Изгелек (Әхлак дәресләре)
Күркәм сыйфатларның иң яхшысы, мактауга лаеклы әхлакның да иң сөемлесе – изгелек кылудыр. Пәйгамбәребез: «Адәмнәрнең изгерәге адәмнәргә изгелек кылучы, файда итүчерәгедер», – дигән. Изгелектә булып гомер иткән кеше үлсә дә, теректер. Ягъни аны һәрвакыт адәмнәр яхшылык илә зикер итеп, аның изгелекләрен сөйләп рухын шат итәрләр. Һичвакыт аны онытмаслар, хәтердән чыгармаслар. Кешегә изгелек итү һичвакыт җирдә калмас. Кирәк мал илә юмартлык кылып изгелек ит, вә кирәк кул вә куәтең илә, вә кирәк яхшы тел вә нәсыйхәтләрең илә изгелек кыл. Барчасы күркәм сыйфатлардан, яхшы холыклардандыр. Берәү кешегә изгелектә булса, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт аңа ярдәмдә булыр. Сез, балалар, изге сыйфатлар илә сыйфатланып, яхшы исем илә гомер итеп, үлгәч тә хәер илә зикер ителик дисәгез, кешегә тиюдән, кул вә телегез илә кешеләрне рәнҗетүдән, барча явыз, ярамас холыклардан сакланып, күркәм холыклар илә холыкланырга кечек вакыттан ук гадәт итегез. Кечек вакытта өйрәнгән холыклар, нинди булса да, үлгәнче сездән аерылмас. Яхшылыкка өйрәнсәгез, бөтен гомерегезне яхшылыкта уздырып, мәңге онытылмаслык изге исемнәр алырсыз. Вә әгәр кечек вакытта яман холыкта булсагыз, картайгач, никадәр мәшәкатьләнсәгез дә, аны ташлап изгелектә була алмассыз.
Дөньяда рәхәт яшәүне теләгән адәмнәр изге күңелле, башкаларга да изгелек итүче булырлар. Изге күңеллеләрнең, башкаларга изгелек итүчеләрнең һич эчләре пошмас. Даими рәхәттә дөньяда гомер сөрерләр. Изге күңелле адәмнәр Аллаһы Тәгаләгә вә бәндәләргә булган бурычларны башкарырлар. Шуның өчен күңелләре газапланмас. Тәндә булган әгъзаларның берәрсе авырса, бөтен тән хәстә булыр. Шуның кебек, адәм балаларының беренә кайгы-хәсрәт килгән вакытта, адәмнәрнең һәркайсы бергә кайгырышырга, хәсрәтләрне уртаклашырга тиешледер. Бу исә изгелек итү булыр.
Халык каршында сөекле булуны һәркем теләр. Ләкин сөекле булу өченбер генә юл бар. Ул исә башкаларга изгелек итү булыр. Изгелек итүчеләрне һәркем яратыр вә мәхәббәт итәр. Сез, балалар, яшь вакытыгыздан ук кешегә изгелектә булырга тырышыгыз! Чөнки бабаларыбыз: «Яшь вакытта өйрәнгән нәрсә ташка язылган кебидер», – дигәннәр. Ташка язылган нәрсә һичвакыт яңгыр, җил вә тузан кебиләр илә югалмый, ничә мең еллардан соң да калыр.
"Безнең мирас". - 2015. - №6. - 45-46 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА