Кабак бәлеше – тәм-том бәйрәме!
Туган ягыбызның теләсә-кайсы төбәгендә, һәр өй бакчасында, һәр басуда тир түгеп үстергән уңышны җыю процессы бара. Көзге муллыкны җыю, уңыш белән мактану һәм Аллаһыга рәхмәтле булу безгә борынгы бабаларыбыздан килгән. Шул уңыштан тәмле сыйлар әзерләп, мул табын оештыру гадәте исә хәзерге заманга кадәр дә сакланган.
XIX гасырда күбесенчә ит һәм сөт ризыкларына бай булган татар кухнясы яшелчәләр белән дә тулыландырыла башлаган. Беренче чиратта, кишер һәм суганны токмачлы ашка тәмләткеч буларак кулланганнар. Шалкан, кабак ашаганнар. Яшелчәләр татарлар өчен күп вакытлар дәвамында бары тик төп ризыкка – иткә кушып ашала торган сый буларак кабул ителгән.
Татар халкы яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасын беркайчан да кире какмаган. Төрле файдалы үләннәр һәм тамырлар халык медицинасында киң кулланылган.
Ә җиләк-җимешләргә татарның карашы бөтенләй икенче булган. Күп төбәкләрдә җиләк-җимешләрне сату мөселман сәүдәгәрләре тарафыннан башкарылгач, татарлар ул тәм-томнар белән тукланганнар, аларны милләтебезгә хас булган камыр ризыкларына да кушып җибәргәннәр, табынга куйганнар, һәм күчтәнәч итеп тә биргәннәр.
Татар халкы аш-суда төрле яңалыклар яраткан, шуңа хатын-кызлар аш-су бүлмәләрендә нинди генә «тәҗрибә»ләр үткәрмәгән. Рационда яшелчә, камыр, ярмалар, сөт ризыклары, җиләк-җимешләр булу да аларны яңа камыр ризыгы – бәлеш уйлап чыгаруга этәргән. Сүз барыбызга да таныш кабак бәлеше турында. Ул – көзнең иң матур, бәйрәмнең иң күркәм вакытында табынга куелган. Шуңа без бу юлы, билгеләп үткәнебезчә, кабак бәлешенә тукталырбыз.
Камыр өчен:
• 20 г чүпрә;
• 1 аш кашыгы шикәр комы;
• 1 бал кашыгы тоз;
• 100 г сыек май;
• 300 г сөт;
• 2 йомырка;
• 500 г он.
Эчлек өчен:
• уртача зурлыктагы кабак;
• 200 г дөге (тары ярмасы да ярый);
• 80 г шикәр комы;
• 200-250 г сары май;
• 100 г корт;
• 150 г йөзем җимеше.
Эш барышы:
1. Кабак бәлешен, гадәттә, әче камырдан пешерәләр, тик кайчагында, зур бәлеш кебек, төче камырдан да ясыйлар. Без исә әче камырдан әзерләргә булдык. Савытка чүпрә, сөт, тоз, шикәр комы салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Йомырка сытып, сыек май кушабыз һәм янәдән туглыйбыз. Шуннан соң он салабыз һәм камыр изәбез. Тизрәк кабарсын өчен, камырның өстен каплап, җылы урында калдырабыз.
2. Эчлек ясыйбыз. Өлгергән, каты, баллы кабакны урталай ярабыз да эчен чистартып, кабыгын әрчибез һәм вак итеп турыйбыз. Тоз сибеп бераз тотабыз яисә яхшылап аралаштырабыз һәм, иләккә салып, суын саркытабыз.
3. Аннары кабакка бүрттереп суыткан дөге, йөзем җимеше, шикәр комы кушабыз, эрегән сары май, тоз салып, барысын бергә болгатабыз.
4. Бәлеш төбенә, бигрәк тә аны зур бәлеш кебек ясаганда, корт салырга да мөмкин. Без дә бәлеш төбенә корт салдык.
5. Аннары табага кабак, дөге, кайнар суда йомшартылган йөзем салабыз. Өстенә сары май куеп чыгабыз. Шуннан соң камыр белән бәлешнең өстен каплап, 180 градуслы мичтә пешерәбез.
Инде кабак бәлеше әзер! Татар халкының рационында зур урын алып торган төп продуктлар – камыр, сөт ризыклары, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, ярма – барысы да, беләзек булып, бер-бер артлы тезелде һәм безгә искитмәле тәм-том бәйрәме оештырды.
Көзге салкын кичләрдә якыннарыгызны татар халкының бу татлы һәм файдалы камыр ашы белән сыйларга онытмагыз, дуслар! Ашларыгыз тәмле һәм сыйфатлы булсын!
Сәхифәне Айзилә Сабирова әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 110-111.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА