Журнал «Безнең мирас»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Иң мөһиме – кеше булып калу!»

(ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның төрле елларда (2007-2017) биргән интервьюларыннан)



«Хакимият – үз уйларыңны тормышка ашыру мөмкинлеге. Тик мин беркайчан да бернинди очракта да аны уңайлылыкка, җайлылыкка ирешү дип карамадым. Ул килә дә китә. Хакимлекнең сиңа вакытлыча гына бирелүен беркайчан да онытмаска кирәк. Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу».



«Иң яхшы депутат – комитет, сессия утырышларын бер дә калдырмый, актив катнаша, үз фикерен белдерә, тәкъдимнәр кертә торган депутат. Иң яхшы депутат – әйткән белән генә ризалашып утырмыйча, сиңа каршы төшеп һәм, шуның белән беррәттән, үз фикерен дәлилләп, яңа тәкъдим дә кертүче депутат. Теләсә нинди закон берәр максатны күзаллый. Максат – бер, аңа ирешү юллары гына төрле. Коллегаларың арасында, мин бу юлда шикләнәм, менә болай карап карыйк әле, дип әйтүче кеше бар икән, ул – уйлаучы, кайгыртучан депутат. Андыйларны бик хөрмәт итәм».



«Милли телләрне саклау һәм үстерү проблемалары күп илләрдә бар. Үзебездә, Татарстанда, татар телен саклап калачагыбызга минем бер шигем дә юк. Элек куркыбрак йөри идек. Бүген республикада андый куркыныч юк дип әйтәсе килә. Ник дигәндә, татар гаиләсендә туган балалар бернинди мәҗбүр итүләрсез татар теленә тартыла башладылар. Ә менә инде милли татар университетын да ачып җибәрсәк, иншәАллаһ, минемчә, бу проблема тагын да киңрәк чишелеш табар. Мәктәпләрдә татар телендә укып чыккан яшь кешегә университет системасында укырга мөмкинлек туса, татар теленең дәрәҗәсе, кадере бермә-бер артыр дип ышанам».



«Тормыш дәресләре гаиләдә бирелә. Тәрбия иң элек ана белән атадан килә: өйдә үзеңне ничек тотасың, тормышка карашың нинди, балаларыңны эшкә ничек өйрәтәсең... Минемчә, хатын-кыз, әни булган кешенең бурычы – кыз баланы идән юарга, кер юарга, кер үтүкләргә, тегәргә, кухня тирәсендә аш-су пешерергә өйрәтү, аны тормышка тиешенчә әзерләү. Ир баланы тормышка әзерләү исә – әти кешенең бурычы: авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга, көрәкне ничек тотарга, чүкеч белән ничек кадак кагарга өйрәтү. Бала мондый беренче дәресләрне бернинди мәктәптә дә ала алмый. Аны әти белән әни бирергә тиеш. Хәзер бит барысын да мәктәпкә сылтап калдырабыз. Имеш, мәктәп карамый. Мәктәп ул син өйдә биргән дәресләрне ныгытып, белем генә бирергә тиеш, минемчә. Төрле яктан белем бирергә. Ә тормышка әзерләү ул –гаилә бурычы».



«Гаилә – җәмгыятьнең нигезе ул. Гаилә кыйммәтләрен еш үзгәртеп торсаң, миңа калса, фундамент какшаячак. Ул – законнар беркайчан да үзгәрмәскә тиешле үзенчәлекле дәүләт. Традицияләр белән яшәргә тиешле дәүләт. Әйтик, синең үзеңә инде – 70, улыңа 50 яшь тулган, ә син әле һаман үзеңне аның өчен җаваплы дип саныйсың. «Әти нәрсә әйтер?» – дигән уй, юк-юк та, әле дә башыма килеп ала. Үземнең улымда да шулай дип уйлыйм. Бу һәр нормаль гаиләдә тәрбияләнгән кешедә булырга тиешле нәрсә дип саныйм. Бер-берең өчен һәм бер-берең каршында җаваплылык. Кайберәүләр моны артык кайгырту дип атар, дөрес түгел, дияр. Минемчә, җаваплылык хисе булу һәм аның киләсе буынга да күчүе – зур нәрсә. Һәр шимбә балаларың һәм оныкларың белән күрешү традициясе булу – тагын бер искиткеч әйбер. Син ул очрашуларда гаилә кыйммәтләрен киләсе буынга тапшырып калдырасың. Оныкларың бу мөнәсәбәтләрне күрә, гаиләдә ата-анага игътибар нинди булырга тиешлегенә өйрәнә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Без шуңа ияләштек, шунсыз яши алмыйбыз. Әгәр иртәнге сигезенче яртыда һәм кич эштән соң кызыбыз әнисенә шылтыратмаса, без борчыла башлыйбыз. Улым көн дәвамында миңа бер шылтыратып алмаса – шул ук хәл. «Балалар шылтыраттымы?» – Луиза белән бер-беребезгә көн дә бирелә торган гадәти сорау бу. Без оныкларның өй эшләрен ничек әзерләвен, контроль эшләрне ничек эшләвен белепбелешеп торабыз».



«Бәхетнең нәрсә икәнен бер сүз белән генә әйтеп булмыйдыр, һәрбер көннең үз бәхетле минуты, бәхетле сәгате бардыр, һәр гомернең үзенә генә хас бәхетле көннәре, атналары, айлары бардыр. Матур гаилә корып җибәрсәң дә, бәхетле саныйсың үзеңне. Укуларыңны яхшы гына тәмамлап, диплом алган көннәр дә – бик бәхетле көннәр. Минемчә, инде дөньяга тугансың икән, синең төп вазыйфаң – гаилә корып, халкыңа хезмәт итеп, балалар үстереп, киләчәк буыннарга белемеңне, тәҗрибәңне калдыру. Ә инде бүгенге эшләп йөргән көннәреңдә үзең теләгән, яраткан эшең булса, аңа ашкынып барсаң, арып-талып эшләгәннән соң, ашыгып сине көткән гаиләң янына кайтсаң, шуннан да зуррак бәхет юктыр инде, минемчә».


"Безнең мирас". - 2022. - №5. - 44-46 б. 

Теги: Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру