Игелекле Фатиха ядкяре
2016 елның 24 ноябрендә Казанның кыз балалар гына укый торган 12 нче татар гимназиясендә мәгърифәтче һәм иганәче Фатиха Габделвәли кызы Аитова музее ачылды. Әлеге уку йорты да аның исемен йөртә. Ни өчен нәкъ менә аңа, аның исемен мәңгеләштерү өчен эшләнде бу изге гамәл?
1869 елның 25 гыйнварында Троицк шәһәрендә атаклы миллионер Яушев Габделвәли һәм аның җәмәгате, алдынгы карашлы, зыялы Мәүдүдә ханым гаиләсендә туган ул. Моңарчы биографиясен өйрәнгәндә күп кенә ак тапларга очрарга туры килгән иде. Бары Казанда яшәгән оныклары истәлекләренә генә таянып язылды мәкаләләр. Чыннан да нинди гаиләдә туган, әти-әниләре, туганнары кемнәр һәм нинди һөнәр ияләре булган икән? Яушевларның тарихыбызда тоткан урыннары ничек? Аллага шөкер, Троицкига баргач, кулыма «Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. Выпуск V. Москва-Нижний Новгород. ИД «Медина», 2009» дигән китап эләкте. Китапның 415-418 битләре Яушевларга багышланган. Аларның бабалары 1552 елда Казанны саклаучылар арасында булганын белеп сөендем. Чыгышлары безнең Әтнә ягыннан, Иске Мәңгәрдән булган икән. Урыслар Казанны алгач, Троицкига китеп урнашкан. Тырыш хезмәт белән байлык туплап, миллионер сәүдәгәрләр булып китә алганнар. Милләтебезгә күрсәткән игелекләре китапта язылган. Укыган кешегә бик файдалы, гыйбрәтле сүзләр күп анда.
Ярар, сүз Фатиха ханым хакында бит әле. 1887 елда Казан бае, шулай ук миллионер Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитовка (1862-1922) кияүгә чыга ул. Сөләйман Аитов Казанда сәүдәгәрләр банкысының идарә әгъзасы, 1897-1901 елларда шәһәр Думасы гласные (депутаты), күренекле иганәче. Ятим балалар йортына, мәчетләргә, ваба чире белән авыручылар өчен хәстәханә төзеп, аны ачуга да зур чыгымнар тоткан. Сөләйманның гыйлем иясе булуы хакында Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы булып торуы сөйли. Гаилә тормышында күңелсезлекләр еш булган икән. Өч мәртәбә өйләнсә дә, өч хатыны да бала тапканда вафат булган. Татар хатынына рус табибын чакыру оят гамәл булып, үз акушерларыбыз әзерләнмәгән вакыт бу.
18 яшьлек Фатихага яучы булып Троицкига олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани үзе барган. Гомер буе Фатиха апа аны үзенең рухи остазы дип санаган, хөрмәт белән искә алган.
1897 елда Казанның Постау бистәсендә Фатиха һәм Сөләйман Аитовлар ятимә кызлар өчен һөнәр мәктәбе ача. Казан губернасында ачлык булган ел бу. Ачлыктан интеккән ир-егетләрнең Бакудагы нефть, балык промыселларына китәргә мәҗбүр булуы тарихта билгеле. Донбасс, Себер ягындагы шахталарда да татар егетләре күмер чапкан. Казан губернасындагы авыллардан эш эзләп читкә китүчеләрнең саны 1899 елда 154185кә җиткән.
Ә кыз балалар, тол хатын, ярлы-ятимәләр ризыкны кайдан тапсын? Тарих сәхифәләрен, архив документларын укысаң, тын кысыла. 8-9 яшьлек кызлар асрау булып ялланырга мәҗбүр булган. Ярлы крестьяннарның коточкыч авыр хәле үз кызларын сату хәленә китереп җиткергән. Гасыр башында чыга башлаган «Йолдыз», «Фикер», «Казан мөхбире», «Вакыт» газеталары кызларның фаҗигале хәле хакында даими рәвештә хәбәр урнаштырып торган. Мисал өчен, 1907 елгы «Йолдыз» газетасы «Ачлыктан кыз сату» дигән мәкаләдә түбәндәгеләрне яза: «Казан губернасы, Тәтеш өязе «Үш» карьясендә (авылында) Хәлилә исемле 19 яшьлек кызны йөз сумга, «Бураш» карьясендә Бибисара исемле 18 яшьлек кызны алтмыш сумга, Гыйззелбәнат исемле 20 яшьлек кызны алтмыш сумга, Маһибәдәр исемле 22 яшьлек кызны җитмеш сумга сатканнар. Бу сәүдәнең махсус маклерлары да бар». 1910 елгы «Идел» газетасында: «Бер кеше, кызларын саткан ата-аналар карьясенә барып бакса, шик юк ки, кан елар иде», – дип язылган.
Мондый хәлләргә тыныч кына карый алмаган иманлы байларыбыз, шөкер, булган. Фатиха апа белән Сөләйман абыйлар ачкан һөнәр мәктәбе дә – шул ярдәмнең күркәм бер мисалы. Кызлар монда тегү, чигү, мех теркәү, чүәк-кәвеш тегәргә өйрәнә башлаган. Ачлыктан котылу өчен бер чара бит: эшләнмәләрен саткач, кызлар үз көннәрен үзләре күрә алган, аз гына булса да, матди хәлләре җиңеләйгән.
1909 елда хәзерге Тукай урамында кызлар өчен икенче мәктәбен ача Фатиха апа. Мәктәптә уку срогы башта 4 ел, соңрак 9 ел була. Хәзер инде кул һөнәреннән башка дини һәм дөньяви фәннәр укытыла, аш-су осталары да әзерләнә башлый. Мәктәптә әхлак, гигиена, җыр дәресләре кертелә. Нәкъ менә шушы мәктәптә белем алган татарның җырчы сандугачлары Сара Садыйкова, Мәрьям Рахманкулова, Гөлсем Сөләймановалар халкыбызның мәңгелек горурлыгы була алды. Бу мәктәптә хәллерәк кешеләрнең кызларына бераз акча түләү куелган. Ярлы кызлар бушлай укыган, аларга көн саен сөт тә бирелгән. Читтән килүчеләр өчен пансионат ачылган.
Күңеле гел изгелектә булган Фатиха ханымның. Ул инде татар кызлары өчен гимназия ачу теләге белән хыяллана башлаган. Бу уе 1913 елда, Россиядә Романовлар тәхеткә килүенә 300 ел тулу уңае белән бәйрәм итү көннәрендә тагын да көчәйгән. Сөләйманы белән өч ел рәттән Берлин, Вена, Прага кебек шәһәрләргә барып, гимназияләргә кереп, уку тәртипләре белән кызыксынулары да юкка гына булмаган икән.
Рус кызлары өчен ачылган гимназияләрдәге уку тәртипләре белән генә канәгатьләнмичә, татар кызлары өчен ачылачак гимназиясен Европадагы алдынгы уку йортлары югарылыгына күтәрмәкче булган ул! Уку әсбапларын күпләп кайтартулары шул хакта сөйләмимени?
Элекке байларда урнашкан гадәт буенча, йорт шартларында менә дигән белем алган ханым, булачак гимназисткаларның анкетасындагы «Кайсы телне өйрәнәсегез килә?» дигән сорауга рус һәм татар, гарәп телләреннән тыш, немец, француз, инглиз телләрен дә күрсәткән. Сокланмый мөмкинме?
Татар кызларының борынгыдан ук белем алуга мәхәббәт-теләкләре зур булганын да бик яхшы күздә тоткан бу зыялы ханым. Ә татар кызларының шушы изге, матур теләкләре хакында безгә хәзер күпме әдәбият, күпме халык иҗаты әсәрләре сөйли. Мисалга «Җиде кыз бәете»н генә искә төшерик әле:
Каргалының урамында
Карга бастым боз диеп.
Унике ел укып йөрдек,
Белмәделәр кыз диеп.
Бәет җиде кызның ирләр кыяфәтендә унике ел буе ирләр мәдрәсәсендә укып йөргәне хакында сөйли. Нинди матур югары әхлак, никадәр тырышлык соралгандыр бу кызлардан. Инде мәдрәсә тәмамлап чыкканда гына мулла улы, сизеп алып, берсенә өйләнеп кала алган бу каһарман (батырлык дими, ни дисең?) кызларның. И, халкымның нинди генә ул-кызлары булмаган, рухлары мәңгегә шат булсын, Амин!
Фатиха ханым гимназиясен 1916 елның 29 октябрендә тантаналы шартларда ача алган. Татарның ир балалары өчен дә гимназия ачылмаган бервакытта, патша хөкүмәте шартларында, берүзе ачкан! Без милли күтәрелеш шартларында да милли университетны ача алмадык. Хәзер татар кызлар гимназиясе бар, шөкер. Әмма татар теленнән башка фәннәр рус телендә укытыла. Сәбәбе аңлашыла, кабатлап тору кирәкмидер, мөгаен.
Татар кызлары гимназиясе шул дәрәҗәдә генә булса да әйбәт хәл, дип саныйм. Исеме дә Фатиха Аитова исемен йөртә. Исемен куйганда да каршы төшүчеләр булды булуын.
Кызларга игелек эшләгәндә байлыгын да, сәламәтлеген дә кызганмаган бу изге җанның Совет власте бар мал-мөлкәтен, уку йортын да тартып алган. Хәтта бер тиен пенсия дә түләргә кирәк санамаган. Мәгариф министрлыгы исеменнән Исхак Рәхмәтуллин (ТАССРның мәгариф халык комиссары) Мәскәүгә берничә гариза язып караган. «Персональ пенсия алырга» хаклы дип, хезмәтләрен санап күрсәткән. Бирмәгәннәр. Ике улы – Ибраһим белән Йосыф (икесе дә югары белемле), репрессиягә эләгеп, лагерь газапларын кичергән кешеләр. Азат булгач та, күп еллар Казанда яшәргә рөхсәт ителмәгән әле аларга. Ибраһим Аитов вафатына кадәр Ростов-Дон шәһәрендә яшәгән. Күренекле дин белгече, «Йолдыз» газетасының мөхәррире һәм нашире Әхмәтһади Максуди кызы Шәфикага өйләнгән. Шәфика ханым Ростовтагы Тимер юл инженерлары әзерли торган институтның чит ил телләр кафедрасы мөдире иде. Ибраһим Аитов яңа сорт виноградлар уйлап табып үстереп, аларга Ф.Әмирхан, Г.Тукай исемнәрен биргән. Атаклы сәяхәтче Тур Хейердал белән дуслашып, аны үз йортында гаиләсе белән ике тапкыр кунак та иткән.
Фатиха апа, 1922 елда Сөләйман абыйны җирләгәч, төпчек улы Якуб гаиләсендә Мәскәүдә яши. 1941 елда Якубны гаиләсе белән эвакуациягә мәҗбүри җибәргәч (бай баласы, янәсе), Йосыф исемле улының хатыны Мәрьям апа кулында кала. Кулына кала, дип язуымның сәбәбе шул: Фатиха апа бу вакытта бик нык авыру була, 16 ай буе тора алмый, урын өстендә тән һәм җан газаплары кичереп ята. Йосыфы да, Ибраһимы да әле тоткынлыкта. Фатиха Габделвәли кызы Яушева 1942 елны бакыйлыкка күчә. Урыны җәннәттә булсын.
-hdFtKaNdI
Музей ачарга республика җитәкчеләреннән рөхсәт сорап, без дүрт кеше бардык: мин, Роза Туфитуллова, гимназия директоры Илһамия Тимеркәева һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Фирая Шәйхиева.
Материаллар табуда фидакярлек күрсәткән журналист Вера Хәмидуллинага рәхмәтем зур: Троицк шәһәренә барып, 88 фоторәсем, метрика кәгазьләрен алып кайтып бирде. Фатиха Аитова мәктәбендә эшләнгән чигү, тегү үрнәкләрен дә ул китерде. Илһамия ханым да күңеле белән якын итеп, зур тырышлык күрсәтте, булачак музей өчен күпме борчылды. Яхшылык үзенә дә яхшылык булып кайтсын, ярабби! Соңрак безгә Татар хатын-кызлары берлегенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы да кушылды һәм үз көчен, вакытын кызганмады.
ТР Милли музее хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Алсу Данил кызы Хәйруллинаның тырышлыгын аерым күрсәтәсем килә. Музейны ачуда ярдәмен кызганмаган Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка һәм аның хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт. Татар мәгарифе тарихында мәгърифәтче хатын-кызга ачылган беренче һәйкәл бу!
Фатиха Аитова музее ачылды. Йә, Раббем, гомерлек булсын! Исемен әйтүгә, сүзебез рухына шатлык өстәсен. Амин.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА