Журнал «Безнең мирас»

Имтихан яки Нефтьче язмалары

Сентябрь ае башында Сәлимҗан хезмәт иткән икенче рота солдатларын Поронай шәһәреннән Сахалин утравы ерак булмаган, Охота дингезе ярына урнашкан Вахрушев (1946 елга хәтле Кусунокима) бистәсенә эшкә җибәрделәр.Алар алдына куелган боерык бик кыска: шушы 1957 елның август аенда булып узган көчле давыл вакытында таралган салның дингез ярына чыгарып ташланган төз, озын, юан бүрәнәләрен, су кырыеннан утыз метрдан ким булмаган ераклыкка ташып, бер урынга өяргә! Ярда бүрәнәләр шулхәтле күп ки, аның хәтта очы-кырые күренми. Солдатларның кулларында бары тик бер корал, ул да булса – бер башы ыргаклы, озын агач саплы багор. Биш взводка яр биләмәләре бүленеп бирелгәннән соң, ниһаять, барысы да кодрәтләнеп эшкә кереште. Дүрт-биш кеше, дингезгә йөз белән карап, бүрәнә буйлап тезелеп баскач, арадан берсенең кискен тавышы яңгырады. Шулвакыт багор ыргаклары дәррәү бүрәнәгә кадалды. Әмма урыннарыннан кузгатырга күпме генә тырышсалар да, озак ятып дингез суын үзенә сеңдергән ул бүрәнәләр комдагы «оя»ларыннан чыгарга уйлап та карамады. Бүрәнәләрнең аскы өлешендә тирән чокырлар казып, шулар аша аркылы киртәләр уздырып чиләнә торгач, берничәсен чыгарып, тиешле урынга илтеп куя алдылар. Тик бу эш түгел, ә газапланып юкка вакыт уздыру гына иде. Башка взводларда да хәл нәкъ шундый булганлыктан, офицерлар пошаманга төште.


Шабыр тиргә баткан солдатларга карап, взвод командиры Владимир Кономенов: «Эшнең башка җайлырак ысулын тапмасак, бу бүрәнәләрне тартып чыгару өчен безгә тагын бер ел вакыт кирәк булачак!» – дип әйтеп куйды...



Иртүк уянган Сәлимҗан, чатырның түбәсе аша күккә сузылган тимер торбага карап, беравык уйланып ятты. Туктале, нишләп аның күзе бу торбага төште соң? Буровойда эшләгәндә тимер торбаларны башка урынга бик җайлы гына күчерәләр иде югыйсә. Бәй, бүрәнәләрне дә шулай күчереп була бит. Шушы урында аның уйлары бүленде. Чатырга взвод командиры килеп керде. Сәлимҗан җәһәт кенә торып басмакчы иде, әмма йокы капчыгының бавына абынып егылды. Владимир Кономенов, елмаеп, башка солдатларга ыгы-зыгы куптармаска кушты да, Сәлимҗанга карап, үзенә тиз арада частька кайтырга кирәклеге, бу хакта рация аша әле генә боерык алуы һәм үз урынына вакытлыча Сәлимҗанны калдыруы турында әйтте. Башка взвод командирларының да бу хакта белүен, кыенлыклар килеп чыкса, аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген искәртеп, бик ашыгып чыгып та китте. Әле генә яңгыраган сүзләрнең мәгънәсен ныклап аңлап җиткермәгән Сәлимҗан авызын ачып калды. Иптәшләреннән берсе:


– Взвод командиры сиңа бу тәкъдимне, алга карап, акыл белән ясаган булырга тиеш. Әгәр дә дөрес бизмәнгә салып карасак, без барыбыз да татарлар, взводтагы берничә егетнең урыс булуын исәпкә алмаганда, әлбәттә. Шуны уйлап һәм син ике телне дә әйбәт белгәнгә күрә, Кономенов иртүк безнең чатырга килеп кергән, күрәсең, – дип әйтеп куйды.


Кулларына котелок тоткан дүрт солдат, көлешә-көлешә, төнлә яуган тәүге кар өстеннән ашханәгә юл тотты... Кояшлы салкынча, карлы һава егетләрнең кәефләрен күтәреп кенә җибәрде. Взвод солдатлары биш урында эшләгәнлектән, Сәлимҗан һәр төркемнән берәр солдатны алып, аларга бүрәнәләрне җайлы итеп илтүнең үз ысулын аңлатты. Барысы да Сәлимҗанның бу алымын хуплады. Алым исә бик гади: башта бүрәнәнең бер башын ломнар ярдәмендә күтәртеп һәм аның аскы урта бер өлешенә киртә кертеп, бүрәнәнең күтәртелгән башын аска таба басарга кирәк. Комнан арынган бүрәнәләр шуннан соң тигез җиргә үзе тәгәрәп китә. Кичә бер бүрәнәне алып куярга бер сәгать чамасы вакыт китсә, бүген исә шул эшне өч кеше ун минут эчендә башкарды. Сәлимҗан, шатлыктан, йодрыгын төйнәп, бер бүрәнәгә сугып алды...


Атна артыннан атна узды.Тирә-якны ак кар каплады.


Беркөнне иртән эшкә тотынуга, диңгез ярыннан бер баланың сызланып, үзәкләрне өзәрдәй итеп елаган тавышы ишетелде. Аны беренче булып ишеткән Кәшиф белән Сәлимҗан шул якка йөгерде. Килеп җитүгә, икесе дә аптырап калды: нерп дип аталган дингез җәнлеге баласының тәненә багорның очлы ыргагы кадалган. Җәнлек-балакай, елап-чинап, каз канатына охшаган нәни тәпиләре белән тыпырчынып, яр читендәге карлы дингез суында ята. Су кан төсенә кергән. Егетләр ыргакны тартып алуга, кан килү туктады, әмма җәнлек бик нык хәлсезләнгән булып чыкты. Аны бүрәнәләр өстенә салгач, җан иясе бераз селкенә башлады. Озын ап-ак бармаклары белән багор сабын кысып тоткан күрше взвод солдаты, куркудан һаман акылына килә алмаган кыяфәттә, сәер, хәрәкәтсез күз карашын дингез киңлегенә төбәп, су читендәге бүрәнәнең бер башында утыра. Эндәшкән сүзгә җавап бирми. Кәшиф, берничә мәртәбә карлы-бозлы диңгез суы алып килеп, селкенмичә утырган солдатның йөзенә сипте. Гаҗәп хәл, бераздан аның ачык күзләре нерп баласының йомры, зур күзләре хәтле булып киңәйде. Ул, як-ягына каранып алгач, бернәрсә булмагандай, урынында утыруын дәвам итте.


Эш болайрак булган. Иртән дингез ярына эшкә килгән бу бәндә нерп баласын күреп ала да, аның белән шаярырга уйлап, багор белән төрткәли башлый. Йокымсырап яткан җәнлек, кинәт уянып, очлы ыргакка үзеннән-үзе кадалган икән. Солдатның мыгырдавыннан шулайрак аңлашылды. Сәлимҗан моңа ышанмады:


– Ты поднял руку на самое святое, на дитя природы! – диде.


Ул арада бу хәлнең шаһиты булган бер солдат нерп баласын җәрәхәтләгән бәндәнең ияк астына йодрыгы белән кундырып та өлгерде...


Нерп баласының бәхете бар икән: шушы тирәдән үтеп баручы бер агай, үзем дәвалыйм, дип аны капчыкка салып, якындагы посёлокка алып китте...


Кичен Сәлимҗанны офицерлар яши торган чатырга чакырдылар. Көндезге вакыйгадан соң бик борчылган бригадир шунда юл тотты. Диңгез буенда алар белән калдырылган бердәнбер офицер Сәлимҗанны елмаеп каршы алды. Мондый очракларда тиз эреп китәргә ярамаганын белгән Сәлимҗан, хәрбиләрчә, тәртипле генә исәнләште. Өлкән лейтенант, йөзеннән елмаюын югалтмаска тырышып, дингез буенда булган хәл турында өстәгеләргә хәрбиләрчә кыска язма-хәбәр җибәрергә тиешлеге турында әйтте. Сәлимҗан уйлаган арада чатыр эчендә тынлык урнашты. Бераздан ул, үзенең әле яшь солдат курсларын узмаганлыгын нигезле сәбәп итеп, имзасын куймаячагын, аңлатма язудан баш тартуын әйтте. Әлбәттә, әйтелгән бу җөмләнең эчтәлеге килер алдыннан гына уйланылган иде. Чатыр хуҗасы, Кономеновның үзе урынына кемне калдырырга белгәнлеген мактап искә алганнан соң, түрдәге түмәр урындыкка барып утырды, ә икенчесен Сәлимҗанга тәкъдим итте. «Гади солдатны бик зурлау түгелме соң бу?» – дип уйлап куйды Сәлимҗан. Ничек кенә булмасын, офицерның хәрбиләргә хас булмаган моңсу күз карашы, әңгәмә вакытында игътибар белән тыңлавы, боеру тонында сөйләшмәве – барсы да аңа карата хөрмәт тудыра. Бераз гәпләшкәннән соң, Сәлимҗан әлеге очрашуның ни өчен кирәклеген аңлый башлады. Аңламаслык та түгел иде шул: теге нерп баласын яралаган солдатның шушы өлкән лейтенант взводыннан булуы, өстәвенә, ул солдатны сугып еккан «боксер»ның да шул взводныкы икәнлеге ачыкланды. «Бу дуңгызлар минем хәрби киләчәгемне зур сорау астына куйды», – дип, өлкән лейтенант Сәлимҗанга текәлде. Инде ир буларак җитлегеп килгән, бер айдан егерме яшен тутырырга җыенган Сәлимҗан өлкән лейтенантның кичерешләрен аңлады кебек...


Чатырга кайтып кергәч тә Сәлимҗан дусты Кәшифкә иртәнге су буенда күргән «төшен» онытырга кушулары турында әйтте...


***


Озак вакыт узмады, бер ротада хезмәт иткән сержант Володя белән Сәлимҗанны шәһәрдә урнашкан хәрби сәяси бүлеккә чакырттылар. Аларны яшь, чибәр һәм озын буйлы полковник Аванесов бүлмәсендә кабул иттеләр. Ябык кына ак йөзле, кечкенә гәүдәле подполковникның да аның бүлмәсендә булуы алда бик мөһим әңгәмә көткәнлеген әйтеп тора иде.


Аванесов сүзне ерактан башлады. Ул үзе җитәкләгән сәяси бүлеккә берничә хәрби частьның буйсынуын, шулай булса да алда торган бик мактаулы вә җаваплы бурычны үтәүнең партия әгъзасына кандидат, ышанычлы сержант Вильдановка һәм комсомол әгъзасы Бутовка ышанып тапшырылуын җиткерде. Аннары боерыкның төп эчтәлегенә күчеп: «Сезгә икегезгә да сугышчан патроннар белән тулыландырылган «АК» автоматы тапшырылачак. Хабаровск шәһәрендә урнашкан Ерак Көнчыгыш хәрби округының штабына иптәш подполковникны рәсми, яшерен кәгазъләр белән бергә саклап барачаксыз. Подполковникның фамилиясе вә яшерен кәгазъләр белән кызыксыну тыела. Башка бурычларыгызны исә майор Потапов күрше бүлмәдә аңлатыр. Боерыкны уңышлы үтәвегезгә ышанып калам», – диде.


Шулай итеп, частьның партия җыелышында гына күренгәләгән полковник Аванесов белән аның эш урынында танышу насыйп булды. Частька җәяү кайтырга булдылар. Урамга чыкканда Володяның чырае чөгендер кебек кызарган булуына игътибар иткән Сәлимҗан аптырап калды.


– Сиңа нәрсә булды?


– Бик куркыныч, җаваплы эш йөкләделәр бит.


– Комсомолда булмасаң, йөкләмәсләр иде.


– Анысы шулай да, тик бераз шөлләтә...


– Борчылма, тырышсак, барысы да әйбәт булыр. Син бит авылда үскән егет, сугыш вакытында әллә ниләр күргәнсеңдер әле?!


– Юк, ялгышасың... Мин – Мәскәү университетында укыткан профессор малае. Укырга керә алмагач, әти бер югары уку йортына лаборант итеп урнаштырды. Шуннан мине армиягә алдылар. Әти хәрби комиссариатка барып, күңеле белән әйбәт егет ул, дөнья күреп кайтсын әле, Мәскәүдән ераграк җибәрегез, дип үтенгән. Нәтиҗәдә, үзең күрәсең, мин – Сахалин утравында.


– Әллә әтиеңә үпкә-ачу тотасың инде?


– Әнинең йөрәгенә армиягә китүем көчле тәэсир иткәнлектән, әтигә карашымны башта үзгәрткән идем, әмма тора-бара аңа хөрмәтем кайтты. Беләсеңме, Сәлимҗан, мин, үскәндә, Мәскәү шәһәре белән Ялтаның ял йортларынан башка нәрсә күрмәдем. Дөресен әйтәм, башкалада яшәгән кешеләр күпләрдән акыллырак, өстенрәк, дип уйлый идем. Ә менә армия кешеләргә, дөньяга карашымны үзгәртте. Тормыш таләпләре адәм баласына бөтенләй башкача икән бит.


– Әтиең дөрес әйткән, әйбәт күңелле егет син. Хәзер матур гына ял итеп, иртәгә тыныч кәеф белән юлга чыгуың минем өчен бик мөһим.


– Яхшы, аңладым.


Икенче көнне алар самолет белән Сахалин утравыннан Владивостокка очты. Шәһәрнең тимер юл вокзалыннан Хабаровск шәһәренә бара торган поездның махсус вагонына кереп утыргач, Сәлимҗан белән Володя сакта бер-берсен ике сәгать саен алыштырып торды. Пистолет таккан подполковник юлда алар белән бөтенләй сөйләшмәде. Кара чемоданга охшаган сумкасын баш астына салып, икенче каттагы киштәдә ятып барды. Ә егетләр астагы киштәләргә автоматлары белән бергә урнашты. Әле Поронай шәһәрендә үк, майор аларга барысын да энәсеннән җебенә хәтле аңлаткан иде. Утырганда, йоклап бара торган гади вагонга кердек, дип уйлаган сержантлар ялгышкан булып чыкты. Авыр ябыла торган вагон ишекләре, барлык тәрәзәләрнең дә кара пәрдәләр белән кап­ланганлыгы, эчке диварлардан тимер салкыны бәреп торуы, чәйне мускуллары уйнап торган егетләрнең кертүе, утырып баручыларның үзара аралашмавы – болар барысы да сәер тоела иде. Алар, полковник Аванесовның әйткән сүзен истә тотып, бернәрсә белән дә кызыксынмадылар. Килеп җиткәч, егетләрнең кулларына Ерак Көнчыгыш хәрби штабына керү өчен мөһер сугылган рөхсәт кәгазен тоттырдылар. Анда, 27 августтан алып 1 сентябрьгә хәтле кулланырга ярый, дигән тамга салынган иде. Автоматларны тиешле урынга тапшырып, «фамилиясез» подполковник белән саубуллашкач, ишегалдына чыктылар. Шунда гына безнең ике сержантыбыз, тирән сулыш алып, кычкырып көлеп җибәрде...


Сәлимҗан белән Володя капкага таба юнәлгән генә иде, шулчак алар каршында бер генерал-майор пәйда булды. Чын генералны икесенең дә беренче күрүе иде бу. Егетләрнең аяклары бермәлгә камыр кебек йомшап төшсә дә, җәһәт кенә бер-берсенә карашып алгач, кул бармакларын чигәләренә ук кебек батырып, башларын генерал тарафына бераз чөебрәк, таш юлга бердәм баскан күн итек табанының тавышы астында үзләрен парадта хис иткәндәй уздылар. Капка янында торган сакчы тирәсенә килеп җиткәч кенә артларына борылып караган егетләр генералның да туктап, кызыксынып, үзләрен күзәтеп торуын шәйләп алдылар...


Кирәкле поездның кайчан китәсен алдан белгәнлектән, алар дөрес ашыккан икән. Бераздан вагон сәндерәсендә тирән йокыга талган егетләрнең тигез итеп сулыш алганы гына ишетелә иде.


Частька кайтып кергәч тә, шун­дук штабка барып, йөк­лән­гән бурычны үтәп исән-сау әй­ләнеп кайтулары турында бел­дерделәр. Аларны тыңлаган капитан Веприков, часть коман­диры полковник Дымов исе­мен­нән рәхмәтен әйтеп, икесенең дә кулын кысып, җил­кәләрен өлкәннәрдә генә була торган җы­лылык белән кагып куйды.


Хәрби сәяси бүлеккә барып, полковник Аванесовка да аның боерыгын үтәүләрен хәбәр ит­кәч, егетләр, тынычлап, төп хезмәт­ләренә кереште.


***


Армиядә хезмәт итү вакыты инде бер ай элек үк чыккан булса да, аларны өйләренә кайтарып җибәрмәделәр. Бүлек командирларын алыштырырга махсус мәктәп бетергән сержантлар килергә тиеш икән. Ә алар кайчан киләчәк? Монысы аларга караңгы. Хәер, Сәлимҗан бу турыда уйлап башын катырмады. Шулай кирәк, димәк, түзәргә генә кала!..


_____________________________


 Автордан: Әгәр кышын Казан каласының үзәгендә урнашкан Максим Горький исе­мен­дәге ял бакчасына шугалакка барсагыз һәм анда спортчылар кебек киенгән 80 яшь­ләрдәге бер абзыйның тимер­аякта шуып йөргәнен күрсәгез, бу – Сәлимҗан бабагыз (дөрес­рәге, бу язманың авторы Лерон Зәки улы Фазлыев. – Ред. искәрмәсе) булыр.


Теги: Лерон Фазлыев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру