Капкорсак
Абый армиядә иде. Без әни белән икәү генә торабыз. Тормыш авыр. Салган налогларны түләп бетереп булмый. Налог җыючы Н. безгә бик еш килә. Калын портфелен ачып куя да аннан кәгазьләр тартып чыгарып салкын гына әнигә күрсәтә.
– Менә, инде биш ай түләнмәгән. Булмый, биш көн түгел биш минут та көтә алмыйм. Теләсәң каян тап.
Шулай сөйләнеп утыра бирә. Аның болай гына китмәсен алдан ук белгән әни, иске бишмәтен киеп, әкрен генә чыгып китә. Мин беләм, әле бер, әле икенче күршеләргә кереп бер яртылык акча тапканчы, ул урамны әйләнеп чыгачак. Ə H. көтә. Менә әни дә кайта, өстәлгә ярты менеп утыра. Әни актык йомыркаларны чоланнан алып кереп пешерә. Актык кисәк май чыга. Барысы да Н.ның корсагына кереп урнашканнан соң, ул, буш өстәлне комсыз күзе белән бер сөзеп чыга да, портфелен яба.
Ишек төбеннән «рәхмәт» сүзе ишетелә:
- Икенче килгәндә булсын, озак көтә алмыйм.
Кадыйр Сибгатуллин
Фәния Хамматова әзерләде.
Безнең мирас. - 2017. - №3. - 117 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА