Илһам абый (Филармониядә бергә эшләгән вакытлар истәлеге)
2 июнь, 1999 ел. «Моңлы тавышыңны тыңладым»
Илһам абый безнең бүлмәгә керде дә, минем эш өстәле янына килеп: «Иртән синең моңлы тавышыңны тыңладым», – диде. «И-и-и, шаян да инде син, Илһам абый!» – дидем мин сүзнең нәрсә турында барганын абайламыйча. «Юк, чыннан да, шулай, – диде ул. Аннан соң: –Филармонияне кем генә сүкми инде аны. Гел начар сүз генә сөйлиләр аның турында», – дип куйды. Шулкадәр дә үзәгенә үткән икән...
Филармониянең күркәм эшләре, яңа гына оештырылачак Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле турында сөйләгән идем. Иртән радиодан шуны тыңлаган икән Илһам абый.
Илһам Шакиров
3 июнь, 1999 ел. «Ә мин талантларны яратам»
Җәй җылы булмады быел. Эш урынында – Филармониядә дә салкын. Урамда +18° кына.
Салкын бүлмәбездә туңа-туңа эшләдем дә, клей белән кайчы алырга дип, беренче катка төшәргә булдым. Нәкъ баскыч алдында Илһам абый очрады. Исәнләшеп кенә узып китәргә уйлаган идем, Илһам абый кочаклап алды. Ә мин, аптыраган хәлдә: «Әй салкын да инде бүген, Илһам абый», – дип, салкын кулларымны күкрәгемә кушырып куеп, балачакта әтиемә, абыйларыма сыенгандай басып калдым. Илһам абый: «Сине беренче тапкыр кочаклавым бит, Фәрдия!» – диде. Мин: «Әйе шул, Илһам абый», – дип җавап бирдем. Артистларның очрашканда кочаклашып исәнләшүләренә бераз ияләнә башлаган идем инде. Илһам абый: «Нәрсә өчен кочаклаганымны беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Нәрсә өчен соң, Илһам абый?» – дидем. Ә Илһам абый: «Талант бит син, Фәрдия! Мин моны башка вакытта әйтә алмам, шуңа хәзер әйтәм, – диде дә: – Ә мин талантларны яратам!» – дип, тиз генә борылып китеп тә барды. Мин ул киткән якка карап калдым. Илһам абый миңа мондый сүзләр әйтер дип башыма да килгәне юк иде. Төштер бу. Филармониягә килеп бер ел эшләгәннән соң Илһам абыйның бу сүзләрен ишетергә насыйп булды.
Беренче катка төшмичә, кире борылып бүлмәмә кердем дә бергә эшләгән кызларга сөйләдем. Нигә сөйләгәнемне үзем дә аңламыйм, барысы да минем иҗатымны хуплаучылардан түгел иде югыйсә... Шундый бөек шәхеснең: «Талант бит син, Фәрдия!» – дигән сүзләрен бөтен дөньяга ишеттерәсем килгәндер инде. Шулай булмыйча! Ничек тыныч калып булсын, ди, инде?! Сүз минем татлы иҗатым – үзем сценарий язып, үзем сәхнәләштергән, үзем үк, алып баручы буларак, тамашачылар хозурына тапшырган йөздән артык әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар, шулай ук матур эчтәлекле афиша текстлары төзүем турында бара бит. Моңарчы иҗат ителгән кичә-концертларның берничәсен генә күреп тә, иҗади эшчәнлегемне югары бәяләгән, татар халкының мәшһүр җырчысы, профессиональ белемле, киң карашлы, Тукайның тормыш юлын, иҗатын тирәннән белгән Илһам Шакировның үземә әйткән сүзләре бит бу! Башың әйләнеп әллә кайларга «очып китүең» дә бар, мондый сүзләрне ишеткәч...
Тинчурин театры бинасында мин алып барган кичәләр вакытында (Хәнәви Шәйдуллин, Флюра Сөләймановаларның иҗат кичәләре) Илһам абыйның сәхнә артында утырулары исемә төште. Барысын тыңлап, күзәтеп утырган, күрәсең... И Илһам абый, Илһам абый!
15 июнь, 1999 ел. «Фольклор ансамблен теләсә нинди урында, теләсә кайсы халык алдында күрсәтерлек булсын иде дип хыялланабыз»
Мәдәният министры карарын тормышка ашыру ниятеннән, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблен оештыру эшләренә кереште. Ансамбльгә килергә теләүчеләр өчен конкурс игълан ителде. Бүген гариза бирүчеләрне комиссия тыңлады: Илһам Шакиров, Әсгать Сафин, мин, Ринат Гыйләҗев, Рөстәм Вәлиев, Әнвәр Ибраһимов, Әлфия Кәримова.
Унсигез кеше арасыннан җиде кешене сайлап алдык. Директорыбыз Әсгать Сафин ансамбльгә эшкә алынучылар алдына куелган таләпләр белән таныштырды һәм: «Натан Рахлин да заманында, 1966 елда, үзенең оркестрын өч ел дәвамында бик сайланып кына туплаган. Безнең ансамбль дә әкренләп кирәкле җырчыларны, музыкантларны җыйнар, әлегә шушы состав белән ныклап эшкә тотынырга кирәк. Бүгенге көндә Симфоник оркестрда – 118 кеше, уен кораллары оркестрында – 60, Опера бүлегендә – 17, Эстрада бүлегендә 25 кеше эшли. Филармониядә барлыгы 309 хезмәткәр», – дип, сүзен тәмамлады.
Газетада, игълан белән беррәттән, булачак ансамбль турында Илһам абый язмасы да («Тибрәндерсен күңел кылларын». – «Мәдәни җомга». 23 апрель, 1999 ел) чыккан иде. Бүген ул булачак ансамбль артистларына теләкләрен җиткерде. «Шул фольклор ансамблен теләсә нинди урында, теләсә кайсы халык алдында күрсәтерлек булсын иде, дип хыялланабыз. Кыскасы, тирән милли, югары профессиональ икән, ул инде интернациональ дә була», – диде Илһам абый.
Мәшһүр җырчыбызның хыялы тормышка ашты. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов) башкалабыз Казанда, республикабыз районнарында, дөньяның төрле почмакларында чыгышлар ясаган, милли моңыбыз сагында торучы, үзенә генә хас башкару осталыгына ирешкән уникаль иҗат коллективы буларак дан казанды.
17 июнь, 1999 ел. Моң
Илһам абый үз бүлмәсендә, Пианинода уйнап, тональностьларны үзгәртәүзгәртә кабатлап, тавышын чарлый. Русча әйткәндә, «распевка» ясый. Бүген иртәдән үк шулай. Аннан соң аккомпаниатор белән репетиция ясый. «Уянсыннар кырлар», «Өммегөлсем» җырлары – икесен дә кабат-кабат башкара. Баянга җырлый. Әлегә кем уйнаганын белмим. Илһам абыйның тавышы көчле һәм моңлы яңгырый. Белмәгән кеше бу җырларны 64 яшьлек Илһам Шакиров җырлый дип һич уйламас. Филармониягә милли аһәң агыла... Мин Илһам абыйның җырлаганын тыңлыйм. Ярый әле бүлмәләребез янәшә дип шатланам, яхшы ишетелә.
«Ай әле бик еракта идек без...» – дип суза Илһам абый. Моң агыла. Күршемдә – сандугач! 19 июньдә Казанда Сабан туе булачак, Илһам абый шуңа әзерләнә, күрәсең. Башта «Идел буе каеннары», «Җәй айлары» дигән җырларны кабатлый, аннары «Ай янында якты йолдыз», «Бик сагындым Ык буйларын, Ашыгып аккан суларын...» – дип моңлана.
Җыр агыла. Бу моң күңелне сихри бер дулкында йөздерә. Җырчының тере тавышын, микрофонсыз җырлаганын тыңлау бөтенләй башкача шул! Югыйсә туганнан бирле тыңлыйм бит инде Илһам Шакировны, аның безнең өчен җыр эталоны булган моңлы җырларын! Балачакта гаиләбез белән радиодан концерт тыңлап елап утырганда, әти-әниемнең: «Ник елыйсың, кызым?» – дип сорауларына, елаудан туктый алмыйча сулкылдап: «Апаемны сагындым...», – дип җавап биргәнемне хәтерлим. Олы апабыз Флераның Казанда пединститутта укыган чагы. Моңлы җыр уяткан сагыну хисләре...
Илһам Шакиров һәм Рөстәм Вәлиев
Илһам абый җыр арасында баянчысы белән сөйләшкәләп ала. Кабат җырлый. Репетиция тәмамлана. Тынлык. Бераздан: «До завтра, ага!» – дигән сүзләр ишетелә. Димәк, баянда Рөстәм Вәлиев уйнаган.
16 сәгать 15 минут. Илһам абый өенә кайтып китә.
23 июнь, 1999 ел. Бүген дә моңлана...
Илһам абый бүлмәсеннән бүген дә моң агыла. Рояльдә – танылган пианист Тәлгать Әхмәтов.
Бүген кич Хәйдәр Бигичевнең тууына 50 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсендә җырлыйсы бар Илһам абыйның. Кабат-кабат җырлый. Мин, эшемне «ташлап», җыр тыңлыйм...
1 август, 1999 ел. «Ник үзеңне куймадың?»
Көндезге ял вакытында йөреп керергә булдым. Горький урамы буйлап Филармониягә кайтып барышым. Гоголь урамы белән кисешкән урында – Филармония янындагы бакча ягында Илһам абый белән Әхмәт Гадел сөйләшеп тора. Исәнләшеп кенә китмәкче идем, Илһам абый кулымнан тотып туктатты. Әхмәт Гадел комплиментлар әйтә башлады, шунда ук ир белән хатын темасына анекдот та сөйләп алды. Ә Илһам абый мине иңнәремнән кочып алды да: «Үзе хәтле ике кызы бар, шуңа күрә шундый яшь ул!» – дип куйды. Мин: «Оныгыбыз да булырга тора, Илһам абый», – дип өстәдем. Олы кызыбыз бер ел элек кияүгә чыккан иде. Илһам абый шунда ук Әхмәт Гадел белән саубуллашты да, икәү култыклашып әкрен генә Филармониягә таба китеп бардык.
Филармониягә кергәч, эш бүлмәләребезгә юл алдык. Бераздан Илһам абый безнең бүлмәгә килеп керде. Стенадагы Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (сәнгать җитәкчесе – А.Я.Шутиков) концертының афишасына игътибар итеп: «Ә-ә-ә, чыкты да мени инде?» – дип куйды. Афишада
язылганнарны укый башлады. Алып баручы – Эльмира Хәмитова, дип язылган иде. «Кем бу?» – дип сорап куйды Илһам абый. «Яшь кенә кыз, моңарчы концертлар алып барганы бар иде», – дидем. Илһам абый: «Ник үзеңне куймадың?» – ди. «Шутиковның теләге шундый», – дип җавап бирдем мин. Илһам абый: «Һе...», – дип куйды да, бүлмәбездән чыгып китте. Көрсенүен күрмәгән булсам да җитә иде инде миңа. «Ник үзеңне куймадың?» – дип соравыннан күңелем күтәрелеп китте.
1 сентябрь, 1999 ел. Илһам абый белән беренче тапкыр фотога төшү
Иртән эшкә килүемә: «Сине Илһам абый чакыра», – диләр. Сумкаларымны бүлмәмә кертеп куйдым да Илһам абый янына кердем. Ә анда Резидә Галимова, Рөстәм Маликов, читтәрәк Газинур Фарукшин һәм тагын бер мин белмәгән кеше (соңыннан белдем, фотограф икән, Илһам абый махсус чакырткан) нәрсә турындадыр сөйләшеп торалар. Барыбызны да фотога төшәргә чакырган икән Илһам абый. Бергәләп фотога төштек. Илһам абый минем белән аерым да төште. Аның белән беренче тапкыр фотога төшү иде бу. Барыбыз бергә төшкәннәрен Филармониядә буласы чаралар турында язганда газеталарга да биргәләдем.
Бүген шуларны алып карыйм да: «Ничек шәп эшләде Илһам абый шул вакытта фотограф чакыртып, нинди матур истәлек бит!» – дип куям.
Фәрдия Сәфәргалиева Илһам Шакиров белән. 1999 ел
Фәрдия Сәфәргалиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 85-89.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА