Илһам абый
«Фәрдия ханымга... Илһам Шакиров. 12 март, 2002 ел»
Кулыма Разил Вәлиев төзегән «Илһам» дигән китапны алдым да Илһам абый янына кердем. Исәбем шушы китапка аннан кул куйдырту, «тамга салдырту». «Илһам абый, китабыңа кул куеп бир әле», – дидем мин. «Мин язмаган ич аны», – ди Илһам абый. «Беләм. Синең турыда бит ул. Килер әле андый көннәр дә, үзең язган китапка кул куйдыртырга да насыйп булсын», – дидем, китапны аңа сузып. «И-и, барысы турында яза башласаммы...» – дип куйды Илһам абый.
Алай да үтенечемне кире какмады. Башта бер юлга мин укый белмәгән гарәп язуында, аннары: «Фәрдия ханымга Филармониядә бергә эшләгән вакытлар истәлеге. Илһам Шакиров. 12 март, 2002 ел», – дип язып бирде.
Күргәннәрен, үзе генә белгәннәрен язып калдыра алдымы икән Илһам абый?..
Февраль, 2003 ел. Илһам Шакиров исемендәге халыкара җыр конкурсы
Филармониядә режиссер булып эшли башлавыма бишенче ел. 2002 елның ноябреннән мине директор урынбасары итеп билгеләделәр. Шул ук вакытта, инде җайга салынган «Таныш моңнар, таныш исемнәр» әдәби-музыкаль кичәләр циклын уздыруны да минем өстә калдырдылар. Февраль ае, Илһам Шакировның туган көн концертына әзерләнеп йөргән көннәр. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара җыр конкурсын уздыру турында карар кабул итте. Конкурсны оештыру эшләре Филармония коллективына йөкләнде. Шул уңайдан мәдәният министры Илдус Тарханов әдәбият-сәнгать әһелләре катнашында «түгәрәк өстәл» уздырды. Конкурсның беренче (сайлап алу) турлары республиканың 8 зонасында узачагы, икенче-өченче турлары – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, гала-концерт Зур Концерт залында булачагы турында сүз барды.
Эшкә керештек. Мәдәният министрлыгы тарафыннан конкурс шартлары турында Низамнамә төзелде, жюри, оештыру комитеты билгеләнде. Оештыру комитеты әгъзалары арасында мин дә бар идем. Гала-концертның режиссеры итеп дә билгеләделәр. Сценарийсын да яздым.
Булдырам-булдырам, дип эшләп йөргәндә дүртәр сәгать кенә йокларга туры килде. Афиша, чакыру билетлары, җиңүчеләргә дипломнар эшләтү дә Филармония өстендә иде. Барысын да җиренә җиткереп башкардык. Югары сыйфатлы булды эшебез.
27 апрель, 2003 ел. «Сәфәргалиевага өч зарплата бу эшләре өчен, Әсгать Зөфәрович!»
Өченче тур концерт формасында узды. Конкурста катнашучылар барысы да сәхнә киемнәреннән, матурлар иде.
Өченче турны тәмамлап, жюри әгъзалары белән китеп барганда, оештыру комитеты рәисе, мәдәният министры И.Г.Тархановның Филармония директорына: «Сәфәргалиевага өч зарплата бу эшне башкарып чыккан өчен, Әсгать Зөфәрович!» – дип әйткәне хәтеремдә.
Әйе, булды, ди, өч зарплата... Алга китеп шуны әйтим: май ахырларында директор, мине кабинетына чакыртып: «Йә, хәл итәргә кирәк, директор урынбасары булып каласыңмы, әллә режиссермы?» – диде. Мин: «Үзегез билгеләдегез ич директор урынбасары итеп, үзегез хәл итегез инде», – дидем. Аптырап куйды директор шул вакытта. Мондый җавап көтмәгән иде, мөгаен. Артыграк тырышканмын, ахры, директор урынбасары булып эшләгәндә... Мине кире үз урыныма кайтардылар.
28 апрель, 2003 ел. Гала-концерт
Зур Концерт залында Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара җыр конкурсының гала-концерты узды. Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә килгән иде. Алар Илдар Хәкимовка Гран-прины Илһам Шакиров белән икесе бергә тапшырдылар. Тантаналы, затлы булды концерт. Матур гына уздырдык. Илһам абыйның йөзе балкып тора иде ул көннәрдә. Афишаларның эчтәлеген, «Ш» хәрефенә охшатып ясалган конкурс билгесен дә ошатты Илһам абый. 2005 елда Минтимер Шәймиев ярдәмендә «Җыен» фонды рәисе Фоат Рәфыйков тырышлыгы белән нәшер ителгән альбом-китапка бизәлеш буларак кергән конкурс билгесе һәм афиша фотолары да шул хакта сөйли.
3 октябрь, 2003 ел. «Русчасы матур булмый икән»
Илһам абый мине кабул итү бүлмәсенә телефонга чакыртты. «Татарстан яшьләре»ндә чыккан мәкаләсен русчага тәрҗемә итүемне сорады. «Фәрдия ханым, син русчаны бик шәп беләсең, миңа, Алсудан алып, мәкаләне тәрҗемә итеп бир әле», – ди. Мин: «Ярар», – дидем дә, шул көнне үк тәрҗемәне эшләдем. Икенче көнне миннән тәрҗемәне алгач, Илһам абый: «Үзем генә укыйм әле», – дип, бүлмәсенә кереп китте. «Хаталар булмаса ярар иде», – дип уйлап калдым. Бераздан ул, безнең бүлмәгә кергәч: «Русчасы матур булмый икән», – диде. Бәлки, мин ясаган тәрҗемә матур булмагандыр?..
3 февраль, 2004 ел
Филармония. Тиздән, 15 февральдә, Илһам абыйның туган көненә багышланган кичә узачак. Мин – кичәнең сценарий авторы, режиссеры һәм алып баручысы. Сценарий, программа әзер, җырчылар чакырылган. Тик менә сәхнә бизәлеше Илһам абыйга ошап бетми. Камал театрында эшләгән рәссамга тапшырган идек. Ул эшләгән эскиз академик рухтагы концертка бик әйбәт тә бит... Илһам абыйның милли бизәкле «задник» куйдыртасы килде. Шул теләгебезне җиткердек рәссамга.
6 февраль, 2004 ел. «Сиңа ярамый ул...»
Илһам абый белән кечкенә генә музей бүлмәсендә – аның эш урынында (без Илһам абый хакында «тере экспонат» дип тә шаярта идек үзара) бер сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Бу еш эләкми, аның белән сөйләшергә теләүчеләр бик күп. Сүзебез 15 февральдә булачак концерт, аның сценарийсы турында барды. Илһам абый барысы белән дә килеште. Афишага исеме язылган Марат Хуҗинның көтмәгәндә вафат булын ишеткәч, аны искә алып видеоязма – бер генә куплет булса да, җырын бирергә сөйләштек. Узган елгы концертта катнашып, матур гына җырлаган иде.
Бераздан Илһам абый безнең бүлмәгә килеп керде дә бүлмәдәшемә: «Бер анекдот сөйлим сиңа», – ди. Мин: «Ай-яй, Илһам абый, бер сәгать яныгызда утырдым, миңа сөйләмәдегез», – дигән идем: «Сиңа ярамый ул...» – дип әйтеп куйды. Көлештек инде.
Ахыры бар
Фәрдия Сәфәргалиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
«Безнең мирас». — 2022. — №9. — Б. 101-103.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА