - 2016. - №3. - 108 б.
Фото: wikipedia
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА