«Кадерле минутлар, бәхетле сәгатьләр»
Татарстан Республикасы Милли музее фондына герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Мусеевна бер фоторәсемнең күчермәсен тапшырды. Бу – моңарчы беркайда да басылмаган, гаиләдә генә сакланган фото, күңелле бер очрашуның, бәхетле мизгелнең истәлеге. Зур бер гаиләнең ниндидер уңай белән бергә җыйналган вакыты. Фоторәсемдә Муса Җәлилне, тормыш иптәше Әминә апаны, аның әти-әнисен, бертуган апасын һәм аның тормыш иптәшен күрәбез. Алар белән тагын ике яшь хатын-кыз бар, берсенең кулында – биләүдәге яшь бала. Чулпан Мусеевнаның сүзләренә караганда, фото 1937 елда Загорянка бистәсендә төшерелгән булырга тиеш. Чәчәкләргә игътибар итсәк, май ае азакларында, димәк, биләүдә апрель аенда дөньяга килгән нәни Чулпан...
Сулдан уңга утырганнар: Котдус Сәйфуллин, Муса Җәлил һәм баҗасы Сергей Тарасов; икенче рәттә басканнар: Әминә ханымның әнисе Рабига апа, Әминә Җәлилова, исемнәре ачыкланмаган яшь хатын-кызлар, Әминәнең бертуган апасы Роза. 1937 ел
Бәхетле мизгелне мәңгеләштергән бу фоторәсем истәлекләрне барлауга этәрде. Танылган шәхесләр белән бәйле урыннар һәркайсы кадерле, алар әле дә бәһасез истәлекләр саклый сыман. Мәскәү астындагы Загорянка бистәсендә дә Муса Җәлил эзләре калган.
1930 нчы елларда Мәскәүдәге торак кризисын аз гына җиңеләйтү максатыннан, электрозавод үз эшчеләре өчен Загорянка бистәсендә яңа йортлар салу эшенә керешкән. Шушы заводта эшләгән Котдус Сәйфуллин да (Әминә ханымның әтисе) гаиләсе белән шунда күчеп килгән. Алар яшәгән урамның башта рәсми исеме дә булмый, аны бары тик «8 нче аралык» дип кенә йөрткәннәр, соңыннан урамга Лагерная исеме бирелгән. Бистә белән шәһәр арасы бер сәгатьлек юл, тирә-якта нарат урманнары булган. Әнә шул наратлыкны алма бакчасы итүгә күп көч куйган әлеге гаилә.
Әминә ханым белән өйләнешкәннән соң, бу йортны, гомумән алганда, табигать кочагына урнашкан әлеге бистәне Җәлил дә үз иткән, иҗатына илһам алган. Әминә ханым истәлекләреннән: «Ял алдыннан кич, чаңгычылар костюмы киеп, шәһәр читендәге Загорянка дигән урынга, минем әти-әниләр торган җиргә, чаңгы шуарга китә. Шимбә кичне, якшәмбе көнне ул, кышкы тын табигать кочагында ялгызы гына булудан рәхәт табып, тирә-юньдәге барлык кырларны, урманнарны йөреп чыга иде...
Җәй көне Мәскәү янындагы дачада яшәгәндә, Муса, иртәнге 6-7ләрдә үк торып, су коенырга йөгерә иде».
Загорянка бистәсендәге Сәйфуллиннар йорты
1942 елда сугышка китәр алдыннан да Муса Җәлил нәкъ менә Загорянка бистәсендәге шушы йортта тукталган. 1942 елның 12 гыйнварында Казанга гаиләсенә дигән хатны да шунда язган, ә 5 февральдәгесендә: «Әти белән әни мине бик ачык каршы алдылар; үз уллары кебек күрәләр. Мин моңа бик шат. Әни, ничек кенә булса да, минем хәлне җиңеләйтергә тырыша. Бик каты сыйлый, керләремне юа. Кыскасы, аларга барсам, физик яктан да, мораль яктан да чын-чынлап ял итеп кайтам. Зур рәхмәт аларга!..» – дигән юллар бар. Гаиләсенең җавап хатларын да ул Загорянка адресына юллауны үтенә.
Музей фондына килеп кергән бу фоторәсем шагыйрь тормышындагы аерым бер көнне генә түгел, шушы бистә белән бәйле башка истәлекләрне дә яңартты.
Назирә Фәттахова, Ләйсән Харрасова
"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 84-85.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА