Журнал «Безнең мирас»

«Ирләрне каракүл бүрекләре таныта»

Кырым. 1926 ел, апрель


27сендә Кырым Республикасының үзәк каласы булган Симферопольнең берничә урамын ярып үттек. Шәһәр, зур булмаса да, матур, бакчалы, трамвайлы.


Автомобиль белән заулатып шәһәрдән чыгып киттек. Шәһәрдән чыгу белән таулар арасына керә башладык. Яшел, матур таулар, чәчәк белән чолганган алма агачлары, үзләренә аерым стильдә салынган Кырым авыллары, барысы да матур булган кырым татарлары һәм башка халыктан кырым тугмалары, чишмәдән су алып кайтып килгән татар кызлары, үгез җиккән арбалар, өчәр ат җиккән фургоннар – минем өчен һәммәсе ят, кызык, күңелле.


Дерекуй гүзәлләре чишмәдән су ташый. Огюст Раффе рәсеме

Барган саен тау арасына керә барабыз, җыракта түбәләре карлы таулар күренә. Үзләренә җитеп булмый да, җитеп булмый.


Монда һәм башка авылларда татарлар күп күренә. Башларында каракүл бүрек. Телләре төрекчәләү. Төскә бар да диярлек матурлар. Украин, яһүд, урыслар да күп очрый. Матур җирдә яралгангамы, күбесе матурлар. Игеннәре, бакчалары – һәммәсе дә тау итәкләре, чокырлар кебек җайсыз җирләрдә. Ат белән йөреп эшләргә мөмкинлек юк. Көрәк белән казып игәләр. Тигез җир юклык шундый кызык рәвештә: өеңнән чыгып бер күршеңә барасы булсаң – тауга менәсең; икенчесенә барыйм дисәң – төшәсең. Тауга менеп, йә түбән төшеп, тигез булып азрак киткән җирне очрату кыен.


Ат-арба белән булса, барасы ике чакрым җиреңне 5-6 чакрым итеп борылып йөреп бару аз газап түгелдер. Арбаны тормозлап түбән төшәләр. Менсәң – атлатып мен, төшсәң – бәйләп төш, шунда күпме җир бара алырсың?


Алуштадан чыгу белән тагы җылан кебек борыла-борыла тауга менеп киттек. Менәбез, менәбез, Алушта җәһәннәм чокырында калды. Менеп җитеп төшәргә тотынгандагы матурлыкны язып бетәргә тагы булдырып булмый. Без биек тауның битен кисеп ясалган юлдан борыла-борыла төшәбез.


Ялта күренде. Ул да диңгез буенда. Тау битенә утырган, әллә кайда түбәндә ята иде. Куркырлык текә юллардан автомобиль Ялтага таба очты һәм барып җиттек.


28ендә пансионга күчеп бардым. Бер татар извозчик алып барды. Элек татарча сөйләшеп карадык. Авыр, аңлашып бетеп булмый. Аннан ике татар урысча сукаларга тотындык. Аерылганда «мөселман кардәш» дип эндәште. Башын иеп: «Сәлам!» – диде.


Кич диңгез буена барып утырдым. Ул, өстенә карасаң, тыныч кебек, ә читкә шау-у итеп дулкын бәреп шаулый да тора. Бик кызык. Городской бакчада да утырдым. Бу да бик матур җир. Их, кипарис агачлары матур. Озын, төз, куыш, мәһабәт. Тагы әллә никадәр безнең якта юк агачлар тулган. Пальма бар; бер яфрагы кызыл, берсе яшел булган бер агач бар; каштан агачлары, тагы әллә ниләр, әле исемнәрен белеп алыр хәл юк. Әле яфрак ярмаган агачлар бар. Гөлләр яңа чәчәк ата. Матурлык яңа төгәлләнә әле.


Кич, ут алгач, диңгез буеннан Ялта өстенә карау ифрат ямьле. Шәһәр тау итәгенә таба үрләгәнгә, электрик лампалары бөтен тау буена чәчелеп күренә. Тауны лампочкалар куеп бизәгән кебек була, карап туеп булмый.


29ында Кузнецов дигән докторга барып күрендем. Старый туберкулез, ди. Ләкин тик ята; үпкә бөтен, йөрәк тә яхшы, ди. Үлчәндем. 3 пот та ¼ кадак булдым. Әллә ничә җирдә урамда точный үлчәүләр тора. 10 тиен түләп үлчәнәсең.


Кырым татарлары белән танышып, тормышларын-фәләннәрен өйрәнү уема ирешә алганым юк. Җае чыкмый.


Ялта. 1926 ел, май


1есендә. Бүген май бәйрәме. Бүген татарларны да аныклап күрдем. Аларның карты-карчыгы, ире-хатыны, җегете-кызы, баласы – бар да бар. Ирләрдә каракүл бүрек нык кына саклана икән. Хатын-кызның шарфы да еш кына күренә. Шулай ук кепка, платки да байтак. Ирләрнең бик күбе каракүл бүректән, күлмәкне эчкә калдырып, киң чалбар киеп, билен буган. Яшьләре бөркәнеп чәчен мотлак чыгарган була. Бүрекләре килешсез түгел. Матур төсләр янә килешеп тора.


Су кергән татар малайлары янына барып, сөйләшүләрен тыңлап тордым. Яхшылап аңлап булмый. Төрекчәләп, аңланмый кала торган әйтебрәк сөйләшәләр.


9ында. Дерекуй* урамнары тар, кәкре бер авыл. Матур йортлар бар. Агачлык, бакча күп. Мәчете кечкенә, урамы тулган татар. Менә мин шуларны эзләп килдем дә.


Иң элек эшем ишәккә менеп барган малайны карау булды. Аннан ул күземә ташланган зур, матур ак йорт каршында туктады. «Дерекуй халык йорты» дигән вывескасы бар. Сөальләремә җавапны тапсам, шушыннан табармын дип, эченә кердем.


Элек мәктәп булган икән. Эче тәмйиз, матур, җыйнак. Сәхнә залына кердем. Бер татар пианино уйнап утыра. Сәхнәләрен карагач, уйнаучы янына бардым. Ул: «Татармын, татар көйләре уйныйм», – дип җавап бирде. Утырып тыңладым. Матур гына көйләр булгаласа да, башын-ахырын таба алмадым.


Бу җегет нардомның мөдире икән. Кыйраәтханәгә алып төште. Кыйраәтханәләре полный җиһазлы, матур бизәлгән ике бүлмәдән тора. Бик килешле төзелгән Ленин һәм саулык саклау почмаклары бар. Зур көзгеләр, йомшак мебельләр куелган.


Шушы зәвык белән җыелган читальняда күп татар яшьләрен – җегетләрен, кызларын, балаларын табып алу миңа тагы да күңелле булды. Мөдир күрсәтте, сөйләде. Симферопольдә «Яңа дөнья» дигән хөкүмәт газетасы һәм «Яшь куәт» дигән комсомол газетасы чыга икән, аларны укып карадым. Азәрбайҗанчадан күп җиңел булса да, безнең татарчадан байтак аерым тора теле. Укыганда мәгънәне тулы аңлап була, тик сөйләгәннәрендә генә аңлап калуы кыен.


«Кызыл дәгъват» исемле комсомол, «Яшь нәсел» исемле пионер стенгазеталары бар. Техника һәм эчтәлек ягы белән бик байлар. Һәммәсе белеп, дикъкатьләп эшләнгән. Матур Кырымның матур яшьләре эшләгән матур газеталарга ямьсез күзләрем белән озак карап тордым. Художниклары 16-17 яшьлек кенә бер татар малае.


Җәгъфәр Гаффаров дигән бер яшь комсомолец белән сөйләшеп утырдым. Шулай танышырга килгәнемне әйткәч, бик кызыксындылар. Күп яшьләр, исәнләшеп, килеп утырдылар. Өстәл тирәсен утырып-утырып аңлаштык. Байтак нәрсә сорашып белдем. Алар – минемчә, мин аларча аңлаша алмый, урысчага барып тотынабыз. Кырык корама тел белән беседа ясадык. Бер Әстерхан җегете килеп кереп, аның белән татарча (ягъни безнеңчә) сөйләшеп, иркен тын алып куйдым. Мәскәүдән чыкканнан бирле үзебезчә сөйләшү насыйп булганы юк иде.


Кырымда мөхәррирләр, пьесалар бик аз. Казан татарчасын халык аңламый, шуңа күрә пьесалары куелмый. Хатын-кызлар качмый йөри башлаганнар. Картларда фанатизм бар әле, Кырым аң-белемдә түбән тора, сөйләшкән яшьләремнең Татарстан, Башкортстан хакында мәгълүматлары юк, «Галиябану»ны белмиләр.


Дерекуйдагы татар мәктәбе укучылары. 1904 ел

10ысында докторга бардым. Ул миндә хронический слепой авыруны таба. Иш янына куш. Элеккеләре аз иде шул. Доктордан чыккач, диңгез буена барып йөрдем. Якшәмбе булганга, халык бик күп. Читтән килгән халык та күп. Ябыклар белән кыланчык хатыннар, ирләр Кырымның ямен алып йөриләр. Табигый матурлыкка кер кундыралар.


16сында. Мин кырым татарларын Кырымның башка халыкларыннан да матуррак дип таптым. Шуның белән бергә хатыннарга караганда ирләре матуррак. Хатыннарын иске каты коллык, стена изгән булырга кирәк, карт чырайлы күренәләр. Алардагы матурлык моң аша сузылып кына күренә. Кызларын аз күрергә туры килә. Йә башка халыктан аерып булмаслык булганнар, йә стена арасыннан чыгып бетә алмаганнар. Бер генә бик матур татар кызы күреп, хәйран булып карап тордым. Какао төслерәк йөзле, кап-кара күзле, озын керфекле, сәрви агачы кебек зифа буйлы бу кыз хикәяләрдә сөйләнә торган комганлы кырым татары кызларын күз алдыма китерде.


Ирләрне каракүл бүрекләре таныта. Комсомоллар, укучы яшьләр кепкалардан йөрсәләр дә, күпчелек бу бүрекне ташлый алмаган әле. Ул безнең казан татар бүрегеннән килешлерәк. Яшь җегетләрнең бөдрәләп чыгарган күгелҗем кара чәчләре өстендә бик матур булып утыра. Татар җегетләре, гомумән, матур, шат, уенчак. Төсләренең күмер кебек булуы, чәчләренең күгелҗем каралыгы, күзләренең ялкынлылыгы, буй-сыннарының купшылыгы Кырымның җәнүби табигатенә бик килешеп, нур өстенә нур биреп тора.


Татар җегетләрен тасвир иткәндә рус мөхәррире Куприн болай ди: «Зифа буй, каракучкылрак тән; каш, борын, иреннәрнең тәгърифтән тыш төз һәм туры эшләнүләре; күпереп торган кара мыеклар; кырын салган бүрек астыннан чыгып торган күгелҗем кара чәчләр; күзләрне камаштырырлык гаҗәеп ак тешләр; бадьян агачы төслерәк куе кара һәм ялкынлы җәнүби күзләр; кибарани төз муеннар... Кырымның җәнүб яры бу урынга, үзенең, инсаният җенесенең һиндуз, юнан һәм татар каннарының фәүкыльгадә бәхетле кушылуыннан пәйда булган кавемнең иң матур үрнәкләрен җибәргән...» Мин Купринның сүзләренә пичәт сугам.


Бүген Шәрык музеен карарга бардым. Музей борынгы Бохара әмиренең сараенда. Читтән үк сарайның ай-йолдызлы купол һәм манарасы агачлар арасыннан күренеп тора. Элек сарайның бакчасын карадым. Кипарис, пальма, каштан, слива, инжир, алма агачлары арасындагы шәрыкча салынган саргылт буяулы дворецны бик сокланып карап йөрдем. Парадный ишеге бөтенләй шәрыкча төрле буяу белән чуарлап буялган.


Сарайның эченә кергәч, 30 тиенгә билет алдым. Аягыма кызыл киез башмак кидерделәр. Музейны карый башладым. Иң элек персидский бүлмә. Аннан кавказ, гарәп, үзбәк, кытай, япун, татар бүлмәләре. Персиян, кавказ, гарәп, үзбәк бүлмәләре бөтенләй келәм белән чорналган. Киемнәр, кораллар, йорт җиһазлары, китап – Коръән, намазлык кебек дини нәрсәләр – бар да монда бар. Иң матуры – гарәп бүлеме. Бу бүлем бай. Бик нәфис, матур нәрсәләр бар. Бүлмәсе дә ифрат шәп. Ул шулкадәр нечкә сырлар белән чуарлап, алтынлап буялган ки, карап туйгысыз. Төрле җирләргә вак көзгеләр кыстырып калдыру тагы да матурлап тора. Тәрәзә пәрдәләре ай-йолдызлап ука белән чикләгән ал җефәк. Алар озын булып сөйрәлеп торалар. Чынлап та, чын мөселман падишаһының сарае. Монда әмирнең үз җиһазлары да күп. Яуропачаларын монда куймаганнар. Андыйлардан бөтен җире чын сәдәф белән чуарланган бер иш мебельләрне күрдем. Сарайда әмирнең үзе утырган бер креслосы бар. Тоташ алтын белән буялган. Кызыл хәтфә мендәрле, тагы әллә никадәр нәрсә. Бүлмәләрнең төрлесе-төрлечә буялган. Бер бүлмәнең стенасына гарәпчә нечкә генә итеп төрле шигырьләр язылган. Шәрыклык аңкып тора. Шәрык музее бу сарайны хаслап бик дөрес эшләгән. Үзбәк бүлемендәге түшәмгә Бохара Шәрифләре белән әллә нинди матурлык бирә белгәннәр. Кырым татарлары бүлеме өске этажда. Кырымның үзендә булуында карамый, ул ярлырак. Күрергә теләгән күп нәрсә юк. Һәрхәлдә, Ялтага килүчеләр өчен бу музей күрергә тиешле бер урын. Мин, музейдан бигрәк, бер падишаһның сарае булу ягы белән кызыксындым.


Ялтадагы Бохара әмире сарае. 1921 елдан Шәрык музее

17сендә «Дерекуй халык өе»нә бардым. Галириза Хөсәенов аркадаштан күп нәрсәләр сорашып белдем. «Коммунага»мны көтепханәгә бүләк иттем. Ул минем күрергә кызыксынган җирләремне күрсәтергә дип алып китте. Бакчаларга, су буйларына бардык. Агачлар, таулар, җылгаларны өйрәтте, яфраклар өзеп бирде. Комсомоллар хәлен дә сораштым. Үз хәлен дә сөйләде. Кругом ятим, ярлы бер батрак. Хәзер бакча эшенә практикант булып кергән. Бик аз хак ала. Үзе 18 яшьтә, сөйкемле, матур җегет. Миңа күп-күп булышлыгы тиде һәм шәһәргә чаклы озатып, тагы булышлыклар вәгъдә итеп калды.


19ында барып үлчәндем. Арту урынына атна эчендә ¼ кадак кимегәнмен. Шуны көтәдер идем. Докторга бардым. Ул нык карады. Бер авыру да юк дип ышандырды. Бу нервный кешеләрдә була торган бер хәл икәнлекне әллә никадәр мисаллар, гыйльми күрсәтүләр белән сөйләде. Эчәкләрнең ничек эшләвен, фәләнен иренмәстән сөйләп бирде. Эчәргә бер дару (бром, валерьяннар) һәм боржом бирде. Иң нык дару – авыру юк дип уйлау, ди. Мин дә шуның белән канәгатьләнеп, рухланып чыктым. Теләсәгез нишләгез, әфәнделәр, минем эчемдә авыру юк!


Аннан чыккач, диңгез буена төштем. Бу як сахрарак. Җирләр үләнле. Иркенләп, рәхәтләнеп йөрдем. Диңгез белән уйнадым. Дулкын белән куыштым. Пароходлар, катерлар, моторлы лодкалар үтә. Күңелле җир бу диңгез буйлары, җанны ирексез рәхәтләндерә.


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №2. - 46-51 б.

Теги: Мирхәйдәр Фәйзи Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру