Журнал «Безнең мирас»

Имтихан яки нефтьче язмалары

Беренче чиратта, әлбәттә, Лерон Зәки улы Фазлыев – могтәбәр шәхес, ил агасы. Икенчедән, ул – эш кешесе. Миңа калса, аның эшләмәгән эше, белмәгән һөнәре, белмәгән кешесе юк кебек.


Әүвәл Лерон ага Фазлыевның биографиясенә күз төшереп алыйк әле: ул Азнакай районының даны еракларга таралган Тымытык авылында – Ленин орденлы мөгаллим Зәки Фазлыйәхмәт улы һәм «Почет билгесе» орденлы мөгаллимә Хәтирә Сәлимҗан кызы гаиләсендә 1937 елның 7 ноябрендә туган. Төп һөнәре – нефтьче: бораулаучы ярдәмчесе, оператор, инженер, нефть чыгару җитәкчесе. Аннары – инспектор, баш инженер, директор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бүлек җитәкчесе... Ике югары белемгә ия: эш урыннан аерылмыйча, Уфа нефть институтын тәмамлый һәм Саратов Югары партия мәктәбендә белемен күтәрә. Инде менә егерме ел буе иҗат белән шөгыльләнә: шигырьләр (ул аларны «уй-тезмәләр» дип йөртә), кечкенә парчалар, хикәяләр, көйләр яза. Фатирында булган барлык уен коралында (әйтик, тальян гармун, ике рәтле гармун, мандолина, гади һәм электрон пианино, баян, синтезатор, скрипка, кубыз) уйный. Лерон Фазлыевның «Өч капка», «Нурың – Кояштан!», «Юкә балы» кебек җырларына бәя биреп, Татарстан һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе Риф Гатауллин болай ди: «Лерон аганың җырларының мәгънәсе тирән, фәлсәфи. Көйләрендә татар, башкорт фольклорының чыганагы ярылып ята. Бормаларының моңы үрелеп баруы, аның үзенчәлеге Лерон Фазлыевның язган көйләрен башкаларныкыннан күпкә өстен итә...»


Күренекле замандашларыбыз Фуат Халитов, Марсель Сәлимҗанов, Рафаэль Мостафин, Алмаз Монасыйпов (һәм тагын бик күпләр) белән аралашкан кеше дә әле ул Лерон ага. Мәшһүр композиторыбыз Алмаз Монасыйпов Лерон Фазлыев сүзләренә «Кайтыр идем» дигән романс язып, «Җырлы-моңлы Леронга – истәлеккә!» – дип, култамгасын калдырган. Алла насыйп итсә, әлеге шәхесләребез турында «Безнең мирас»та мөхтәрәм адашым Лерон Фазлыевның язмалары бер-бер артлы басылыр әле. Бу юлы исә без укучыларыбыз игътибарына аның «Имтихан яки Нефтьче язмалары» дигән күләмле әсәреннән бер өзек тәкъдим итәбез.


Ләбиб Лерон



Сәлимҗанны бораулау остасы тыңла­са, башка сораулар үзеннән-үзе юкка чы­гачагына ул шикләнми иде. Сәгатенә карап алган вә тыңларга әзер булуын белдерергә дә өлгермәгән җитәкчегә шул мизгелдә аны кызыксындырган мәгълүмат агылды.


– 1950 еллар башы иде. Безнең Тымытык авылын икегә бүлеп агып яткан инешнең иске тегермәнле тугаена нефть эзләүчеләр килеп, корыч бораулау манарасы куйды. Без, авыл малайлары, әллә нигә бер болынга килеп төшкән АН-2 самолетыннан башка зур техника күрмәгәнлектән, дәрес беткәч, аю биеткән тамашага баргандай, йөгерә-йөгерә, шул корылманың эшләгәнен карарга киттек. Безнең күз алдында биек, горур бораулау манарасы пәйда булды. Дизельләрнең «төчкерә-төчкерә» эшләвеннән, аларның үкерүеннән колаклар тонарлык иде. Манара эченә бастырып куйган озын торбалар, әкренләп, бер-бер артлы буровой астына төшеп югала. «Әнкәй табада, маргарин маенда кыздырган озын макароннарга охшаган торбалар кая китә икән?» – дигән сорау миемне бораулый. Үзебез курыксак та, иптәш малай белән икәү, якыная-якыная, буровойның ал ягындагы күпере кырына килеп бастык. Корыч арканнарга аскан «корсаклы» ыргак өскә таба «чаба», кинәт туктый, аннары ул тагын, сызгыруга охшаган тавыш чыгарып, аска омтыла. Андагы эшчеләрнең йөзләренә хәтле күрәбез. Буровойның нигезе дер селкенә. Без шулай мавыгып карап торган бер мәлдә, олы гәүдәле, күкрәк кесәсеннән кәгазь белән ручка-каләм күренеп торган бер абый, монда якын тору ярамаганлыгын, куркыныч булуны аңлатып, безне куып җибәрде...


Кичен озак йоклый алмый яттым. Икенче көнне мәктәптә дәресләр беткәнен түземсезлек белән көтеп алдым да янә буровойга юл тоттым. Ялгызым, буровой­дан ерак булмаган бер калкулыкта, китаплар тутырылган букчам өстендә, нефть­челәрнең эшләгәнен кичкә хәтле карап утырдым. Шулай йөри торгач, бер елга якын вакыт узып та китте. Мәктәптә укуым «аксый» башлады, дәресләрне өйдә әзерләргә өлгерә алмыйм, имеш, вакытым юк. Бүгенге кебек хәтерлим, кояшлы май ае азагы иде. Мин утырган яшел чирәмле калкулыкка беренче килүдә безне куып җибәргән абзый якынлаша башлады. Азрак шөлләп тә куйдым, әммә урынымнан кузгалмадым. Яныма килеп җиткәч, урысча исәнләшеп:


– Мин сине монда еш күрәм, әллә буровой шулай нык кызыксындырамы? – дип сорады ул. Вата-җимерә булдыра алган хәтле урысча җавап кайтардым. Без, авыл малайлары, ул телне бик начар белә идек. Абзыйның кунакчыл мөнәсәбәтен күреп, батыраеып киттем һәм, буровой ягына бармак белән төртеп күрсәтеп, аңардан күп кенә җиһазларның исемен сорадым. Узган вакыт эчендә андый сораулар, әлбәттә, бик күп җыелган иде. Иң беренче соравым «корсаклы» ыргак турында булды. Мин аны дөрес әйтә белмәгәч, «авырга узган» ыргак, дип, урысчага якын китеребрәк, чама белән аңлатырга тырыштым. Рәх­мәт яугыры, ул мине аңлады, әмма икен­че мизгелдә үк, чирәмгә сузылып ятып, күзләреннән яшь атылып чыкканчы тәгәри-тәгәри көлде. Шулай да ул кеше икенче килүемә буровойның төп җиһазларының исемнәрен кәгазьгә язып бирергә булды.


Нефтьче абзый сүзендә торды, күңелемне күтәреп, синнән яхшы нефтьче чыгачак, диде. Менә шулай итеп, үз-үземә шул һөнәрне үзләштерергә сүз бирдем. Әнкәй белән әти, фатихаларын бирмәсә дә, теләгемә каршы төшмәде. Ни өчен? – дигәндә, авыл мәктәбендә эшләгән мөгаллим вә мөгаллимә гаиләләре арасыннан, урта мәк­тәпне тәмамламыйча, нефтьче булу хыялына чумып, әтисенең иске пәлтәсен киеп, аркасына капчык асып, өмет чаткылыры белән рухланып, таныш булмаган җиргә чыгып киткән бердәнбер бала мин булдым...


Сәлимҗанның соңгы сүзләре аның алдына куйган максатыннан бер адым да читкә тайпылмаячагын ачык аңлата иде...


Яңа 1957 ел ишек какканда Сәлимҗан инде дүртенче скважинаны бораулап, физик яктан чыныккан нефтьче булуына горурланырлык егет иде. Әмма ул башкалар эшенә тыкшынмыйча, тәмәке вә хәмерне авызга алмыйча, эшкә барганда вә кайтканда урманның серле хозурлыгына сокланып яшәүне кулай күрде, шуңа шатланып туя алмады. Югыйсә соңгы вакытларда туган-үскән якларының матурлыгы төшенә кереп, аның сагыну сагышын көчәйтеп кенә тора иде.


Кыш узып, тәүге яз ае агач бөреләрен җылы кояшы белән йокыларыннан уята башлады. Әмма кичке смена вакытында җепшек кар бураны көчле җиле белән шулхәтле котырды ки, манара түбәсенә урнаштырылган чыгырның гитара кылы кебек тартылган корыч арканнары, шомлы тавыш чыгарып, аңа асылган буровой җиһазлары белән бергә бер яктан икенче якка чайкалды. Буровойга һәм эшчеләргә зур куркыныч янаганлыктан, эшне туктатырга туры килде. Эшчеләрнең барысы да, кечкенә буровой йортында кунарга калуны кулай күреп, идәнгә ятты. Төнге унике тулган бер мәлдә болай да тыгын булган йорт эченә яңа смена эшчеләре кереп тулды. Шул сәбәпле, аяк басырлык та урын калмады. Сәлимҗан, байтак уйланганнан соң, фатирына кайтып, җылы сәндерәдә йокларга карар кылды. Тик аның белән бергә юлга чыгарга теләүче табылмады, юлга чыкмавың хәерлерәк, дигән киңәшләр генә ишетелде. Әмма урман эчендә буранның юклыгын, ярты сәгатьтән авылда булачагын әйткәч кенә аңа бу хакта башка сүз кузгатучы булмады. Төбенә дизель ягулыгы салган калай чиләк тотып, аңа чүпрәкләр ураган берничә кыска таяк салып урман юлына чыкты да, барган уңайга сындырып алган таяк тотып, тыныч кына алга атлады. Агачлар арасында буран бик сизелми, шулай да көчле җилдән яшь агачлар сыгылып-сыгылып ала. Төн әллә ни салкын булмауга карамастан, көчле җил барыбер кием астында җылы урын эзли. Төрле якка карана-карана барганда бервакыт аның күзенә зур гына урман җәнлегенә охшаган шәүлә чагылып киткәндәй булды. Сәлимҗан, чиләген тиз генә кар өстенә куеп, шырпы кабызды. Чүпрәкле ике кыска таяк берьюлы гөлт итеп ялкынланып яна башлауга, тирә-юнь яктырып китте. Алга барырга ашыкмады ул, урынында бераз селкенмичә басып торды. Аннары, кинәт бөтен көченә кизәнеп, ут шарының берсен үзе килгән якка – юлга ыргытты. Нечкә тимерчыбык белән боргычлап беркеткән чүпрәк, таралмыйча, кар өстендә байтак вакыт янып ятты. Сәлимҗанның бер сунарчыга бүренең арттан ташлануы турында кайсыдыр китаптан укыганы бар иде. Урман ерткычларының яктылыктан төнлә курыкмауларын, ә менә ялкынланып янган уттан өннәре алынып качуларын ул белә иде. Кулындагы ут шарын, булдыра алган хатле югарырак күтәреп, сүнгәнен яңага алыштыра-алыштыра кайта торгач, Сәлимҗан алдында урман авызы пәйда булды. Ул, шатланып, тирән сулыш алды. Әмма урманнан чыгуга, «Ашыккан ашка пешкән», дигәндәй, иртәрәк тынычлануын бик тиз танырга мәҗбүр булды. Һавадан ишелеп төшкән карны көчле җил электереп алып, җиргә төшәргә ирек бирмичә, бөтерә-бөтерә алар белән шаяра башлагач, алда бернәрсә дә күренмәслек ак караңгылык хасил булды. Аркасы белән урманга сөялгәндәй басып, ул җил сүндергән «шәм»енең кисәүле башын карга батырды, кулындагы чиләген исә куак төбенә томырды. Шушы юнәлешнең дөреслеген исбатлаган ноктадан тиз генә кузгалырга ашыкмады. Сәлимҗан фатир хуҗасы Екатерина Федоровнаның 25 сутыйлык бакчасының киртәләре урманның нәкъ шушы тирәсенә килеп терәлә. Димәк, уң кул ягындагы киртәләргә хәтле 250-300 метрлар чамасы булырга тиеш. Юнәлешне шул якка алсаң, аннары киртә буйлап, шуларга тотына-тотына, торак йортка кайтып керергә мөмкин. Алда күз күременең чикләнгән булуы бер хәл, иң зур кыенлык – билгә җитә торган көрткә чума-чума алга хәрәкәт итү. Бераздан фосфор йөгертелгән сәгатенең саннарына күзен төшереп алуга, аптырашта калды. Урман кочагыннан чыкканга инде 40 минут вакыт узган. Ә киртәләр кая киткән? Сорауга җавабын үзе үк тапты: бу – адашуы иде. Изрәгән вә кызышкан тән, бертуктаусыз яуган җепшек карның керфек очларына кунып йөзен чылатып торуы – болар барысы да Сәлимҗанны борчуга салды. Көченең юкка чыгып баруын сизеп, аның гәүдәсе үзеннән-үзе карга чүкте. Кар катыш тирен кулъяулыгы белән сөртеп алды. Арып изрәгән тән үзенә ял сорый иде. Ә инде йомылып барган күзләрнең рәхәт мизгеле беркемнең боерыгын да тыңламаслык хәлгә кертеп бара. Нишләргә? Ул чырае белән берничә тапкыр йомшак карга капланды. Бу юлы коры шарфы белән битен сөртте, уйламаган җирдән йокысы качты, тәненә куәт өстәлгәнен тоя башлады. Ул, ял кирәген аңлап, утыруын дәвам итте. Аның өчен хәзер төп дошманы йокы килү иде. Хәтерендә исә балачактагы бер вакыйга яңарды...


Бишенче сыйныфта укыганда аңа гыйнвар аенда 45 чакрым ераклыктагы авылга, бер туганнарының туена җәяүләп барырга туры килде. Юлга чыкканда әнкәсенең киңәше болайрак булды: «Буранда адашкан кеше салкыннан катып үлми, ул арып, тирләп ял итәргә утырган урынында йоклап китеп, кар басып, шунда өшеп үлә». Шуңа өстәп, озын таякка таяну зарурлыгын, буранга юлыкканда шуның белән карга төрткәләп олы юлның катылыгын тоеп, юнәлешне югалтмаска кирәклеген кат-кат әйткән иде.


Сәлимҗан, тагын бер тапкыр барасы юлы турында уйланып, урманнан чыкканда уенда сакланган ноктаны югалтмаска тырышып, юнәлешен аз гына уңга таба үзгәртте. Аның уенча, тагын уңышка ирешә алмаса, ул барыбер урманга килеп чыгачак һәм яңадан буровойга юл тотачак.


Сәлимҗан, егерме метрлар чамасы узуга, маңгае белән киртә казыгының ботагына килеп чәкелде. Җәрәхәттән кайнар кан бәреп чыгып, битен каплады. Бу мизгел аның өчен кабат тууга тиң иде. Шатлыктан үкереп елап җибәрүе аның үзенә табигый тоелды. Шулай да җепшек йомшак карны маңгаена куеп тотуның файдасы булуын – кан саркуы тукталганын аңлап, башын шарфы белән кысып бәйләп куйды.


Унбиш минутлар чамасы вакыт узуга... Сәлимҗанның ярасын Екатерина Федоровна үзе кудырган «самогон» белән эшкәртеп, юылган ак чүпрәк белән бәйләп тә куйды. «Туеңа хәтле эзе дә калмаячак», – дип аны юатып та алды әле. Иртән ишег алдына чыккан Сәлимҗанны тынычланып-тынып калган табигать тирә-якта җәелеп яткан күзне камаштыра торган ап-ак кары белән каршы алды. Ялан ягындагы урман белән йорт арасындагы кар дингезе өстендә Сәлиҗанның төнлә адашып йөргән эзләре ярылып ята. Иң беренче аның игьтибарын җәлеп иткән нәрсә – ул эзләрдән зур боҗра барлыкка килүе иде. Димәк, Сәлимҗан төнлә бер тирәдә әйләнеп йөргән булып чыга. Күз алдындагы чынбарлык, аны аптырашта калдырып, баш миендә яңа сорау тудырды. Ничек шундый хәл булырга мөмкин? Бу сорауга җавыпны ул, күп еллар узгач булса да, барыбер тапты, әмма канәгатьләнмәде. Мәскәү нәшриятында басылган «Техника для молодежи» исемле журналның мәгьлүматына караганда, аны кызыксындырган күренеш гаҗәеп гади вә кызыклы булып чыкты. Кеше җәяү йөргәндә аның уң аяк араны сулына караганда озынрак атлап уза икән. Менә сиңа мә! 1957 елның март аенда төнге буранда адашып йөргән Сәлимҗанның аяк эзләреннән кар өстендә барлыкка килгән боҗра да шулай ясалган була түгелме соң? Алай дисәң, ул бит карны ерып – сөреп йөрде. Һәрхәлдә сорауга тулаем җавап алу кыен кебек тоела. Бу күренеш гомере буе аның исеннән чыкмады...


...Сугыш елларында булган бер вакыйга Сәлимҗанның хәтеренә бигрәк тә тирән уелып калды.


Шулай бервакыт авылның мәдәният йортына җыелган халык арасында әнкәсе белән бергә дүрт яшьлек Сәлимҗан да бар иде. Ир-атлар, сәхнәгә менеп, үз теләкләре белән сугышка китәргә махсус исемлеккә языла. Кешеләрнең кайгы-хәсрәт бас­кан күзләрендә сүз белән әйтеп бетергесез билгесезлек чагыла. Бигрәк тә хатын-кызларның кызарган, яшь тулган күзләре илне кара болыт кебек басып алган авыр хәсрәтнең тирәнлеген әйтеп тора кебек. Әле генә исемлеккә язылып сәхнәдән төшеп килгән бер абыйның каршысына, унбер-унике яшьләр чамасындагы кыз йөгереп килеп, аның беләген ике кулы белән кысып кочаклап алып, шунда асылынып калды. Мин сине беркая да җибәрмим, дигәндәй: «Әт-и-и-и-ем», – дип сузып, үкереп җылап җибәрде. Ябык тәнле кызчыкның тетрәнгән җан дулкыны Сәлимҗанга да нык тәэсир итте. Ул, кулындагы уенчык мылтыгын баш өстенә күтәреп:


– Мин дә сугышка барам, минем дә мылтыгым бар! – дип кычкырды. Әнкәсенең алдында утырган, үскәч солдат буласы малай башын кыңгыр салып, әйтәсе сүземне әйттем, дигәндәй, дөньядагы иң якын кешесенең куенына сыенды. Сугышның гаилә өчен нинди авыр кайгы алып килүен, шул ук вакытта илне якларга хәтта балаларның да үзләренчә әзер булуын күреп торган өлкәннәр, бу хәлгә тетрәнгәндәй, бер мәлгә тынып калды. Әмма исемлеккә язылучылар күбәйгән саен, елаучыларның тавышы көчәя генә барды. Ә ул чират дивар буйлап ачык ишек аша урамга хәтле сузылган иде...


Гаилә тарихын йөрәгендә саклаучы әнкәсе, күргән төрле тормыш авырлыкларын исенә төшергәндә: «Хәтерлисеңме?» – дигән сорауны еш кабатлый торган булды. Аның өчен иң авыры – төпчек улының елап, күз яшьләренә батып, ачлыктан, гаиләдә булмаган бер кабарлык булса да икмәк кыерчыгын соравы булган икән. Өшегән бәрәңгедән әзерләнгән азыкны ашамыйча җанына төшүен дә әйтеп узды. Ә инде өченче сыйныфта укыганда Сәлимҗанның өс киеме бөтенләй тузып, тишекләр барлыкка килгәч, базардан зур брезент капчык сатып алып, шуңардан аңа үзе ыштан тегүен, шулай ук аягына табаны агачтан, өске өлеше исә брезенттан эшләнгән «ботинка» дип аталган аяк киемен дә юнәтүен сөйләгәндә, тагын: «Хәтерлисеңме?» – дигән сүзне кыстырып куйды. Ничек хәтерләмисең ди?! Ул көрән брезент ыштанның киеп йөргәндә атлаган саен бот араларын кырып-кызартып, әрнеп ачыттыра башлый. Бервакыт сабактан кайтканда узып баручы авыл апасының:


– Апаем, әллә бот араңа чуан чыктымы? – дигән соравына кыенсынуыннан, ул барган җиреннән туктап калды. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, әнкәсенең классында беренчедән дүртенче сыйныфны тәмамлаганчы уку да Сәлимҗанга җиңел генә бирелмәде.


Беренчедән, яраткан әнкәсенә мәктәпкә баргач «апа» дип дәшү аның күңеленә авыр таш булып ятты. Икенчедән, ялгыш «әнкәй» дигән сүзне ычкындырса, аны инде ишетүче булмавын көт тә тор. Әле тагын шунысы да бар бит әле, үз баласына башка укучыларга караганда таләпчәнрәк булуы хәлне тагын да кискенләштерә. Өченче сыйныф укучысы, түзәр хәле калмагач, дөреслекне исбат итәр өчен һәм үтенечен белдерергә, дип, ахыр чиктә мәктәп директоры Әүхәдиев абыйның үзенә керергә булды.


 Сәлимҗан озын тәнәфес вакытында директорның эш бүлмәсе тирәсеннән китмәде. Әнә, дәү гәүдәле, сугыштан кайткан башка укытучылар кебек гел офицер киемендә йөргән хөрмәтле директор бүлмәсенең ишеген ача башлады. Әлбәттә, ул, укытучы балаларын хәтерләгәнлектән, Сәлимҗанга исеме белән дәшеп, көлемсерәп, әллә мине көтәсең инде, дигәндәй, керергә ишарә ясады. Директорның бик тә абруйлы булуын белгәнгә һәм аның белән гади генә сөйләшүенә каушап, тупсага баскан килеш катып калды. Бүлмә хуҗасы эш өстәле артына узып тормады, көтелмәгән кунакка түргә үтәргә кушып, ишекне япты. Сәлимҗанны аңарга нинди йомыш алып китерүе турында сорарга өлгермәде, утын түмәреннән әллә ни биек булмаган малай, сабырлыгын җуеп:


– Билгемне түбән төшереп, җавабыма икеле чәпи! – дип кычкырып елап җибәрде.


– Кем икеле чәпи?


– Кояш апа.


– Укытучылар арасында Кояш исемен синең әниең генә йөртә бит.


– Мәктәптә мин әнкәйгә «апа» дип дәшмәсәм, ул мине ишетми! – дигәннән соң, Сәлимҗан мышкылдаган танавы астын киеменең җиңе белән җитез генә ялтыратып сөртеп алды.


– Син миңа күз яшеңне бүләк итәргә кердеңме, әллә берәр үтенечең бармы?


– Әүхәдиев абый, мине башка сыйныф укытучысына күчерегез әле?


– Инде апрель ае бетеп бара, икенче уку елы башлангач та синең үтенечеңне үтәргә тырышырмын, – дип тынычландырып, директор, ишекне ачып, Сәлимҗанны озатып калды.


Өйгә кайткач, әнкәсе аны кочагына алып: «И-и, улым, улым... Шулай кирәк бит!» – дип аркасыннан сөеп куйды. Аннары авыл мичендәге каен утыннарына ут тергезде. Сәлимҗан әнкәсенең һәм мич җылысын тойган шул мизгелне күңелендә гомере буе саклады. Әүхәдиев абыйны исә озакламый башка авыл мәктәбенә күчерделәр.


Дәвамы бар

Теги: Лерон Фазлыев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру