Илһам абый
10 февраль, 2004 ел
Кичкә таба. Илһам абый өеннән шалтырата: «Ә, Фәрдия җаным, үзең икәнсең. «Сөенечкә дисәм» җыры алдыннан бераз аның язылу тарихын да сөйләсәм ярыймы?» – ди. Мин, ике дә уйламыйча: «Бик әйбәт булыр, Илһам абый, сөйләрсең», – дидем.
Ул: «Ярар», – дип, трубканы куйды. Шундый бөек кешенең миннән рөхсәт соравына исем китте. Сүз 15 февральдә туган көн концертында җырланачак «Сөенечкә дисәм» (Шәүкәт Галиев сүзләре, Илһам Шакиров көе) җыры турында бара иде.
14 февраль, 2004 ел. «Синең шикелле матур итеп җырлап булмас инде»
Бүлмәбезгә Фәрит Хатыйпов килеп керде. Керешкә: «Илһам абыйга җырымны бирдем әле. Җырлап та күрсәттем. «Синең шикелле матур итеп җырлап булмас инде», – дигән иде. «Менә, җырымны яздырган кассетаны калдырам, шуннан өйрәнерсең», – дидем үзенә», – дип, рәхәтләнеп көлә Фәрит абый. Артистлар арасында бик күп мәзәк йөри. Алар моңа күнеккән. Очрашканда һәрвакыт диярлек берберсен «төрттерешеп» торалар. Шуңа да Фәрит Хатыйпов Илһам абыйның шаян сүзләрен җавапсыз калдырмаган. Сүз «Сарман юллары» (Фәрит Хатыйпов көе, Дамир Гарифуллин сүзләре) җыры турында бара.
25 февраль, 2004 ел
Эш урыным Илһам абый бүлмәсе янында, дигән идем. Шуңа күрә ачык ишектән (үзем дә бүлмәдән чыгарга тора идем) аның үтеп киткәнен күреп, исәнләштем: «Ни хәлең бар, Илһам абый? Бу көннәрдә күргән дә юк сине...» Илһам абый, елмаеп: «Һаман бер-береңә елышып кына йөрергә димәгән», – дип җавап бирде. «Әйе, бераз күрешмичә яшәсәң дә ярый», – дидем мин дә. Көлештек. Шунда ук мин Илһам абыйга 19 апрельдә Ләбиб Айтугановны искә алу кичәсе буласын әйттем. «Ике җырын беләм», – диде ул. Аннан соң 22 апрельдә Тукайның туган көненә багышланган кичә булачагын әйттем. «Оркестр да катнашсын», – диде Илһам абый. Илдус Әхмәтҗановка шигырь сөйләргә бирәбез, дип сөйләштек.
Декабрь, 2006 ел. «Юкка киттең Филармониядән...»
2006 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановны Тукай премиясенә тәкъдим итте. Шул уңайдан комиссия төзелде, утырышка мине дә чакырдылар. Кирәкле кагәзьләр әзер булгач, аларны тапшырырга дип, комиссия әгъзаларының берничәсе белән, кечкенә автобуска утырып, Мәдәният министрлыгына киттек. Автобуста Илһам абый белән янәшә утырдык. Ул шунда: «Юкка киттең Филармониядән...» – дип әйтеп куйды. Киткәнемә ике елдан артык вакыт узган иде инде ул көннәрдә. «Башкача булмый иде, Илһам абый», – дидем мин аңа. Мәдәният министрлыгы урнашкан бина янына килеп җиткән идек инде. Сүзнең дәвамы булмады.
Тукай премиясенә документлар кабул итү бүлмәсен күз алдыма иркен, якты, гөлләр белән бизәлгән, диварына Тукай портреты эленгән тантаналы, атмосфералы бүлмәдер дип уйлаган идем. Алай түгел икән...
Апрель башы, 2007 ел. «Бер генә сүзен дә үзгәртмәсеннәр...»
Гадәттә, Тукай премиясенә кандидат турында күренекле шәхесләр, әдәбиятсәнгать әһелләре үз фикерләрен көндәлек матбугатта язып чыгалар. Илһам Шакиров та Айдар Фәйзрахманов турында язды. Кыска гына, әмма саллы эчтәлекле иде ул. Илһам абый шул язмасын «Шәһри Казан» газетасына илтеп тапшырырга миңа кушты. Кулыма тоттырганда: «Бер генә сүзен дә үзгәртмәсеннәр, кыскартмасыннар», – диде.
Язманы тотып редакциягә килгәч, Әгъзам Фәйзрахманов янына керергә тиеш булдым, шулай аңлаттылар. Язманы карагач та: «Менә бу әйбәт, ичмасам – Илһам Шакиров! – дип куйды Әгъзам абый. – Алайса күз күрмәгән, колак ишетмәгән бер кешенең исем-фамилиясен куеп мәкалә алып килгәннәр. «Мин бу кешене белмим, язганын газета битләрендә бастыра алмыйм. Ә Айдарны, аның иҗат эшчәнлеген күптән беләм», – дип әйттем үзләренә. Алмадым язганнарын». Андый язманы алмау гына түгел бу, Әгъзам абый, бу – намуска тап төшермәү, вөҗдан саклау! Егетлек!
Шул язма булгандыр инде, җаен табып, укучыга тәкъдим итү формасын үзгәртеп, интернетта чыгарганнар иде аны... «Пычрак» иде ул язма. Нишлисең бит, «эчебез поша, исәнендә берәребез гөрләп үскәнгә...» (Равил Фәйзуллин, «Сәйдәш» поэмасыннан).
Ул «пычрак» хатка җавап итеп укучыларга Рәдиф Гаташ сүзләрен ирештерәсе килә: «Гайбәтләргә ышанмагыз! Кеше һәрчак гайбәтләрдән өстенрәк...»
«Шәһри Казан» газетасында Илһам абыйның «Милләтне горурлык яшәтә» дигән язмасы (17 апрель, 2007 ел) үзгәртүсез басылып чыкты.
Сәхнәгә соңгы чыгуы
Илһам Шакировның туган көн концертларын үткәрүне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 2002 елда башлап җибәргән иде. Беренче өч концертны уздыру миңа насыйп булды. Филармониядән киткәч тә Илһам абыйның туган көненә багышланган концертларны үткәрергә чакырдылар әле – 2013 һәм 2014 нче елларда. Алары да тамашачыларга бик ошады, матур булды. 2014 елның 15 февралендә Илһам абыйның Филармония сәхнәсенә соңгы тапкыр чыгып җырлавы булган икән...
2018 елда Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте...» дип исемләнгән авторлык әдәби-музыкаль кичәләр циклыннан берсе – «Кара урман аша» дигәне Илһам абыйның туган көненә багышланды. Илһам абыйсыз гына узды ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, катнаша алмады. 2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә Илһам Шакиров мәңгелеккә китеп барды...
«Сирәктер ул, ак чәчәкләр белән, үз көйләрең белән күмелү...» (Равил Фәйзуллин, «Сәйдәш» поэмасыннан.)
Шундый сирәкләрнең берсе – Илһам Шакировны соңгы юлга озатканда аның «Мәңгелеккә китеп барам» (Габделхак Игебаев сүзләре, Илһам Шакиров көе) җырының язмасы яңгырап торды...
«Тәүге таныш офыклардан
Ерагая һаман арам...
Мин бит сөю җырын җырлап,
Ил халкының күңелен нурлап,
Мәңгелеккә китеп барам...»
Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, Илһам абый!
Фәрдия Сәфәргалиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
«Безнең мирас». — 2022. — №9. — Б. 103-105.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА