Журнал «Безнең мирас»

Илаһи моң иясе

Бик күп язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, сәнгатькярләр, журналистлар, музыка белгечләре Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, сөекле җырчыбыз Фәридә Кудашеваның башкару осталыгына соклана, истәлек-мәкаләләрендә «Кудашева моңы»ның серен эзли, аны ничек тә табарга, аңлатырга тырыша. Үземне бу мәсьәләдә яңалык ачармын дип уйламыйм. Шулай да, музыка белеменә ия һәм вакытында хор-ансамбльләр, җырчылар белән эшләү тәҗрибәм булганга күрә, кулыма каләм алырга баздым. Минем дә балачактан ук Фәридә апа Кудашеваның сихерле моңы озата килде. Җырлавын пластинкалардан, соңрак радиодан тыңлап, аларны үзем дә өйрәнеп, җырлый-җырлый сәнгать дөньясына кереп киттем.


Әйе, Наҗар Нәҗми әйткәнчә, Фәридә Кудашеваның башкару сәнгате турында мәкалә язу үтә кыен, чөнки аны тыңларга, йөрәк белән тоярга кирәк. Аңа бәя бирү дә җиңел түгел, чөнки аның сәнгате үзе башкаларны бәһаләү үлчәме дәрәҗәсенә күтәрелгән сәнгать.


00352


Менә үзем «илаһи моң иясе» дип яздым да... уйга калдым. Илаһи моң иясе бер Аллаһы Тәгалә генә түгелме соң? Һәр җырчының үз моңы. Әмма Раббыбыз моңны теләгән кешесенә мул итеп бирә, теләмәгәненә бөтенләй бирми, югыйсә.


Әүлияләр тарихыннан бер мисал китерәсем килә: Давыт пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә могҗизага тиң искиткеч гүзәл тавыш биргән. Ул үзенә иңдерелгән китапны укыганда кошлар – очуыннан, сулар – агуыннан, җилләр исүеннән туктаган. Аны бөтен дөнья таң калып тыңлаган, аңа кушылып бөтен дөнья илаһны зикер кылган... Бәлки, Фәридәбезнең тамырлары да шул Давыт пәйгамбәргә барып тоташадыр? Ф.Кудашева Аллаһ тарафыннан бирелгән олуг бүләкне газиз халкы белән бүлешә...


Хак Тәгалә аңа, табигый сәләт өстенә, зиһен дә биргән. Репертуары бай булу – өч меңләп җырның сүзләрен, көйләрен истә калдыру – мөкәммәл ишетүгә өстәп, әле тагын зиһен-зирәклек күрсәткече дә түгелме? Җырчыны – җыр, җырны – җырчы күтәрә, дибез. Репертуарының төзелеше дә матурлыктан һәм моңнан яратылган шагыйрьләрнең (Г.Тукай, Х.Туфан, С.Кудаш, Ә.Атнабаев, Ш.Бик­кол, М.Кәрим, Н.Исәнбәт, Г.Зәйнәшева һ.б.) сүзләренә шундый ук композиторлар (С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, С.Садыйкова, З.Ис­мәгыйлев, Ф.Әхмәтов, М.Мака­ров, Р.Мортазин, Ф.Әхмәдиев, Б.Гайсин һ.б.) иҗат иткән җырлардан тора. Шагыйрьнең, көйченең һәм җырчы­ның сагыш-гамьнәре гомумкешелек сагыш-гамьнәре белән кушыла.


00353


Ф.Кудашеваның җырлау осталыгы белән моң төшенчәсен үзара аерып карап булмый. Һәр кешенең тавышы үзенә генә хас тембрга ия. Фәридә ханымның тембрын көчле диеп булмый, әмма ул кабатланмас, үзенә генә хас төсле-бизәкле, яңгырашы буенча ягымлы, җылы, якты... Мондый сыйфатларга ия тавыш үзгәртүгә, төзәтүгә бирелми. Ясалма юл белән тавышны көчлерәк, сулышны киңрәк итәргә була, әмма тембрны моңлырак итү мөмкин түгел: бәллүр савытны тагын да матурлатам дип челпәрәмә китерүгә тиң бу. Фәридә ханым үзенә бирелгән табигый тавыш тембрын бозмыйча, аны гомере буе саклап эш итә белде.


Вокаль осталыкның иң мөһим күрсәткече – дөрес сулыш алу – җырлау тынын үзләштерү, аңа ия булу. Ф.Кудашевага тын алу осталыгы табигатьтән бирелгән, дип әйтеп булмый. Ул аңа зур тырышлык, күнегүләр, күпьеллык тәҗрибә аркылы ирешкәндер. Фәридә ханымның сизелер-сизелмәс кенә алган тыны озын көйләрдә дүртьюллы куплетның бер юлына тулысынча җитә, ә кыска көйләрдә хәтта тулы бер куплетка җиткәне бар. Аның озын көй башкарганда (язмаларын тыңлап карагыз) сүз уртасында тын алуын очратмассың.


Җырчының сәхнәдә үзен иркен, гади тотышы да тамашачыны җәлеп итәргә булышкандыр. Табигыйлек, гадилек, эчкерсезлек... Мондый иҗатның сере бербөтен гармоник камиллектә, дияр идем. Чын иҗатчы һәрьяклап гармоник камиллеккә омтыла.


00354


Ф.Кудашева, халыкчан башкаручы буларак, сулыш алуда, нигездә, күкрәк ысулын куллана. Аның тавышы обертоннарга бай. Тембр обер­тоннар белән генә түгел, вибрато (тавыш җепселләренең җиңелчә тирбәлүе) белән дә билгеләнә. Вибрато тавышның «очучанлыгын» – ераккарак ишетелү сәләтен арттыра, куәтли. Резонаторлар дөрес эшләгәнгә, көчле булмаган тавыш та тамаша залының иң соңгы рәтләренә кадәр барып җитә, анда да үзгәрмичә, табигый тембрда ишетелә. Бәллүрдәй чиста, яңгыравыклы, «оча торган» тавышка ия Фәридә ханым...


«Җыр-көй һәм аны башкару – һәр милләт өчен үзенчәлекле әйбер, татар җырлавында да үзенә генә хас йолалар, үзе яраткан алымнар, манералар бар, – ди күренекле әдибебез Нәкый Исәнбәт. – Андагы моң техник момент кына түгел, ул халык җыр-моң традициясе белән дә бәйле бер нәрсә. «Моң»ны кайгы-сагыш мәгънәсендә аңларга ярамый. Моң ул халыкның күңел ихтыяҗын үти. Җырчының осталыгы озын көйләрне җырлый белүендә сынала», – дип үз фикерен белдерә. Безнең халыкка Фәридәнекедәй көчәнүсез, йомшак, тигез яңгыраган моң хас та инде! Бөегебез Тукайның да: «Безнең бер көйне татар булмаган бер кешедән җырлатсаң, көемезнең алтынын кояр шикелле тоела... Халык җырлары үзенең мөһмәлияте вә җитешсезлекләре белән бергә, әлбәттә, үземезгә генә сөекле булырга тиеш һәм сөекле дә», – дигән төпле фикере белән килешмәү мөмкин түгел. Ә Ф.Кудашева – халык көйләре җырчысы. Аның киң диапазонлы, озын сулыш таләп итә торган җырларны югары кимәлдә башкаруы сокландыра.


00355


Фәридә ханым башлыча лирик җырларны үз итә, әмма ул аларны төшенке рухта түгел, ә бәлки тормышка ышанучан, оптимистик төсмерләрдә бирергә омтыла. Һәр җыры үзенчә, һәр җыры үзенә күрә бер мини-спектакль.


Җырчы колоратур бизәкләрне дә үзенчә – Фәридәчә ала. Сузык һәм тартык авазларның тигез бәйләнеп, бер-берсенә үрелеп баруыннан табигый легато барлыкка килә. Фәридә ханым глиссандо алымын да урынлы куллана, аның моңлы авазы ясалма эффектлар кулланмыйча да тыңлаучыны елатырга мөмкин.


Ф.Кудашева еш кына баянга, курайга, аккордеонга кушылып җырлый, нәтиҗәдә алар бербөтенгә әверелә: әйтик, «Туган тел»нең азагында, синтезатор һәм фортепиано аккомпанементына ияреп, җырчының тавышы, космик аһәңгә әйләнеп, күкләргә китеп югала кебек...


Аның башкаруында ярдәмче тавышлар, яңгыраш паузалары куллану, кайбер сүзләрне диалекталь шәкелдә җырлау («ал булмай, булмай...»), «и» һәм кайбер авазларны «ачыграк» һәм «йомыбрак», кайбер урыннарда борын авазы җибәрү – болар барысы да, яңгырашка хилафлык китермичә, тавышны аерылып торган тембраль буяуларга баета. Аһәңне чаманы югалт­мыйча филировкалау да аңа ят түгел. Мондый алымнар җырлауны бизи, аны җанландыра, динамик палитрасын баета, тавышны тәэсирле итүгә китерә. Җырларда, бигрәк тә композиторлар әсәрләрендә, ул вокализлар кертеп җибәрә, бу алым лирик әсәрне драматик яңгырашка якынайта.



Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Абдулла Солтановлар кебек, Фәридә Кудашева да консерваториядә яисә музыка уку йортларында махсус белем алмаган. Ә ничә буын җырчылар аларча җырларга тырышты! Фәридә дә – бердәнбер, кабатланмас моңы белән (исеме дә гарәпчәдән «бердәнбер», «кабатланмас» дигәнне аңлата) тулы бер вокаль мәктәп булдырган җырчы. Бер әңгәмәсендә: «Мин, музыка белемем булмаса да, халыкча җырлауга укыта алыр идем, – ди ул. – Элек-электән татар-башкортта халыкча җырлауның телдән телгә, авыздан авызга өйрәтү методы кулланылган һәм алар җырлауның милли мәктәбен булдырганнар».


Фәридәнең җырлау осталыгын баетуда, аңа яңа төсмерләр кертүдә хәләл җефете – оста музыкант, композитор, башкаручы солист, яхшы аккомпаниатор Бәхти Гайсин да зур роль уйный. Ул җәмәгате җырлаганда аның тын алышына, авызын ачуына, күз карашына кадәр тоя. Талантлы музыкантның аккордеонда уйнавын беркем белән дә чагыштырып булмый. Композитор буларак, татар, башкорт фольклорының борынгы үрнәкләренә нигезләнгән җырларын тыңласаң, һәр әсәренең халыкчанлылыгын һәм заманча яңгыравын таныйсың.


Ф.Кудашеваның аккомпаниаторлары күп булмый. Иҗатының башлангыч чорында бик үзенчәлекле композитор, баянчы Таһир Кәримов белән хезмәттәшлек итә ул. Әүвәлге аудиоязмалары да Т.Кәримов белән яздырылган. Төрле вакытта баянчылар Әлфәрит Солтановка, Рәис Сафиуллинга, курайчы Азат Аетколовка, Бәхти Гайсин җитәкчелегендәге инструменталь ансамбльгә, фортепианода Александр Ключаревка, Радик Хәбибуллинга, Рөстәм Яхинга кушылып җырлаган ул. Бу аккомпаниаторлар җырчыга комачауламый, аның белән бердәй гармоник дуэт тудыралар.


Ни кызганыч, татар музыка сәнгатендә соңгы елларда поэтик һәм көй ягыннан җитешсез, һөнәри дәрәҗәсе зәгыйфь җырлар өстенлек алды. Җырчылар – «композитор», композиторлар «җырчы» булды. Профессиональлек югалды. Югыйсә, Фәридә Кудашевалар кебек иҗатчылар «табасыннан» төшкән әсәрләрне тамашачы өзелеп көтә, аларны күтәреп ала һәм яттан өйрәнә иде. Чын композиторлар, чын җырчылар, чын шагыйрьләр бар иде...


Фәридә Кудашева – бүгенге көн башкаручылары өчен бәяләп бетергесез энциклопедия. Аның җырлавында сакланып калган язмаларны тыңлап, «моң» төшенчәсен аңларга, музыкаль фразаларны дөрес төзергә, татар-башкорт җыр сәнгатен тирәнтен өйрәнергә мөмкин; тын алу культурасы, татар-башкорт мелизмнарын бер-берсеннән аерып, аларны чама белән генә куллану, халык җырларын артык «чүптән» арындыру эшендә өлге булырлык хәзинә ул.


Сибгат Хәким,
Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты


Фәридәне мин тыныч кына тыңлый алмыйм, гел эчтән елыйм, җирем, тарихым, халкымның бөтен узганы алга баса, әнкәй күз алдына килә, аның тавышын ишетәм, саф татар теле, андый тел белән җырлаган бер генә җырчы да юк. Телендә аның бөтен моң!



Илбарис Надиров,
фольклор белгече, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты


Аның моңында җанны тергезә торган яктылык, тылсым бар. Ул моңда кайгы-сагышлар бергә үрелгән, бергә ишелгән.



Мәхмүт Нигъмәтҗанов,
фольклорчы, музыка белгече, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты


Фәридә Кудаше­ва­ның башкару сән­гате, әлбәттә, башка җырчылар өчен үзе­нә бер эталон. Репертуарга таләп­чән­леге дә үзенә генә хас, үзенә генә лаек кабатланмас осталык, стиль, үз йөзе.Милләтебезнең милли моңнарын сак­лап килүче сәнгать белгечләренә өйрәнер өчен бетмәс-төкәнмәс чыганак.


Теги: Филүсә Арслан Яңалыклар Сәнгати мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру